Тәхетсез патша (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Тугызынчы баб. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың

Алар ятакта шактый озак юандылар.

– Оныкларыңнан оялыр идең, картлач, алты дистәнең аръягына чыгарга торасың ич инде, – дип чытыклангандай итенде Анастасия.

Бикбулатның куллары хатынының сынын буйлап алды.

– Янбашларың чүмәләдәй түгәрәкләнеп киткән, княгиня, мимылдап тора...

– Таптың чагыштырыр нәрсә, чүмәлә, имеш...

– Чәпчемә, княгиня, Мәскәүдән бик сагынып кайттым...

– Аһ, кытыкны китерәсең, Симеон, Симеон, дим, Симеон...

Һич көтмәгәндә, Бикбулатны зурлап Мәскәүгә чакырып алдылар. Яңа патша Годуновлар чорында эзәрлекләнгән ырулы шәхесләргә элекке дәрәҗәләрен, элекке шанлы исемнәрен кире кайтара башлаган икән. Иң әүвәл Угличка сөрелгән Нагилар акланды, һәрберсе биләмә алды, һәрберсенә титулына тиң дәүләти вазифа багышланды. Шәһит киткәннәрен Мәскәүдә яңабаштан җирләделәр.

Патша Бикбулатка да олы хөрмәт күрсәтте, тәхетеннән торып каршылады.

– Галиҗәнап, мин сиңа атаем Иоанн Васильевич лаек кылган олуг исемең вә дәрәҗәңне янәдән торгызам, моннан ары рәсми чараларда гына түгел, үзара аралашу вакытларында да сиңа Патша дип мөрәҗәгать итү турында махсус указ чыгардым, – диде.

Чыннан да, Кремльдә узган өч көндә Бикбулатны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Сый-хөрмәт тә исең китәрлек иде. Мәскәүдән ул күтәренке күңел һәм зур өметләр белән кайтты.

– Патшабыз во! – диде, баш бармагын тырпайтып. – Что надо!

– Күргән кешеләр аны бер дә Иоанн Васильевичка охшатмый икән, ялган дигән хәбәр дә йөри, имеш, – диде Анастасия, икеләнебрәк. – Ялганмы-түгелме, ул – рәсми тәхет иясе, вәкаләтен бөтен Ауропа таный. Ниндидер мыжык боярлар гайбәт тарата икән – үз башларына. Сиңа да, княгиня, телеңне озынайтмаска киңәш итәр идем. Игътибарга ал, бу – Русия патшасы кисәтүе!

– Тәхетсез патша, – дип көлде Анастасия.

– Көлмә, сөбхәналла, минем аркада Русиядә бердәнбер патшабикә дә, ханбикә дә булып йөрисең әле.

– Ә син монафикь, Симеон, «С Богом» белән «Сөбхәналлаң» кулга-кул тотышып йөри.

* * *

Кремль хәлләре дигәндә, без, гадәттә, патшаны күз уңында тотабыз.

Отрепьев таҗын бик ошата иде. Гадәттә, таҗ тәхеттә утырганда, рәсми очрашу-кабул итүләр вакытларында гына киелә. Ул исә башыннан да төшерми. Хәтта бер-ике мәртәбә таҗ киеп йоклады да. Арага Шамакай кермәсә, ихтимал, бу хәл дәвам да иткән булыр иде.

– О Боже, көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр. Патша булырга яратабыз, ә? – дип бот чапты Шамакай.

– Адәм көлдермә, зинһар.

Отрепьев куырылып төште. Нәкъ өстенә басты бит, хак-дөреслек ләбаса бу. Ләкин җиде кат йозак эчендә саклана торган хакыйкать. Аны ачу – башыңны югалту. Отрепьев җитез уйлы кеше иде, әмере дә яңгырады.

– Зинданга!

Шәхси сак өзелеп китәрдәй нечкә гәүдәле, чал чәчле Шамакайны бөтереп кенә салды. Хәбәр яшен тизлеге белән таралды: государь Шамакайга кул салган! Патшаның ышанычлысы кенәз-воевода Пётр Басманов бу хакта махсус сүз кузгатырга мәҗбүр булды.

– Государь, безнең дәүләттә иң четерекле, иң каршылыклы җәмгыяви гамәл – патриархны алыштыру, – дип, сүзен ерактан уратыбрак башлады, – чөнки моның өчен православие үзәге Константинопольнең хәер-фатыйхасы зарур. Әмма мөмкин. Атаең Иоанн Васильевич әлеге җәһәттән Русь чиркәвенең мөстәкыйльлеге юлында күп чаралар күрде. Син дә патшалык итүеңне шуннан башладың. Һәм дә дөрес эшләдең. Даирә берсүзсез кабул итте. Шулай да Кремльдә буыннан-буынга килә торган кул тимәс өлкәләр дә бар. Менә җансакчыларны алыйк. Алар – ялланган чит ил яугирләре. Иоанн Васильевичтан башлап, французларга өстенлек бирелә. Фёдор патшаны да, Годуновны да алар саклады. Син дә иминлегеңне шул ук җансакчыларга ышанып тапшырдың.

– Озынга китте, кенәз, аңлатыбрак сөйлә, – дип бүлдерде Отрепьев.

– Шамакай да – вафаты белән генә алыштырылучы державник кебек үк тәхет атрибуты. Нишләтәсең, теле беләк буе инде. Тиле ни сөйләмәс, барысын да чынга алырга димәгән. Шуның белән бергә, авызыннан вакыт-вакыт хаклыкка охшаш җөмләләр дә очып чыккалый. Иоанн Васильевич аның төртмә сүзләрен бик ошата иде.

– Акыллы тиле, – дип елмайды Отрепьев.

– Изге тиле, государь.

Иртәгесен Шамакай сарайда иде инде.

– Кара, синең уң кулың кыскарак икән ич, – диде Шамакай, бүлмә хуҗасын күз киштәсеннән үткәреп, – Ходай борын өләшкәндә дә сынатмагансың, кыз-хатын арасында даның бар, димәк ки.

– Әле минем уң күзем астында миң дә бар, чәчем җирән, буем кыска...

– Аның урынына күкрәгең киң, – диде Шамакай.

– Рәхмәт яхшы сүзеңә. 

– Рәхмәтен рәхмәт, ә нигә Аочанны ашатмадың?

– Елан туйдыру минем вазифама керми, – дип, юка иреннәрен чалшайтып алды Отрепьев.

– Аочанны ачуландырудан сакланырга киңәш итәр идем, – диде Шамакай, – күрәсеңме, янында Гохан кушаматлы әрлән. Алар алышынып тора. Ник дисәң, Аочан өйдәшен вакыт-вакыт авызына шудыра. Шуннан соң хуҗа да тү-түт.

– Ничек тү-түт?

– Иоанн патша да, Бикбулат патша да, Фёдор патша да, Борис патша да Аочан Гоханны кабып йотканның икенче көнендә үк тәхет белән хушлашты.

Отрепьев дерт итеп китте. Әмма сиздермәде, халәтен йомар өчен, Аочан катына юнәлде. Аочан көне-төне йокыда. Әле дә зелпе тамырыдай буталып, әрләнгә уралган. Күрәсең, канын шулай җылыта.

Караучы рәшәткәле кечкенә тартмада вак тычкан балалары китерде – Аочанның яраткан ризыгы. Берсен койрык очыннан гына чеметеп тотты да, елан каршында әйләндергәләде. Тегесе күзен дә ачып карамады, тук иде, күрәсең.

– Фёдор патша нинди иде? – дип, башын Шамакай ягына борды Отрепьев.

– Фёдор – фәрештә. Гөнаһсыз зат. Оҗмах кошы.

– Ә Годунов?

– Хәйләкәр кол, затлы татар, Малюта кияве.

Отрепьев үзе дә телмәр, абыз аратыл20, шулай да Шамакайның акыл ияседәй зыялы төзек фикер йөртүе аны гаҗәпләндерә иде.

– Бикбулат патша турында ни әйтәсең?

– Мине тагын килмешәк сакчыларыңа тотып бирмәссеңме? – дип текәлеп бакты Шамакай әңгәмәдәшенә.

– Борчылма, бирмәм.

– Әгәр син, чыннан да, Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет – синеке, юк икән, тәхет – Бикбулатныкы.

Әңгәмә өзелде, Польшадан илче килүе турында хәбәр иттеләр. Бу көтелгән кунак иде, Отрепьевка гүя канатлар үсеп чыкты, очып кына илче тарафына элдертте. Отрепьевның халәте рухи күтәренкелегенә тәңгәл иде. Польшаның иң күренекле воеводасы Мнишек аңа кызы Маринаны ярәшергә ризалык бирде.

Марина – чибәр, дәрәҗәле, бай кәләш. Кулын сораучылар да бихисап. Мнишек исә Дмитрийга өстенлек бирде. Чөнки бу никах ярдәмендә бер атуда ике куян тотмак итте.

Русия – колач җитмәстәй зур ил, булачак киявенә берәр кенәзлекне багышлау берни тормый. Тамыр җибәрү өчен баштагы чорда бик җиткән.

Икенче куян – дин мәсьәләсе. Һәм бу – иң төп шарт. Кияү католик чиркәвенә күчәргә тиеш.

Отрепьев карышып маташмады. Марина барысыннан да өстен иде.

– Православлар белән католик идарә итмәк буламыни инде? – дип кенә куйды.

– Башы булгач, бакасы була аның, галиҗәнап, патшасы кем – халкы шул. Акрынлап күнәрләр, ауропача яши башларлар.

Илче кәләшне Русиягә алып килү мәсьәләләрен тәгаенләү максаты белән килгән иде. 

– Кенәз Мнишек хафаланмасын, бу тамаша-бәйрәмнең уты-ялкыны киләчәк буыннарга да нур чәчәчәк, – дип ышандарды Отрепьев олуг кунакны.

Шамакай, гадәтенчә, илчене кымтырыклап алырга уйлаган иде дә, терсәгенә күтәрелгән кушбашны күргәч тукталып калды.

– Аочан, тәвәккәллә, – диде, – нәкъ вакыты, Русияне сакласаң, син генә саклап калачаксың.

***

Озынча кара бүрек, аяк табанына чаклы салынып төшкән мул итәкле кара чоба Бикбулатны бер карышка калкытып җибәрде. Бүселеп чыккан корсагы да ыспайланып калды.

– Читтән караганда, мин ничек күренәм, – дип белеште булышчы раһибтан. – Кызлар күзе төшәрлекме?

Тегесенең коты алынды, ишетә-нитә калсалар, харап лабаса, хәбәре архимандритның үзенә үк барып җитәчәк. Монастырьда җенси ишарәдәге гәп, шәһвәт, зур гөнаһ санала. Чөнки раһиб – буйдак зат.

– Брат мой, Ходайдан куркыр идең, тыелган сүзләр ич болар, – дип, көйгә салынгандай чукынып алды.

– Мин ничарадан бичара раһиб кына, брат мой, чәчемне дә үз теләгем белән кырдырмадым. Шулай ук монда ябылдым дип яраткан хәләл җефетем, алты бала анасы княгиня Анастасия Ивановна Мстиславскаядан һич тә баш тартырга җыенмыйм. Бу хакта Иннокентий атакайга да әйттем. Мин вакытлыча гына. Ябалак кош кебек...

Беркөнне ябалак йомгактай йомры чыпчыкбикәне эләктереп алган. Бу инде сиңа, анам үлде, бух эсним, генә түгел, үз башыңа килгән бәла. Керешкән чыпчык чыркылдарга.

– И баһадир, нинди каһарман затка азык булуымны белеп үлим, исем шәрәфеңне әйтә күрсәнә, – ди икән.

– Минем атым Ефәләк, – дип мыгырдаган кәефе килгән каһарманыбыз.

– Ничек, ничек, ишетмим, – дигән хәйләкәр кошчык, – аңлатыбрак әйт, зинһар.

– Ябалак! – дип кычкырган тегесе, авызын зур итеп ачып. – Я-ба-лак! Кычкыруы булган Ябалакның, чыпчыкбикә моның авызыннан очып та чыккан. Тиздән, брат мой, шул чыпчык кебек мин дә очып китәчәкмен. Очарсың, көт, ошбу йортка эләккән бәндәгә юл ябык, дип эченнән генә уйлап куйды яшь раһиб һәм, кагыйдә кушканча, тиз-тиз генә кәҗә тоягын күкрәге тирәсендә әйләндергәләп алды.

– О Боже, бәндәңә үз хөкемеңне вә дә үз хакыйкатеңне бүләк ит! – Хөҗрә кысан икән, – дип бәйләнүен белде Бикбулат, – арт борырга да урын юк ич монда. Сиңа барыбер түгелме, старец, сукыр кешегә киңме хөҗрә, тармы хөҗрә – әһәмияте юк лабаса, дип әйтмәк иткән иде дә озатучы, тыелып калды. Бу гарип-горабаны кимсетү булыр иде. Изге йортта аларга аерым мөнәсәбәт.

Бикбулат Шамакай сүзе аркасында авыз эчендәге чыпчык хәленә калды. Дөресрәге, ул язмыш ташын вакытыннан элегрәк кузгатып җибәрде. Отрепьев кенәз Басмановның киңәшенә колак салмады. Чөнки сарай сәвәләенең: «Әгәр син чыннан да Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет – синеке, юк икән, тәхет – Бикбулатныкы», – дигән чәнечкеле хак сүзләре йөрәгенә энә булып кадалган иде. Әмма кешенең табигате балавызга тартым, бөгелмәле дә сыгылмалы, эреп тә төшә... Тора-бара фикере үзгәрә, үзенең хәл-халәтенә күнә башлый, нинди генә хәвефле булмасын, ул аны тиеш дип кабул итә. Явызлык явызлык булып тоелмый. Отрепьев та үзен чын патша дип саный иде инде. Ник дисәң, чиркәү фатиха бирде, Боярлар Шурасы, Боярлар Думасы, воеводалар турылыкларын белдереп ант эчтеләр. Халык та ихластан үз итә, кая гына бармасын, җирне үбеп сәламлиләр, яраталар, өстеннән кош та очыртмаслар иде.

Һәм бу һич тә юкка гына түгел, аның асылы изге, тамырлары тирәндә ята. Бу – Күкләр төшергән шәрәфле вазифа. Кем дә кем аның тәхетенә куркыныч тудыра икән, бу – Күкләргә каршы чыгу дигән сүз. Җәзасы да шуңа тиң булырга тиеш.

Һич уйламаганда, куркыныч тудыручылар исемлегендә Бикбулат беренче урынга менде. 1606 елның 21 мартында җиде төн уртасында аның кулына богау салдылар. Өч көннән ул Кирилл-Белозёр монастыренда иде инде. Килә-килешкә чәчен кырдылар, иңенә раһиб чобасы салдылар, яңа исем-ат бирделәр. Шулай итеп, Русиянең һәм Тверьнең олуг кенәзе, мөхтәрәм галиҗәнап Симеон Бекбулатович Стефан старецка әйләнде.

Иреккә чыккан чыпчык турындагы мәзәкне үзенең күңелен күтәрү өчен генә сөйләсә дә, мәгънәле булган икән. Күп тә үтми, Кремль еланы Аочан җан дусты Гохан әрләнне кабып йотты. Һәм, Шамакай әйтмешли, патша да тү-түт.

Ялган Дмитрий, кырылмыш Григорий, бөек аферист, бөлгән бояр улы Юрий Отрепьевның көлен утчагырдан килгән тарафына таба атып тараттылар.

Шулай, халык мәхәббәте – бидгать21 мәхәббәт ул. Кырык итәкле кәнтәй кызлар холкына охшаш, бер ялтырый, бер калтырый. Кайчан һәм кай тарафка үзгәрүен фаразлау мөмкин түгел. Бүген – мәхәббәт, иртәгә – нәфрәт.

Отрепьев дучар булган бу афәтле хакыйкать тә – тарихтан-тарихка сузымлы хакыйкать. Сабак алу гына юк, шул иске тырма тешенә басу бүген дә дәвам итә.

***

Монастырьның коймалары биек, диварлары калын. Капкаларга эт башыдай зур йозаклар эленгән. Ләкин җәнҗаллы Русиянең зилзиләле хәбәрләрен таш диварлар да тоткарлый алмый. Бояр Василий Шуйскийның тәхеткә менүе Кирилл-Белозёрга икенче көнне үк килеп иреште. Бикбулатның авызыннан янә ана сөте белән кергән якыннан-якын сүз очты:

– Сөбхәналла!

Янында яшь раһиб та бар иде.

– Йөзеңне чытма, брат мой, диннең теле юк, һәркем үзенчә гыйбадәт кыла ала, – дип акланды Бикбулат, – хикмәт сүздә түгел, хикмәт гамәлдә. Менә син теге чакта ябалак авызыннан ычкынган чыпчык турында хикәяткә ышанмаган идең, шулаймы?

– Әйе, брат мой, фикерем хәзер дә үзгәрмәде.

– Ялгышасың, брат мой, Стефан старецны ирек көтә. Күреп торырсың, атна-ун көннән олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлеге чыпчыктай, гаиләсе янына очар.

– Дәлиллә, брат мой.

– Дәлиле шул: бүгенге патшабыз Василий Иванович Шуйский белән без якын әшнәләр. Минем язмышка ул битараф калмаячак. Ялган Дмитрийның хатасын төзәтеп, гадел карар кабул итәчәк.

Шуйский белән тәүге очрашу исенә төшеп, Бикбулат үзалдына көлемсерәп куйды. Василий Псковка барышлый, аның Кушалино бистәсендәге резиденциясендә тукталып, ике-өч көн кунак булган иде. Өйләнмәгән яшь егет. Төскә-биткә дан түгел үзе. Кечерәк тулы гәүдәсе, кызгылт йөзе, олы авызы югары санави дәрәҗәсенә туры ук килеп бетми. Аның урынына, нәсел-ыруы илдә бер. Кайчандыр «Всея Русияне» кулда тоту өчен Дмитрий Донской белән дәгъвалашкан мәшһүр Түбән Новгород кенәзе Суздальскийның турыдан-туры варисы ул. Гадәттә, яшь боярлар хәрби юнәлешне өстен күрә, ә аның нәзберек княгинялар кебек сәнгать, китап уку ише сәер мавыгулары да бар икән. Анастасиягә җитә калды, ирен чеметеп алды.

– Безнең Симеонның ат утарыннан башы чыкмый, киеменнән тирес исе генә килә, – диде.

– Олуг кенәз күренекле воевода, княгиня, күпләргә үрнәк, – диде Василий, – кызганыч, Ходай миңа андый сәләт бирмәгән. Сәнгать ул җан азыгы гына, шәхси ихтыяҗ.

– Мәскәүдә нинди поэзия тел өстендә? – дип кызыксынды Анастасия.

Аның күптән инде матур әдәбият, иҗтиһат турында гәп кузгатырдай галим затка тап булганы юк иде.

– Үзегезгә мәгълүм, Мәскәүне инглизләр басты, – диде Василий, – аларга болгавырлык, тотрыксызлык та комачауламый, сәүдә йортыннан башлаганнар иде, инде уен-тамаша, сурәтчелек, китап-гыйлем өлкәләрен дә үз кулларына ала баралар, аларны финанс-табыш чыганагына әверелдерәләр.

– Кызык, – диде Анастасия, иреннәрен бөрештереп, – урыслар урамда аю биетә, инглизләр диварларда тамаша кора.

– Инглизләр фән вә фикер, эшмәкәрлек хозурлыгы бергә үрелеп бара, княгиня, – шуңа күрә дөньяны да тоталар.

– Иоанн Васильевич тутырды аларны Русиягә, – дип сүз кыстырып куйды Бикбулат, – ярарга бик тырышкан итсә дә, королева кырык сәбәп табып, барыбер графиня Гастингс белән никахлашырга ризалык бирмәде.

– Ярар, тауга карап, тау булып булмас, – диде Анастасия, иренең урынсызга тыгылуын ошатмыйча, – синнән нәфис сүз көтәм, бояр. – Түбәнчелек белән гафу үтенәм, княгиня, – дип билен бөкте Василий, – мин нәфис сүздән бигрәк, сынлы сәнгать, аерым алганда, иконалар тудыручы рәссам Андрей Рублёв иҗаты белән кызыксынам.

– О-о, бояр, зинһар, шул хакта сөйлә әле, сөйлә...

– Аны сөйләргә түгел, карарга кирәк, княгиня, – диде Василий, үзенә бер рухлану белән, – мисал өчен, минем диварымда Андрей Рублёвның «Троица» иконасы эленеп тора. Бу иконаны Константинополь әһелләре дә урыс православиесенең йолдызы дип бәяли. Рәссам әлеге әсәрен ТроицеСергиев монастырена нигез салган мәшһүр патриархыбыз Сергей Радонежский истәлегенә багышлаган. Сюжеты искиткеч тирән мәгънәгә ия. Өч фәрештә, евхарист касә, мамвр имәне, йорт һәм кыя. Уртада – үзен-үзе корбан итәргә әзер Христос; сулда – улына фатиха бирүче Тәңре атакай; Изге Рух – уңда; Ул – мәңгелек яшьлекне тәгаенләүче, юатучы. Нинди гармония, максатлар берлеге, изге омтылыш...

– Василий Иванович, – дип сүз арасына керде Бикбулат, – ул Рублёв атлы сурәтче белән мине дә таныштыр әле, княгиняның туалет бүлмәсен бизәргә кеше кирәк иде, ким-хур итмәм.

– Симеон... аһ, Симеон...

Анастасия учлары белән йөзен каплады.

– Бик таныштырыр идем дә, олуг кенәз, рәссамның бакыйлыкка күчкәненә дә ике йөз елга якын вакыт үткән шул инде, – диде Василий тыныч кына.

Мәҗлес тәмам. Әңгәмәдәшләр, бер-берсенә хәерле йокы теләп, үз бүлмәләренә таралышты.

– Кунак алдында мине хур иттең, хан, – дип ризасызлыгын белдерде Анастасия, – белмисең икән, тыгылма соң.

– Һушың китте шул вәзем катымшага.

– Көнчелек өянәге кузгалдымы? – дип, каш астыннан гына иренә бакты Анастасия.

– Мин – чабышкы, княгиня, чабышкыны көнчелек йөртә.

Бикбулат иртүк тора. Мәшәкатьле эш көне, күптәнге гадәт буенча, ат абзарыннан башлана. Бүген исә бахбайлары янына барып җитә алмады, бүлмәсенең ишек төбендә төнге сак башлыгы көтеп тора иде инде.

– Нәрсә, бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады Бикбулат.

– Хәл генәме, олуг кенәз...

– Җә!

– Коралчы Тимофей кәләше княгиняның гасәбә-туташы Варвараны шәрәфле кунагыбыз белән тоткан, – диде сакбаш. – Тимофей боярны бик яхшы гына тәпәләгән.

– Тимофей кая?

– Ул монда гына, көтеп тора.

– Син ничек боярга кул күтәрергә җөрьәт иттең? – диде Бикбулат, ачусыз гына, – башта үзеңнең кем икәнеңне белергә кирәк.

– Танымадым, галиҗәнап.

– Ничек боярны танымаска мөмкин?

– Шәрә иде...

Һы, телмәребез гайрәтле егет икән, дип уйлап куйды Бикбулат.

– Эшегездә булыгыз, кунагым белән үзем аңлашырмын.

– Ул китте бит...

– Китте?!

– Таң да беленмәгән иде әле.

Алар өч ел үтеп, Бикбулат тәхеткә менгәч кенә очраштылар. Шуйский үзгәргән иде инде, элекке тәмле телле хыялый романтикның эзе дә калмаган. Күренекле бояр Фёдор Шереметьевның кызы Мария белән никахлашу өчен рөхсәт сорый. – Ата-аналарыгыз фатиха бирә икән, мин каршы түгел, – диде Бикбулат, – бәхет вә шатлыкта яшәгез.

– Кәләшем Мария белән булачак каен-энем Александрның милек мәсьәләсендәге низагларын да гадел хәл итсәң, бик тә рәхмәтле булыр идем, – диде Василий. Ә алар ике авылны бүлешә алмыйлар икән.

– Вакланма, бояр, үземнән беләм, – диде Бикбулат, дустанә кыяфәттә, – яраткан кәләшеңнең кайнар кочагы ике авылга гынамы, дөнья бәһасенә тиң ул.

Кенәз Шереметьев кызын бик ярата иде, никах уңаеннан гауга чыгуга, саран кияүдән рәсми рәвештә баш тартты. Шуйский исә, бу хурлыклы хәлләрдән соң, дистә елга якын аңына килә алмыйча йөрде. Тәхеткә утыруына ике ел үткәч кенә, кыз сорарга батырчылык итте. Чираттагы кәләше дә Мария исемле иде, күренекле кенәз Пётр Буйнов-Ростовскийның төпчек кызы. Василий Шуйский кыюсыз, оялчан, үшән вә гафил бер бәндә булган икән дигән фикер кала күрмәсен. Юк. Суздальскийлар нәсел-ыруы элек-электән кыюлык, тәвәккәллек, батырлык һәм хәйләкәрлеге белән аерылып торган. Ошбу сыйфатлар, түгелмичә-чәчелмичә, сигезенче буын вәкиле Василийга да килеп ирешкән. Ул инде Мономах бүреге иясе. Тәхеткә үрмәләү – үзе генә дә зур дәлил. Бу яктан алар Борис Годунов белән охшаш. Охшашын охшаш, әмма ул – Годуновка каршы яшерен оешма оештырган кеше. Ә менә Ялган Дмитрийны колач җәеп каршы ала, төрлечә ярарга тырыша. Кремльнең Гранавитый палатасында патшаның кәләше Мария Мнишекны тәүге сәламләүче дә Василий. Авызыннан бал тама:

«Яктылардан-якты бөек государыня, цесарева Мария Юрьевна! Тәңре һәм Барча Русиянең җиңелмәс патшасы, цесарь, һәм олуг кенәз ихтыяры белән син аның хәләл җефете итеп сайландың: тәхетеңә мен һәм государь белән бергәләп безнең өстән хакимлек ит».

Яшь патшаның ашына таракан булып төшкән Иван Болотников җитәкчелегендәге крәстианнар фетнәсен дә бояр Шуйский канга батырып бастырды. Һәм, ни гаҗәп, күп тә үтми, үзе дә фетнә юлына чыкты.

Монысында инде авызыннан бал түгел, агу чәчелде: «Во имя Божие идите на злого еретика!»

Еретик дигәне Русия патшасы Дмитрий иде.

Василий Шуйский көрәштәш фетнәчеләре белән монархны кулга алды. Аның ни белән төгәлләнгәне безгә мәгълүм инде. Русиядә хакимиятнең төп кагыйдәсе Иван III вакытыннан бирле төгәл үтәлеп килә: Государь халыкка түгел, халык Государьга ант эчә. Василий исә мөгез чыгаруны кирәк тапты, илне гаҗәпкә салып, халык исеменә атап ант бирде. Тик аңа карап, вазгыять бөртек тә үзгәрмәде.

Шуйский да патшалыгын үзеннән алдагы тәхет ияләре кебек үк башлап җибәрде. Иң беренче эш итеп, кичектергесез рәвештә йомышчысы Супонов атлы илчесен Кирилл-Белозёрга чыгарып җибәрде.

Стефан старец та түземсезләнеп, тыны белән суырып алырдай булып көтә иде патша вәкилен. Ул, әлбәттә, киләчәк һәм аңа азатлык алып киләчәк. Бу җәһәттән тамчы да шиге юк. Ниһаять, ул үз исеме белән иленә, хәләл җефете, балалары янына кайтып китәчәк.

Аңа Шуйский белән Супонов арасында булган әңгәмә мәгълүм түгел иде, билгеле.

– Государь, Симеон Бекбулатович... – дип төртелеп калды илче, нинди максат белән Белозёрга чыгып китәчәге турында боерык алгач, – ни...

– Нәрсә боргаланасың, әйтеп бетер, – диде Василий.

– Олуг кенәзгә инде алтмыш бер яшь, томана сукыр, булган кадәресе дә җитмәгәнме? – дип, Указга ишарә итте Супонов.

– Җитмәс, – диде Шуйский, – сукырлык тәхеткә комачау тудырмый ул. Василий Тёмныйны гына хәтереңә төшер. Олуг кенәз дәрәҗәсе өчен агасы Юрий Галицкий, ике туган энеләре Дмитрий Шемякин, Василий Косой белән ничә еллар дәгъвалашалар. Күзен сукырайталар. Әмма сукыр килеш тә Василий Тёмный өстен чыга, дошманнарын сөреп бетерә, ә тәхетен саклап кала. Бекбулатовичка да ышаныч юк, бик үҗәт, астыртын зат. Кулы гына түгел, сүзе дә килеп ирешмәс җиргә олактыру хәерлерәк ул дәгъвачыны. Аңладыңмы?

– Аңладым, государь.

– Бекбулатовичны монастырьдан алып китүләрен үз күзләрең белән күргәч кенә, кайтыр юлга кузгалырсың.

– Баш өсте, государь.

Һәм менә Супонов Белозёрда. Килүгә, Стефан старецны чакыртты. Ул юлда томаулаган иде.

– Илче, сүзеңне төшенеп җитмәдем, – диде Бикбулат, – әйт әле, миңа кайчан чыгып китәргә, княгиня Мстиславскаяга хәбәр җибәрергә кирәк бит, каршы алырга киләчәк.

– Берсекөнгә иртән, этап белән, – дип ачыклык кертте монастырь әһеле.

– Нинди этап! – дип сагаеп калды Бикбулат.

– Син, Стефан старец, государь указы нигезендә Соловецкий утравына күчереләсең.

Бикбулатның чигәсенә кисәк кенә ниндидер кайнар нәрсә килеп кадалды, әйтерсең лә ук аттылар. Хәле китеп, берара үзен-үзе белешмичәрәк торды. Моны әңгәмәдәшләре дә абайлады, күрәсең, кизү раһиб сулы тустаган төртте. Ләкин ул аны алмады, этеп кенә җибәрде. Һәм:

– Указны бирегез әле, тотып карыйм, – диде.

– Ерта күрмә, – дип кисәтте илче.

Бикбулат әүвәл кәгазьне иснәп карады. Шуннан соң гына:

– Артымны сөртермен дигән идем, болай да сасы икән, – диде, патшаңа җиткер, тәхет язгы боздан да ышанычсызрак ул, убылганыңны сизми дә каласың. Үзе дә минем арттан килмәгәе әле... Хәер, рәхмәтемне генә җиткер, кайгыртуы өчен. Ул Годуновны да, Дмитрийны да уздырды. Мәрхәбә.

20 Аратыл – оратор.

21 Бидгать – үзгәрү.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: