Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
16 сентябрь 2024 - 11:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Киң яланны иңләтеп, җир-күкләрне гүләтеп, атлар чаба... Танау тишекләре киерелгән, күзләрендә ялкын шәүләсе, ял-койрык җилдә таралган!.. Эһе-һе-һей, җан кисәккәйләрем!.. Ике бәләкәч сөйләшә: – Нинди атлар болар? – дип сорый берсе. – Бәрәч, Илдус абзыйның чабышкыларын белмәскә син! – дип җаваплый икенчесе. Менә шулай, энекәш... Ә син тавык-чебеш дисең... Дөньяда Хыял яши! -
13 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Чыгу юлларының күз алдында берсе артыннан берсе ябыла... Аш та үтми, су да бармый. Салих, шинелен кулына гына салып, Хәмитнең өеннән ерак булмаган штабка кереп китте. Шулай аптырап утырганда, Сафа килеп керде. Исәнләшү юк, башкасы юк, шунда ук ачуланып сүз башлады... -
12 сентябрь 2024 - 15:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Менә кайдан башлана ул Ватан! Кыскасы! Кече сержант Әүхәдиев дежур торганда, тыныч йоклый аласыз, кызлар! Чиккә кадәр ике йөз чакрым. Аннан Кытай иле башлана. Болай ике ил арасында мөнәсәбәтләр ару гына... Ару гына түгел, гел яхшыруга бара.Әмма чик сакчысы тәүлекнең һәр минутында уяу булырга тиеш! Кече сержант Әүхәдиев уяу булды. -
12 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тиздән борчулы таң да атты. Йокысыз төндә бер нәрсәне аңлады Мирон: бу юлы котылу юк, бу юлы ул башы-аягы белән килеп капты тозакка. Менә бит, ни яшәвенең рәте булмады, үлеме дә кешечә булмаячактыр... -
11 сентябрь 2024 - 15:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Апасы мичтән кызарышып пешкән өчпочмаклар алды. Өчәүләп чәй эчтеләр. Җизнәсе өчпочмакларны «урды». Туганнарның тамагыннан аш үтмәде. Икесенә дә бик моңсу иде... Киләчәктә мондый очрашуларның сирәк буласын, күбрәк Вотсап аша аралашырга туры киләчәген икесе дә аңлыйлар иде. -
11 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Гаскәр туплана, җиңү яулана. Ниһаять, Русия янә патшалы була. Тәхеткә инглизләр фатихасы белән Михаил Фёдорович Романовны утырталар. -
10 сентябрь 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Озакка китте партизаннарның урманда ятуы. Баштагы планнар буенча ике атнага гына дип башланган иде бит, инде ай, Яңа ел да үтте. Салкыны да, ашарга аз булуы да акрын гына сиздерә башлады. -
10 сентябрь 2024 - 11:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Зират капкасын япкач, әтисе әйтте: – Зәкинур туганым, синең баш очыңда дога укый алмадым. Каберең – Псков каласында... Мирхәбиб энем, синең каберең тагын да ерактарак – Польша җирендә. Миргалим, синең каберең бөтенләй дә билгесез... Укыган догаларым сезнең рухыгызга да барып ирешсен иде. -
10 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Кешегә баз казысаң, үзең буе казы, дигән бер акыл иясе. Бикбулатның көндәшләре дә үзләре казыган базга мәтәлешеп беттеләр. -
9 сентябрь 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Юл буе акрын гына җырлап кайтты Гаязетдин. Иптәшләре сорарга кыймадылар, бары кайтып җитәрәк кенә берсе түзмәде, җырның исемен белеште. Татар халкының «Ишкәкче карт» дигән җыры бу, диде Гаязетдин. Гаязетдинның җырында аның башыннан үткән язмыш борылышлары да, булган шатлык-көенечләре дә, алдагы тормышка булган ышанычлары да, бар да бар иде… -
9 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Әгәр син, чыннан да, Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет – синеке, юк икән, тәхет – Бикбулатныкы. -
8 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: «Государь! Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин – ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр, дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп караганы да юк иде». «Иде» барысын да харап итте. -
7 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Чирләшкә Фёдорның гомере тиздән өзеләчәк. Ул моңа әзер булырга, дәгъвачыларны бер-бер артлы юлдан алып ташларга тиеш. Төп дәгъвачылар икәү – олуг кенәз Бикбулат һәм царевич Дмитрий. -
6 сентябрь 2024 - 15:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Иоанн аю адымы белән алпан-тилпән Бикбулатка якынлашты. Христиан кешегә, бу куркыныч мәлдә Иисус догаларын хәтерендә яңартып, гыйбадәт кылырга кирәк иде. Тик теле үзеннән-үзе балачактан күңеленә сеңгән Аятел көрси догасын яңартты. -
6 сентябрь 2024 - 09:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Бала кайгысы өстенә дөнья тагын бер четерекле ягы белән ачылды: яшь калада мөселман зираты юк икән. Вакыт бара. Мәетне җир куенына иңдерү кирәк. Нурислам Башкарма комитетның ишеген шакыды.