Тәхетсез патша (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Җиденче баб. Адәм көне адәмнән

Бикбулатны таҗ мәҗлесенә чакырмадылар. Әмма аңа карап, яшь патшага мөнәсәбәте үзгәрмәде. Кызганулы ярату белән ярата иде ул аны.

Фёдор, атасыннан үзгә буларак, кәтәнә буй-сынлы, купшак тәнле, аксыл чырайлы, сирәк чәчле Ходай бәндәсе иде. Йөзе һәрвакыт елмаюлы. Җансыз, наихә зат елмаюы. Аяклары да юньле-башлы тотмый, абынып-сөртенеп алгалый.

Русиядә мондый мотлак биһиммәт патшаның булганы юк иде әле. Ләкин бу хәл берәүдә дә ризасызлык тудырмады. Чөнки православиедә юродлык хуплана, ягъни исәрләр, бичара-гарипләр, әтрәк-әләм-байгышлар Ходайга иң якын торучы гөнаһсыз изге затлар булып санала.

Фёдор үз ишеләренә хас мәнфәгатьтә йомшак күңелле, ихластан ярдәмчел, чамасыз беркатлы һәм бик тә кешелекле кеше иде. Балачактан шулай.

Бервакыт атасына Персиядән, бүләк итеп, биниһая зур фил җибәргәннәр иде. Аны тамашага куйдылар. Мәскәү генә түгел, бөтен тирә-як шунда агылды. Аю биетүчеләргә көн бетте. Тамашачылар аеруча филнең гармун сырлы озын борынына, ике-өч бастырык юанлыгындагы калын аякларына карап тел шартлаттылар.

– Ух, бу гыйфрит аҗдаһаны да кабып йотадыр, валлаһи.

– Чылбырыннан ычкынсамы, шәһәрең хәрабәгә калачак. Фёдорның кашлары җыерыла. Ник сез аның күз атып торуларын күрмисез, дип кычкырасы килә. Патша улы булуы кулдан тота, тәрбиячеләре дә хупламас.

Филнең гөнаһсыз юашлыгы, мөлдерәмә күзләре, гаҗизлеге ошый иде малайга. Дөресрәге, бик тә кызгана иде ул бу дәү затны. Янына килә, буе җиткәнчә кулын сузып кына сыпыргалаштырып ала. Тегесенең дә бу инсафлы дустына ярату хисләрен белдерәсе килә иде, күрәсең, аны тотмакчы итенгәли, әмма Фёдор читкә тайпыла.

Өч-дүрт атнадан тамашага Иоанн үзе дә килде. Ошатты.

– Шәп, шельма, Русиянең абруена тиң бүләк, – диде.

– Русиянең бөек патшасына тиң бүләк, государь, – дип төзәтте иярүче бояр.

– Ризамын, – диде Иоанн, – инде бу мәхлугыгыз һөнәре белән шуны расласын.

Фил патша алдында тезләренә чүгәргә тиеш иде. Өйрәтүчеләр фил тирәли чабышырга керештеләр.

– Һай-һай-һай!

– Колено, колено, колено!

Кәҗәләнде генә бит хайван.

– Өйрәтүчеләрне – базга, ә бу намәхрәм ит кибәнен туракларга! – дип ачуын чәчте Иоанн.

Мәскәү этләре ай буе фил ите белән туенды.

Фёдор бик авыр кичерде атасының вәхшилеген, ашаудан калды, йокысызлыктан интекте.

Тәхеткә утыргач, энесе, үзе кебек үк кануни варис Дмитрийны анасы, бөек княгиня Мария Нагая һәм барча туган-тумачалары белән Угличка сөрүне дә йөрәгенә якын алды, ике яшьлек нарасыйны күкрәгенә кысып, елый-елый озатты.

