Тәхетсез патша (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бишенче баб.

Астыртын кол хәйлә кора

Боярлар Думасы әгъзасы Борис Годунов бөек княгиня Анастасия Ивановна Мстиславская хөрмәтенә мәҗлес үткәрү хәстәренә кереште. Иң әүвәл, берәүгә дә ышанмыйча, шәхси пешекчесе белән очрашып, княгиняның яраткан ризыкларын барлап чыкты. Әллә ни талымлы түгел икән. Башка хатын-кызлар кебек тәм-томга да исе китми, ди. Табында җиләк-җимеш булсын, яшелчә булсын. Бер четерекле ягы бар, кунак блүдәсе өчен ак кырпы уылдыгын һәм дә ананас җимешен хуп күрә икән. Болары менә башны кашыта торган. Уылдыкка кытлык юк анысы, карасы да, кызылы да мичкә-мичкә. Альбинос уылдыкны, ай-һай, юнәтеп булырмы? Ананасын Константинопольдән кайтартырга мөмкиндер, мөгаен. Аңа бит агачтан гына өзеп алганы кирәк.

Годунов өчен «юк» дигән сүз, гомумән, юк. Ниятенә килдеме, туктата алмыйсың. Шушы тәвәккәллеге, үҗәтлеге өчен ярата да инде аны Иоанн. Егерме яшендә Боярлар Думасы әгъзасы итте. Хәзер дә иң яшь дәүләт әһеле. Мондыйлар бармак белән генә санарлык.

Анастасия мәҗлестән баш тартты.

– Юк, бояр, мондый халәттә минем кешеләргә күренеп йөрисем килми, – диде.

– Ә нинди халәт? – дип белмәмешкә салынды Годунов. – Аккоштай зифа буй-сын, йөзек кашында гына йөртерлек матурдан-матур йөз, карлыгач канатларыдай җилпенүле пар каш...

– Җитте, бояр, җитте, тукта, – дип өзде Анастасия ошбу салават тезмәсен, – җә эреп китәрмен.

Чигендерерсең Годуновны. Дәлил арты дәлил.

– Княгиня, табында син яраткан ак кырпы уылдыгы белән ананас та була, махсус кайтарттым, – диде.

– О, Боже!

– Княгиня, син дигәндә, җиде кат җир астына төшәргә дә әзермен! – Бояр, зинһар, тукта, беләсеңме, бу затлы ризыкларның исемен ишетү дә укшыта мине, варис әлеге минутта гап-гади елга балыгын гына тели.

– Шыртлакамы? – дип элеп алды Годунов. – Баш өсте, ризалык кына бир. Анастасия тирән сулыш аша көрсенеп куйды да:

– Бөек княгинялар ике сөйләшми, бояр, – дип, борылып утырды. Бу әңгәмә тәмам дигән сүз иде.

– Мөхтәрәм Анастасия Ивановна, зинһар, тагын биш кенә минут вакыт бир, княгиня... Годуновның ялварулы карашы княгиняны йомшартты.

– Өч минут, – диде.

– Княгиня, син – Русиянең җәнабе гали патшабикәсе. Ә патшабикә, ни кызганыч, үз-үзенә хуҗа түгел.

– Аңлатыбрак сөйлә, бояр!

– Әйе, әйе, хуҗа түгел, – дип рухланып тезеп китте Годунов, – патшабикә – барча гавамныкы! Һәм дә гавамның яраткан патшабикәсе турында һәрдаим хәбәрдар булып торасы килә. Хәзер аеруча җаваплы чор – патшабикә бала көтә, варис! Годунов, сөзелеп, бөек княгиняга текәлде.

– Афәрин, бояр, ышандырдың, мин риза. Дөрес корылган тозак табышлы була. Капкын ачык, җиме татлы. Бу җимгә җанвар ябырылачак та ябырылачак.

Җим дигәнебез – бөек княгиня Анастасия Мстиславская, җанвар – олуг кенәз Симеон Бекбулатович. Годунов мәҗлесенең төп максаты да тәхет иясен үз йортына китерү иде. 

Билгеле инде, баш муенга береккән, хатын кайда, ир шунда. Бикбулат та мәҗлескә килмичә булдыра алмады.

Мәҗлес искиткеч югары зәвык белән әзерләнгән иде. Мул сый, ихлас кунакчыллык, җыр-музыка. Янә дә моңарчы күрелмәгән яңалык: инглиз биюләре. Көмәненә карамыйча, хәтта Анастасия дә бию сәләтен исбатлады.

Аңа кырылып кул чаптылар.

– Браво!

Тәнәфес вакытында Борис олуг кунакка ат утарын карарга тәкъдим итте. Бикбулат бик теләп риза булды. Ат дигәндә, аягы идәндә. Хәер, хан да бул, ат та яратма, имеш.

Годунов та ат рәтен белә икән.

– Сөекле ат кешнәгәндә, ди, утарыңда аргамак та толпар, – дип, Бикбулат мактау сүзләре дә җиткерде.

– Һәр татарның эчендә иярләнгән ат ятар, ди, галиҗәнап.

Бикбулат әңгәмәдәшенә астыртын гына күз төшереп алды. Иоанн Васильевичның иң дәрәҗәле һәм дә иң хәтәр иярчене опричнина әһеле Малюта Скуратов белән туганлашкан боярның ачыктан-ачык татарлыгын тануы колакка ят иде.

Годуновлар нәселендәге соңгы татарның вафатыннан соң ике буын алышынган ич инде. Ә ул татарлыгын чокып чыгармакчы. Хәер, Иоанның үзенә дә анасы Елена Глинская ягыннан татар каны кергән. Кемнеке диген әле? Дошмани зат, Алтын Урда дәүләтенең күренекле әһеле Мамай бәк каны!

Җан тартмаса, кан тарта, ди. Иоанн Васильевич христианлашкан татарларны бик рәхәтләнеп үз даирәсендә тота. Әйтик, анасы Сөембикә ханбикәне җәберләсә дә улы Үтәмешгәрәй – Александрны бик якын итә иде. Җәсәден дә, патшалар рәтенә куйдыртты. Янә дә, соңгы өч елда Земщинаны чукынмыш Әстерхан шаһзадәсе Михаил Кайбулатович җитәкләде.

Ә үзе соң, Бикбулат? Тәхеттә утыра лабаса!

Яңа урыслар, кагыйдә буларак, иң ышанычлы дәүләтмәннәр. Һәм дә иң турылыклы ялагайлар, дип тә өстәр иде күпләр.

Мәйданга җирән төстәге елгырны алып чыктылар. Бикбулатның авызына сулар килде. Менә бу толпар ичмасам. Атлауларын гына күр, бер басасы урынга биш баса. Аяклары озын, күкрәге киң, биле нечкә. Чын чабышкы.

Озын чәчле кыздай,

Койрыгы озын җирән ат,

Галәмне узып йөлте9 алган,

Үгечем10 юктай җирән ат.

– Галиҗәнап, Җирәнкәйне кабул итеп ал, ихлас күңелемнән бүләк итәм.

– Бояр?!

Бикбулат бүленеп калды, әллә актачы бугалакны кисәктән тартып җибәрде, әллә үзе нәрсәдәндер өркеп китте, Җирәнкәй гәүдәсен сикертеп, арт аякларына басты да ыргытылган таштай алга атылды.

– Ио-һа-һа!

Годунов елгырның баскан җирендә калдырган кабартмалары кадәр генә булып, кечерәеп калды. Ул хәтта имгәнгән актачының ах-вахларын да ишетмәде. 

Бикбулат исә хәйран хәлдә иде.

– Шә-әп!

Годунов җил-яңгыр тимәсен шундук аңлап алды.

– Җирәнкәйне үзем илтермен, – дип, гәүдәсен турайтты, – инде флигельгә рәхим ит, галиҗәнап, бераз хәл җыеп алыйк.

Флигель дигәннәре ат йөртү мәйданының читендә генә иде. Манып алгандай ап-ак итеп акшарланган. Читтән караганда, җыйнак кына булып күренсә дә, эчке ягы шактый иркен икән. Килешле итеп җиһазланган, көлеп тора.

Шушы көлеп торган бинада аларны, идәнгә кадәр бөгелеп, озын толымлы өч көләч чибәркәй каршы алды.

– Галиҗәнап, синең белән аралашу бәхете насыйп иткән өчен Ходайга бик рәхмәтлебез, үзеңә бәхетле патшалык, озын гомер телибез, – дип, хор белән сәламнәрен ирештерделәр дә, чиратлашып, Бикбулатның кулын үптеләр.

Шул арада мөлдерәмә тулы чәркә китерделәр.

– Галиҗәнап, йолабыз буенча аяк ялына рәхим ит!

Бикбулатның тәмам йөзе килде. Хәләле өчен махсус юнәтелгән ак кырпы уылдыгын кашыклап состы. Бориска шул гына кирәк иде.

– Галиҗәнап, синең тыенкы вакытың, бу чибәркәйләр белән күңел ачып алу һич тә гөнаһ булмас, шәһвәт – ир-атка язык гамәл, – дип, капкын ишеген ачты.

– Сылулар, каһәр...

– Кочакларында эретә торганнар.

– Бөек княгиня белән киңәшеп карармын, – диде Бикбулат теш арасыннан гына, – рәхмәт тәкъдимеңә.

– Ха-ха-ха, шалун син, галиҗәнап.

Ошбу татлы очрашуны да бик җентекләп, алдын-артын уйлап, үзенә сүз тигезмәслек итеп оештырды Годунов.

Кала кочагында каенлыкка сеңеп утырган ике катлы бина эчендә иртәдән бирле ыгы-зыгы: олуг кенәз риза-бәхил булып калырга тиеш. Шуңа күрә мондый яшерен мәҗлес-очрашуларны үткәрү җәһәтеннән мең пот тоз ялаган тәҗрибәле кунакмәннәр чакырылды. Алар һәммәсен энә күзеннән үткәрделәр, ятаклар да читтә калмады.

– Бу чумып китәрлек ятак мәхәббәт уеннары өчен яраксыз, – диде кабактай зур башлы кунакмән, – тыгызрагы белән алыштырыгыз.

Камердинерны да ошатмады Кабакбаш, сәбәбен дә әйтеп тормыйча, үзләре арасыннан билгеләде. Тагын нәрсәләрнедер үзгәрттерде. Аннан соң чибәркәйләр ишек катына сакка басты.

Бер сәгать үтте, ике, өченчегә китте, ә олуг кенәз юк та юк. Ахыры түзмәде, экипажын чакыртты. Бераздан ул Анастасия бүлмәсендә иде инде.

– Бөек княгиня, галиҗәнап килмәде, синең хәбәрдарлыкны җиткергәннәрме, шымчылары иснәгәнме, әлегә билгесез, – диде.

– Бәлкем, бу алдан уйланылган коткы салу гына булгандыр?

– Юк, бөек княгиня, коткы түгел, чибәркәйләрне үз күзем белән күрдем, әзерлек югары дәрәҗәдә, ятакны да...

– Җитте, болван, күземнән югал!

Анастасия терт-терт олуг кенәз катына юнәлде. Бикбулатның чит уҗымга керергә җыенуы турындагы алхәбәрне Годунов ышанычлы кешеләр аша княгиняга гайбәт рәвешендә генә, тамчылап-тамчылап кына ирештереп торды. Әмма да ләкин нәкъ үзәгенә. Ник дисәң, кыз-хатын җәмгыятьтә нинди генә урын биләмәсен, ханбикәме ул, купчиха яки гап-гади гасәбә-хезмәтчеме – никахлы иренең үзенә турылыклы булуын тели. Һәм бу юлда җинаятькә барырга да әзер. Шымчылык, яшерен күзәтчелек, җәнҗал куптару хакында әйтеп тә торасы түгел. Йөрәгенә көнчелек угы кадалган икән, хатын-кызны инде туктатырмын димә.

– Хан, мин аңлату таләп итәм! – диде Анастасия, ишектән керә-керешкә.

– Моңа минем хакым бар!

Бикбулат хатынына күтәрелеп бакты.

– Нинди аңлату, княгиня?

– Хыянәтең турында, хан!

Бикбулатны бу сөңгегә-сөңге җаваптан сакбаш йолып алды.

– Галиҗәнап, яшерен белекче килгән, керсенме? – дип белеште.

– Керсен!

Ишек уемында, әлеге дә баягы, бүксә гәүдәле Кабакбаш иде.

– Галиҗәнап, кунак йорты кунак көтә, – диде шымчы, княгиняның утлы карашына игътибар итмичә.

– Димәк, уен гына түгел?

– Юк, галиҗәнап...

– Аһ, син, монафикъ җан! – дип кычкырды күәсе кайткан Анастасия, – кырыкалдар!

– Бөек княгиня, мин олуг кенәзгә дә, син галиҗәнапларына да бер үк дәрәҗәдә хезмәт итәм, – диде шымчы тыныч кына, – бурычым – һәр икегезгә дә түкми-чәчми чын хәлне җиткерү.

– Аңладым, китәргә мөмкин, – диде Бикбулат.

Ир белән хатын икәүдән-икәү генә калды.

– Мин җавап көтәм, – дип кабатлады әүвәлге соравын Анастасия. – Син минем бердәнберем, Анастасия, – диде Бикбулат, – ә кунак йорты Годун мәрәкәсе генә.

– Аны баштук кисәтеп куярга ярамый идеме?

– Беренчедән, княгиня, егет солтаннарына, мүкләнеп китмәс өчен, ара-тирә уен-муен да ярап куя, ул мәхәббәтне көчәйтә генә, икенчедән, Годунны сынап карарга кирәк иде. Тик мин аның ниятен барыбер аңламадым.

– Нияте аның ап-ачык, галиҗәнап, – диде княгиня, – үзең әйтмешли, беренчедән, көнчелек кортыннан интегә; икенчедән, тәхеткә борын төртмәкче. Бикбулатның колаклары үрә катты. Аннан соң:

– Син инде бигрәк, княгиня, булмаганны. Тәхет?! Годунга?! – дип мыгырданды.

Хатын-кыз тумыштан күрәзәче. Күрәзәчелек аның калебендә. Ул, көн ыгызыгысына баткан ир-аттан аермалы буларак, киләчәкне дүрт-биш сикерешкә алданрак күзаллый. Ялгышса да, унга-йөзгә бер генә ялгыша.

Анастасиянең гөманы да нигезле иде. Иоанн Васильевич әле турылыклыгын җүнле-башлы исбатларга өлгермәгән Бикбулатны түгел, моннан ике йөз ел элек үк үз теләкләре белән Руська сыенган Годуновлар ыруы вәкиле Борисны тәхеткә утыртырга тиеш иде. Бер табактан ашыйлар иде ләбаса.

Годунов моңа бик нык кимсенде. Хаталандың, картлач, дип тешләрен шыгырдатты. Ә мин сиңа, Иоанн Васильевич, ул хаталарыңны төзәтергә булышачакмын дип, күңеленә беркетеп куйды, чараларына да кереште. Әйтик, хатын-кыз мәсләгендә Иоанн үзе йөгәнсез булса да, даирәсенә карата искиткеч таләпчән. Православие кануннарын бозарга батырчылык иттеңме, беттең, рәхим-шәфкать көтмә.

Борис иң әүвәл шушы юлны сайлады, Бикбулатны тәтәйләр катына кертеп, җәнҗал куптармак итте. Башта барысы да майлагандай шома барды, мәҗлес тә, ат абзары да, туташлар да... Ләкин олуг кенәз ул корган пәрәвез оясына кермәде, эләкте дигәндә генә артын борды.

Үзенең башы җиттеме, Анастасиянең акылы уйнадымы, хәзер инде моның әһәмияте юк, димәк, башка юл сайларга кирәк.

Годунов икенче көнне үк Кремльдә иде инде. Олуг кенәзгә воеводалар чакырулы икән, озак кына көтәргә туры килде. Әбәт вакытын да тыныч кына үткәреп җибәрде. Воеводалар табынына читләрне чакырмыйлар.

Ул олуг кенәзнең Кунак йорты җәһәтеннән ризасызлык белдерүен көткән иде. Шуңа күрә гафу мөрәҗәгатен алдан ук әзерләп куйган иде. Тирәнгә кергәнче араны җайларга кирәк.

Уйламаганда-көтмәгәндә, Бикбулат аны ачык йөз белән каршы алды, гафу марәҗәгатенең дә кирәге чыкмады. Димәк, ачу сакламый.

– Әйдә, уз, бояр, озак көттергәнем өчен ачуланмассың, шәт, көне шундый. Рим шәрабен авыз ит, миңа ярыйсы тоелды, әчкелтем. Күңелне ачып җибәрә. Тыныч кына типкән җиреннән Борисның йөрәге талпынып куйды.

– Галиҗәнап, рәхмәт, искиткеч шәп шәраб, – диде Борис, – үзем дә сүземдә тордым, җирәнкәйне алып килдем.

– О-о, бояр, сөендердең, ул елгырны синең төсең итеп тотармын, – диде Бикбулат, – миннән – Рим шәрабе!

– Ничекләр итеп бәхилләтермен инде бу яхшылыкларыңны, галиҗәнап, куанычымның чиге юк, – дип ярпачланды Годунов. – Җирәнкәйне утарга үземә кертергә, актачыга үз кулларым белән тапшырырга рөхсәт бир.

– Куй, бояр, монысы инде хезмәтмәннәр вазифасы.

– Юк, галиҗәнап, бу бик җаваплы эш, мин аны үзем башкарырга тиеш.

– Ярар, ярар, – диде Бикбулат, көлемсерәп, – әйдә, алайса, Җирәнкәй хөрмәтенә тагын берне.

Актачы иләктәй зур авызлы, сирәк тешле таш тазасы кеше иде. Сүзен дә үлчәп кенә сөйли, җәелеп китми. Әмма чәйлек көмеш аның да йөзен ачты. Ачмыйча теге, мондый бирем сирәк тама, бояр бик кече күңелле икән, монетны башкалар кебек йомышчы аша түгел, үз куллары белән учына салды.

– Аркам синеке, бояр, камчыңны да рәхәтләнеп селти аласың, – диде ул ихластан.

– Ихтирамың өчен рәхмәт, – диде Борис, – алай да бер үтенечем бар.

– Баш өсте, бояр.

– Олуг кенәзнең оста шаһсуар икәнлеге бөтен Рәсәйгә мәгълүм...

– Чөнки көн саен ияр өстендә күнегүләр үткәрә...

– Әйе, әйе, үземнән беләм, күнегүләр талчыктыра, кабыктыра, авыз корый, – дип элеп алды бояр. – Шул вакытта берәр тустыган күңелеңә ятышлы шәраб кабып куйсаң, күзләр ачылып китә инде мәгәр.

– Хак, бояр, олуг кенәз шулай эшли дә.

– Әлеге күнегүләрнең берсендә, аңа булган олы хөрмәтем йөзеннән, бүләк шәрабымны да галиҗәнапка тәкъдим итсәң, кесәң дә күпкә кабарыр иде.

– Баш өсте, бояр, ә...

– Шәрабны китерерләр, борчылма, – диде Годунов, – тик бу хакта ләм-мим, нәрсә диләр әле, яхшылык эшлә дә суга сал, диләрме?

– Мин – сүз иясе, бояр, авызым йозакта.

 Борисның күңеленә кереп оялаган гаюри11 корт аны тәмам тилерткән иде: тәхет, тәхет, тәхет!

Моңа аның һичнинди нигезе дә, тотыныр җебе дә юк. Ә җаны җилкенә. Башы тубал, план арты план, ният арты ният. Кармак очына унбиш яшьлек сеңлесе Ирина да килеп эләкте. Нигә әле Иринаның күркәмлеген тәхет мәнфәгатьләрендә файдаланмаска? Бу аның үзе өчен дә зыянга түгел ләбаса.

– Мөхтәрәм боярыня Ирина Фёдоровна, утырган кыз – калтау җир, ди, соңарасың түгелме? – дип, ярым шаяру, ярым төрттерү белән сүз башлады.

Иринаның ак маңгаенда нәзек кашлары уйнаклап алды.

– Беләм, беләм, – дип дәвам итте абый кеше, – атакай сине Иван Шуйскийга тәгаенләп тора. Мин исә ул кенәз кисәгеннән дә дәрәҗәлерәк кияү егете тәкъдим итәм.

– Кенәз Шуйскийдан өстен патша гына бар инде, – дип чырык-чырык көлде кызыкай.

Борис сеңлесенә сөзелде.

Күз төшәрлек кыз иде Ирина. Дөрес, әле ул балигълыкның тәүге чорын гына кичерә. Тиздән, бик тиздән калак сөякләренә май кунар, күкрәк алмалары тыгызаеп, тулышып китәр, янбашлары түгәрәкләнер...

Годуновлар – ырулары белән күрекле вә чибәр кавем. Татар каны белән славян канының аралашуы нәселне яшәртеп, сафландырып кына калмады, үҗәтлек, тәвәккәллек, дуамаллык, астыртынлык, мәкерлелек кебек сыйфатларны тагын да тирәнәйтебрәк җибәрде.

Иринаның мәхәббәтлеге исә мәшһүр әбисе Иркәбикә тәнәкәдән килә.

Борис сеңлесенең наянлануына тезмә белән җавап бирде:

Карт кулында калач бар,

Йәш кулында камчы бар,

Камчысыннан бал тамар,

Калачыннан кан тамар.

– Патшага да чират җитәр, боярыня, әллә варис белән генә канәгатьләнмәскәме?

– Аллам сакласын, ул варисың икенче хатыны Параскева Михайловнаның да чәчен кыркыткан икән ич, минем һич тә раһибә күлмәге киясем килми.

– Иван Иванович өченчесенә княгиня Елена Шереметьеваны яучылап йөри, – диде Борис, – сүз Фёдор Иванович турында бара.

Иринаның алсу иреннәре клиндер рәвешенә кереп түгәрәкләнде.

– О Боже, шул бичарагамы?

– Беләсең килсә, Иоанн төпчеген Польша тәхетенә тәгаенли. Королева титулы моңа гына торырлык. Бу күпләрнең хыялы, боярыня. Фёдор Ивановичның хасталыгы сиңа файда гына булыр иде. Андыйлар хатын итәгенә ябышып ятучан.

Бел, бу сөйләшү – сер, калганы минем өстә, сүземнән генә чыкма. Килештекме, королева?

– Килешүен килештек, агаем, атабыз ни әйтер бит әле? Кичә өлкән кенәз Шуйский белән бик озак гәпләшеп утырдылар.

– Ул картларга тезген тоттырырга исәп юк, сүземнән генә чыкма. Сеңлесен Фёдорга ярәшү уе Борисның башына көтмәгәндә, сүз агышында гына китереп бәрде. Дөрес, әле моңа вакыт кирәк. Барыннан да элек, әлеге никахның тормышчанлыгына Иоанн Васильевичны ышандырырга кирәк.

Иоанн үзенә алмашка өлкән улы Иванны әзерли. Бу һәркемгә мәгълүм. Варисы төскә-биткә дә, холкы белән дә үзенә охшаган. Шундый ук кансыз, шундый ук тәкъва һәм дә һиммәт иясе зирәк. Тик Иоанның акылы – төпсез чиләк, әнә, һич уйламаганда, тәхеткә басурманлыктан чыгып та җитмәгән Бикбулатны утыртып куйды бит әле.

Әгәр дә мәгәр булачак кияве Фёдор Мономах бүреген кия калса, Русия белән ул, Борис Фёдорович Годунов идарә итәчәк. Чирләшкә патша үлеп китсә, ягъни мәсәлән... О-о, бу очракта ни-нәрсә буласын әле күз алдына китерү дә авыр. Тик шунсы хак: Борис йоклап калмаячак.

Ошбу хыялларга бүгенге аша сукмак салына. Бүген сукмак башында Бикбулат. Иң беренче аның белән араны өзәргә кирәк.

Бикбулат исә үз хәл-халәтенә күнегеп бара иде инде. Дәүләт мәнфәгатьләренә башы-аягы белән чумды. Зур эшләр белән беррәттән, патша иманасы тирәсендәге ыгы-зыгыга да чик куярга карар итте.

Сарайның эчке идарәсе казнасына махсус сайлап алынган утыз алты кала һәм кала яны авыллары имана түли. Бөртекле ашлык, мал-туар, кош-корт, балык, бал, утын, печән һәм башка кирәк-яраклар белән Кремльне алар тәэмин итә. Бу эшләрнең башында бояр Константин Шейн тора. Судагы балыктан да шомарак бик хәйләкәр зат. Иоанның якыны. Шуңа күрә Бикбулатның хуҗалык мәсьәләләренә тыкшынуын өнәмәде дә, аңламады да.

– Нәрсә, әллә олуг кенәз табыныннан риза түгелме? – диде хәйранга калып.

– Ым гына как, барысын да рәтләрбез. Бөек княгиня хөрмәтенә үткәрелгән кабул итү мәҗлесе оештырганда, Борис Фёдоровичка ак кырпы уылдыгын да мин юнәтеп бирдем.

– Менә-менә, – диде Бикбулат, – патша иманасын ярты Мәскәү имә диюләре хак икән, бу казнаны талау лабаса, бояр!

– Мөмкинлек бар икән, нигә булышмаска?

– Базар аша, бояр, сатып, алыш-биреш аша. Бу акыллы сүзләр Шейнны кузгатмады.

– Тикшерү җибәр, – диде битараф кына.

Чөнки белә, тикшерүчеләр шул бер казаннан ашаучылар ич инде. Бикбулат тикшерү җибәреп мәшәкатьләнмәде. Кайда калҗа – шунда бурлык, дип Шейнны вазифасыннан гына азат итте.

Воевода буларак, Бикбулатны күбесенчә гаскәр хәлләре кызыксындыра иде. Соңгы вакытта Кырым ягыннан барымталар ишәйде. Ханның боларда катнашы юк, бу – вак солтанатлар шөгыле. Мая туплаулары. Язгы ташкындай ургылып киләләр дә, мал-мөлкәт талап, күздән дә югалалар, күләгәләрен дә күрсәтмиләр.

Капма-каршы ачык орыштан да курыкмый татар. Осталыкта аларга җитә алмыйсың. Урыслар, әйтик, укны барган җирдән тукталып очыра. Татар исә тезгенгә кагылмый да: ат чаба тора, яугир җәясен тарта тора.

Ничек итеп ул сәрпи-аткыюч уклардан сакланырга? Хәрбиләр бу хакта күптәннән баш вата. Төрле ысуллар кулланып карыйлар, әлегә очына чыга алганнары гына юк.

Кулына бер мәртәбә дә җәя тотып карамаган дьяк Очин-Плещеев бу төенне чишәргә алынган, имеш. Тәкъдимен воеводалар да хуп күрә икән. Соңгы сүзне, әлбәттә, олуг кенәз әйтергә тиеш. 

Сынау мәйданы Ука елгасы буенда иде. Таврия далаларына охшаш тигез җир сайлаганнар. Бер якта – Мәскәү сугышчылары, икенче якта – Кырым яугирләре.

– Каян кием табып бетердегез? – дип сорады Бикбулат.

– Әсирләрне чишендердек, – дип елмайды воевода Афанасий, – башларга рөхсәтме?

– С Богом!

Көтүдәге маллар кебек тыгыз өергә укмашкан гаскәриләр берьюлы хәрәкәткә килде. Кыр быргы, бумен, сорнай, набат кочагында калды.

– Галиҗәнап, әнә ул имән агачларына күз сал әле, – диде воевода, – һәрберсенең төбендә ике атлы казак яшеренгән. Берсе – ботак очында, тирәякны күзәтә, икенчесе – ияр өстендә. Ул, күзәтче хәбәр бирүгә, аны икенче агач төбендәге кизүгә җиткерә. Анысы өченчесенә. Шул рәвешле, хәбәр воеводага, бу очракта миңа килеп ирешә. Тиз дә, ышанычлы да, төгәл дә.

Чыннан да, җир астыннан гына калыккандай, офык читендәге имән ышыгыннан сакчы атылып чыкты. Җилдән җитез тизлек белән күршесе тарафына ыргылды.

– Алдагы күзәтче дошман явын күреп алган, чылбыр ысулы белән шул хәбәрне бер-берсенә тапшыралар, – дип аңлатма бирде воевода.

– Яуны ничек беләләр?

– Ат тоягы астыннан чыккан тузан болыты буенча.

Менә гаскәрибаш воеводага яу килүе турында хәбәрен ирештерде.

– Җыелма шәһәрчекне корырга!

Шул арада чакрымга сузылган ике рәт такта корылма калкып та чыкты. Аларга тишекләр уелган иде. Мәскәүлеләр корылма артына кереп сыенды.

– Галиҗәнап, барысы да җентекләп уйланылган, хәзер безнекеләр бернинди комачау һәм югалтуларсыз зөбаниларга ук яудырачак, – дип аңлатма бирде Очин-Плещеев.

Ул ниндидер дуамал канәгатьләнү белән, бүреген артка чөеп, такыр башын кашып алды.

Бикбулат мыек астыннан гына елмайгандай итенде. Орыш-сугышка бернинди мөнәсәбәте булмаган кешенең яу хакында шулай шапырынуын күңеле кабул итми иде.

Яу, аһ, яу! Яуның эте дә яу аның. Дошман хәзер элекке кебек яу чабу турында алдан әйтеп-белгертеп тормый, астыртын, капылт һөҗүмне үз күрә.

– Җыелма шәһәрчек дигәнегез бик мәшәкатьле түгелме? – дип сорады Бикбулат.

– Җиңү, олуг кенәз, мәшәкатьсез генә бирелми.

Бикбулат сүз кыстыргалаганчы, алда тузан болыты купты. Хәзер орыш башланачак, монысы инде чынга охшаган.

Ике арада дилбегә буе ара калуга, корылма ягыннан «кырымлы»лар өстенә уклар оча башлады. Ләкин ажгырып килүче яугирләргә уклар гына киртә куя аламы соң? Дошман киеменә киенгән хәрбиләрнең дә олуг кенәз алдында хурга каласылары килми иде, күрәсең: килә-килешкә бер төркем шәһәрчеккә ышыкланган сугышчыларга ябырылды, икенчесе, узып китеп, чигенүчеләрнең арка ягына ятты.

Күренеп тора, җиңү «кырымлылар»га елмаячак. Шунда Бикбулат Иоанның гына башына килердәй дуамал карарга килде. Воевода белән дьякны каршысына бастырды да: 

Ыштаннарыгызны салыгыз! – дип боерды.

Тегеләр шаярта, дип уйладылар, ахры, бер-беренә карашып кына алдылар.

– Олуг кенәзне көттермәгез! – дип бакырды сакбаш.

Чалбарлар шунда ук аяк астына сыдырылып төште.

– Беренче постка, бегом марш!

Арт шәрәфләрнең берсе мичкә авызыдай киң, икенчесе ярык тагарак төбе кадәрле генә, терт тә терт, терт тә терт.

Бикбулат кул ишарәсе белән генә җәя сорап алды. Ашыкмый гына тәтә җебенә сәрби укны элде дә очырып та җибәрде.

– Һоп!

Укларның барысы да үз урынына ятты. Авырттыргандыр, билгеле, әмма күнегүләр өчен махсус эшләнгән бу тукмак башлы уклар җәрәхәт ясый алмый иде.

Бәйрәм кимәлендә оештырылган сынау-өйрәнүләр әнә шулай, көтелмәгәнчә, хурлык белән тәмамланды.

Юк, киресенчә, яңа ысул хуплау алды. Ник дисәң, ниндидер урау юллар, яшерен сөйләшү-килешүләр аша бу искиткеч мәшәкатьле вә чыгымлы җыелма шәһәрчек хәрби тәрсәнә12 исемлегенә килеп керде, озак кына һич файдасызга кулланылышта йөрде. Фазыйләтен, фазыйләтен, фазыйләт,

Гаҗәп түгел, Русия ич бу дәүләт.

***

Годунов, әүвәл килешенгәнчә, актачыга зур гына тартма җибәрде. Ул бик җентекләп төрелгән иде, кадакларын суыра-суыра, актачы җаны кебек күргән кләшәсенең бер җәбен сындырды, бармак битләрен сыдырып бетерде.

Шушы кадәр көч куйгач, ничек инде бу асыл шешәләрдәге шәрабне авыз итеп карамыйсың, ди?

Актачы китек иренен боҗралаган фырт мыегын үтә бер ләззәт белән сыпыргалап алды да шешәгә үрелде. Ләкин өлгермәде, утар эченнән соргылт бүксә тәгәрәп узды.

– Ә-ә, Йомгак, затлы ризыкның исен бик тиз сизәсең, ә? Ярар-ярар, авыз иттерермен, җилләнмәсәң дә була, – дип сөйләнеп алды атлар башлыгы.

Соргылт бүксә – ләтчә иде. Ефәктәй шома вә дәхи дә мөкәммәл сынлы бу нәни җанварның ияләшүенә биш-алты ай гына әле. Йомгак, дип исем кушты. Тычкан-күсе ишәйгән иде, тишек тамак эзләндерә бит ул.

Актачы чакырылмаган кунакны ошатты. Чи ит калҗалары белән сыйламак итенсә дә, тегесенең исе китмәде. Ерткыч, күрәсең, җанлы азыкны, үзе тоткан корбанын хуп күрә иде. Ә менә судан баш тартмады, ялт иттереп кенә куя. Хуҗа, кызык өченгәме, җамаягына берничә тамчы шәраб та тамызгалады. Борын җыермады, эчте.

Актачы шәрабны башта Йомгак җамаягына тамызды.

– Патша ризыгыннан да авыз ит, алар заморский эчемлек кенә йота, синең дә эчеңне тишмәс.

Ә үзе бүленеп калды – чабышкыларны күнегүдән алып кайттылар. Эшен бетереп килгәндә, җамаякка да күз салды. Ә ул мөлдерәмә иде.

Кабыкмагансың икән әле, дип уйлап куйды. 

Иртән җамаяк буш иде инде. Әмма шунда гына ике эт көчеге гәүдәсе аунап ята.

Менә ни өчен иреннәреңне тигезмәгәнсең икән, Йомгак, шәраб бит агулы булган. Җә Хода?!

Әлләл-лә, бояр, тонык суның төбе корт, ди, юлың җир астыннан йөргәнгә охшап тора бит әле. Үз үчең үзеңә, Ходай сакласын.

Актачы шыпан-шыпан гына яланга чыкты да шешәләрне, он итеп ваткалап, тирән чокырга күмде. Бәладән башаяк. Беленә-нитә калса, иң элек аның башы очачак лабаса!

Годуновның бу нияте дә ярты юлда өзелде.

(Дәвамы бар)

9 Йөлте – бүләк.

10 Үгеч – үкенеч.

11 Гаюр – гайрәт.

12 Тәрсәнә – арсенал.

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: