ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Солтан Хәйдәров Рәимовка Касыймда хәзинә барлыгы турында әйтте. Дөресрәге, булырга тиешлеге хакында. Шакир Закировичның хәзинә дигәнгә исе китмәде, чөнки белә, «Госфонд» алтыннарын ниндидер юллар белән елгыр караклар кесәләренә шудыралар, күпләр Касыйм тирәсендә катлы-катлы коттеджлар салып чыкты
Хәләл чучка…
Башка берәү булса, шул сәгатьтә үк, ялган попны фаш итеп, кара
тавыш чыгарыр иде. Сарби, иреннәрен тешләп, тын калды. Соң үзе дә
шул кавемнән ләбаса ул, сөннәтлеләр кавеме (төрки-татар һәм немец
яһүде) кызы! Атасы – немец яһүде. Әнисе, Ханкала артындагы бер татар
авылындагы «мәхәббәт хәлләре» аркасында аннан җәяүләп качкан, исемен
Сәрбиназдан Софига үзгәртеп, яңа паспорт ясатуга, немец галиме Данил
Френк белән Алманиягә үк китеп барды. Хәзер вакытлыча Иранда яшиләр,
чөнки Данил Френк – атаклы тюрколог, андагы китапханәдә эшли.
Сарбиның апасы чит гаиләдә, Ханкала артындагы бер авылда
тәрбияләнгән, ди. Ханкалада яшәгән бертуган апасының үз баласы
булмагач, үтенеп-ялварып сорап, нәни кызны үзенә алып киткән булган.
Сәрбиназның Касыймдагы ташландык бер тулай торакта көнен төнгә ялгап
яшәгән чагы була бу. Шуннан соң тегеләр Ханкаладан Туксаба дигән авылга
күченеп китәләр, Сәрвәр атлы бала «үз кызлары» була.
Сарби Даниловнаның аны күргәне дә юк, чөнки бу хакта күптән
түгел генә ишетте. Сарби үзе, Сарбина булып, Алманиядә дөньяга
килгән. Андагы Көнчыгышны өйрәнү институтында тюркология буенча
диссертация яклагач, әтисе кызны практика узарга Россиягә озатты.
Монда ул Пауль Вольфганг белән танышты. Пауль үзе дә Алманиядә туган,
шунда укыган. Ул да – тюркология буенча диссертация язучы яшь галим.
Алманиянең монда «йокыдагы» шымчысы булып исәпләнгән. Россиядә
фәнни эшчәнлеге буенча практика уздыру шарты белән аны Алман
разведкасы үз кармагына эләктерә. Моның да үз сәбәбе бар: Паульнең
әнисе ягыннан бабасы Альтенберг – Эренфридерсдорф руда таулары
янындагы металлургия заводында металл коючы. «Академик» кушаматы алган гади эшче Берман кургашын табуның яңа ысулларын уйлап чыгара.
Оныгын да үз һөнәре серләренә өйрәтә. Паульгә зур өметләр баглыйлар.
Тик тегесенең «гуманитар башы» барыбер бүтән юлдан китә. Икенче
Бөтендөнья сугышында катнашып кайткан Рудольф бабасының кызыклы
әкиятләре үзенә күбрәк тарта аны. Бабасы оныкларына васыятьнамә
язып калдырган була. Алар гаиләсенә «Фон Рудольф васыятьнамәсе»
дип телгә кергән язмалар белән династияне дәвам итүчеләр бала чактан
танышып үсә. Фон Рудольф, чыгышы буенча дворян булса да, Бөтендөнья
сугышында гади ефрейтор булып катнаша. Һәм гади «солдафон»ның
васыятьнамә язып калдыруы гадәттән тыш хәл итеп кабул ителгәндер
инде. Югыйсә гаиләдә ошбу васыятьнамәгә булган мөнәсәбәтне башкача
аңлата алмый Пауль.
Немец разведкасына нәкъ менә шуның өчен дә кадерле була Пауль.
Беренчедән, аны Россиядә тюркология өйрәнү дигән ширма астында
яшерергә мөмкин, икенчедән, разведкага таралып барган рус иленең
исәпсез-хисапсыз яки чутсыз алтыннары кирәк була! Пауль Вольфганг бу
ягы белән дә аларның яшерен ниятенә туры килә. Күрәсең, «акыллы баш»
немец рус аракысының атом бомбасына караганда да куәтлерәк корал
икәнлеген искә алмаган... Чөнки Россия бишегендә тирбәлә торгач, бөтенләй
«йоклап» китте Пауль Вольфганг. Мондагы руслардан эчәргә өйрәнде.
Шул яман гадәте аркасында Алмания разведкасы үзенә кул селтәгәч, аны
мондагы КГБ «күреп» алган. «Госфонд» алтын заводына беркеткәннәр.
Таралып бара торган Коммунистлар партиясе җитәкчеләренең иң зурлары,
ул алтынны яшерен генә үзләштерү максатыннан Пауль ярдәме белән күп
хәзинәне үз кесәләренә шудырдылар. Алай гынамы, алтын аларга барып
җиткәнче Касыймның үзендә үк талана башлый. Барлыгы ярты тоннага
якын алтын юкка чыга!
Бу эш ничек эшләнә соң? Бер кичне Шакир Рәимов Сарби Даниловнага
бу тарихның кайбер өлешен сөйләде. Калганын ул Пал Палычтан үзе дә
белә иде.
Пауль әйтә: «Мин дөньяга атаклы тюрколог булырга тиеш идем. Френк
миңа зур өметләр баглый иде, бу алтын минем башым җитте», – ди. Тагын
нидер яшерә аннан Пауль. Монда алтын эзләргә дә, тюрколог буларак
кына да килмәгән ул… Нәрсә яшерә, нинди сере бар егетнең? Пауль бик тә
Сарбига якынаймакчы була, инде ничә мәртәбә мәхәббәт аңлатты. Ләкин
кыз ашыкмый, әнисе әйтмешли, ашыккан ашка пешкән, ди, икән татар.
Шулай да Паульның аңа булган хисләре серне ачарга ярдәм итәчәген белә
иде ул. Үзе дә ашыкмаска булды.
Паульнең иң якын дуслары һәм аралашкан кешеләре татарлар арасыннан.
Шакир Рәимов дигәне бертуганы кебек якын кешегә әйләнде. Элегрәк
Рәимовның кызы Бану белән экспедицияләрдән кайтып кермәделәр.
Рәимовы исә соңгы вакытларда гел Касыйм тирәсендә кайнаша. Монда
Ханкала ягыннан башка кешеләр дә килеп тулды. Араларында шәкерт-
мулла да, журналист-язучы да бар. Хәтмулла атлы бәрхет тавышлы шәкерт
монда туп-туры Ираннан кайткан, ди.
Чыннан да, барысы да Сарби Даниловнаның күз алдында, Рәимовның
Касыйм белән кызыксынуы бермә-бер арткан чак иде бу. Моның шактый саллы сәбәбе дә бар. Үзе бер тарих иде ул сәбәп. Язмыш тарихы, аның
нәсел тарихы. Шулар турында Шакир Закирович авызыннан ишетте Сарби
Даниловна.
Алтын
Солтан Хәйдәров Рәимовка Касыймда хәзинә барлыгы турында әйтте.
Дөресрәге, булырга тиешлеге хакында. Шакир Закировичның хәзинә
дигәнгә исе китмәде, чөнки белә, «Госфонд» алтыннарын ниндидер юллар
белән елгыр караклар кесәләренә шудыралар, күпләр Касыйм тирәсендә
катлы-катлы коттеджлар салып чыкты. Башкаладан заводка килеп күпме
генә тикшерсәләр дә, каракларны фаш иткәннәре юк әлегә. Шул турыда
әйтә дип уйлады ул аны. Ләкин Солтаннан ишеткән икенче хәбәр Рәимовны
битараф калдыра алмады, чөнки ул туп-туры аның үзенә кагыла. Солтан
аңа туган якларында ишеткән серле такмак турында сөйләде: «Татар әйтә
бисмилла урысныкы памилуй хочешь стать богатой найди клад золотой».
Имеш, халык аны хәзинәгә ачкыч дип уйлый икән.
Шакир тетрәнеп китте! Шундый ук юллар аның бишмәт кесәсеннән
дә табылган бит! Шәлгә төрелгән баланы, аның үзен була инде, товар
вагоныннан табып алып, балалар йортына озаткан булганнар. Әлеге такмак
язылган кәгазьне яхшы хәтерли малай. Сүзләре гел исендә тора: «Татар әйтә
бисмилла урысныкы помилуй хочешь стать богатой найди клад золотой».
Монысында да бернинди өтер, нокта юк.