Алда Русияне артык кашык царевич Дмитрий язмышына бәйле рәвештә озакка сузылган фетнәле еллар көтә иде. Вакыйгалар токмачтай куера, Бикбулат исә үз кенәзлегендә мәртәбәле вә шөһрәтле олуг кенәз булып, хатыны, балалары белән чөкердәшеп, бер кайгысыз яшәп ята. Аны бимазаламыйлар, ул бимазаламый. – Кенәз, сизәсеңме, син утырган тавыкка әйләндең бит, – дип ирештерә башлады Анастасия ирен, – ничә карама, минем итәк астында чуаласың.

– Нәтиҗәсе дә бар бит, княгиня, алты балага орлык салу егет солтаннарының гына кулыннан килә.

– Мактанчык, гелән саен көмән күтәрүне шәраб чөмерү дисеңме әллә, бераз ял бирер идең.

– Ярар, княгиня, күзеңә кырып салырга да булмам, ауга җыенам, – диде Бикбулат.

– С Богом!

Бикбулат һәр елны сентябрь азакларында сунарчы киеменә төренә. Нәкъ шушы айда ул каз авына чыга. Мәзәге өчен генә түгел, тәбәсе өчен дә. Ата-бабадан килгән, күрәсең, каз итенә мөкиббән.

Аһ, каз ите!

Ә үз кулларың белән тоткан кыр казы ите – бу инде оҗмах ризыгы. Төтен исе сеңгән калҗа кабуга эреп тә бетә, авызда татлы тәме генә утырып кала.

– Йәә Самәдү йәә Аллаһ.

Бу рәсми ау түгел, шуңа күрә күп кеше катнашмый. Янә дә бер үзгәлек, сунарчылар төркемендә фәкать татарлар гына: үзе кебек чукынганнары да, мөселман динендәгеләр дә. Аумән – Тугача морза. Олуг кенәзнең иң якыны, күптәнге киңәшчесе.

– Быел казлар көр күренә, соңламыйк, – дип, тәүге хәбәрне дә ул салды, – алар озак юанмый.

Җылы якка сәфәр кылучы канатбикәләрнең вакыты, чыннан да, тар, аң-саң итеп торсаң, койрыкларын да күрми калырсың. Шуңа күрә Бикбулат эшне тиз тотты. Иртән әзерләнделәр дә төштән соң чыгып та киттеләр.

Казлар, гадәттә, Ак тирәк басуын үз итә. Шунда юнәлделәр.

Бу – кош авы. Кошны кош тота. Бикбулатның ау кошлары бихисап: лачыннар үзенә бер, бөркетләр үзенә бер, әтәлгеләр үзенә бер, хәтта төнге ау өчен ябалаклар да тота. Шулай да кошларның ханбикәсе – шоңкар. Ул үзенең ияр кашында шоңкар белән бүз тойгы – ак карчыгага гына урын бирә. Бүз тойгының ерткычлыгын, шоңкарның зыялылыгын ошата ул.

Көзге кич. Күзне иркәләүче бизәкләр инде юк: чәчәкләр коелган, яфраклар шиңгән, агач-куаклар шәрәләнгән. Тик көзнең кабатланмас үз яме. Тирә-як, басу-кырлар, бөтен җиһан илаһи ипекәй исе белән тулган. Бу ис сулышны киңәйтә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә, дәрт өсти.

– Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи, – дип, Тугача морза учындагы догаларын битенә якты, – күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, иншалла, халыкның быел табыны мул булыр.

 Аучылар чатырларын тышкы яктан салам-кура белән капладылар. Кошларның томшыкларына тышау элделәр, тавыш-тыннары чыкмасын. Беренче көнне ут тергезү юк, шәраб чатагына да кагылмыйлар. Күңел ачу ауга бәйле.

– Җә Тугача, хикәятеңне ирештер, – диде Бикбулат.

Хикәят тә ау йоласы. Каз авының бисмилласы. Морза юлпыч корсагын җайлап кына тезләренә җәеп салды да, гадәтенчә, төчкереп алды.

– Әлхәмдүлилләһ, җә Раббым, безләргә һидаятеңне күрсәт вә дәхи дә эшләребезне тәртипкә салырга булыш.

– Амин!Телеңә салынма, монда православлар да бар, – дип кисәтте морзаны Бикбулат.

– Бу бөек Болгар биләмәләрендә булган хәл, – дип сөйләп китте Тугача. – Мәшһүр Бату хан мәмләкәтенең мөкатдәс вә шәрәфле хакиме, синең мәртәбәле бабаң Әхмәд хан, галиҗәнап, вәзирләрен сынау өчен, аларны иртән иртүк берәмтекләп үзе белән тәпи-тәпи йөрергә алып чыга торган булган. Чират Туктар вәзиргә җиткән. Буа янында болар тегермәнче картны очратканнар.

– Әллә мәллә? – дип сораган хан.

Тегермәнче:

– Кәллә мәллә, – дип җавап биргән.

Ошбу кинаяле сорау-җавап түбәндәгечә дәвам иткән:

– Әгәр-мәгәр?

– Мәгәр-тәгәр.

– Алты уникегә җитәме?

– Утыз икедән артмый.

– Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы?

– Мамыгын да калдырмам.

– Әлтер-мелтер?

– Шалтыр-шолтыр.

– Безнең әңгәмәне шәрехләп бир, вәзир, – дигән Әхмәд хан.

Тегесе җилкәләрен генә сикерткән.

– Иртәгә иртәнгә чаклы белеп килсәң – киләсең, юкса, астырам, – дип кисәткән хан.

Вәзир тегермәнче янына йөгергән, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирүен үтенгән.

– Йөз алтын, – дигән карт. Акча кесәсенә шугач, әйткән:

– «Әллә-мәллә» ханның сәлам бирүе иде.

Мин: «Кәллә мәллә», – дип сәлам кайтардым.

– Ә «әгәр-мәгәр»?

– Йөз алтын!

Вәзирнең түләми хәле юк, түләгән.

– «Әгәр-мәгәр» дигәне, тегермәнең тартамы, дип соравы иде.

– «Алты уникегә җитәме» ничек?

– Йөз алтын.

Акча янә тегермәнченең кесә төбенә төшеп утыра.

– Монысы ханның, алты ай эшләгәнең унике айга җитәме, дип белешүе иде.

– Инде ханның: «Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы?» дигәненә: «Мамыгын да калдырмам» дигәне ни? 

– Йөз алтын!

Вәзир, сыкранып, соңгы акчасын суза.

– Каз дигәне ул син үзең буласың инде, вәзир, алтыннарың мамыгың иде, күреп торасың, мин аны берәм-берәм йолкам. Аучылар, һәрвакыттагыча, ауный-ауный, эчләрен тотып, көлделәр. – «Шалтыр-шолтыры», әйдә, бу юлы калып торсын, вәзирен кем дип белик менә, – диде Бикбулат, күзләрен уйнатып.

Морзаның йөзенә күләгә кунды.

– Вәзир дигәне, галиҗәнап, минем бабам Туктар солтан була инде ул.

Янә көлештеләр.

– Ха-ха-ха!

Казлар таң белән күтәрелә. Аучылар алардан да иртәрәк аяк өстендә иде инде. Шоңкарлар, түземсезләнеп, тугры өстендә таптана, чөюне генә көтәләр. Аларда тамак кайгысы.

Җитүле җирдә ризык бар, ди. Аудан соң табын мулдан була, теләгәнчә тыгын, ике-өч көн ачлы-туклы торуның кымын кайтарасың.

Күзәтүченең күзәнәк-тамырлары җәя керешенә сапланган ук хәлендә, бер генә ым, хәзер тышка бәреп чыгачак.

– Муен язылганчы – әссәламегаләйкүм, ата каз! – дип күршесенең кабыргасына төртте морза.

Сүз куерып китә алмады, күзәтүченең калын иреннәре арасыннан чын төгәл мәгънәсе үзенә генә мәгълүм ымлык-хәбәр атылып чыкты:

– Аху!

Казлар өеренә җан керде.

– Кый-гак!

Монысы әйдәүче ата каз. Аның ымлыгы аңлаешлы: төркем кузгалачак. Әнә, әйдаманга ияреп, җепкә тезелгәндәй, берәм-берәм күтәрелә дә башладылар. Чөй рәвешенә кергәнче, төркем каңгылдаша-каңгылдаша түгәрәк әйләнә. Бу аларның туган-үскән җирләренә хөрмәт күрсәтүе булса кирәк.

Ау шунда башлана.

– Һоп!

Шоңкарлар дәррәү кузгалды. Казлар, билгеле, моны көтми иде, ыгы-зыгы килергә тотындылар. Бу инде чын бәхетсезлек.

Асыл шоңкар каз алса, канатын канга тигезмәс.

Шоңкар корбанын һавада элеп ала.

Күпме генә вакыт үтте, ә чатыр алды каз түшкәләре белән тулды, чалып кына өлгер. Берничәсен йолкый да башладылар. Бикбулат тән җылысы суынырга өлгермәгән каз итен өстен күрә иде.

Көн, гадәттәгечә, «Хәмер эчтек – хушландык, һушлар китеп, буш калдык» белән тәмамланды.

Иртәгесен Бикбулат казлар тавышына уянып китте.

– Кыйгак, кыйгак!

Шоңкар җитми сезгә, дип уйлап куйды ул, хәзер, кабаланма...

Кояш инде офык тасмасыннан бер карыш күтәрелгән, күл өстендәге томан да эреп юкка чыккан иде. Якында гына этләр өрә, коргаксыган арба тәгәрмәчләре ыңгыраша. Көлтә ташучылар да кузгалган, димәк ки.

– Кыйгак, кыйгак!

Казлар күк зәңгәрлегендә ак челтәргә төшерелгән нәфис бизәкләрне хәтерләтә иде. Тигез сафта чит җирләргә китеп барышлары. 

– Шоңкарларны очырыйкмы? – дип сорады Тугача морза.

– Биек күтәрелгәннәр күтәрелүен, бәлкем...

– Ничек телең бара, – диде Бикбулат, – күр, моңланыпмы-моңланалар, бәгырьләр.

Каз канаты кат-кат булыр,

Көз киткән каз яз кайтыр...

Ау ау инде ул, аның үз кануннары.

– Далбай уйнатыйк, бушка чәбәләнеп йөрмәсеннәр, – диде Тугача. – Кинәнсеннәр, – диде Бикбулат, – ау кошлары ич алар. Далбайсыз да бер әтәлге тугрыга килеп кунды. Корбаны тырнаклары арасында тыпырчына. Карап баксалар, хәйран калдылар.

– Торымтай ич бу! – диде Тугача, исе китеп.

– Шоңкар булып шоңкарга да тоттырмас күк еланы.

– Менә сиңа итәк былчыратучы әтәлге?!

– Әтәлгене иреккә җибәрегез, – диде Бикбулат.

– Мондый үҗәт кошны кулдан ычкындыру дөрес булырмы икән? – дип икеләнүен белдерде Тугача.

– Аны читлектә тоту – үзе бер гөнаһ.

Әңгәмә өзелде, чөнки басу юлында алдын атлы экипаж пәйда булды. Тузан болыты куптарып, туры аучылар тарафына элдертә. Мәскәү түрәсе килә-килешкә затлы урыныннан сикереп төште дә Бикбулат каршысына килеп басты.

– Бөек Русиянең һәм дә Тверь җиренең олуг кенәзе, хөрмәт илә мактау иясе Симеон Бекбулатович, – дип, алдан хәзерләнгән сүзләрен төймәдәй тезеп китте ул, – сиңа, шанлы мәмләкәтебезнең исем-аты барча илләрдә мәгълүм патшабыз мөхтәрәм Фёдор Иванович хәер-фатыйхасы белән, тиздән булачак туган көнең бәйрәме уңаеннан шәрәфле конющий һәм бөек бояр титулларын йөртүче мөрәүвәт Борис Иванович Годуновның эчкерсез котлауларын җиткерәм, һәм дә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс бәхет вә шатлыклар теләп калуын ирештерәм. Ул пакь каның тамган Русь хакына, аның көч-куәте хакына әле озак еллар тырышлыгыңны салырсың, дип ышана.

Сиңа булган ихласи мөнәсәбәтен хаклап, Борис Иванович махсус бүләген тапшыруны боерды һәм мин ул боерыкны зур канәгатьлек белән үтим.

Илченең бала йоннарыннан гына гыйбарәт сакал-мыегын талгын җил сыйпап узды. Болай да ашкынулы күңеле янә дә җилпенеп куйды. Күренеп тора, вазифасын бик тә ошата иде яшь түрә. Ул, уң кулын алга сузып, үзенчә бер кыланчык ифратлык белән, озын нәфис бармакларын шартлатып алды. Шунда ук баһадир гәүдәле кемсә Бикбулат алдына зур тартма китереп куйды.

– Ошбу затлы диңгез арты шәрабләрен бөек бояр үз табыныннан җибәрде, – дип өстәде илче, – кулдан-кулга тапшыруны боерды. Рәхим итеп, кабул кыл. Ау хәлләрегез кәсафәтле булсын! Хушыгыз! – Борис Ивановичка рәхмәтемне һәм бүләкләремне махсус илчем аша җиткерермен, – диде Бикбулат һәм терсәгенә кунаклаган лачынга әмер бирде.

– Наҗагай, кунакны озат!

Лачын җилпенеп очып та китте. Колачлы канатларын уйната-уйната, таштай атылып килүче кошны күрүгә, илче сарай мөнәсәбәтләренә хас тәкәллефлеген онытты, бар көченә каретасына ыргылды. Гөнаһ шомлыгына, уң аягы кәскә тиеп, абынып китмәсенме. Бу инде фаҗига – энәдән-җептән генә чыккан асыл киеме тузанга батты.

– Аһ, камзулым!

Лачын карета өстендә әйләнгәләде дә хуҗасының терсәгенә килеп кунаклады.

– Афәрин, Наҗагай, – диде Бикбулат, – тапканнар җибәрер кеше, пешмәгән нәмәрсә.

Кичен табын кордылар.

Кил, әй сакый, китергел

Бадән наб – саф шәраб.

Олуг түрәнең шәрәфле шешәләренә ау кавеменең исе китмәде, хәмерне хуп күрделәр: ачы булса, тоздай булсын, татлы булса, балдай булсын.

Бүләккә Бикбулат белән Тугача ятты.

Мәҗлес аучыларча мактанышу, сүз көрәштерү, уен-көлке кимәлендә барды. Һәркем, булдыра алганча, хыял канатында йөзде.

Тугача морза, ниндидер үзенә генә мәгълүм алым кулланып, урманнан бер дәү аюны арбасына җигеп кайткан, имеш.

– И-и, таптың мактаныр нәрсә, аюны аны кара халык та үз кубызына биетә, менә син күктән киек казлар әйдаманын җиргә төшереп кара, – диде Бикбулат.

– Оста мәргән угы казны да, торнаны да, аккошны да куып җитә ул, галиҗәнап.

– Хикмәт тә шунда, морза: коралсыз вә уксыз-җәясез!

– Ә ничек?

Күзләр Бикбулатка текәлде, ничек инде коры кул белән күктәге казны җиргә төшермәк кирәк?

– Сызгырып, җәмәгать, сызгырып!

Гөр килделәр, ләкин ышанмадылар. Чираттагы шыттыру, әлбәттә. Тугача чәркәләргә шәраб агызды.

– Шул хөрмәткә, галиҗәнап! Шәп, мине егып салдың!

Бикбулат сүзен алга сөрде.

– Синең, морза, мөгаен, сәяхәт-походларда ат эчергәнең бардыр, – диде, – кәҗәләнгән атны да сызгыру тавышы тынычландыра, йөрәген баса. Һәм ул голт-голт эчә башлый. Сызгыра гына бел. Минем сызгыру, әнә, әйдаман казны да сихерләде. Төркемен үз ирке белән кулыма тоттырды. Мин бу корбанны кабул итмәдем. Бүгенге кебек артларыннан сызгырып озатып кына калдым.

– Ай-һай, галиҗәнап...

Барыбер ышанмадылар. Тугача әңгәмәне икенче юнәлешкә кертеп җибәрде.

– Хәзрәте Годунны әйтәм, – диде җитди кыяфәттә, – бавыр тартмаса, бөер тарта, ничә әйтсәң дә, үзебезнең нәсел, нинди зур хөрмәт күрсәтте, бик зурлады үзеңне, галиҗәнап, аны бит хәзер дәүләтне үз кулында тота, диләр. Фёдор патша, еш авыруы сәбәпле, хакимият дилбегәсен аңа тоттырган, имеш. Ышанычлы, күрәсең. Элекке дуслыкны да онытмый. Әйдә, шул хөрмәткә, галиҗәнап. Һәм дә бәү-бәү.

Бикбулат, һәрвакыттагыча, иртә уянды. Кәефе әйбәт иде. Башы да авыртмый, тәне дә көчендә. Ухылдый-ухылдый киерелеп-сузылып алды: нинди матур бу дөнья, яшә рәхәтләнеп, хозурлан! 

Матур дөнья гына йөзен күрсәтергә ашыкмады. Күз аллары күк төтен иде. Шунда ук яткан килеш кенә:

– Елизар, әйт анда, җылы су белән күзләремне юсыннар, – дип күрсәтмә бирде.

Олуг кенәзнең күзләре эренләү бер бүген генә түгел, мәгълүм хәл. Шуңа күрә кизү гасакир, ашыкмый-кабаланмый гына, табиб артыннан китте.

Ул урап килгәндә, Бикбулат урыныннан торган, кая барып сугылырга белмичә бәргәләнә иде.

Эренне юу бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Тиздән Тугача морза катыннан да күңелсез хәбәр килеп иреште. Ул да күзсез калган икән.

Кушалино сараенда китте көенеч, күз яше, китте чыш-пыш, ялт-йолт карану. Авыздан да ымлыклар гына оча:

– Тсс! Аһ! Кхе-кхе!

Елизар кисәткән, имеш, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, олуг кенәз сукыраюга сабышып, безнең барыбызны сыный, дигән.

Хәл болай булды.

Елизар билгеләнгән вакытта олуг кенәз катына керде. Хуҗасы уянганда, аның баш очында басып торырга, һәр биремен үтәргә әзер булырга тиеш. Гырлый, шөкер, исән-сау, дип чукынып алды да, шкафтан шешә алып, бүлбүле ишетелмәсенгә җантайта-җантайта гына, чәркәгә шәраб агызды. Аның көне шулай, берәүгә дә сиздермичә генә, олуг кенәз өстәленнән хәмер авыз итүдән башлана. Әле дә мөлдерәмә тулы чәркә бал булып, нәфесле иреннәренә сыланды. Ә муены, гадәттәгечә, хуҗасы тарафына борылды.

– А-а, Боже мой!

Олуг кенәзнең күзләре шакмак. Һәм бу шакмак күзләр туп-туры аңа текәлгән иде.

Их, кандалага әвереләсе иде дә идән ярыгына кереп югаласы иде. Юк шул, булмый. Тик нидер эшләргә кирәк. Елизар шома егет иде, әмәлен бик тиз тапты. Бер йотуда чәркәне бушатты да бүлмәдән чыгып йөгерде.

– Олуг кенәз уянды, нәрсә авыз ачып торасыз, – дип, юындыручы-киендерүчене пыран-заран китерә башлады.

Бикбулатның хәле мөшкел иде. Күзләре тоздай, ә дөнья дөм караңгы.

Бүлмәсенә табиблар кереп тулды. Берсе – кычыткан төнәтмәсе, икенчесе – аю мәние, өченчесе елан агуы тәкъдим итте.

– Әрәм тамаклар, мине гүргә кертмәкче буласызмы әллә? – дип чыгырыннан чыкты Бикбулат.

– Евсейны чакыртыгыз!

Евсей – ялгыз раһиб. Мәгарәдә яши. Бик гыйлемле. Дин кануннарын, православие тәгълиматын шәрехләүдә еш кына рәсми чиркәү әһелләре дә аңа мөрәҗәгать итә.

Ул күрәзәче дә, багучы да түгел. Шулай да бәхетсезлек якасыннан алган адәмнәр башларын аның бусагасына барып сала. Күпләрне ул кире бора. Сирәк-мирәк кенә миһербанлылыгы да килеп куйгалый. Ә юравы рас килә.

Евсей олуг кенәзнең чакыруын колагына да элмәде. «Мин – Тәңре бәндәсе, дөньяви мәшәкатьләрдән ерак торам», – дип кырт кисте. Ялыну-ялварулар да, куркыту-янаулар да ярдәм итмәде.

Бикбулат раһиб янына үзе барырга мәҗбүр булды.

– Бүләкләрегезне җыеп алыгыз да мохтаҗларга таратыгыз, – диде Евсей, төксе генә, – югыйсә, алдыгыздан – артыгыз. 

Бу йомшару иде инде.

– Галиҗәнап олуг кенәзебез...

– Нәрсә, олуг кенәзнең теле дә юкмы әллә? – дип бүлде раһиб озатып йөрүче боярны.

Бикбулат янә чигенде, хәлне үзе аңлатып бирде. Евсей озак көттермәде.

– Бу – бозым, кенәз, – диде, – ризык белән кергәнгә охшый.

– Ризыгыбыз киек каз ите иде, саф-пакь ризык.

– Кош-кортларны да бозу бар, кенәз, яшәгәндә алар зыянсыз, агуларын ризыкка әйләнгәч кенә чыгаралар. Бозым үзләренә дә ризык аша керә.

– Ошбу казадан арынып буламы соң? – дип, төп соравын юллады Бикбулат.

– Ул бозымның көченә бәйле. Тирәнгә керсә, гүргә дә тагылып баруы ихтимал. Вә ләкин дә андый зәһәрле сихер ияләре потка табынучы чирмешләр арасында гына очрый хәзер. Ходайның рәхмәте киң, табиб дигән надан бәндәләрең төзәлмәстәй зыян салмаган булса, шәт, күзләреңнең томаны акрынлап таралыр. Догада бул, сәдака өләш.

Ризык дигәндә, Бикбулат Годунов җибәргән шәрабларны исәпкә-санга кертми иде. Патша үзе фатиха биргән бүләкләр ич алар. Анда Кремльнең нинди үче булсын? Бернинди идән асты мәрәкәләрендә катнашмый, тәхет тирәсеннән читләшүенә дә биш былтыр.

Борис Годунов исә тәхет тарафындагы төп дошманнары арасында Бикбулатны беренче исәптә йөртә иде.

Чирләшкә Фёдорның гомере тиздән өзеләчәк. Ул моңа әзер булырга, дәгъвачыларны бер-бер артлы юлдан алып ташларга тиеш. Төп дәгъвачылар икәү – олуг кенәз Бикбулат һәм царевич Дмитрий.

Шәраб агуыннан теге вакытта Бикбулатны ләтчә коткарып калган иде. Монысы нәкъ күз алмасына тиде. Годунов канәгать калды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: