Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
7 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Туксаба авылының Әлли ягында яшәүче Мирсәетнең йөрәк сере хакында хатыны Мәдинә дә белеп бетерми. Хәер, кемгәдер мәгълүм икән, сер булмый инде ул! Яшь чакта әлеге серле йөрәк Сәрбиназ атлы кыз дип дулаган иде. Коңгырт күзле, сихри карашлы Сәрбиназ төскә-биткә генә чибәр түгел, гәүдәгә дә бик сылу. -
4 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мирсәетнең йөрәгенә теге чакта ук кара кан сауган иде инде... Хәер, табиблар ул хакта каян белсен?.. Бу турыда Туксабада да сирәк кеше генә хәбәрдар. Сәрбиназны, Кала ягының озын толымлы коңгырт күзле гүзәл Сәрбиназын, авыл хәтерләми дә торгандыр инде... Мирсәетнең йөрәк сере ул… -
3 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Бу вакытта аларның капкасына кендек әбисе Шәкәр түти якынлашып килгәне күренде. Ул ирләрнең ни хакында сөйләшкәннәрен аңлады булса кирәк: – Монда гына табарга уйлаган икән, кыстамагыз. Киленнең сүзенә каршы килергә ярамый. Күз тия, ди, бит үзе. Корсаклы хатын бик нәзберек була ул. Курка торгандыр, – дип, өйгә кереп китте. -
2 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (роман)
Атна-ун көн буена җанына хәерсез шом кереп оялаган авыл куркып көтте: «Хәвеф-хәтәрсез генә узып китсә иде, Раббым!» – дип, теләкләр теләде сабыйлар үлеменнән әле һаман айнып җитә алмаган халык. -
30 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (ахыры)
Мобилизацияләнгәннәрне станциядә ашык-пошык киендерделәр дә, теплушкаларга төяп, каядыр озаттылар. Бары иртән кояшның кайсы яктан чыгуына карап, Ризван көнчыгышка китеп барганнарын башкаларга җиткерде. -
27 сентябрь 2024 - 09:00
КАТОРЖАН (романның ахыры)
Малай торды. Башын күтәреп, зәңгәр күккә карады. Сөенеп елмайды. Күзләр генә тимәсен, янә китте! Атла, олан! Хуҗа булып атла. Бу – синең туган җирең! -
26 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Буадагы шартлау җир астыннан да йөгереп үткән, күрәсең. Тау куышында бер-ике җимерелгән урын да бар иде, тиз генә аларны да чыгарып ташладылар. Атлар бу урыннан куркалар, алга бармый артка чигенәләр. Куыш эчендәге караңгылык шулай куркыта аларны. Сафа башкисәрләренең учагыннан торымбашлар алып, юлны яктырткач кына, алар бик зур шик белән, пошкыра-пошкыра, алга атладылар. -
25 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Салих кешеләрне чиктән уздырып куркыту өчен ике мәрхүмне дә җирләргә рөхсәт бирмәде. Сакчы солдатлар алар янына ике көн беркемне якын җибәрмәделәр, тик саклап кала алмадылар. Юкка чыкты атылганнарның җәсәдләре. -
24 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Менә нәрсә, хуҗа! Без сиңа шаярырга дип килмәдек, син үзең дә моны сиздең бугай инде. Казанлыда аклар, алар бик күп. Партизаннар отрядын оештырдык, әлегә урманда ятабыз. Командир безне башка партизаннар белән бәйләнеш урнаштырырга җибәрде. Сездә күптән түгел генә булып киткән отряд белән. Бөтен ышаныч синдә, туган! Әгәр сезнең яктан ярдәм тапмасак, аклар безне кырачак. -
23 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Караңгыда берничә мәртәбә егыла язып барып җитте ул яр буена. Ильяс Әхтәм белән яр буенда җиргә казып эшләнгән урынга күчкән иде күптән түгел. Җылысы да бар – кемдер, каршы як таудан ташлар алып чыгып, мич тә чыгарып куйган. Анда кайтып хуш исле чыршы ботакларына башын салу белән ул йокыга талды. -
20 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ходай! Сугыш беткәч, тын бакчада, әниең ясаган тәмле чәйне эчкәндә. Ерак түгел инде ул көннәр, түз! Дулкынлана башлыйм мин алдагы көннәрне уйласам. Ул көннәр якты һәм иң матуры булачак! Якын инде алар. Күрербез, күрер...» Бу сүзләрдән соң кәгазь битендә инде кибә башлаган куе кызыл кан табы ята иде. -
19 сентябрь 2024 - 09:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
– Мин сине көтәрмен, Фәйрүзә! – Тавышына бер чеметем өмет сыенган иде. Кыз өермә булып ишеккә ташланды. Егетнең борын төбендә шапылдап, ишек ябылды. Мәрхәмәтсез сүзләр мәхәббәтле йөрәккә ук булып кадалды: «Хуш! Дикарь! Каторжан! -
18 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бөтенләй югалып калды Ризван. Мобилизациядән түгел, аның менә шулай көтмәгәндә алга килеп төшүеннән. Күпмегә сузылыр ул сугышы, кем белә. Бәлки, сугышыр кешеләрне кырып бетергәнче барыр? Бәлки, аның башы бар, азагы булырга охшамаган? -
17 сентябрь 2024 - 15:00
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Егетебез, гәрчә шәһәр җирлегендә туып-үскән булса да, сәләтле укучы булып чыкты. Бер атнадан ул айгырга сикереп атлана; иярдә дә, иярсез дә, юырттырып һәм кушаяклатып чаптырып та, ат өстендә шөйлә ышанычлы йөри иде. Афәрин дими, ни дисең! Бүген исә бисмилласын әйтеп, мәчеткә юл тотты. -
16 сентябрь 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл кешеләре, ут кабызмыйча, тәрәзә ярыгыннан урамга карап, куркып кына дога сүзләрен искә төшереп, урамдагы караңгыда кап-кара булып күренгән кешеләрне волостька таба озаттылар.