Рәимовның тетрәнеп китүе менә шул сәбәпле иде: бар хикмәт әлеге
такмакларда, бер-берсенә охшаш ике такмакта... Такмаклар – игезәк. Аның
кебек, алар кебек. Ул үзенең игезәк сыңары булганлыгын яхшы белә, ләкин
таба гына алмый. Икесен дә товар поезды вагоныннан табып алганнар!..
Өтермәнгә утыртканчы ук әнисе йөкле булган һәм елгыр адәмнәр моны бик
оста файдаланганнар, кыскасы, ул ятимнәрне чит илгә уллыкка сату эше
оештырыла; төрки-татар кавеменнән булган малай-кызлар бик кыйммәт
йөри икән!.. Ул сабыйлар алтын «тауар» була! Һәм аларны төрле юллар
белән шунда ук Алманиягә озаталар, ди. Соңгы вакытларда икенче төрле
хәбәрләр дә чыкты: ул балаларны Алмания лабораторияләренә саталар да
анда исә төрки-татар нарасыйлары белән төрле фәнни сынаулар үткәрәләр!..
Нидер эзли икән дөнья галимнәре...
Моны белүнең бердәнбер юлы Солтан Хәйдәровны туган якларына
җибәрү иде. Әлеге ниятне күңелендә беркетеп куйса да, әле һаман вакыт
таба алганы юк. Кызы Бану ул якларда – Ислемай тауларында – берничә
мәртәбә экспедициядә дә булып кайтты. Бануга ул хатыны аша (кызы
белән элемтәсе булмаса да, аерылган хатыны Зөмәрә белән сирәк булса да
аралашалар иде) йомышын да әйтте: ул якларның җирле фольклорын җыеп
кайтырга кирәк диде. Юлыкмасмы янәсе теге такмакка?! Алар төркеменә
студент тюрколог немецны да кушты.
Тагынмы? Тагын шул: Солтан сөйләве буенча Денис Паратовның да
әлеге такмакка катнашы бар икән!
Паратов – бу җирләрнең яңа хуҗасы, зур агрофирма төзи. «Ерак бара
алырсыңмы икән, энекәш? Агрофирмаңа эшче кулларны каян алмакчы
буласың? Башкаладан бомжлар китертсәң генә инде!» – дип уйлый Рәимов. Шунда шәп фикер килә: чиркәүне ремонтлап, чаң авазын ишеттерсәң,
бәлки, халыкны тартып булыр?! Бу эшне оештыруны Солтанга кушты.
Солтан күптән түгел үзләре бер дөнья булып яшәүче татар авылларына
барып кайткан иде. Әлеге авыллардагы тормыш аны бик әсәрләндерде,
канатланып кайтты ул һәм яңа фикер-«кишерләре» дә бар иде. Ул да беренче
адымны диннән, бу очракта мәчеттән башларга кирәк дип уйлады. Тик
үзенә шундук каршы да төште: эш урыны кирәк беренче нәүбәттә! Яшәү
өчен йорт, клуб, шәп юл, башка төрле инфраструктуралар зарур. Ләкин
Рәимов Русинда чиркәүне торгызу хакында әйткәч, каршы килмәде, бәлки,
шулай дөресрәк булыр кебек иде. Ул чакта зур хыяллар белән тотынды
алар бу эшкә һәм нәтиҗәләре дә күренә башлады. Баһадур дигәне тагын
өч мәхәлләле зур авылга әйләнде, Русинда исә халык азрак иде, яртысына
чувашларны кертеп утырткач, шактый бөтәеп китте. Чуваш – эшкә батыр
халык, шундук иген игәргә кереште, күпләп мал асрый башлады.
Рәимов хәзер баш ватып утыра: ул вакытта эш майлаган кебек барды да,
хәзер менә, ничә еллар узгач, Баһадурга килеп, террорчы эзләргә керештеләр.
Матбугатта Баһадурдагы ниндидер секталар хакында сүз куерталар?!
Хәер, ул чакта да «майланып» җитмәгән булган, күрәсең. Баһадур, тагын
берничә татар авылы, рус авылларыннан Русин тернәкләнде, аннан соң
проектны яптылар бит. Яптылар дип, Башкала шәһәрендә баш калкыткан
либераллар кулга алды Русинны. Хәер, күпме сулар аккан инде аннан соң...
...Күптән түгел ул еллардагы әлеге гамәлләр турында Солтан сүз
кузгатты. Чит ил фирмалары нефть белән газны, башка табигый
байлыкларны гына түгел, җирне дә үзләренә алып, илне ач калдыра язгач,
Башкала сәясәтчеләре янә җир эшкәртүгә әйләнеп кайтырга уйлаган.
Чит ил агентлары монда гөмбә кебек үрчеде ул чакта.
Монысы аның үзенә дә сер түгел, нефть эзләүчеләр төркемендә немец
белгече дә бар иде. Данил Френк атлы әлеге немец чын ниятен яшерми, аңа
нефть кирәк түгел; бабасының бабасы Көнчыгышны өйрәнүче күренекле
галим булган һәм менә аның эшен ул да дәвам итә. Нефтьче һөнәрен
үзләштерсә дә, кан тарта, ди, ул: ата-баба мавыгуы мине дә үзенә ияртте,
мин Россия мисалында Көнчыгышны өйрәнәм, бигрәк тә ислам белән
бәйле халыклар кызыксындыра, ә андый милләт исә ул, беренче чиратта,
татарлар, ди, торган иде.
Ярый, хуш, әлеге эштә башлап Солтан йөрергә тиеш иде. Россияне
коткару өчен тагын татарлар кирәк безгә дип, бу юлы турыдан-туры әйтәләр.
Федераль хөкүмәт әлеге проектка акча да бүлеп биргән. Россия һаман да
икмәкне күпләп сатучы булып кала.
Рәимовның инде үз эшендә дә киңәшче генә булып калырга исәп
тотып йөргән көннәре иде, еллар хисап төймәсен тарта, көч кими. Тик
Солтан авылларны яңарту хакында килеп әйткәч, яшь чагына әйләнеп
кайткандай булды картлач! Киңәш-табыш итәргә син кирәк диюе, бөтенләй
канатландырып җибәрде. Тик Солтанның бер фикере белән килешмәде
ул, имеш, татарны милләт итеп бары авыллар гына яшәткән. Борынгыдан
шулай булган, янәмәсе... Соң... Ул Алтын Урда калаларын, аңа кадәр
булган Болгар шәһәрләрен, Атилла вакытында ук Идел буенда калыккан
Тәтеш шәһәрләрен кемнәр салган да, анда нинди халык яшәгән?! Әлбәттә,
татарлар! Ул чактагы татарларны читтән килеп күргән сәяхәтчеләр, елъязмачылар «болгар» исеме белән атасалар да, алар бер халык, бер үк
кавем, ди, иде Френк. Аның бабаларының асылташ приискаларында хезмәт
иткән кешеләр барысы да эшчеләр булган канә!..
Татарның бишеге авыл гына түгел, аның бишеге шәһәр дә ләбаса! Татар
шәһәрләре... Рус шәһәрләре... Тагынмы? Хәзер бар шәһәрләр дә Ауропа
калаларына әйләнеп бара кебек. Элмә такталар инглиз телендә, ашау-яшәү
рәвеше йә янкиләрдән, йә инглиз-француз, немецтан... Русның үзенең ние
калып бара соң? Бөек Пушкин теле яртылаш диярлек чит ил алынмалары
белән чуарланып бетте... Берәр чит ил сүзен ялгыш басым белән әйтсәң,
яисә интернет өлкәсенә килеп кергән берәр «әрсез» яңа терминны ишетми
калган булсаң, синнән көлә башлыйлар. Артта калган бу диләр.
– Без Россияне коткарып калырга тиеш! – диде ул Солтанга.
– Атилла римлылар басып алуыннан коткарган кебекме?
– Алтын Урда Скандинавия баскынчыларыннан коткарган кебектер дә
әле...
– Кузьма Минин кебек тә...
– Заһидовлар, Җәлилләр, Гафиятуллиннар, Матросовлар кебек тә...
– Аларга кадәрле үк әле... Солтангалиевләр, Хөсәен Ямаш, Шамил
Усманов, Мулланур Вахитов кебек хисапсыз-сансыз каһарман татар
егетләре! Алар булмаса, ай-һай, авыр булган булыр иде Ленин белән
Сталинга Зур Тәхетне алу.
– Вахитов, Солтангалиевләрнең кадерен белмәгәннәр бит! Алай гына
да түгел, аларны алдаганнар, идеалларына төкергәннәр соңыннан!
– Яһүдләрне дә шулай иткәннәр. Аңа карап, яһүд авызын салындырып
үпкәләп утырмый. Барлык нефтьне үз кулларына алдылар. Әнә, күрәсеңме,
Земин дигәне Ханкала тирәсендәге бар җирләрне үзенеке ясап бетергән.
Киләчәктә шуларны сатып кына да капитал эшләячәк ул. Калҗа-калҗа
байлык эләктерәләр. Моңа Ленинны гаепләмик. Ленин белән Сталинны
идол итеп күтәргән яраннары күбрәк гаепле.
– Димәк, ышанырга дисең инде бу юлы?
– Күз алдына бит, Ханкалада ачылган татар гимназияләре, татар телендә
нәшер ителә башлаган дистәләгән матбугат мисал, дәлил түгелмени, Солтан
туган? Болай булгач, эшләр худка китәчәк.
– Татар белән советлар аның нефте өчен генә санлаштылар бугай.
– Советлар санлаштымы, санлашты, пычагым, автономия кысаларына
кертеп, йозак белән бикләп куйдылар да. Ханкала кибетендәге сыер маена
да Башкала рөхсәтеннән башка бәя куя алмыйлар иде. Ә хәзергеләр чын
рухи ирек бирәчәк безнең халыкка. Мисаллары күз алдында дидем бит.
– Тора-бара, гайканы тыгызлый башламасармы кайнар татарофоб
башлар?! Тагын алдамаслармы дим? Күпме телисез, шулкадәр суверенитет
алыгыз дигән була да ул. Федерациядән чыгып китмәс өчен! Татарлар сан
ягыннан икенче урында, федерациягә ул халык кермәсә, мало не покажется!
Ошбу сорауга Рәимов нигәдер җавап бирмәде шикелле.
Бу аларның – ике татарның – сүзсез генә, күңелдән генә аңлашуына
охшашлырак бер әңгәмә шикеллерәк килеп чыкты.
Сүзне беренче булып тагын Солтан башлады:
– Бу җирләрне тергезеп, тәртип ясасак, халыкны эшле итсәк, ипиле итсәк, киләчәктә монда үзебезнең балалар өчен бакчалар, мәктәпләр дә
ачарбыз әле, Аллаһы боерса! Бу Касыйм җирләре элеккеге татар ханлыгы
җирләре бит. Ләкин моның туфрагы агулы. Шушыннан торып, Ханкаланы
басып алган Явыз Иван. Димәк, мондагы туфракны сафландырырга,
аруландырырга кирәк нәҗестән. Агымсуга кадәр төрки-татар елгасы.
Үзебезнең туган телдә укыта торган мәктәпләр ачыйк, татар телен
кулланылышка кертик диюем.
– Ханкалада бар бит инде мәктәпләр! Димәк, ышанып була.
– Мин ихластан ышанам, Шакир Закирович! – диде Солтан малайлар
сыман тыйнак кына.
– Тавышың бик сыек чыкты әле... Сталин булмас бар түрә дә... Ул башта
вәгъдә иткән, аннары бар вәгъдәсен оныткан, алай гына түгел, киресен
эшләгән.
– Ленин каршы булган бит?
– Пычагым да каршы булмаган, анысы да татарны көчәйтүдән курыккан.
Гений диләр, шуны да аңламагач, нинди гений була торгандыр инде.
– Нәрсәне аңламагач?
– Россиянең тотнагы, асабасы – татар дөньясы, татар менталитеты.
Россия элек тә, хәзер дә «татар» дигән мәгънәне аңлаткан. Чөнки рус халкы
белән бергә алар беркайчан да үз илләрен дошманга бирмәгән! Шул уртак
көч нык булганда, Рәсәй дә яшәячәк, чәчәк атачак. Бүгенге түрәләр моны
яхшы аңлый. Ханкалада тагын яңа татар гимназияләре ачабыз дип вәгъдә
итте миңа Кирмәнбаш. Башкалада да булачак, һәр халык үз телендә белем
алырга хокуклы дип язылган бит Конституциядә!
...Алар Солтан белән Русинга китеп бардылар. Теге чакта Русинда
шактый зур хуҗалык оештыра алган иде нефтьчеләр. Шуннан соң бер генә
йорт та арттырып булмады. Хәзер Русинда йортлар ишлерәк, йөздән артык.
Тик төп халыктан берән-сәрәне генә утырып калган, Касыйм шәһәре якын
булгач, соңгы егерме ел эчендә халык шәһәргә кыяклап беткән. Ә Павел
Павлович һаман монда, Павел Павлович һаман исән-сау! Ул инде күптән
Пал Палычка әйләнгән.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев