Логотип Казан Утлары
Роман

Тәхетсез патша (дәвамы)

 Казан – күпләрнең авыз суын корыткан шанлы кала. Монысы хак. Тик анда хәзер татарлар яшәми ич инде, аларны каладан куып чыгарып бетерделәр. Карантин – кырык чакрым. Җирле халыкка шуннан да якынрак килү, йорт-җир торгызу тыела.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Алтынчы баб. Аһ, Казан, сагышым иясе

Шаһ-Солтанның бервакытта да Казан каласын күргәне булмады. Ханбикә гомере буе Казанны сагынып яшәде. Казан аның яшьлек хыялы иде.

Бүгенгедәй хәтерендә, атасы Идәгә морза үз катына чакыртып алды да әйтте:

– Кызым-гөлем, бердәнберем, гел янымда гына тотар идем дә, кыз баланың ризыгы ятлар кулында шул, – диде моңсу гына, – Ходайдан узмыш юк.

Шаһ-Солтанның йөрәге жу итеп китте: яучы!

Анасы шактыйдан тукып килә иде инде. Тәки килгән икән зобани зат. Ул куырылып төште. Морза аны кочагына кертеп, башыннан сыйпый-сыйпый, сүзен дәвам итте:

– Бик тә шанлы вә исемле җиргә төшәсең, кызым, Казан каласына! Габделләтыйф хан безнең белән туганлашырга теләк белдергән. Нугайдан кәләш сорату Казан ханнарының канында. Син дә Нугай якларында туып-үскән Нурсолтан ханбикә, Сөембикә ханбикә, Үрбәт ханбикәләр дәрәҗәсенә күтәреләсең, кызым. Бу – ыруыбыз өчен тел белән әйтеп бетергесез олы хөрмәт, олы ихтирам. Рәхмәт, кызым-гөлем, син – ыруыбызның бәхет кошы.

Әйе, ханнар өчен Казан тәхете кадәх нурына тиң илаһи табыш булса да, кызларына күзләре төшми иде. Ханбикәләр арасында ник бер Казан чибәре булсын, алар барысы да Нугай кавеменнән.

Шулай, шәҗәрә матурлык-итагатьлек, хәтта байлыктан өстен йөри.

– Кайчан? – дип кенә сорарга җөрьәт итте кыз.

– Кыш дип торабыз, яучы да шул сүзне җиткерде. Мин ризалыгымны бирдем.

Шушы көннән соң тирә-юньдәгеләрне алыштырып куйдылар, диярсең. Хәтта туганай агалары да бил бөгеп исәнләшә башлады. Шулай булмыйча, сеңелләре Казан ханбикәсе таҗын киячәк ләбаса. Бу исә Казан-Хаҗитархан, Казан-Нугай мөнәсәбәтләрен тагын да яхшыртуга юл ача. Соңгы вакытларда җәя җебедәй тартылган киеренкелек кимеп, шәт, хәлләр әүвәлге эзенә төшәр.

Унбиш яшьлек җиткән кызның уйлары гына тау елгасыдай бөтенләй башка юнәлештән агым алды: кияү егетенең буй-сыны килешлеме икән, сакал-мыегын артык кыска кырдырмыймы икән? Тәҗрибәлерәк дус кызлары кысканы хуп күрми, яратышканда битне сыдыра, диләр. Туй бүләге нинди булыр икән? Ярату-яратмауны бүләктән үк белеп була икән ич. Затлы бүләк – затлы мәхәббәт.

Дәртләре ярашырмы? Дәрт ир-егетләрдә бер өлеш булса, кыз-хатыннарда җиде өлешкә тиң, дип тәкрарлый тәрбияче абыстай. Зөфаф кичендә абыстай өйрәткәннәрнең файдасы тиярме, ул аннан бик куркып тора. Күңеле курка, ә тәне ашкына, моңарчы татып карамаган ниндидер ят ләззәт дәрьясына чума. Габделлатыйф, атасы мәшһүр Ибраһим хан кебек үк, мәһабәт вә күркәм кеше иде. Озын буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр. Саулыкка гына туймый. Бәвел сырхавы анда. Ара-тирә йөзе сап-сары булып саргаеп чыга. Шуңа күрә йомакайрак булып үсте. Шул ук вакытта, искиткеч үзсүзле, әйткәнендә тора белүче вәгъдәле, гадел кеше иде. Гаилә корырга да ашыкмады. Анасы Нурсолтан ханбикә генә башлы-күзле итте. Кызганыч, ул озын гомерле булып чыкмады, хәләле көтмәгәндә үлеп китте. Шуннан соң өйләнү хәлләре янә онытылды. Ә тәхет буйдаклыкны кабул итми. Телисеңме-теләмисеңме, ханбикәле булу шарт. Болай да шактыйга сузылды кәләш сайлау. Башта тәхетне ныгытырга кирәк иде. Ник дисәң, себердән Агалак хан аның урынына дәгъва итеп, һөҗүм белән килде. Мәскәүдән ярдәм сорарга туры килде. Инде барысы да тәртиптә дип җиңел сулыш алырга өлгермәде, Нугайдан Муса белән Ямгырчы морзалар яу чапты, Казанны өч атна буе камап тордылар. Монысында ул үз көче белән җиңеп чыкты.

Ниһаять, яучылар сәгате сукты. Хаҗитарханнан бик риза-бәхил булып кайттылар. Кәләшне бик мактадылар. Карап кына торырлык сылу кыз икән, нәкъ җырдагыча:

Алтын егач, тутый кош;

Алма битле кара каш.

Үзе акыллы, үзе ипле. Нәсел-нәсәбенә дә тел-теш тидерерлек түгел.

– Каз төшермәс күлләргә каз төшердем ил өчен, – диде Габделлатыйф. – Казаныбыз үзенә лаек ханбикәле булыр. Әлхәмдүлиллаһ!

Кара таплы бәхет, дигән бер сәер әйтем бар. Таплы булгач, ул нинди бәхет була ди? Бәхет мәхәббәт кебек үк, җә – бар, җә – юк. Ә менә иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Бу – язмыш. Аны төзәтү мөмкин түгел.

Гадбеллатыйф хан да тәкъдир дәфтәрен яңадан яза алмады. Туй мәшәкатьләре иң кызган чакта гына Мәскәүдән махсус җибәрелгән җәза отряды аны кулга алды.

Иван сатлык татар куштаннарыннан яшь ханның мөстәкыйльлеккә тартылуы, ирлек-мөрәүвәт холкы, үзсүзлеге, хәяти омтылышы, сәяси кыйбласы, урыс сәүдәгәрләрен кысуы турында яман хәбәр алган, имеш, һәм үз «хата»сын төзәтергә ашыкты.

Габделлатыйф ханны Казаннан туп-туры Ак күл13 сөргененә озаттылар.

Идәгә морза зирәк акыллы кеше иде. Сүз-гайбәт таралып өлгергәнче, кызын тиз генә дәрәҗәле Нугай шаһзадәсенә ярәшеп тә куйды.

Шаһ-Солтанның хыялы хыял канатларында сүнде дә. Әмма сагышы күңел төпкелендә гомерлеккә юшкын булып утырып калды. Габделлатыйфның буйдак килеш яшьли вафатын да шул өзелгән никахка сылтап яшәде. Ул әлегәчә Габделлатыйфны догасыннан калдырмый, аңа атап сәдакалар өләшә. Ходай, шөкер, озын гомер бирде. Мөгаен, бу Габделлатыйф өлешен аңа багышлавыдыр. Багышлау гынамы, ишарә! Казанга ишарә. Әйе, бу илаһи каланы күрмичә, ул дөнья белән хушлаша алмый. Хакы юк!

Ниятен озакка сузмады, беркөнне киенеп-ясанып, патша катына китте.

Аны күрүгә, Бикбулатның өне качты.

– Картый?!

– Картый түгел, ханбикә! Сәламең кая?

– Әссәламегаләйкүм, ханбикә... Ни йомыш, мин синең барча гозереңне дә үтәргә әзер, әйт кенә. Түргә уз, утырып сөйләшик.

– Ямансу булып китте дә, туктале, мәйтәм, оныгыма барып эчемне бушатып кайтыйм әле, дидем. Үзең белеп чакырмыйсың, күрешүләрне дә сирәгәйттең, шул марҗаңнан арына алмыйсың инде. Шайтан булдыра алмаганны хатын булдыра, дигәннәре тач хак икән, тәки баш бирмәс чыңгызыйдан бозау ясады бит. Адәм көлкесе.

Бикбулат каш астыннан гына корткага күз төшереп алды. Тулы гәүдәсе уклаудай төзгә каткан. Артык-портык җирләре каядыр эчкә кереп яшеренгән. Чын шәһамәт14 зат, үз дәрәҗәсен белеп кенә утыра. Бөтен килеш-килбәте вәкарьлек белән сугарылган.

– Тыңлыйм, ханбикә, чәнечкеле сүзләр әйтү өчен килмәгәнсең, мөгаен, аларны мин синнән адым саен ишетеп торам.

– Бик хуш, әлхәмдүлилләһ, – дип, Шаһ-Солтан җайлабрак утырды да, тәүге кәлимәсен очырды.

– Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең Иоанн Васильевичка юллаган тәкъдим-хатын төгәл кимәлендә күреп-беләсем килә, – диде. Бикбулатның кулындагы чынаягы чайпалып китте, кызгылт төстәге ширбәт тамчы-тамчы келәмгә сибелде. Гасәбә кыз йөгертеп кенә олуг кенәз алдына яңа чынаяк китереп куйды да эчемлек агызды.

– Исең китмәсен, мин һәрнәрсәдән хәбәрдар, – диде ханбикә, – көтәм.

– Дәүләтгәрәй табанын ялтыраткан...

– Сузма!

Шаһ-Солтаннан фәкать гозерен үтәп кенә котылырга мөмкин иде. – Ул хатны мин яттан беләм, – диде Бикбулат, – тыңла: «Әстерхан һәм Казан өчен дошманлашуның мин бернинди фәтвасын да күрмим. Бир син аларны безгә һәм гомер-бакый дус яшәрбез. Шуның белән син мине зур гөнаһтан арындырырсың. Дәхи дә, безнең Китап буенча мөселман патшалыкларын көфер кулында калдыра алмыйбыз».

– Сөбхәналла, сөбхәналла, адашкан адәмнәреңә һидаятеңне күрсәт...

Шаһ-Солтан, дога укып, битен сыпырып куйды. Аннан соң:

– Иоанн ничек җавап бирде?

– Иоанн – җиңүче, җавабы да җиңүчеләр җавабы: «Хәзерендә безгә каршы бер кылыч бар, ул – Кырым. Әгәр сиңа үзебез яулап алган җирләрне бирсәк, Казан икенче кылычка әйләнәчәк, Әстерхан – өченчегә, Нугай – дүртенчегә. Сине берничек тә юата алмыйм».

– Дәүләтгәрәй хан, алай да, Иоанн зобаныйның коесына агуны чиләкләп койды, шөкер, алга таба да коячак әле, – дип, канәгатьлеген белдерде ханбикә.

Әле ярый, даирә ишетми бу дуамал картыйның ләкәтә сугуларын, дип сөенеп куйды Бикбулат.

Агу дигәндә, Шаһ-Солтан түбәндәгеләрне күз уңында тота иде. 1573 ел Мәскәү өчен уңышлы башланып китте. Урыс гаскәре бер омтылуда әһәмияте зур булган Виттеншейн кирмәнен яулап алды. Эстония җиңелү алдында калды. Иоанн шатлыгыннан нишләргә белмичә үрле-кырлы сикерде. Шул кызудан Швед короленә мыскыл вә кимсетү белән сугарылган хат юллады. Ләкин генерал Акесон бу шатлыкка тышау салды. Лода каласы янында ике меңлек отряд белән уналты меңлек урыс армиясен тар-мар итеп ташлады.

Урысларга хас ваемсызлык һәм хәмер бәласе иде бу. Иоанн бик тиз айныды, корольгә янә хат җибәрде. Монысы инде гафу-ихтирам һәм дә солых-үтенеч хаты иде.

Солых сулаган һавадан да ныграк кирәк иде патшага. Ник дисәң, бәдбәхет Казан янә бугазыннан алды.

Дәүләтгәрәй, басурман, казанлыларны үз ягына аударган. Ул фетнәчеләргә бармагыңны гына күрсәт, бөтен кулыңны тешләп алырлар.

Кырымга кушылыгыз, оҗмахта яшәрсез!

Татар фетнәсе патша-корольләрнең үз дәрәҗәләрен күтәрү мәнфәгатьләрендә алып барган исемле орышларыннан күпкә куркынычрак.

– Казан кулдан ычкына икән, без ярты Русияне югалтачакбыз, – дип, гадәттәгечә, бәйдән ычкынган усал эттәй суккаланды Иоанн. Ливония тарафларына чыгып китәсе атлы гаскәр ашыгыч рәвештә Казанга юл алды.

– Белмим, государь, татарларны ошбу көч белән генә бастырып булырмы икән?! – дип, шиген белдерде воевода Захарьин-Юрьев. – Хәтереңдәдер, Казанны җир белән тигезләгәч тә калкып чыктылар бит алар, дүрт ел буе канга тоз салдылар, күпме югалтуларга дучар булдык.

– Яндырыгыз-көйдерегез, кырыгыз-үтерегез, тулы ирек, әмма ул басурманнарны бервакытта да минем сүземнән чыкмаслык итеп акылга утыртыгыз!

Дәүләтгәрәй исә, Иоанны да гаҗәпкә калдырып, койрыгын бот арасына кысмасынмы! Төрек солтаны фатиха бирмәгән, диделәр.

Хакмы-түгелме, әмма Дәүләтгәрәй баш күтәрүчеләрне авыр хәлгә, бик авыр хәлгә куйды, сүзендә тормады.

Казан бунты ярты юлда киселде.

Бикбулат ханбикәнең хәбәрдарлыгына тора-тора шаккатты.

– Әле булса шымчылар тотасың, ахры, ханбикә, халыкара сәясәт дәрьясында миннән дә шәбрәк йөзәсең, – диде, чын гаҗәпләнү белән. Шаһ-Солтан ирен очлары белән генә елмайгандай итенде. – Мин әле Лода каласы янында хурлыклы рәвештә шведлардан куркып качкан булдыксыз воеводаларны да беләм, теләсәң, исемнәрен дә әйтә алам, – диде.

Бикбулат кәнәфиенә сеңеп бетә язды. Чөнки әлеге воеводаларның берсе ул үзе иде. Шуңа күрә сүз сөрешен башкага борды.

– Йомышларыңны йомышлап бетердеңме инде, ханбикә? – дип сорады.

– Болары хәл белешү генә иде, – диде Шаһ-Солтан, җитди кыяфәттә, – инде йомышымны тыңла: мин Казанга сәфәр чыгарга хәл иттем. Аны оештыруны сиңа ышанып тапшырам. Бикбулат колагын кашып алды. Бәлки, дөрес ишетмидер?

– Ниятем – чын Казан зыялылары, дин әһелләре белән очрашу, шәһәрне карау, – дип өстәде Шаһ-Солтан.

Юк, дөрес ишеткән икән. Тик сигезенче дистәне ваклаган кортканы ничек шулкадәр ерак җиргә чыгарып җибәрмәк кирәк? Аллам сакласын, юлда ни булмас дисең?

Янә дә...

 Казан – күпләрнең авыз суын корыткан шанлы кала. Монысы хак. Тик анда хәзер татарлар яшәми ич инде, аларны каладан куып чыгарып бетерделәр. Карантин – кырык чакрым. Җирле халыкка шуннан да якынрак килү, йорт-җир торгызу тыела. Нинди зыялы, нинди рухани?

Алай дисәң, баш күтәрергә, бунт ясарга кешеләре табыла үзе. Ярар ла, киребеткән ханбикә ни сөйләмәс тә, ни сорамас. Чәбәләнер-чәбәләнер дә тынар. Аның башында ил гаме, күңел ачу, сәяхәт-дөнья гизү кайгылары түгел.

***

Патшаларның һәр адымы, шул исәптән күңел ачуы, йөзәрләгән кеше катнашындагы күп көнлек ау галәмәтләре дә ил гаме санала. Бикбулат – бу җәһәттән үзе дә бик маһир түрә. Аның өчен һәр якшәмбе көнне Кремль ишегалдында кәмит тамашасы үткәрәләр.

Кәмитләр алышынып кына тора, әллә кайлардан китерәләр. Иоанн аю биетүчеләр янында эш-мәшә килә иде, ә Бикбулат көчле кешеләрне, баһадирларны үз итә. Чөнки үзе дә шуның сыңары. Узган атнада, әнә, мәйдан баһадирына ияреп, кадактан чылбыр ишәргә алынды. Өч буынга көче җитте, тамашачы гөр килде.

Анастасия үзенең бөек княгиня икәнен дә онытты, ахры, кычкырып ук җибәрде:

– Ура, ура, ур-а-а!

Олуг кенәзнең көтелмәгән манзараларны хуп күрүен даирә бик яхшы белә. Шул җөмләдән һәрберсе ярарга тырыша, куштанлана. Әле дә башкаручы бояр Афанасий, хәйләкәр генә елмаеп:

– Галиҗәнап, сине бүген дөньяда күрелмәгән әкияти тамаша көтә, – диде.

– Сезнең шул аю биетүдер инде.

Аю биетү озакка бармады, аларны аркан тартучы көчмән алыштырды. Ялгызы чүмәләдәй зур нәсел үгезе белән тартышты.

Тик бу куркыныч булып күренсә дә, өйрәтелгән үгез иде, тартышуның юри-мүри уен икәне аермачык беленеп торды.

– Шушымыни әкияти тамаша? – дип, иреннәрен бүлтәйтте Бикбулат.

– Юк, галиҗәнап, монысы бераз кыздыру өчен генә, чын тамаша менә хәзер башлана.

Янә быргылар аваз салды, барабаннар дөбердәште. Шул шау-шу шаукымында мәйдан уртасындагы киң күтәрмәгә шоп-шома итеп юнылган озын калын такта сузып салдылар.

– Минем кулымдагы озын кадакларны күрәсезме? – дип сорады алып баручы.

– Күрәбез.

– Сезнең күз алдында хәзер аларны яртылаш шушы тактага кагып чыгабыз. Булдымы? Бик хуш, инде бу кадакларны суырып алырга кирәк. Тамашачылар ризасызлык белдереп, шаулашып алдылар.

– Һи, моның нәрсәсе бар, шушы да булдымы тамаша?

– Сабыр, җәмәгать, дөрес, кул белән аны күбебез булдырыр иде, – диде алып баручы мут кына, – ә менә урман кешесе бөтенләй үзгә ысул тәкъдим итә. 

Уртага арыш саламыдай сап-сары чәчле, йөзен-битен тоташ сакал-мыек баскан йөнтәс адәм чыгып басты.

– Башла!

Шылт-шылт, шылт-шылт, сибә генә.

Шул көйгә кычкырыш-бакырыш та алкышларга әйләнде. Бикбулатның авызыннан да тыелган сүз очты:

– Сөбхәналла!

Быргы-барабаннарны, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып, кубыз, дум-думбак, сорнай ише музыка кораллары алыштырды. Тирә-якка ана сөте белән кергән үтә дә якын, үтә дә аһәңле моң сызылып таралды. Хак, Ватан алышынганда да сөт алышынмас. Сөт – мәңгелек.

Ак челтәр болыт эченнән тамып кына төшкәндәй, мәйдан уртасында сөттәй ак толпар пәйда булды. Дирбиясе дә алтын тәңкәләр, асылташлар белән бизәлгән, күзләрне чагылдырып, елык-елык килә.

Дүртесендә өйрәткән,

Ефәк нукта сөйрәткән,

Бишесендә биш биягә җибәргән.

Алтысында ат иткән,

Җидесендә җиткергән,

Җитеп болан суктырган.

Ике яктан ике углан тезгенләп тоткан. Көч-куәте ташып тора, биепме-бии.

– Ак патшабызга – ак толпар! Казанлыларның эчкерсез бүләге, кабул итеп ал, – дип, озынчарак йөзле күркәм углан Бикбулат каршына килеп тезләнде.

– Галиҗәнап, – дип дәвамлады икенчесе, – ошбу яшь җитезәк чабарны махсус синең өчен меңнәр арасыннан сайлап алдык. Алланың рәхмәте белән милли гореф-гадәтләребезгә туры китереп, исем-ат куш та тезгенен кулыңа тот.

Бикбулат аптырашта иде. Дөрес, патшаны олылап бүләк бирү элек-электән килә. Дин дә, миллилек тә моңа киртә куймый. Бу үзе бер дәрәҗәле абруй. Ләкин үзләренең бәйсезлеген алга сөреп, Русия дәүләтенә каршы баш күтәрүче Казан фетнәчеләре кулыннан бүләк алуга даирә ничек карар бит? Әнә ич, бәгъзеләрнең чырае чытылды, иреннәре кысык.

Аргамагы – илдә бер. Моң-аһәңнәре дә йөрәкне айкый. Шулай да таралып төшмәскә кирәк, йомшаклыгыңны күрсәтергә ярамый.

– Урман кешесен дә Казаннан китердегезме әллә? – диде Бикбулат, йөзен чытып, – тапкансыз...

– Утракса белән кадак суыру, галиҗәнап, борынгы урыс һөнәре, – диде Афанасий, – осталары гына сирәгәйде. Киеренке вазгыятьне үзгәртергә Анастасиянең генә акылы җитте.

– Нәрсә катып калдың, галиҗәнап, исем куш та менеп атлан, аһ, беләзеге алтын, йөрәге ялкын! – дип, тезгенне угланнардан алып, Бикбулатка тоттырды.

– Аҗаган!

Бикбулат бер ыргымда аткыюч ук тизлеге белән елкының өстенә сикерде, аяклары зелпе тамырыдай атның корсагын кочты. Аҗаганның ыштан исе иснәгәне юк иде әле, җенләнеп, арт аякларына күтәрелде.

– Ио-һа-һа-һа-һа...

Икенче мизгелдә сынын уйнаткалый-уйнаткалый дулап чабып та китте. Койрыгы тырпайган, үзе пош та пош. Бәргәләнепме-бәргәләнә. Бу чуалчык бәргәләнүнең максаты ап-ачык: сыртына кунаклаган хәрәм йөкне очыртып төшерү.

Бикбулат та юкәдән ишелмәгән. Әле типке бирә, әле авызлыгын тарттыра. Ярсукайның дуамаллыгы ошый иде аңа. Шушындыйлардан туа чын толпарлар.

– Әйдә, кыланып кал, барыбер мин дигәнчә булачак. Аҗаганның исә фәлсәфәсе үзгәрешсез – җайдакны очырту. Тик ничек? Арт болгауларның файдасы тими әнә. Һәм чабып барган җиреннән сөрлегеп тә китте, җайдак баш аша җиргә мәтәлеп тә төште.

– Дык!

Бикбулатны күтәреп, үз катына алып кереп киттеләр. Аның уң кулы тайган иде.

Тамаша бүленде.

Казанлыларны Шаһ-Солтан үзенә чакыртып алды, ә Годунов эзләренә басып диярдәй Иоанн янына йөгерде.

– Государь, хыянәт!

– Тәхет хуҗасына әйт, – диде Иоанн, сынаулы карашы аша, – минем ул эшләргә катнашым юк.

– Иоанн Васильевич! Бу уенны туктатырга вакыт, Русиягә куркыныч яный. Заговор! Кремль Казан фетнәчеләре кулында! Татарлар! Иоанн кулындагы касәсен идәнгә бәрде дә Борисның изүен умырып алды.

– Сөйлә, ни көтәсең?

Маэмай агач төбен чылатырга өлгергәнче Иоанның шәхси җәза отряды Шаһ-Солтанның йортын камап алган иде инде. Иң беренче, казанлыларның башларына капчык кигезеп, каядыр алып киттеләр. Эзләре шуның белән вәссәлам.

Шаһ-Солтан кулындагы таягын идәнгә бәргәләп әйтте:

– Мин – ханбикә! Мин үз дәрәҗәмдәге түрәләр белән генә аралаша алам. Күземнән югалыгыз!

– Чашма, кортка, – диде өлкән гаскәри, – ханбикәлегеңге барган җиреңдә исбатларсың, ә хәзерендә син – тоткын!

13 1487 елда урысларның җиңүле явыннан соң Казан тәхетенә Иван III кул астында тәрбияләнгән 18 яшьлек Мөхәммәдәмин утыртыла. Шуннан соң ханлыкта Мәскәү йогынтысы бик нык үсә. Мәскәү Казанга үз ихтыярын турыдан-туры көчләп тага, хәтта хан итеп кемне утыртырга икәнен дә үзе хәл итә башлый. Ошаганын тота, ошамаганын куа. Мөхәммәдәмин үзе дә, энесе Габделлатыйф та шул язмышка дучар булалар

14 Шәһамәт – аксөяк, югарылык

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев