Тәхетсез патша (дәвамы)
Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: «Государь! Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин – ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр, дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп караганы да юк иде». «Иде» барысын да харап итте.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
Сигезенче баб. Тузар илнең җәнҗалы
– У-у, о-о-о, үл-ә-ә-м, а-а-а...
Ошбу чик дәрәҗә өзгәләнүле ыңгырашу ике кат имән ишек аша да бөтен диварны яңгыратып торды. Тик икенде күләгәседәй колга гәүдәле килмешәк сөяк табибына әлеге ух-ахлар бармы да юкмы, шөгылен дәвам итә.
– Эта есть мой вазифа, кенәз.
Ә шөгыль аяк-куллары богауланган кемсәнең сакалын эскәк ярдәмендә берәмтекләп йолкудан гыйбарәт иде. Сакал лискә эт йоныдай куе, учка урардай озын, җитмәсә, чуалып җанга тия.
– У-у-у...
– Кенәз, син есть вельможа, ә сүгенәсең как черень, оят миңа. Кенәз дигәнебез Иоанн патшаның иң якын терәге, алыштыргысыз фавориты, канэчкеч Малютаның турылыклы әшнәсе, кайчандыр Русияне учында тоткан залим опричник Иван Бельский иде.
Аны, ут чыккандай ашыгыч рәвештә, далада кирмән салдырып яткан җиреннән чакыртып алдылар. Патшаны сүзе белән кимсеткән, нахак яла яккан, имеш.
Сакал йолку Годунов уйлап тапкан яңа төр җәза иде. Иоанн ачуы чыккан боярларга билгеле бер вакытка чәч-сакалларын кырдыруны тыйган булса, Годунов, киресенчә, йөзләреннән ташбака күкәе ясый.
Әйе, Борис Годунов, ниһаять, теләгенә иреште, Мономах бүреген киде, кануни шартларда бервакытта да чынга әйләнмәс хыялы тормышка ашты.
Чынга ашмастай бу хыялга Фёдорның ул түземсезлек белән көткән үлеме җан өрде. Ә тәхетен ул үлем түшәгендә хәләл җефете Иринага мирас иткән иде.
Фёдор үзе тәхеттә ундүрт ел утырды. Истә калырлык шактый эшләр башкарды. Әйтик, эзәрлекләнүче аксөякләрне тоткынлыктан азат итте, мал-мөлкәтләрен, биләмәләрен кире кайтарды. Хәрби әсирләрне иреккә чыгарды. Ә күпчелекнең күңеленә салымнарны киметүе белән кереп калды.
Русия – йодрыклау иле. Кыйбласы – каты кул. «Кыйный, димәк, ярата», дигән мәкаль тәшкил итә анда яшәүче халыкның асылын. Шунлыктан, Фёдорның бу ташламалары хак бәясен алмады.
Кыз патша Мәскәү өчен яңалык иде. Шул ук вакытта, бөтенләй үк чит-ят хәл дә түгел. Ил укмашып, тернәкләнеп килгән бер чорда Киев Русендә бөек княгиня Ольга мәликә дә хакимлек итеп алды. Ир-егетләрнең борынына чиртеп кенә калмады, Русия атлы мәмләкәтне Ауропага нәкъ менә Ольга танытты, Алмания белән дәүләтара илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырды, рәсми дипломатия институтына нигез салды. Константинопольдә православие кабул итеп, оныгы кенәз Владимирга да христиан храмына юл сызып калдырды.
Бәлкем, Ирина да бөек княгиня камырыннан әвәләнгәндер? Язмышлары да охшаш ич, икесенә дә тәхетне мәрхүм ирләре калдырды.
Ләкин, ләкин... Годунов сурәтендәге Кара гарәп бар. Ул һәрвакыт уяу! Борис сеңлесенең алдына ауды.
– Княгиня, үзем өчен түгел, Русия хакына үтенәм, тәхетеңнән минем файдага ваз кич. Ошбу катлаулы һәм рәхимсез вазифа өчен яратылмаган син, Ирина, сеңлем. Нечкә күңелле, фәрештәдәй самими, нәзберек изге зат бит син! Мәмләкәтебез таркалу алдында, аңлыйсыңмы? Синең бер сүзең җитә, сеңлем, княгиня... олтаның астында туфрак булырмын...
– Кенәз, Фёдор патша исән вакытта да хөкүмәт белән син идарә иттең түгелме, ничек илне таркалу хәленә китереп җиткердең соң? – диде Ирина, – бу – мәрхүм государебызны кимсетү ич. Годуновның йөзе кара янып чыкты. Тик озакка түгел, үзен бик тиз кулга алды.
– Княгиня, зинһар, кичер, – диде, сеңлесенең кулларыннан сыйпаштыра-сыйпаштыра, – бу – безнең башка төшкән олыдан-олы кайгы галәмәте. Фёдорны мин патша булганы өчен генә түгел, якын дустым, фикердәшем, җаным кебек күргән туганымның җәмәгате, яраткан киявем булганы өчен ихтирам итә идем. Беләсең ләбаса, мин кавыштырдым ич сезне. Ул миңа үзенә ышангандай ышана иде. Синең кайгы – минем кайгы, сеңлем...
Ирина, күрәсең, үзенең киләчәген тәгаенләп куйган иде инде.
– Мин калган гомеремне монастырьда мәрхүм кадерлеләрем ирем – Фёдор һәм кызым Феодосия рухына гыйбадәт кылуга багышларга карар кылдым, – диде. – Кануни тәхет иясе булуымны хуплап, миңа ант иткән халкыма ошбу карарымны патриарх, Боярлар Думасы алдында җиткерәчәкмен. Мин моны, бояр, син әйткән Русиябезнең киләчәге хакына эшлим. Варисның кемлегенә килгәндә...
Борисның түземлеге төкәнде, сарай этикетын бозып, бөек княгиняны тыңлап бетермичә, сүзе арасына керде.
– Галиҗәнап, тәхетне читләр кулына бирү зур акылсызлык булыр иде, галиҗәнап!
– Син – хөсетле зат, бояр, – диде Ирина, агасына туп-туры карап, – ә патша кешеләрне аерырга тиеш түгел, беренче чиратта – ил мәнфәгатьләре!
– Государыня! Госу-да-а-рыня...
Борис сиздерми генә күзләрен төкерекләде, елый, янәсе. Ләкин Ирина абайламады.
– Мин Боярлар Думасының фикеренә дә колак салырга бурычлы, – диде.
– Государыня, Боярлар Думасы монда көчсез, Рюриклар ыруы картайды, турыдан-туры варис та юк ич, Русиягә яңа, көчле династия зарур. Годуновлар җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер. Гадел һәм тәвәккәл патша булырмын. Нәсел-нәсәбебез белән ант итәм, государыня!
– Мин гаепле, – диде Ирина күз яшьләре аша, – Рюрикларга варис алып кайтып бирә алмадым, кызым да бала килеш дөнья куйды. Әйдә, синеңчә булсын, сындырдың, бәлкем, чыннан да, бу иң дөрес карардыр.
– С Богом!
Борис сүзендә торды, таҗ мәҗлесендә:
– Минем патшалыгымда ятимнәр дә, ярлылар да булмаячак, соңгы киемемне салып бирәчәкмен, – дип, күлмәген салып, баш очында болгады.
Бу мәҗлестә дә Бикбулатка урын табылмады. Тик үзе юкның күзе юк, дисәләр дә, дәрәҗәле боярлар арасында аның үткәнен бүгенгә ялгаучылар да бар икән ич әле. Алар Бикбулатны әле һаман кануни тәхет дәгъвачысы сыйфатында күрәләр икән. Годунов шыр җибәргән, күрәсең, югыйсә, бу четерекле мәсьәләне даирәнең ант кәгазенә керттермәс иде. Менә ул җөмлә: «Патшабыз Борис Иванович Годуновка, гаиләсенә гамәл белән дә, сүз белән дә хыянәт итмәскә; тәхеткә олуг кенәз Симеон Бекбулатовичны кайтару хакында уйлап та карамаска ант эчәбез».
Менә сиңа мә! Бикбулатның маңгаена тир бәреп чыкты. Бу бит, агай, алдан сагай, дигән сүз. Юк, итәк астыннан ут йөртергә башы ике түгел. Патша инде куелган. Ул аңа буйсынырга, хөрмәт итәргә, эш-гамәле белән булышырга бурычлы.
Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: «Государь! Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин – ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр, дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп караганы да юк иде».
«Иде» барысын да харап итте. Әлегәчә Бикбулат дәгъвачы көндәш кенә иде, карга куркытырга куйган карачкы гына. Хәзерендә дошманга әйләнде дә куйды. «Иде»нең теләк-омтылышка әверелүе дә бик мөмкин ләбаса. Мисаллары да тулып ята. Димәк, олуг кенәзнең тел төбе бөтенләй бүтәндә. Тәхетнең тәмен татыгын кеше ич ул. Анда инде теләк уянган.
Годуновның карары катгый иде: бу көндәш дөньяда яшәргә тиеш түгел! Адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Әлеге ниятне беразга кичектереп торырга туры килде. Нәкъ шушы болгавыр вакытта кызы Ксенияне Даниянең күренекле герцогы Иоаннга ярәшү турында никах килешүен имзаладылар. Туй да, никах та кышка билгеләнде.
Бик уңышлы никах иде бу. Ксениягә – бәхет, дәүләткә – табыш. Дөрес, кияү белән кәләш бер-берсен белми, күрешкәннәре дә, очрашканнары да юк. Шәхесләрнең түгел, исем-дәрәҗәләр никахы иде бу.
Герцогка кәләше хакында түбәндәге язма белешмә тоттырдылар: «Княгиня Ксения – уртача буйлы, тулы тәнле, зифа зат. Сөтчел акча йөз, куе һәм озын кара чәч. Чырай-кыяфәте саф-пакь, алсуланып тора, кашлары тоташ. Зур, кара, якты, аеруча күңеле нечкәргән, кызгану хисләре тулышкан вакытларда, җем-җем ялтыраучы күзләре белән әйтеп бетермәстәй матур сүзләр. Мәрхәмәтлелеге, басынкылыгы, татлы теле, акылы, мәгърифәтле зәвыгы белән дә әсир итә. Китап укырга, моңлы җырлар җырларга ярата».
Юк килмәгән җирләре, бал кашыгына сал да йот.
Бәхет матурлык-гүзәллекләргә карап йөрми шул. Көзен егерме яшьлек герцог, туганнарын, якыннарын тирән кайгыга салып, үлеп китте. Ксения кәләш килеш тол калды.
Годунов та кайгырды. Тик никадәр генә ачы булмасын, бу шәхси кайгыны азрак яра белән үткәреп җибәрү аның кулыннан килә. Кызы кияүсез калмас.
Ә менә...
1602 елның үгез мөгезен сындырырлык фибрал салкыннары хакимлек иткән көннәрнең берсендә Григорий атлы (дөньяви исеме Юрий Отрепьев) сукбай раһиб Новгород каласы янындагы монастырь капкасын какты. Мөритләре дә бар иде. Керттеләр, якты чырай күрсәттеләр, ятактан урын бирделәр.
Иртәгесен архимандрит келиядә үзенә аталган язу тапты: «Мин, царевич Дмитрий, Иоанн улы. Атамның тәхетенә утырганнан соң, синең мәрхәмәтлегеңне онытмам».
Архимандрит бу фетнәле язуны берәүгә дә күрсәтмәскә карар итте. Ләкин ул белдерүне яшереп кала алмады. Чөнки бу белдерүнең беренче мәртәбә генә яңгыравы түгел иде.
Патриарх Иов атакайның язу-сызу, китап-нәшрият эшләре белән шөгыльләнүче якын ярдәмчесе диакон Дмитрий, уены-чынын кушып: «Беләсезме, мин Мәскәүдә патша булачакмын бит», – дип, иптәшләрен шаккатырган иде.
Утлы шаяру Годуновка да килеп иреште. Бу томана сукыр Бикбулат кына түгел иде инде.
– Соловкига! Гомерлеккә!
Дмитрийны үшәнлеге коткарды. Урыс элек-электән эленке-салынкылыктан каза күрә. Әле дә патшаның әмерен үтәргә ашыкмадылар. Ул арада ушлы раһиб, берничә фикердәшен ияртеп, исән-имин качып та китте. Новгородтан соң Киевта юанды, аннан Литвага юл тотты.
Король Сигизмунд та, Рим папасы Климент та аны Мәскәүнең кануни тәхет дәгъвачысы сыйфатында таныдылар. Беренчесенең Русия җирләренә күзе кыза иде, икенчесе исә католик динен Себер киңлекләренә кадәр киңәйтү хыялы белән яши иде.
Дмитрийның шантажы гади дә, аңлаешлы да, иң мөһиме, Русия кешеләре ишетергә теләгән кулай хәбәр иде. Чөнки Угличка сөрелгән царевич Дмитрийның фаҗигале вә сер тулы аңлаешсыз үлеменә әле булса халык йөрәгендә кан сава иде.
Исән-сау икән ләбаса патшаның төпчеге! Ходайның рәхмәте киң, әнә, карагруһ залимнәр кочагыннан качып котылган.
– Афәрин!
– Дмитрий – гадел тәхет иясе!
Годунов сандал белән чүкеч арасында калды. Тәхеткә дәгъва итүче аферист затның патша улы булуы мөмкин түгел. Ник дисәң, Дмитрийны ул үзе үтертте.
Дмитрийны үтертү аңа җиңел бирелмәде. Беравык хәтта бу ут йотуларның шалкан бәясенә дә тормаганлыгы ачыкланды. И, шатланганнары! Чиркәү кагыйдәләре буенча исә, патшаның дүрт никахы гына хак. Аннан соңгы хатыннардан туган балалар – уйнаштан туган балалар булып санала. Хокуксыз балалар. Дмитрийга килгәндә, ул җиденче никахтан туган. Яши бирсен, тәхет мөнәсәбәтендә аның ягыннан бернинди дә куркыныч янамый.
Слава Богу!
Алдарсың Иоанны, көт. Юлын тапкан, каһәр, Мария Нагая белән никахын чиркәү кануннары нигезендә рәсмиләштергән.
Һәм... 1591 елның май ае иде, унбишенче көне. Шимбә. Сәгать кичке алтылар тирәсе. Тол патшабикә Мария улы белән чиркәүдән кайтты. Төшке ашка кадәр вакыт бар иде әле, Дмитрийга бакчада йөреп керергә дә мөмкин. Болдырда малайны сак әгъзалары Осип Волков, Данило Битяговский, Никита Качалов каршы алды.
Волков Дмитрийны җитәкләп алды да:
– Царевич, синең муенсаң яңа ахры, – диде.
– Юк, әллә кайчангы...
Җөмлә уртасында Волков кулындагы пычак ялтырады...
Көтеп кенә торгандай, шул ук көнне Угличка Мәскәүдән шәрәфле комиссия килеп төште. Әзер нәтиҗә белән. Имеш, Дмитрий, таеп егылганда, үз пычагына кадалган.
Дәгъвачы Дмитрий – Ялган Дмитрий. Бу Годунов өчен көн кебек ачык. Тик җәмгыятькә хак дөреслекне җиткерсә, үзенең башы җиргә тәгәрәячәк. Аферист исә ажгырып Мәскәүгә килә. Аны инде таныйлар, көтәләр. Бикбулат кайгысы төштән соңга күчте. Әүвәл ялганчы белән араны өзәргә кирәк. Годунов якыннары белән Алтын палатада шул хакта гәп корып утыра иде. Диварның колач җитмәс зур тәрәзәләреннән дулкын-дулкын нурлар ургыла. Апрель кояшы юмарт. Шаулап гөрләвекләр ага, агач-куаклар яшәрә. Табигать кабалана-кабалана өс-башын алыштыра. Аның тиргәш-талашларда, хәвеф-хәтәрләрдә, сугыш-орышларда гаме юк. Табигатьтән өстен көч була алмый. Табигать-Ана Аллаһы Тәгалә, Тәңре, Рух рәвеш-сыйфатында әүвәл үз-үзен, аннары юкны бар итеп, җиһанны тәквин19 кылган. Җиһан язмышы ТабигатьАна – Югары көч кулында. Ул үзе мәңгелек. Ә җан ияләренә гомерне санап кына бирә.
Аһ, нинди гаделсез бу фани дөнья?!
Исәпсез-хисапсыз көч куеп ирешкән дан-дәрәҗәсе биргән бетмәс-төкәнмәс канәгатьлек дәрьясында хозурлык кичерүче үҗәт бәндәсе – Годуновны да Әҗәл бабай сагалап кына торган икән. Кәефе кояшлы көндәй якты иде. Чөнки бүген иртән йөрәккә ятышлы хәбәр җиткерделәр. Новгород, ипи-тоз белән каршы алган черниговлылардан үзгә буларак, Ялган Дмитрийны кабул итмәгән, кулына корал алган.
– Минем тәхеткә нәфесен сузарга җөрьәт иткән акылсыз башларның урыны – дар агачында, Годунов Русиясе өчен! – дип тост тәкъдим итте.
– Афәрин, галиҗәнап!
Җитешмәде Годунов «Годунов Русиясе» өчен тостын ахырына җиткерергә, чәркәсе кулыннан төшеп китте дә вак-вак кисәкләргә яргаланды. Үзе дә сыгылып төште. Авызыннан-борыныннан кан бөркелде. Аны берничек тә туктата алмадылар, патша күз алдында агарып катты.
Бу хәл көндезге сәгать бердә булды. Ә ике сәгатьтән соң Кремль елъязмачысы түбәндәге җөмләне теркәп куйды: «1604 елның 13 апрелендә төш вакытында дәүләти җинаятьче Борис Годуновның баш өстендә Ходай хөкеме яшене яшьнәде».
Гомерлеккә дип килгән 53 яшьлек Годунов нибары алты ел тәхет тотты.
Каһәрнең зәһәре җиде буынга кадәр җитә, диләр. Годуновлар нәселенең егәре исә икенче буында ук өзелде. Атасының тәхетендә ике генә ай утырып калган 16 яшьлек Фёдорны, анасы патшабикә Марияне Отрепьев иярченнәре ерткычларча буып үтерде. Кызы Ксения алардан да бәхетсезрәк булып чыкты. Гүзәлкәй кулдан-кулга китте.
Гүр иясе Борис атакай каберендә дә тыныч кына ята алмады. Кичәге ялагай теләктәшләре җәсәден, патшалар рәтеннән чокып алып, гап-гади агач табутка салдылар да Варсонофия кызлар монастыре читендә җиргә иңдерделәр.
Бу инде мәрхүм белән көрәшү иде.
Русиядә үчлек-кинә белән сугарылган ялган чор башланды.
19 Тәквин – бар итү
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2017
Фото: pixabay
Теги: чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев