Логотип Казан Утлары
Роман

Тәхетсез патша (дәвамы)

– Иваннан «спасибо» ишетер өчен кылынган җинаять бу, – ди Шаһ-Солтан, – татар өстенә төшкән кара тап, хурлык.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Дүртенче баб.

Кавыштырды йодрык сугышы...

Шаһ-Солтанны үзара аяклы бәлеш дип йөртәләр. Ләкин ханбикәгә ошбу кушамат һич тә туры килми. Ул әле һаман күкәй салган тавыктай җырлап кына йөри. Һәр нәрсәгә кулы җитә, кысылмаган җире юк. Зиһене дә аек, сиксәнне ваклаган карчык димәссең, әллә кайчангы вакыйгаларны тартып чыгара.

Беркөнне нәсел-ыру чытырманлыгына кереп чумды.

– Нәсел агачы – ата-баба, бер ботагы – ата-ана, күп ботагы – кардәш-ыру, яфраклары – бала-чага, – дип, оныгына карап бакты. – Тел төбеңне аңладым, картый... Шаһ-Солтанның куш ияге песи баласыдай муенына сарылып ятты.

– Нәмә?! Мин сиңа әллә кара халыкмы?

– Гафу, ханбикә!

Шаһ-Солтан нәсел-нәсәп мөнәсәбәтендә оныгын энә өстендә тоткандай тота, онытылып китәргә ирек бирми. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Әмма күзгә бәрелеп торганы – Бикбулатның хатыны княгиня Анастасиягә мөкиббән булып йөрүе. Гаиләдә кем баш, кем койрык икәнен бик яхшы чамалый. Бу аңа ошамый. Шуңа күрә: «Хатынга олтан булып яшәргә, син – бөек Чыңгыз токымыннан килгән Кече Мөхәммәд бине Саин-Булат хан, бояр Мстислав дигәннәре кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый», – дип, һәрдаим кисәтеп тора, оныгын дөрес юлга чыгарырга тырыша. Бикбулат картые сөйләгәннәрдән хәбәрдар, билгеле. Карт бабасы Әхмәд хан – Алтын Урданың мәшһүр хакиме. Дәүләтне Үзбәк хан дәверендәге бөеклеккә җиткергән данлы шәхес. Халык ул вакытта афәтле сугыш-орышлардан да тын алып тора. Моңа, беренче чиратта, Төркия һәм Бөек Литва кенәзлеге белән солых килешүләренә кул кую ярдәм итә.

Кызганыч, Әхмәд ханның башына үз татарлары җитә. 1480 елны хан кышны Донец елгасы буенда кичәргә карар кыла. Тыныч, бернинди куркыныч янамый. Шуңа күрә гаскәрләрен дә ялга тарата, үзе шәхси сак яугирләре белән генә кала. Моны сизеп алган Төмән урдасы ханы Ибраһим илә Кырым ханы Миңлегәрәй, сүз куешып, Әхмәд ханга һөҗүм оештыралар. Йоклап яткан чагында Әхмәд ханны Ибраһим бәдбәхет үз куллары белән суя.

– Иваннан «спасибо» ишетер өчен кылынган җинаять бу, – ди Шаһ-Солтан, – татар өстенә төшкән кара тап, хурлык.

Ханбикәнең сөйләвенә караганда, Әхмәд шаһзадә башкалардан яшьли үк тапкырлыгы белән аерылып торган.

Кече Мөхәммәд җор кеше булган, картаймыш көнендә улларын чакырып алган да зирәклеккә ярыш-бәйге игълан иткән. 

– Патшалыкны үз кулыгызга аласыгыз килсә, миңа иренчәклегегезне исбат итегез, – дигән.

Уллары бер-бер артлы җавап тоткан. Ханның күңеленә Әхмәд шаһзадәнең җавабы хуш килгән. Ә ул:

– Мин йокларга яткач, күземне йомарга да иренәм, – дигән.

Әхмәд тәхетне чичәнлеге белән яулаган, дигән сүз әнә шулай тарала.

Бикбулат үзе дә бабасы сыңары. Бервакыт шулай, Ливониянең Береза елгасы кичүендә төн кундылар. Тавыш-тын юк. Күрәсең, шведлар ялга талган. Ләкин аларга ышаныч юк, кайвакыт җиде төн уртасында да өскә ябырылалар. Ходай да саклаганны гына саклармын, дигән. Хәлне ныклап ачыклау өчен, ул аръякка шымчылар чыгарып җибәрде.

– Воевода, анда гаскәр шулкадәр күп ки, һәрберсе берәр генә ук атса да, бөтен күк йөзе капланыр, – дип хисап тоттылар әйләнеп кайткач.

– Бигрәк тә шәп, кояш күзне чагылдырмас, – диде Бикбулат, – күләгәдә сугышу үзе бер сахра.

Бу җөмлә, аяклы мәзәккә әйләнеп, әле булса гаскәриләр даирәсендә йөри.

Шаһ-Солтан бу юлы нишләптер Анастасияне тынычлыкта калдырды. Югыйсә, бәйләнчек каенаналарга хас булганча, килененең юк җиреннән кер эзләү аның яраткан шөгыле иде. Ә Бикбулатның бер колагына керә, икенчесеннән шуып чыгып та китә. Картыеның төртмә сүзләре белән һич тә яраткан хатынының кәефен кырасы килми. Шаһ-Солтан үзе дә бу «эч бушату»ларның иясенә барып ирешүен теләми иде, ахры, кирәк санаса, чакырып алып, йөзенә бәреп әйтер иде. Тәкәбберлеге дә, һиммәтлеге дә ханбикәләрнекечә аның.

Бикбулат, дөрестән дә, хәләленең җаеннан гына тора, чөнки чын ярату белән ярата. Шундый асыл затны димләгән өчен Иоаннга чиксез рәхмәтле.

Мәхәббәт дигән хис-тойгы бик сәер халәт икән ул. Моңарчы Бикбулатның кыз-хатынга бәһасе ике сүздән генә гыйбарәт иде: ошый, ошамый. «Ошый» дигән бәгъзеләр, кагыйдә буларак, түш астына керә. «Ошамый»лар шундук хәтердән юыла.

Яшерен-батырын түгел, җарияләре күп иде аның, ярата иде ул алар белән булышырга. Анастасия зөфаф кичендә үк тышау салды.

– Хан, шәһвәтеңә бирелмә, мин хайвани теләкләр колы түгел, якынлык ул ике яклы, теләгеңә ирешәсең килсә, миндә дә шундый хисләр уят, – дип, Бикбулатның каударлануын кире какты. Ул бөтенләй югалып калды, теләкләре дә сүнде. Алдагы көндә исә... Алдагы көндә вазгыятьне Анастасия үз карамагына алды.

– Хан, о-о-о, беләкләрең таштай, – дип, йомшак нәфис куллары белән Бикбулатка орынгалап куйды.

– Мин – воевода, княгиня, сугышчының беләге каты булырга тиеш, – диде Бикбулат.

– Миңа шундый тыгыз тәнле, көчле ир-егетләр ошый, – диде Анастасия, хәйләле вә сынаулы елмаю аша, – ә син нинди туташларны ошатасың?

– Элек күп иде алар, – диде Бикбулат, хәрбиләргә хас төгәллек белән, – хәзерендә берәү генә.

– О-о-о, хан, менә син нинди дәртле яр икән, ә ул берәү дигәнең кем инде, бәлкем, әйтерсең?

Бикбулатның кәләшен куенына кертәсе, кабарынкы саргылт чәчләреннән сыйпап аласы, үбәсе-кочасы бик килсә дә, батырлыгы җитмәде. Ап-ак өрфия ефәккә төренгән бу фәрештәдәй илаһи затка ничек итеп юлпыч учларыңны тидермәк кирәк?!

– Сермени? – диде Анастасия, үпкәле тавышын калтыратып. – Ярар соң...

Бикбулат янә хәрбиләрчә турысын ярып салды.

– Ул – син, княгиня!

Анастасия күз очлары белән генә көлемсерәп алды да уенын дәвам итте.

– Юк, хан, дөрес әйтмисең, никах ул – үзенә, мәхәббәт – үзенә. Алар бик-бик сирәк тәңгәл килә, – диде, – син бит миңа патша кушканга гына өйләндең. Башканы димләгән булса, әйтик, боярыня Марфа Демьянованы, битендә шайтан борчак суккан дип тормас идең, ярәшү балдагын шуңа кидерер идең. Әллә хак түгелме?

– Хагын-хак, ләкин дә син Иоанн Васильевич димләгәнче үк минем күзләремне сукырайтып, колакларымны чукракландырырга өлгергән идең инде, княгиня, – диде Бикбулат, – безне йодрык сугышы кавыштырды. Бу син әйткән тәңгәл килү инде. Тик мин барыбер Иоанн Васильевичка гомерем буе бурычлы, аның өчен җанымны фида кылырга да әзер.

– Юк инде, хан, – дип, Анастасия, ниһаять, киявенең куенына керде, – минем кемдер хакына тол хатын күлмәге киясем килми.

– Җаныбыз – Ходайныкы, тәнебез – Патшаныкы...

Анастасиянең күңеле башкада иде инде, иренең колагына кайнар тынын өрде. – Чишендер мине, назлап-иркәләп чишендер... Йәш белән йәшнең күңеле бер, ефәк белән ефәкнең төене бер. Бикбулат башы-аягыннан бәхет вә мәхәббәт дәрьясына иңде. Иртә үбеш, кич үбеш, кочак ачык, күңел киң.

Дөньялар онытылды.

Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар, ди. Шуның кебек мәхәббәт тә болытсыз гына булмый икән. Тормыш-яшәешләре гадәти эзгә төшүгә, Бикбулат көзге чебен кебек ифрат та йөдәткеч сырхауга тап булды. Бу – көнләшү иде. Әлеге йөгәнсез хис аңа бик күп урынсыз борчу һәм хафаланулар алып килде.

Барысына да Иероним Баус гаепле. Мәскәүдәге асыл затларның башын шул әйләндерде, җилбәзәк. Бу хакта аңа мәртәбәле бояр Никита Захарьин җиткерде. Шөкер, куян авында сынган кулы озакка сузылып кына булса да ялганган икән инде, кашыкны үзем тотып ашый башладым, диде. Ләкин йөзе качкан, иреннәре дерелтектәй калтырый.

– Нигә болай кәефең китте, Никита Романович, бер-бер борчуың юктыр бит? – дип сорады Бикбулат.

– Борчу гынамы, галиҗәнап, аннан да хәтәррәге.

– Сөйлә, тыңлыйм.

Бояр сулышын йотып җибәрде дә дәвам итте:

– Теге инглиз карачкысы кружилага тартым «клоб» дигән күңел ачу йорты ачкан икән, безнең шәрәфле яшь княгиняларыбыз шунда чират торып йөриләр икән. Кызым Серафима да шул клоб дигәннәренә язылган. Сүземне колагына да элми. Адәм тәганәсе бит, имеш, англичан ауропача биергә өйрәтә. Ир-егетләр белән туташ-ханымнар җитәкләшеп-кочышып бииләр, ди. Моңа чик куярга кирәк, галиҗәнап. Православлар ич без. Безнең үз кануннарыбыз, үз гореф-гадәтләребез бар.  

– Рәхмәт, Никита Романович, хәбәрең бик вакытлы, чарасын күрермен.

– Бер башлагач, авыр булса да әйтеп бетерим инде, галиҗәнап, анда бөек княгиня Анастасия Ивановнаны да күргәлиләр икән.

– Нәрсә? Бикбулат боярның изүеннән эләктереп алды. – Гайбәтнең бәһасе – баш бәрабәре, бояр, авызыңны үлчәп ач.

– Әйттем исә кайттым, галиҗәнап, үзеңә мәгълүм, мин ялган сүз сөйләмим.

Бикбулат, башын чөеп, уйга талды. Княгинядан сорау алу аның олуг дәрәҗәсен кимсетү булыр иде. Моны эшләргә ярамый. Әмма белергә, әлеге сүзләрнең хакмы, хак түгелме икәнен тәгаен генә ачыклау зарур. Ничек итеп? Бердәнбер юл – «Инглиз» мәдәният үзәгенә (бу – клобның рәсми атамасы) шымчы җибәрү. Барсын, күрсен, карасын, өйрәнсен. Аннан соң күз күрер.

Акылы белән ул шулай хәл итте. Ләкин гыйсъяни зәһәр татар каны акылдан өстен иде.

– Бөек княгиняны чакырыгыз! – дип кычкырды ул, тирә-якны яңгыратып, гүя орыш кырында әмер бирә.

Земщина мәсьәләләре буенча киңәшмә вакыты җитте бит, олуг кенәз, боярлар көтә, – диде эш башкаручы кенәз.

– Бернинди киңәшмә дә булмый, таралышсыннар! Боярларның чырае чытылды, мыгыр-мыгыр килеп таралыштылар. Йомышчы тиз әйләнеп килде.

– Галиҗәнап, бөек княгиня Анастасия Ивановна инглиз клобына... Бикбулат зилзиләле кул хәрәкәте белән йомышчының авызын япты.

– Күземнән югал! Бикбулатның төне өчәр катлы төшләр арасында саташып үтте. Берара Анастасияне тукмарга тотынды ул. Княгиня ярга ташланган балыктай сикергәли, качмак була. Воеводаның кулы – элмәк, ычкынырсың, бар, тәпәли генә.

– Артыңа күрә таман, менә сиңа, менә сиңа...

Үзе дә хәлдән тайды. Әмма үчен кайтарды, тирән вә киң канәгатьләнү хисләре кичерде.

Анастасия сүзләрен теш арасыннан гына сыгып әйтте:

– Хан, бу хәлне мин болай гына калдыра алмыйм, син олуг ыру әһеленә кул күтәрдең, патшабыз Иоанн Васильевичка һәм митрополит Алексей атакайга синең өстән шикаять юллыйм, – диде, – мин синнән аерылам!

Ни хикмәт, әлеге янау Бикбулатка княгиня көткәнчә тәэсир итмәде, тилеләрчә хихылдады гына:

– Хи-хи-хи!

– Хан!

– Әйе, мин хан, – дип кукрайды, – төкерәм мин синең ыруыңа! Аерыла, имеш. Кем икәнлегеңне онытма, аерылу турында фәкать ир генә сүз кузгата ала. Ә мин сине аермыйм һәм дә тәүге һәм соңгы мәртәбә кисәтәм, әгәр дә мәгәр тагын ул инглиз илчесе янында сырпаланып йөрүеңне җиткерсәләр, чәчеңне кырдырып, монастырьга озатачакмын. Иероним Баусның баш сөяген, бабам Чыңгызхан үрнәгендә кыршаулап, үч билгесендә бил каешына тагып йөриячәкмен.

Аерылу менә шулай була ул. Бәхетенә, бу манзара төштән төшкә күчү генә булган икән. Чын уянудан соң Бикбулат Ходайга шөкерана кылып елап җибәрде.

Анастасия – Аллаһ бүләге. Анастасияне кыерсыту – тәмугка туры юл. 

Ләкин, ләкин...

Шымчы күңелгә ятышсыз мәгълүматларны ташып кына торды. Ул мәгълүматларга караганда, илче белән княгиня арасы якынайганнан-якыная бара, ара-тирә елышкалашып та алалар икән. Өстәвенә, ниндидер тудыкакузен да дәгъва итә башлаган Анастасиягә. Бер фырт егет, имеш. Курадай төз буй-сын, күперек чәч, күркәм чырай, инглиз фасонындагы кием. Кыскасы, майлары тулышкан байгура-бичәләрнең ярсулы хыялы. Табак битле камыт аяк Бикбулатның бу җәһәттән мактанырлыгы юк, билгеле. Назлы княгиняларны синең дәрәҗәң дә, хәрби казанышларың да, шаһсуарлык осталыкларың да кызыксындырмый. Алар барыннан да бигрәк бер алдыңа, бер артыңа төшеп, матур-матур мактаулар яудыручы кызыл авызларны үз итә.

Баус ярым йокыга талган Мәскәү тормышын күчәреннән кузгатып җибәрде. Аңлашыла, көрәк сакаллы кадими боярлар ошбу алгарышка теш-тырнаклары белән каршы иде. Бикбулат үзе дә алар яклы. Шуңа күрә илчене чакыртып, үз исеменнән ризасызлык белдерергә кирәк дигән фикергә килде. Иленә үк кайтарып җибәрү мәслихәт булыр иде анысы, тик Англия белән эшлекле мөнәсәбәтләр тауга күтәрелгән бер вакытта монысы, мөгаен, үзең утырган ботакка балта чабудыр. Ә акылга утырту берәүдә дә шик уятмас.

Баус һаман шул Баус иде. Каз күкәедәй шома йөзе балкый, сөрмә тарткан күзләре ялтырый. Кыска ыштан, озын оек, тумпак борынлы башмак. Коеп куйган сәвәләй.

– Галиҗәнаф, сезне күрүемә бик шатмын, – диде илче, рәсми сәламләүләрдән соң. Бу аның шәхси мөнәсәбәтләргә ишарә итүе иде. Шулай булмыйча, патша зурдан кубып, аның хөрмәтенә нинди купшы ау үткәрде бит. Гомерлек истәлек.

Әлеге дустанә багланышлардан соң ничек итеп бу күңелсез әңгәмәне башлап җибәрергә белмичә аптырап торганда, Баус үзе ярдәмгә килде.

– Котлыйм, галиҗәнаф, хәләл җефетегез бөек княгиня Анастасия Ивановна – искиткеч талант иясе, бию сәнгате өчен туган зат. Тиздән сюжетлы нумерлар әзерли башлыйбыз. Зур тамаша үткәрергә ниятләдек. Тамашада сез иң кадерле кунагыбыз булырсыз. Анда, сезнең рөхсәт белән, барча Кремль даирәсен чакырырга кирәк саныйбыз. Әлеге чара Русия-Англия дуслыгының күркәм чагылышы булыр.

Шул гына җитми иде, дип уйлап куйды Бикбулат.

– Илче әфәнде, – диде, әңгәмәне үз ягына борып, – сезнең клобка карата боярларның дәгъвасы бар, ул бию-фәләннәрегез асыл затларыбызны бозуга китермәсме, дип шикләнәләр. Баусның елмаюлы йөзенә җитдилек чалымнары ятты.

– Цивилизация берәүне дә бозмый, галиҗәнаф, цивилизация ирек кенә китерә, яшәү иреге...

– Яшәү иреген бездә ир сүзе билгели, – дип бүлде аны Бикбулат, – син әйткән си... си...

– Цивилизация, – дип ярдәмгә килде илче, – ци-ви-ли-зация! Civilis, латин сүзе.

– Ул си... си... тьфү, үзегезгә булсын...

– Иоанн Васильевич бөтенләй башка фикердә, галиҗәнаф, – диде Баус.

Бикбулатның колаклары сагайды.

– Иоанн Васильевич?!

– Әйе, берничә мәртәбә индивидуаль дәрес үтте. Һәм бик уңышлы. Герцогиня Мария Гастингс та аның бу тырышлыгына уңай бәя бирер, дип ышанам. Шуның өчен... Илче, Иоанн тәхетеннән шушы никах мәшәкатьләре сәбәпле генә аерылып тора, дип әйтеп җибәрүдән чак кына тыелып калды.

– Шуның өчен, кхе-кхе, шуның өчен... бөек княгиня Анастасия Иоановнаның осталыгы бик тә ярап куячак әле.

Бикбулат телен тешләде. Бу хакта сүз озайтуның мәгънәсе үзеннән-үзе очланды. Ул бит олуг кенәз, патша түгел. Әле ярый Анастасиягә ачыктан-ачык бәйләнүдән Ходай саклаган. Хур була иде.

Бикбулат картые Шаһ-Солтаннан фәкать төртмә сүзләр, шырпылы кинаяләр генә ишетсә дә, шул төртмәләрдән, шул кинаяләрдән еш кына үзен борчыган көек-көенечләргә җавап та таба иде. Ханбикәнең эчендәге тышында – ошыймы кешегә, ошамыймы, әйтәсен бәреп әйтә. Үзен шуңа хокуклы саный. Ник дисәң, Нугай-тимериләр ыруының иң өлкәне булып ул калды. Болай да таралышып беттеләр. Бикбулат ише умырткасызлары, әнә, дин алыштырды. Заманында бөтен Нугай урдасын кулларында тоткан шанлы ыру кыйпылчыгы иде, югыйсә.

Шаһ-Солтан оныгын ишектән үк сорау белән каршы алды.

– Әйт әле, бабаң Шаһ-Тимер ханның ничә баласы булган?

– Төгәл генә хәтерләмим, дистәдән дә ким түгелдер.

– Дистә, дистә, – дип мыгырданды кортка, – хәтер капчыгыңа салып куй: уналты! Алты малай, ун кыз.

– Бу бит дүрт хатынга.

– Ә сиңа кем дүрт хатын алырга комачаулый иде, – диде Шаһ-Солтан, – гаеп үзеңдә. Җә, әйт, ничә балаң бар?

– Әлегә берәү...

– Анысы да кыз бала, һиммәтле ата варисы белән мактаулы. Болай булса, тәхетеңә читләр үрмәләячәк...

Бикбулатның башында нәрсәдер келт итте, әйтерсең лә капкачын ачып куйдылар. Йөгереп барып, әбекәйне кочаклап алды да:

– Картый, рәхмәт, бүгенгә хуш, – дип, бүлмәдән атылып чыгып китте. Артыннан җил генә уйнаклап калды.

– И, тәһарәтсез, – дип сукранды Шаһ-Солтан.

Бикбулат, гүя кош тоткан, юл буена яшьли күңеленә сеңеп калган дала җырын авыз эченнән көйләп кайтты.

Син – бер сурәт нәзыйсән8 ,

Кич кашымда ахыр сән,

Уяна китсәм – янда юк,

Нә атлысың – атың әйт.

Җә-хуш, княгиня, инглиз карачкысыннан син үзең китәргә мәҗбүр булачаксың, куян тиресе түгел, ай-ай ярымга ничек тә түзәрмен. Чыңгызыйлар диләр безне.

Кичен ул хәләле катына керде. Княгиня клобтан кайткан гына иде булса кирәк, йомшак кәнәфигә ярым яткан хәлдә хозурлыкка талган. Күлмәк итәгенең ян мендәргә җыерылып калганын да абайламаган, балтырлары күренеп тора...

Бикбулатның барча күзәнәкләре уянып, гаскәриләрдәй һөҗүмгә әзерләнде. Ул күзәнәкләренең шәһвәтле шигар-чакыруына буйсынды, хатынының аяк астына килеп ауды.

– Анастасия...

– Барча урыс җиренең олуг кенәзенә идәндә аунау килешми, – дип, Анастасия итәк астына шәрә балтырын шудырды.

Күзәнәкләрнең исә килешү-килешмәүдә хәстәре юк, таләпләре артканнанарта гына бара.

– Анастасия...

– Бекбулатович, зинһар өчен, кызма, арыдым, башым да авырта, – дип, княгиня читкәрәк тайпылды.

Бикбулат иң саллы дәлилгә ябышты, аны инде кире кага алмыйсың.

– Миңа варис кирәк, бу синең бурычың, княгиня! – диде. Бикбулат хатынының ай-ваена карамады, төннәрен атна буе аның катында үткәрде. Анастасия ахыр чиктә әйтте:

– Бекбулатович, бу тышаусыз мәхәббәт уеннарың белән тәмам теңкәмә тидең, бүгеннән башка чыгарам, – диде.

– Их княгиня, сагынырсың, мин булмам.

– Әллә бер-бер сәфәргә китәсеңме?

– Польшада хәлләр катлаулана, бу Русия мәнфәгатьләренә дә турыдан-туры кагыла, иртәгә шунда кузгалам, – диде Бикбулат. – Мин югында нишләрсең менә, шуңа борчылам.

– Иркенләп «Инглиз» клобына йөрермен.

– Җә-җә...

Сәяхәт шактый четерекле иде. Польша ачыктан-ачык һәм тупас рәвештә Ливониягә нәфесен суза. Король Максимилиан исә бу хакта аңлашу-сөйләшү генә түгел, хәтта, мең төрле сәбәп табып, очрашуларны да һаман кичектереп килде.

Менә шул сырт бирмәс чыгынчы мокыт урынга егылган икән. Тәхеткә герцог пан Баторий дәгъва итә ди. Русия әлеге дәгъвачыга хәерхаһ мөнәсәбәттә. Ләкин тимерне кызуында сугу хәерлерәк, Баторийны әле бөгәргә була.

Бикбулатның гөманы рас килде, дөрестән дә, Баторий Русия тәкъдимнәрен тулысынча хуплавын белдерде. Тәхет бәрабәренә, әлбәттә. Баторийга – король титулы, Русиягә – Ливония.

Ләкин Польшага ышаныч барыбер юк. Ул үзен Мәскәү белән кылтык кәләш кебек тота. Ымсындыра, ә кочагын ачмый. Бикбулатны Мәскәүдә дә күркәм хәбәр көтә иде.

– Сагындырдың, княгиня, – дип, хатынына сырпалана башлаган иде, тегесе бик тиз учагын сүндерде.

– Хан, син инде уразада, мин варис көтәм, – диде, – бигайбә.

Һәм клобка да юл ябылды, дип эченнән генә сөенеп куйды Бикбулат. Варис кына исән-сау тусын!

– Мин бик бәхетле, Анастасия!

8 Нәзыйсән – күрү, карау

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев