Логотип Казан Утлары
Роман

Тәхетсез патша (дәвамы)

Иоанн аю адымы белән алпан-тилпән Бикбулатка якынлашты. Христиан кешегә, бу куркыныч мәлдә Иисус догаларын хәтерендә яңартып, гыйбадәт кылырга кирәк иде. Тик теле үзеннән-үзе балачактан күңеленә сеңгән Аятел көрси догасын яңартты.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Шамакай, кәнәфиендә оеп утырган Бикбулат янына килеп, җиңеннән тартты.

– Күрмисеңмени, кәефем юк, кулым сызлый.

– Сиңа капут, – диде Шамакай.

Бикбулат төшенеп тормады.

Алманча шактый шома сукалый иде. Чөнки алар белән орыш кырында бик еш күзгә-күз киләләр. Әле солых, әле сугыш! Шуңа күрә Шамакайның сүзенә сәерсенмәде, «күр, берәү алманча белә икән», – дип кенә куйды.

– Сиңа капут, – дип кабатлады Шамакай, – ка-а-пу-т!

Гадәттә, мондый йомры сүзләрдән соң бу – Алланың үксез бәндәсе, җә биеп китә, җә телен чыгарып күрсәтә иде. Хәзер исә акыллыларга биргесез җитди һәм дә шомлы иде.

– Әрем каптырдылармы әллә? – дип көлемсерәде Бикбулат.

– Әйдә, әремне күрсәтәм, – диде Шамакай, – үз күзләрең белән күр.

Шамакай аны Аочан читлеге янына алып килде.

– Гохан кая, нигә берүзе генә?

 – Эчендә, – диде Шамакай, – ул аны йоткан, күрмисеңмени, бастырыктай юанайган бит. Бирән!

– Әйтәм җәелеп яткан...

– Бу сиңа ишарә, – диде Шамакай.

Бикбулат нидер әйтмәк булган иде дә, җитешми калды, ишек катында тавыш-гауга купты, нидер ауды, нидер җимерелде... Бикбулатның йөрәге жу итеп китте. Патша катында бу башбаштаклыкны Мәскәүдә фәкать бер генә кеше эшли ала. Ул да булса, Иоанн Васильевич!

Инде, әнә, үзе дә күренде. Йөзе чалыш, күзләре тонган, кулында – хәнҗәр...

– Казан минем бөеремдә утыра, мин аны югалтыр өчен алмадым, Казан – Русиянеке! Мәңгегә, гомерлеккә! Ә син, басурман калдыгы, аны миннән тартып алмакчы икәнсең. Булмас, кулың кыска.

Иоанн аю адымы белән алпан-тилпән Бикбулатка якынлашты. Христиан кешегә, бу куркыныч мәлдә Иисус догаларын хәтерендә яңартып, гыйбадәт кылырга кирәк иде. Тик теле үзеннән-үзе балачактан күңеленә сеңгән Аятел көрси догасын яңартты.

– Әллаһү ләәә иләһә...

Иоанн аңышмыйчарак калды, ник дисәң, нәкъ шушы мизгелдә каршысына Шамакай килеп чыкты. Чак чәкешмәделәр.

– Ак эт бәласе кара эткә, ай-һай-һай, падишаһ падишаһка кул күтәрә, айһай-һай, – дип көйли дә башлады, – исәр кортка меҗелдәвен чынга ала берәү, ай-һай-һай...

Иоанн Шамакайны үзе дә кыерсытмый, кешеләрдән дә кыерсыттырмый иде.

– Ак эт, кара эт – бар да эт, – дип мыгырданды.

Бу сүрелүе иде инде. Сүрелү, әйе, чигенү түгел. Шаһ-Солтан үз башына оештырган казанлылар тамашасы бу чигенүне тизләтте генә. Нәкъ унбер айдан соң Иоанн Васильевич, гадәттәгечә, шау-шу, зилзилә куптарып, тәхетенә кайтты.

***

Бикбулат капут.

Годунов, ниһаять, теләгенә иреште.

Иске чикмәннең урыны чүплектә!

Бигайбә, Симеон. Син инде хәтер сазлыгына тәгәрәдең, шунда ук онытылырсың да.

Борис кына түгел, күпләрнең гөманы иде бу. Ә Иоанн, бөтен Рәсәйне шаккатырып, Симеон Бекбулатовичка данлыклы Тверь кенәзлеген багышлады. Һәм бу – Олуг кенәз титулы белән! Русиядә бу дәрәҗәле титул ике генә затта: берсе – Иоанн үзе, икенчесе – Бикбулат.

Тверь кенәзлеге – Мәскәү дәүләтенең иярчен-тиңдәше ул. Кенәзлекнең үз сарай даирәсе бар, үз боярлары, үз идарәсе, үз түрәләре. Күпме кала, күпме авыл, мал-туар, байлык. Сөрү җирләре генә дә унөч мең дисәтинә тәшкил итә. Бикбулатның язмышы үлем белән яшәү сандалы арасында калган иде бит.

– Шарт!

Һәм шуның белән вәссәлам!

Бәхетенә, язмыш балтасы һавада асылынып калды. Ходай юләр-юродлар гамәлен игелек шытымнары белән сугара, диюләре хак дөреслек икән. Чынлыкта аны Шамакай коткарып калды ич. Рәхмәт төшкере.

 Бу хәлләр хәзер куркыныч төш сыман гына тоела. Шөкер, тормышлары майлангандай бара. Анастасия да риза-бәхил. Яңа җиргә ядкәр итеп, бәби дә алып кайтты. Үзе кебек бик матур кыз бала.

– Сиңа, кенәз, ханбикә янына барып, хәлен белеп, күреп кайтырга кирәк, – диде беркөнне Анастасия, – үпкәләп ятадыр, кешеләр җибәрү генә җитми.

Бу Бикбулатның иң авырткан җире иде.

– Шаһ-Солтан сөргендә бит, княгиня, – диде, – аралашу тыелган, үзең беләсең.

– Ике ел үтте бит инде, прощение яз, – диде Анастасия, – чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга ул, кыюрак бул.

– Ышан Иоаннга, үзеңне утыртып куярга да күп сорамас, – Казан мөнәсәбәтендә бик кансыз ул. Ханбикәне дә әйтер идем, авыртмаган башка тимер тарак, ул Казан угланнарын ниемә дип чакырырга кирәк иде. Яхшылык эшли, имеш. Яхшылыгы шул булды: мине тәхеттән алып ташладылар, үзен Ак күлгә сөрделәр. – Бу аклану гына, кенәз, исән вакытта хәер-фатыйхасын алып кал, үкенечкә калмасын.

***

Ак күл урманнары, гүя, ап-ак өрфия чыбылдыкка төренгән, кай тарафка гына бакма, иксез-чиксез илаһи аклык, саф-чиста пакьлек. Карап күз, сулап сулыш туймый. Ак күлнең исеме нәкъ менә кыш чорында җисеменә туры киләдер, мөгаен.

Бу сихри тынлыкны урталай ярып, тирә-юньгә әледән-әле чиркәү чыңнары сибелә. Күп монда чиркәүләр. Адым саен китек кашлы ачулы карабүрекләргә тап буласың. Һәркемне күз әфә иләгеннән уздыралар.

Өрфия чыбылдык һәм кара бүрек. Нишлисең, җиһан шулай ак-карадан тегелгән инде ул.

Тоткыннар бистәсенә фәкать бер генә юл-сукмак илтә. Чөнки бистә ярымутрауга урнашкан. Җәен – дәрья, кышын кар камалышында. Янә бер камалыш – монысы сак. Шуңа да карамастан, тоткыннар ирекле тормышта яши. Ник дисәң, аларның барысы да дәрәҗәле нәсел-ыру вәкилләре. Теләгәнен ашый, теләгәнен кия, үз гасәбәләре, үз хадимәләре бар.

Олуг кенәзне сәфәрендә даирәсе, шәхси сак яугирләре озатып йөрергә тиеш. Вазифаи кагыйдә шулай теркәлгән. Кая барасын, кем белән очрашасын алдан ук белдереп кую зарур.

Бикбулат исә сәяхәтен, рәсми рөхсәте булса да, мыштым гына, кеше-кара күзенә чалынмыйчарак кына башкарырга хәл кылды. Уйлана торгач, хәйләсен дә тапты: сакал-мыегын үзгәртә дә, сәләмә кием киеп, мөсафир сукбай рәвеш-кыяфәтендә юлга чыга. Эт тә сизмәячәк.

Эт сизүен сизмәс, ә кешеләр?

Бу икеләнү-микеләнүләрне дә басарга кирәк иде. Димәк, тикшереп карарга кирәк. Һәм ул кичләтеп кенә, аркасына бөрмәкәй асып, Хәйрия йортына керде. Кычкырып сәлам бирде, икона каршында чукынып алды.

– Славлю Тебя, Отче, Господи неба и земли... – Амин!

Титак раһиб15 бер телем ипи, бер касә су алып килде.

– Аллилуя...

Сүз уртасында раһибның табагы кулыннан төшеп китте, үзе дә мөсафирның аяк астына ауды.

– Галиҗәнап!

– Мин – мин түгел, мин – странник!

Нияте барып чыкмады. Ләкин ул аңа көенмәде, әле ярый, Ходай саклады, дип сөенде генә. Чөнки әлеге кыяфәт-гамәле, бер яктан, үзен түбәнәйтү булса, икенче яктан, Шаһ-Солтан ханбикә моны дәрәҗәсен кимсетү дип кабул итәчәк иде.

– Бәрәкалла, бәр фәраз, әллә сиңа да тилеләр күлмәге кидерделәрме, – дип каршы алды оныгын Шаһ-Солтан. Исәнлек-саулык та сорашып тормады, әйтерсең лә көннең-көнендә аралашып яшиләр.

– Нинди тилеләр күлмәге? – диде Бикбулат үзе дә, хәл-әхвәл урынына, – аңлатып бир, картый.

Шаһ-Солтан, үзенә бер кәттәфилек белән, өстәл өстеннән көмеш йомры шудырып җибәрде.

– Эчеп куй, син дә безнең рәвешкә керерсең.

– Һични аңламыйм, картый...

– Тыңла, аңлатам. Утрауда бик могҗизалы бер челтер чишмә бар. Суы искиткеч тәмле, эчкән саен эчәсене генә китерә. Тәмле ризык, бик беләсең килсә, акылны ала. Чишмәбез дә әнә шул сыйфатка ия. Эчәбез дә акылыбызны җуябыз, эчәбез дә акылыбызны җуябыз. Ә акыл безгә нигә? Патшалар гәрәңкәсе җиңелрәкләрне хуп күрә бит. Үзең дә шул балчыктан сөрелгән. Дәхи дә андыйларны учыңда йомарлап тоту бернинди кыенлык тудырмый. Үзегезгә җил-яңгыр тидермәс өчен, акыллы бәндәләрне котыпка сөрәсез. Сөрген – ул акыллы тилеләр иле. Ак күлнең тар сукмаклары әле булса Илһам хан, Мөхәммәдәмин хан, Габделлатыйф хан, Шаехгали хан, Ходайкол шаһзадә, Фатыйма-Солтан ханбикә, Үрбәт ханбикә һәм тагын бик күп асыл кардәшләребезнең аяк эзләрен саклый. Урыс аксөякләре дә бихисап. Җә, хәзер төшендеңме инде?

– Мин сусыз да тиле, картый, үземнеке китеккә күрә, сиңа киңәш-табышка килдем. Ханбикә кулындагы дисбесен күкрәгенә кысты. – Әй, Шаһ-Солтан, Ходай биргән вәкарең бар, вәкарь белән матур итеп бакарың бар. Җаваптан канәгать иде ул.

– Бәнем дә үтенечем бар, олуг кенәз, илтифат итәрсең, шәт.

– Бик рәхәтләнеп, – диде Бикбулат, бу минем өчен зур бәхет. Шаһ-Солтан күзләрен йомып, догага талды.

– Йәә Җәмиилү йәә Аллаһ...

Дога шактый озакка сузылды. Мичтә шарт-шорт килеп каен утыны яна, кучкарда шул көйгә йөнтәс Бохар песие мыр-мыр йоклый. Бикбулатның да күзләре йомылып-йомылып китә...

Шаһ-Солтанның дисбе төймәләре бармак араларыннан шуа да шуа. Ул моны үзе дә сизми, оныгы да онытылды. Күңелендә бөтенләй башка манзара – бистә башлыгы Калистрат бояр белән булган әңгәмә манзарасы.

– Җиде кат күкнең һәм бөек тәхетнең Раббысы булган Аллаһым... Тылмачның йөзе чытылды. Ханбикәнең бишәр-алтышар катлы дини җөмләләрен гәп-ләкәтә агышында урысчага әйләндерү мөмкин түгел иде. Боярның да бу сүз чытырманына керәсе килеп тормый иде, тизрәк фикерен җиткерергә ашыкты.

– Ханбикә, күпме кабатларга була инде. Ак күлдә мәчет төзү дәүләти мәнфәгатьләргә туры килми, киресенчә, максатыбыз – башка диндәге тоткыннарны православиегә тарту. Бу мөкатдәс эш... кхе... кхе... кхе... Калистратның төкереге тамак төбенә килеп тыгылды.

– Борчылма, бояр, нотыгыңны үзем дәвам итәм, – диде Шаһ-Солтан, – мин аларны яттан беләм, тукый-тукый тәки миемә сеңдереп бетердең.

– Кхе-кхе-кхе...

– Ханбикә, менә синең киленең Анастасия Ивановна Мстиславскаяны гына алып карыйк. Аның бер канаты Ходайкол шаһзадәгә барып тоташа. Ник дисәң, шаһзадә, Пётр исеме алып, христианнарча яши башлый. Аның ошбу адымын Василий патша бик югары бәяли, Евдокия исемле сеңлесен ярәшә.

Әлеге тату гаиләдә ике кыз бала үсә. Шуларның берсе дәрәҗәле нәсел иясе кенәз Фёдор Мстиславский белән никахлаша. Киленең Анастасия шул кавемнән.

Үзеңә дә соң түгел, ханбикә, православие сиңа ирек китерәчәк. Өтерен дә төшереп калдырмадым, бояр...

Калистратның авызы бушаган иде инде, үз сүзен үзе төгәлләде. – Ак күлдә моңа кадәр мәчет булмады, бүген дә юк, киләчәктә дә булмас!

– Батыл ялган динегез, бояр, үзегезгә булсын, һәм дә минем хак вә гадел мөселман динем үземә булсын, ислам – гомерлек гасре сәгадәт ул, – дип битләрен сыпырып куйды Шаһ-Солтан.

Тылмач «гасре сәгадәт» тә бераз тотлыгып торса да, ерып чыкты тагын.

– Счастливое время ислама...

– Навечно золотой век, – дип төзәтте Шаһ-Солтан.

...Ниһаять, дисбе тагылмасындагы бер төймә ханбикәнең урта бармак арасында тукталып калды. Хак, Ак күлдә мәчет төзелмәячәк. Бикбулат та ярдәм итә алмаячак.

– Рәхмәт, олуг кенәз, сынар өчен генә әйткән идем, бер үтенечем дә юк, – диде Шаһ-Солтан, оныгын күзеннән кичереп, – үз гозереңне сөйлә.

Бикбулат борчу дәфтәрен бер тында ачып салды.

– Һаман варисым юк, өченчесе дә кыз булды, – диде, – нишләргә дә белмибез. Шаһ-Солтан янә дисбе төймәләрен шуыштырып алды.

– Бүрек киеп яратышырга кирәк, – диде мыскыл аша.

– Картый?!

– Җә-җә, бу шайтан котырыгы гына, үзебезнең баштан да үткән хәлләр. Мин дә рәттән ике кыз бала таптым бит. Җәмәгатем Мамай хан гыйлемле кеше иде, бүреккә ябышмады, Чин16 табибын чакыртып алды. Белүемчә, ул Җән17 тамыры төнәтмәсе эчерде аңа. Бохарадан мумий дигән тау бәлзәме кайтартуы да хәтеремдә. Беренче булып синең атаеңны алып кайттым. Шуннан соң гел малайлар китте. Гомерләре генә кыска булды.

– Рәхмәт, картый, миңа бик файдалы киңәшләр бирдең, – диде Бикбулат, – исән-сау яшә. Мин әле килермен.

***

Бервакыт Сәмәрканд ханлыгының ут күршесендә үләт афәте купкан. Бу хакта хәбәр таралгач, Аксак Тимер әйткән, имеш:

– Аллага шөкер, мин патшалык итә башлагач, безнең мәмләкәттә мондый хәвефле хафалар бетте, – дигән.

Шунда Хуҗа Насретдин күршесенең колагына:

– Дәүләтебезгә берьюлы ике каза җибәрмәскә әле дә Аллаһының акылы җиткән, – дип пышылдаган.

Мондый уратма вә төртмә гыйбарәләр белән Шаһ-Солтанның зиһен кисмәге мөлдерәмә. Ул аларны аерым бер вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә әледән-әле иреккә чыгаргалый.

Аксак Тимергә кагылышлы бу кинаяле кыйссасын ханбикә Иоанның Бикбулатны читкә тибеп, яңадан тәхеткә кайтканнан соң, Польша короле Баторий көчләп таккан хурлыклы Килешүгә кул куюы уңаеннан очырган иде.

Башка сыймаслык хәл. Русиянең диңгезгә чыгу, Ауропа белән тигез хокуклы дәүләти багланышлар урнаштыру, үзен таныту өчен күп корбаннар бәрабәренә егерме дүрт ел буе алып барган сугыш кампаниясе менә шулай көтелмәгәнчә зур чигенү, мәгънәсез ташламалар белән төгәлләнде.

Әлеге түнтәрелеш вакытында Бикбулатның гаскәре дә Псков каласы янында иде. Һөҗүмгә барысы да әзер, әмер генә көтәләр иде. Әмер урынына «отбой» быргысы яңгырады.

– Воевода, бу – хыянәт! – дип күтәрелеп бәрелде кенәз Бестужев. – Псков – шанлы урыс каласы, аны ташларга безнең хакыбыз юк.

Ләкин соң иде инде, Псковка поляклар, литувейлар кереп тулды. Хәрбиләр арасында, Баторий Смоленск, Новгород шәһәрләренә дә дәгъва итә икән дигән сүзләр таралды. Аннан инде Мәскәү дә ерак калмый.

Мәсхәрә!

Христиан Алласының акылы таманрак, күрәсең, югыйсә Русиягә берьюлы ике каза җибәрмәс иде.

Җиргә төшкәнче төкерек туңардай салкын Раштуа көнендә Иоанның Александровка бистәсендәге йокы бүлмәсенә яшен ташы бәргән, имеш. Тәрәзәләрне, ишекләрне челпәрәмә китереп ташлаган.

Күп тә үтми, йөрәк өзгеч шомлы тавыш яңгыраган:

– Урыслар, качыгыз, качыгыз!

Аның артыннан ук күктән илаһи язу сырланган мәрмәр кабер ташы да убылып төшкән.

Монысы инде ишарә: сүземнән чыкмасаң, теләкләреңә юл ачылыр, кире каксаң – кабер.

Ходайның җирдәге илчесе Күкләр сүзеннән чыга аламы соң?

Юк, әлбәттә. Псковны югалту һич тә мәмләкәтне югалту дигән сүз түгел әле ул.

Шулай да Иоанн бу хәлләрдән соң хәмергә ятты. Мәҗлес арты мәҗлес. Бикбулат та – әлеге мәҗлесләрнең даими катнашучысы. Бу – аның шәрәфле вазифасы.

1581 елның 15 ноябрь көне дә алдагыларыннан берни белән аерылмады. Гадәттәгечә, Иоанн иртә таңнан гыйбадәт бүлмәсенә юнәлде. Ике-өч сәгатькә сузылган бу табынулар, кагыйдә буларак, экстаз белән тәмамлана. Шуңа күрә тәне күгәрүләрдән өзелми. Бүген дә озак кына бәргәләнде.

 – О, Боже! Даруй царю Твой суд и сыну царя Твою правду. Помоги нам, Боже, спаситель наш, ради славы имени Твоего, раба Твоего – царя Московского; избавь нас, прости нам грехи наши ради имени Твоего...

Бу – Иоанның тәүбәгә килүе. Гыйбадәттән соң ул саф, пакьтән-пакь зат булып, чистарып кала.

Төштән соң мәҗлескә җыелдылар. Бу кечкенә мәҗлес иде, якын кешеләр генә. Иоанн үзе, өлкән улы Кече Иоанн, олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлбәттә, бояр Борис Годунов. Ул хәзер патшаның иң якын кемсәсе, ничек итсә итте, әмма Иоанның икенче улы Фёдор Ивановичка барыбер сеңлесе Иринаны кияүгә бирде.

Фёдор монда юк иде, ул шау-шулардан ерак йөри.

– Тверь якларында һавалар ничек анда? – дип белеште Иоанн.

– Бездә күкнең төбе тишелде, кар муеннан, – диде Бикбулат, – авылларны көрт басып китте.

– Козьма күпер суга, Микула кадак кага, ди, Микула да җитмәгән ич әле.

– Үктәбер – кара бия, нуябер – ала бия, – дип сүзгә кушылды Годунов, – табигать назлы кыз шикелле ул, мизгел эчендә кырыкка үзгәрә.

– Тавык төшенә тары керә, ди, синдә кызлар кайгысы, миндә кунак хәстәре, тотыгыз касәләрегезне.

Хәмер, әнә шулай, телләрне тозактан алды. Гәп куерды, тавышлар бөердән чыга башлады. Бүлмә читендәге олы кәнәфигә чумып утырган Кече Иоанн гына нигәдер гафил кыяфәттә иде. Хәлбуки, ул – дәүләттә патшадан кала икенче дәрәҗәдәге зат. Рәсми варис. Киләчәк тәхет иясе.

Иоанн өлкән улын үзенә тиң итеп тәрбияләде. Кая барса да ияртеп йөрде. Тәтәйләр катына да алып керә иде. Яраткан улыннан бернәрсәне дә яшермәде. Тегесе, сутка туймас язгы гөмбә шикелле, атасының барча сыйфатларын түкми-чәчми сеңдерә барып, шундый ук зирәк, шундый ук кансыз, шундый ук дуамал кимәлдә буынга сикерде. Балигълык яшендә Кече Иоанн һәм әхлакый яктан, һәм килеш-килбәте ягыннан атасының бер кәррә нөсхәсе иде. Елмайганда да туңы эремәс төксе йөз, иярле кылыч борын, күсе сакал-мыек, ыспай буй-сын, чыршыдай төз гәүдә – болар барысы да нәсел-нәсәп, ыру бүләге.

Атасын уздырып җибәргән чаклары да булгалады. Әйтик, Иоанн җиде рәсми җәмәгатенең берәвен генә монастырьга озатты. Кече Иоанн исә егерме биш яшьтә үк ике хатынының чәчен кырдырды. Иоанн да улының карага катып утыруын абайлап алды.

– Нәрсә, варис, йомыркаңнан җөй эзләп утырасың анда, безгә кушыл, ачылып китәрсең, – дип, чәркәдәшләренә күз кысып алды, – беләсең, бушны бушка бушатканны җенем сөйми.

Кече Иоанн иреннәрен кыйшайтты:

– Сәләтсез – сәнәкне, көчсез көрәкне сындыра.

– Нәрсә-нәрсә?

Иоанн муенын сузган хәлдә хәрәкәтсез калды.

Тәрәзә элмәсен калтыратып, бүлмә эченә капылт кына ниндидер өермә бәреп керде. Өстәл өстендәге эреле-ваклы шешәләр, мөлдерәмә тулы чәркәләр бер-берсенә орыныша-орыныша чәкәләшеп алдылар. Ишек чаршавы исә тоткычы-ние белән идәнгә ишелеп төште.

– О, Боже!

Бу тузганак зилзилә эчендә Кече Иоанның тавышы тимергә тимер бәрелгәндәй шөбһәле чаң кагу булып яңгырады

 – Государь, Баторий солыхы – кимсетүле солых. Русия – Псковщинадан башка койрыгы өзелгән кәлтә хәлендә генә ул. Мин – кануни варис, миңа китек дәүләт тәхете түгел, күршеләренә ут чәчеп, тирә-якны дер селкетеп торган гайрәтле һәм тәкәббер мәмләкәт тәхете кирәк. Гаскәр бир, мин Русиянең намусын үзем кайтарырга тиеш!

Өермә тынды. Бүлмәдәгеләрнең дә авызлары иреннәренә эленде. Ә Иоанн яшелле-зәңгәрле иде:

– Әй, син, бунтарь, сатлык боярлар белән сүз берләшеп, мине тәхеттән бәреп төшерергә уйладыңмы? Булмас! Кулың кыска, көчек! Иоанн, үзен-үзе белешмичә, урыныннан сикереп торды да, скипетры белән улының башына тондырды.

– Получай, гад!

Исерек патшаның бер ягыннан Бикбулат, икенче ягыннан Годунов эләктереп алды. Ләкин соң иде инде, варис черек усактай келәмгә гөрселдәде.

– Йә Раббым, ля, ягъкыйл...

– Тсс, – дип, Борис патша ягына ымлады.

Иоанн мәҗлестәшләре элмәгеннән бер селтәнүдә ычкынды. Ычкынуга, йөгереп килеп, бар көченә улына тибеп җибәрде.

– Чебен тимәс, чер итәр, тор, көчек, җавап тот!

Кече Иоанн башын калкытырга чамалап караган иде дә, барып чыкмады.

– Ха-ха, иркәләп боздым мин сине, көчек!

– Галиҗәнап, кан, – диде йөзе качкан Бикбулат, – кан...

– Кан?!

Иоанның чалшайган күзләре, ниһаять, улын күреп алды. Һәм сыгылып та төште.

– Боже, помилуй, я убил сыночка...

Ата улын күкрәгенә кысты.

– Боже!

Варисның аңы бар иде әле. Ашсыз карашын атасына төбәп, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Минем тормыш бернигә дә тормый, государь, Ходай үзеңә озын гомер бирсен, – диде.

Кече Иоанн җан бирә алмыйча дүрт тәүлек иза чикте. Хакыйкать төтен кебек ул, күзгә керә. Иоанн җәллад чорында хак сүз баш бәрабәре иде. Кече Иоанн да – шул җөмләдән. Тик шунысы хак: фани дөньяда бернәрсә дә – патшамы син, колмы – эзсез югалмый, иртәме-соңмы, барыбер итәгеңнән эләктереп ала. Иоанны да хөкем читләтеп үтмәде. Кешелеген тәүге җәмәгате Анастасия үзе белән гүргә алып киткән булса, гомеренә улы Иван фаҗигасе киртә булып ятты. Җеназадан соң, аның яшәеш бизмәне, акрын-акрын башкалар язмышыннан аерылып, үз язмышы ягына авыша башлады. Тәхеткә мөнәсәбәтле шик-шөбһәләренең асылы да тамырдан үзгәрде. Күп вакыты гыйбадәтханәдә үтә, йөгенү-бил бөгүләрне дә туктатты.

– Мин – христиан патшасы, Ходай каршында һәммәбез дә тигез, – дип кагыйдәи сәламләүчеләрне ярты юлда бүлә башлады.

Өс-башы да гап-гади: кара чикмән, мескен бүрек. Тәхетенә дә чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә генә утыра. Элекке Иоанн, хәзерге Иоанн – җир белән күк арасы. Бервакыт ул ашыгыч рәвештә Бикбулатны чакыртып алды.

– Синең теге фетнәче туганаең-кортканы тоткынлыктан азат итәм, үзең барып ал да монда алып кил, – диде.

– Ни кирәге чыккан иде Шаһ-Солтан ханбикәнең? – дип, сак кына белеште Бикбулат.

– Узган якшәмбедә, ут алгач, тәти болдырга чыккан идем, – дип тәфсилләп сөйләп китте Иоанн. – Ходайның искиткеч матур бирмеш киче, рәхәтләнеп хозурлан. Күңелләрем күтәрелеп, барча әгъзаларым ләззәт белән тулды. Шунда, һич көтмәгәндә, битемә майдай йомшак күк җиле килеп бәрелде. Әһә, мәйтәм, хәзерлән, бу – алхәбәр! О, Боже, һәм дә карыйм, Благовещение чиркәве өстендә Чулпан йолдызыннан да яктырак тәре рәвешендәге комета! Үзеңә мәгълүм, Күкләр миңа комета-йолдызлар аша хәбәр сала. Һаман бер җирдән – изге Благовещение чиркәве өстеннән. Монысы өченчесе. Хәбәре хәбәр, аны фаразларга да кирәк бит әле. Шундук кенәз Бельскийны Лапландиягә чыгарып җибәрдем. Анда юрау остасы багучы-күрәзәчеләр шактый. Рәсәйнекеләрне дә җыйдырттым. Белүемчә, ханбикәнең дә фал ачучы дигән даны таралган.

– Кызганыч, галиҗәнап, биремеңне үти алмыйм, күптән түгел Шаһ-Солтан ханбикәне Тәңре үз кочагына алды.

– Ничек алды?

– Болай да озын гомерле булды ханбикә, тугызынчы дистәне тутырып килә иде инде, урыны оҗмахта булсын.

– Басурманнарга нинди оҗмах, тәмуг кисәве алар! Ишек катында кенәз Бельский күренде. Иоанн үтен чыгарып бетерә алмады, игътибары аңа юнәлде.

– Җә, ничек?

– Җәмгысе алтмыш күрәзәче җыелды, государь.

– Вазифаларына керешсеннәр.

– Баш өсте, государь.

Күрәзәчеләр кометаны яхшыга юрады. Комета – Күкләр хәбәре. Күкләр патшаны зур дәрәҗәләр, олы бөеклекләр көтүе, Русиягә моңарчы күрелмәгән яңа юллар ачылуы турында хәбәр сала.

Бу гомуми белдерүгә бер генә күрәзәче, Лапландиядән китерелгән, биленә кадәр асылынып төшкән озын аксыл сакаллы раһиб кына имза салмады. Үз нәтиҗәсен җиткерде. Нәтиҗә хәтәрдән хәтәр иде.

– Патшага ирештерегез, Ходай каршына басарга әзерләнсен, март аеның унсигезенче көне тууга, җаны өзеләчәк, – дип, даирәнең өнен алды.

Мондый шәрә хак-кыюлык, ни кызганыч, фаҗига белән тәмамлана. Лапландия күрәзәчесе дә иленә әйләнеп кайта алмады, Русия җирендә гомерен өзделәр.

Иоанн, чыннан да, сырхаулап китте. Әмма 18 мартта аягына басты, кәефе аеруча яхшы иде. Хәлен белешергә килгән килене Иринаны, кычкыртып, кәнәфигә сузып салды.

Бу тозсыз мәрәкәдән соң шахмат китертте. Сыннарны тезде дә Бельскийны дәштерде.

– Кенәз, мин бүген улым-бәгъремне төшемдә күрдем, Иванец мине кичерде, ишетәсеңме, кичерде! – дип, шахмат уенындагы иң яраткан сынын – ат сынын кулына алды... 

Алды да бөгелеп тә төште.

– Аһ!

Үзен илаһилар рәтендә йөртүче буй җитмәс бөек зат мизгел эчендә гап-гади урыс карты мәетенә әйләнде дә куйды.

Гүр Иоанның бар золымын үзенә йотты. Православ тәбәга18 аны ярлыкады.

Ә тарих ярлыкамады. Тарих тәбәга-халыктан үчлерәк шул ул.

15 Раһиб – монах.

16 Чин – Кытай.

17 Җән – женьшень.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев