Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның дәвамы)

Киң яланны иңләтеп, җир-күкләрне гүләтеп, атлар чаба... Танау тишекләре киерелгән, күзләрендә ялкын шәүләсе, ял-койрык җилдә таралган!.. Эһе-һе-һей, җан кисәккәйләрем!.. Ике бәләкәч сөйләшә: – Нинди атлар болар? – дип сорый берсе. – Бәрәч, Илдус абзыйның чабышкыларын белмәскә син! – дип җаваплый икенчесе. Менә шулай, энекәш... Ә син тавык-чебеш дисең... Дөньяда Хыял яши!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Таң ата да кич була, диярсең... Болай бар да яхшы. Кече сержанттан
сержант булды. Үзенә күрә сөенеч бит ул! Күңелсезләнергә сәбәп тә юк
шикелле...
Хәрби хезмәт сержант Әүхәдиевне бертөрлелеге белән изде. Соң
уйлап карагыз: Ходайның һәр бирмеш көнендә дежур офицер бер нотага
көйләнгән эчпошыргыч тавышы белән боерык укый: «...приказываю:
оператору радиолокационной станции...»
Юк чик бозучы! Дөрес, кизү торганда оператор тик утырмый. Үз
илебездә шәһәрдән шәһәргә пассажир самолётлары оча. Координаталарын
команда пунктына тапшырып барасың. Чик буе бит – ни булмас! Ара-
тирә спутнигы, хәрби самолёты-вертолёты очып үткәли. Күңелсезләнеп
утырырга вакыты да юк кебек...
Юк чик бозучы! Соң бер тапкыр булса да боз син! Күршеләр бит! Явыз
ният белән түгел, болай – ялгышып кына... Тикшереп кара! Россия илендә
һава чикләре әйбәт сакланамы – юкмы? Сержант Әүхәдиев дежурда чакта
рәхим ит!
Әлбәттә, ул чик бозучы самолётны яшел экранда ерактан ук күреп
алыр. Катгый тавыш белән «цель»нең координаталарын команда пунктына
тапшырыр.
Полкны тезеп, саф алдында рәхмәт әйтерләр үзенә. Монысы – бәхәссез.
Ул: «Служу России!» – дип җавап кайтарыр. Артык эреп төшмәс. Дөньяда
була торган хәл ич. Орден бирерләр микән? Сержант Әүхәдиев рәхәт
дулкынлану хисе кичерде. Кем белә бит? Рус агае әнә: «Чем чёрт не
шутит», – ди!
Чү! Нәрсә бу?! Кытай ягыннан безнең илгә якынлашып килә. Самолёт
түгел. Вертолёт?! Юк! Спутник?! Ракета?! Аэростат?! Өч тапкыр юк!
Бу – чак шәйләнүче, моңарчы күрелмәгән әллә нинди җәенке тап... Күзенә
күренәме? Күзенә күренми. Тап бар. Ул хәрәкәт итә! Нәрсә булырга
мөмкин?!

Радиолокация станциясенең эш тәртибе болай: антенна югары көчәнешле
радиодулкыннар тарата, әнә шул дулкыннар, объектка бәрелеп, кире кайта
һәм экранда якты яшел тап булып чагылыш таба. Нинди объектка бәреләләр
соң ул дулкыннар?!
Бәлки?.. Бәлки, шпионлык максаты белән безнең илгә җибәрелгән бер-
бер яшерен очкычтыр?! Ә-ә... мине хәйләләмәкче булдыгызмы?! Сержанта
Аухадиева голыми руками не возьмёшь!
Команда пунктында бүген капитан Скворцов кизү тора. Вакыт!..
– Товарищ капитан, воздушные рубежи Российской Федерации нарушает
неопознанный летающий объект! Передаю координаты...
Минутында аэродромнан истребитель-перехватчик күтәрелде. Бераздан
колакчыннарда очучыларның үзара сөйләшүе ишетелде: «На данном
квадрате наблюдаю стаю диких гусей, командир. – Очучының тавышы
үзгәрде, елмая иде булса кирәк. – На Родину летят!.. Отбой! Возвращайся,
лейтенант».
Дөнья бер көлсә, кычкырып көлә икән... Сержантны гаепләмәделәр. Ә
менә «Гусь» кушаматы ябышып калды.
***
Бүген әллә нишләп күңеле тарыга. Йөрәк, кысанлык тоеп, ирек даулый.
Һәм ямансу... Әллә нишләп ямансу да шул!
Туган якларга кыр казлары кайткандыр... «Дембель»гә дә санаулы көннәр
калды. Бер ел үтә дә китә икән. Ә телгә алып сөйләрлек вакыйга юк. Кытай
гадәттән тыш тәртипле ил булып чыкты. Ә бит чик бозулар булган! Ничәнче
елда икәнен инде беркем төгәл генә әйтеп бирә алмас (һәр буын солдат,
хезмәт итеп кайткач, ул вакыйганы «минем баштан кичкән хәл» дип сөйли),
безнең бер «кукурузник» Кытай иленә очып киткән. Карап калганнар. Ничек
атып төшерәсең, эче тулы кеше! Кытай ягы очучыны һәм пассажирларны
шунда ук биргән (халык үзендә дә күп), «кукурузник»ны калдырган.
Соңыннан ачыкланган: болар туйдан кайтучылар булганнар икән. Менә
ичмасам туй! Вәт дөньясын сүттергәннәр болар! Ә самолётны бирмәгәннәр.
Кытай иленең бу гамәле кискен тәнкыйть утына тотылды: «У-у, каруннар,
бер «кукурузник» өчен, гүреңә төшеп, кәфенеңне суяр болар!» – дип, ду
килеп алдылар.
Әмма дә туй шәп булган!
– О чём печалишься, Гусь?
Таня икән. Ефрейтор Татьяна Осипова. Планшетист. Калуга кызы. Әүвәл
икәү иделәр. Мариясе, авырга узып, Псков егете Анатолий Дудин белән
кайтып китте. Усал телләр кызларны армиягә кияүгә чыгар өчен бара дип
сөйлиләр. Кем белә инде... Бәхетләре булсын!
Ефрейтор Осипова кияүгә чыгарга ашыкмады...
Кыз, зәңгәр күзләрен, сипкелле йөзен балкытып, егеткә карады. Ап-
ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Башын чайкап, җиңел-җитез хәрәкәт
белән өлгергән бодай саламыдай якты-сары чәчләрен иңбашына таратып
ташлады. Һәрвакыт шат күңелле үзе: әйтерсең лә баш очында көн дими,
төн дими, бәхет кошы сайрап тора!
Буй-сыны... Агыйдел камышларын ерактан ук урап узабыз. Күз алдына, ни сәбәптер, тутырган тавык килә. Һушыңны алырлык чибәр дә түгел
югыйсә... Тик ни пычагыма магнит кебек үзенә тарта соң бу кызый?!
Сержант Әүхәдиевне генә түгел... Хакыйкатьнең күзенә туры карап, чын
дөресен әйтик, егетләр: полкта ир-ат халкының бик күбесе ефрейтор
Осиповага битараф түгел – офицер хатыннары Таняны күрәлмыйлар иде...
Татьяна сайланып кына (Ромеолар адым саен!) солдат-офицерларны
«жәлли» иде. Ничек жәлләмисең солдатны, әнә бит ул, әнкәсеннән (сөйгән
ярыннан да) аерылып, хәрби хезмәткә килгән...
Офицерны ничек кайнар кочагыңа алмыйсың, үз хатынының түшәге
гүр туфрагыдай салкын булгач (мәхәббәт учагы җылыткан урын-җирне
ташлап, бер ир-ат та «бәхет эзләргә» чыгып китми. Ефрейтор Осипова
шулай уйлый).
– Держи хвост пистолетом, сержант! Не грусти! – диде Таня, үз итеп,
якын итеп.
– Пожалела бы что ли, Таня! – Әллә шаяртмакчы булды.
– Ух, ты какой! А что?! Приходи сегодня после отбоя. Ох, пожалею я
тебя, сержант! Ох, пожалею!.. – Өздереп, бер карады да китте ефрейтор
Осипова. Борылып кул изәде: – Буду ждать!
Умыртка баганасын чемердәтеп, ниндидер бөҗәкләр йөгерешеп узды.
Аяк астында җир убылды. Әлегә фикер йөртү сәләтен югалтмаган берничә
ми күзәнәген бик каты эшләтеп, беркавым каккан казыктай басып торганнан
соң, сержант Әүхәдиев бернәрсәне ачык аңлады: чигенү юллары ябык! Үзен
кулга алды: артка хут юк икән, димәк, җаныңны бер учка йомарлап, алга!
Көне күңелле мәшәкатьтә узды. Кытайларга рәхмәт: чик бозып
бимазаламадылар.
Тәк... Хатын-кыз янына буш кул белән бару егетлек түгел. Шәраб?..
Чәчәкләр?.. Солдатның акчасы да чутлы. Кирәк булса – табасың. Дневальный
– үзебезнең егет – күчтәнәчне, вакыты җиткәнче, каптёркага яшерделәр.
Контракт нигезендә хезмәт итүчеләр хәрби шәһәрчекнең төньяк-
көнчыгыш читендә: ике подъездлы, ике катлы кызыл кирпеч йортта яшиләр.
Ике арада – җиденче пост. Халык телендә – «седьмой сторожевой». Ни
шайтаныма куйганнардыр, сакларга бер объект юк. Туктагыз әле, нигә
алай дисез? Хәрби шәһәрчеккә төньяк-көнчыгыш тарафтан дошман һөҗүм
итсә? Яисә диверсантлар үтеп керергә теләсә?! Усал телләр генә ул монда
мылтык тоткан солдатны бастырып куюны полк командирыннан офицер
хатыннары таләп иткән икән дип сөйлиләр. Ефрейтор Осипова шул кызыл
йортта яши бит. Ул кадәр нечкәлекләрен кем белгән инде? Солдатка белү
кирәк тә түгелдер. Без сәхнә артына күз ташлыйк. Әйе, бу, чыннан да,
шулай. Әмма... Пуля – дура, штык – молодец! Суворовны беркайчан да
онытырга ярамый. Полк командиры онытмады. Часовойның иңендә –
автомат, билендә – штык-нож, патроннар бирмәделәр. Ханымнар, әлбәттә,
бу хакта белмиләр. Аның каравы җаннары тыныч.
Барыбер дә часовойның күңелен күрергә кирәк.
Ниһаять, отбой. Тәвәккәлләде. Күчтәнәчен алды. Дневальный, Самара
малае: «Ни пуха, ни пера, товарищ сержант!» – дип калды.
Китте. Адымнар нык. Йөрәк ярсу! Алда – «седьмой сторожевой»! Төн
карасыннан часовойның кырыс тавышы ишетелде:

– Стой! Кто идет?
– Конь в пальто!
– Пароль?
– Кент!
Часовойга «Кент» сигареты алган иде.
– Проходи. – Күчтәнәчтән канәгать калуы тавышына ук чыккан.
***
Ефрейтор Осипова һушыңны алырлык чибәр иде. Күзләре көлә,
сипкелләре балкып яна, тәнендә һәр күзәнәге ымсындыргыч дәрт, мәхәббәт,
наз белән мөлдерәмә тулышкан иде. Аның өчен, сержант Әүхәдиевка матур
күренәсе килеп, бизәнгән-ясанган бит инде ул! Аны көткән!..
Сәясәт, халыкара мөнәсәбәтләр, илләр арасында низаг, чик бозулар –
һәммәсе бер дә кирәкмәгән җыен вак-төяк булып артка чиктеләр...
Үзәктә галиҗәнап Хатын-кыз калды!
Аз гына шәрабтан авыз иттеләр. Хәер, ул эчми дә исергән иде.
– Таня!.. Татьяна!.. – Егет ягымлы, иркә, назлы сүзләр пышылдады (Каян
табып бетерә диген, бер авыл малае югыйсә!). Хатын, бик теләп, бөтен
барлыгы белән ир-атның назына җавап бирде...
Беренче дуамал хисләр басыла төшкәч, күзгә-күз карап сөйләшеп
яттылар. Татьяна, кайнар тәне, мул күкрәкләре белән аңа сыенып,
тыелгысыз үбә-үбә, иркәләнеп сорады:
– Я у тебя первая женщина, да? Скажи! Ну, скажи! Ведь первая?!
– Да нет, – дип җаваплады ул. Рус теле кызык: «әйе» дисең дә, шунда
ук «юк» дип кире кагасың. Теләсәң ничек аңла. Сер бирәсе килми иде.
– Трудолюбивый ты мой! – Хатын, татлы ыңгырашып, егеткә сарылды.
Янә дөньяларын оныттылар...
Офыкта шайтан таңы сызылганда, черем итеп алырга уйладылар.
***
Икесе берьюлы, сикереп торып, сәгатькә карадылар бугай. Татьяна
аһылдап куйды. Ир-ат кемнеңдер анасын исенә төшерде.
Йоклап яткан солдатны тревога белән күтәрсәләр, ул, 45 секунд эчендә
киенеп, сафка басарга тиеш. Бик озак бит бу!
Сержант Әүхәдиев 10 секундта киенде. Дөньяда иң тиз йөгерүче
кешенең тизлеге сәгатенә 39 чакрым. Сержант Әүхәдиев ул иртәдә бу
рекордны бәреп екты!
Казармага атылып килеп тә керде; дневальный, тавышы белән таш ярып,
кычкырып та җибәрде:
– Рота-а! Подъём!
Солдатлар дәррәү сикерешеп тордылар.
Сержант Әүхәдиевнең шат тавышы яңгырады:
– Строиться на зарядку!
Яңгырмы-кармы, эссеме-салкынмы, һәр иртәдә (дежур тормасаң) өч
чакрым йөгереп кайтасың.
Турысыннан үткәндә, Татьяна яшәгән бүлмәнең тәрәзәсенә карап-карап
алды. Юк, ефрейтор Осипова күренмәде. Башына кисәк уй керде: өнендә булдымы бу хәл, төшендәме? Өнендә, өнендә!.. Аягүрә саташып йөрмә,
егет! Сержант Әүхәдиев бүгенге халәтенә тач килә торган сүзне әлегә
тапмады. Бер нәрсәне ачык белә: бу – Вакыйга! Әмма ир-егет бу хакта
шапырынып йөрмәс. Туктале... Яшьлегенең бер елы армиядә узды. Телгә
алып сөйләр бер истәлек-хатирә дә юкмыни? Кыр казын шпионлык максаты
белән җибәрелгән очкыч дип уйлап полкны тревога белән күтәрдем дип
авызын ачса – көләчәкләр! Әлеге дә баягы шул «кукурузник» кала...
Спорт мәйданчыгында тән язып, кайтыр якка йөгергәндә, подъезд
ишегеннән Татьяна чыкты.
– Шагом!
Атлап баруга күчтеләр.
– Рота, запевай!
Саратов малае Алексей Бобылёв бер дә ялындырмый җыр башлады:
Идет солдат по городу,
по незнакомой улице.
И от улыбок девичьих
вся улица светла...
Таня сипкелләрен балкытып елмайды, кулын чигәсенә күтәреп:
«Здравствуйте, товарищи!» – дип кычкырды. «Здравия желаю, товарищ
ефрейтор!» – дип гөрселдәде рота.
Кыз чытлыкланып көлде.
Ә син нәрсә көткән идең? Үзеңә аерым игътибармы? Алланың кашка
тәкәсе түгелсең.
Ә Кытай чик бозмады. Гадәттән тыш тәртипле ил икән.
***
Кайтса, әтисе «КамАЗ» үзбушаткыч машинасы алып җибәргән. Яңа
түгел, иске дип әйтергә дә тел әйләнми. Кредитка чумганнар чумуын. Әмма
әтисенең кәефе күтәренке: «Борчылма, улым, ике-өч елда түләп бетерәбез
аны!» – ди. Көйлисе җирен көйләп, майлыйсын майлап дигәндәй, аталы-
уллы машина тирәсендә кайнаштылар.
Ул арада урып-җыю чоры җитте. Әтисе комбайнга утырды, ул элеваторга
ашлык ташыды.
Төзелештә эшнең гомер бетәсе юк: кирәк-ярагын китерә, котлованнан
балчык төяп җибәрәләр.
Кышы карлы килде. Рәхәтләнде шәһәр урамнарыннан кар чыгарып!
Монысы бигрәк төшемле эш булып чыкты. Әтисе дөрес әйткән: «КамАЗ»
үзен аклады! Билен буып, ерак юлга да чыгып киткәләде. Кыскасы, эш
бирүчеләр күбәйде. Нишләп күбәймәсен: ягулык – үз кесәңнән, ватылсаң
– запчастьны үзең аласың. Хуҗаның башы авыртмый. Ул сиңа акчасын
гына түли. Ә «КамАЗ» йөреп тора, рәхмәт яугыры!
«КамАЗ» йөрер ул. Дөньяның хатын-кызлы ягы да бар бит әле...
Кызлар телендә Илдус булды. Төннәрен ничә кыз ап-ак мендәрләрен күз
яшенә чылатып елагандыр?.. Бер Ходайга мәгълүм. Елак кызларны санап
утыру егет кеше эше түгел. Хәтерендә Галәветдин бабасының сүзләре
яңарды. «Улым, – дигән иде бабасы, – гомер уза: миңа хур кызлары янына барырга вакыт җитте, синең дә борынга кызлар исе керде. Сиңа әйтер сүзем
бар: егет була белик! Аңладыңмы?» «Так тучны!» – диде оныгы.
Армиядән кайткан егет бер ел шәп йөри гадәттә. Аннан искерә төшә.
Кызлар да аның исемен ул кадәр еш телгә алмыйлар...
Илдус үзе дә аптырашта иде. «Өйләнәм» дип, беренче очраган кызны
ияртеп кайтсынмы? Ике арада нәрсәдер булырга тиештер бит?! Ярый,
мәхәббәт дип зурдан кубып әйтми. Кая инде ул безгә – каткан тезгә Таһир,
Мәҗнүн кебек гыйшык утында янулар! Алай да, күңел кыллары бер
тибрәнеп алмас микәнни?!
Шулай гамь йотып йөргәндә, классташы Гөлгенәне очратты. Классташы
гына да түгел – партадашы. Кызый һаман оялчан икән. Юк, кыюлана
төшкән. Кыюлана төшмәсә, шулай өздереп карамас иде. Шул караштан
йөрәге тарсылдап типте. Шаккатты: моңарчы уңда дип йөри иде, йөрәк
күкрәк читлегенең сул ягында икән! Мәхәббәт дигәннәре шушыдыр...
Шушыдыр!.. Моңарчы кайда йөргән бу кызый?! Чаллыда йөргән икән.
Заводта эшли. Авылны бик сагына.
Сөйләшеп сүзләре бетмәде...
Өйләнми кая барасың!
Гаилә тормышыннан бер күренеш.
Хатын токмач кисә. Ир диванда гәҗит укып ята. Кыз курчак уйный.
Ир-ат ара-тирә хатынына карап алгалый. Токмач кисүләре шушының! Ул
токмачының тәме! Яулыгын шулкадәр килештереп бәйләмәсә соң! Алсу
алма кебек янып торуын әйт! Ир гәҗитен читкә алып куя да әйтә:
– Ачуымны бик китереп торсаң, «уҗым»га чыгып китәрмен! – ди.
– Озак йөрмә. Хәзер аш өлгертәм, – ди хәләл җефете. Ир сикереп тора.
Ярсыган! Ну, әйтерие – кирәк чакта сүзе табыламыни аның! Соң, егетләр,
мондый хатын белән яшәүләре бик авыр бит! Кайда хисләр ташкыны?! «Ах,
син, оятсыз, мәхәббәтебезгә хыянәт итәргә уйладыңмы?!» – дип, йодрык
төйнәп кычкыру?! Күз яшьләре?! Кайда башка төшәргә тиеш Кукмара
табасы?! Табагачы, уклавы?! Изүеннән алып җилтерәтәем, Шекспир кайда
качып йөри?!
Ир ишекне шапылдатып ябып чыгып китә. Барыр юлы ерак түгел: утарга
кадәр генә... Тынычлана. Атлар – йөрәккә дәва. Бер айгыр, биш бия, ике тай,
өч колын. Ат асрау чыгым сорый. Мәшәкате дә җитәрлек. Ә хатын иренең
ат тотуына бер дә каршы түгел! Ни өчен? Хатын-кыз акча колы бит. Әллә
бигүк алай түгел микән?.. Гөлгенәсе исә юк кына бәягә совет чорыннан
калган инкубатор сатып алды. Аталы-уллы көйләделәр. Матур гына эшләп
китте инкубатор. Йомыркадан чебеш чыгарып сату шөйлә төшемле эш
булып чыкты. Нинди эшкә тотынмасын, Гөлгенәсе гел табышка эшли. И,
хатынның ул сары йомгакларга әйткән назлы-иркә сүзләре! Йөздән бере
иргә эләгә микән? Ачуың да килерлек бит! Бер нәрсә күңелне юата: көз
җиткәчме?! Бисмилласын әйтеп... Белгәнен укып!.. Пычак – Гали пәкесе.
Авыз тутырып, тавык ите ашыйсылар алда әле! Бүгенгесе көндә хәлләр
ничек соң? Ир, үз җире булмагач, «КамАЗ»да эшләп тапкан акчасын солы,
печән, салам сатып алуга тотып бетерә. Калса каладыр ипи-шикәрлек...
Әмма!..
Киләчәктән бер күренеш.

Киң яланны иңләтеп, җир-күкләрне гүләтеп, атлар чаба... Танау
тишекләре киерелгән, күзләрендә ялкын шәүләсе, ял-койрык җилдә
таралган!.. Эһе-һе-һей, җан кисәккәйләрем!..
Ике бәләкәч сөйләшә:
– Нинди атлар болар? – дип сорый берсе.
– Бәрәч, Илдус абзыйның чабышкыларын белмәскә син! – дип җаваплый
икенчесе.
Менә шулай, энекәш... Ә син тавык-чебеш дисең...
Дөньяда Хыял яши!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев