ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Бар кеше дә алай дип уйламады, әлбәттә. Арада, ни өчен язганнар бу сәер такмакны диючеләр дә булды. Андыйлар сирәк иде, чөнки кәгазьне кулга алучылар арасында татарча белгән бөтенләй юк та иде. Әүвәл нинди телдә язылган икән бу дип әйләндерә-әйләндерә карадылар. Ят тел бит инде. Күптән дөньялыктан югалган сәер тел.
Бүре малае…
Бәхетле чучканың борын очында гел ризык булыр, ди. Абрар үзен бәхетле
«чучкага» саный. Мал бәхет китерер дигәне дә бар әле. Ул мал таба белә
торган ир-ат иде. Бердән, кулы һөнәр белсә, икенчедән, каны гади кан
гына түгелдер? Татармы ул, урыс-улакмы, әллә җәбрәй кавеменнәнме?
Фамилиясе мариныкы диләр. Бәлки, ул шуларның барысының да кушылма-
катнашмасыдыр!
Кара урман уртасында урманчы Хәлүш гаиләсендә үсте ул. Хәлүшнең
ихатасы – урман эченнән ага торган Илләт суы буенда. Товар поезды
машинисты Хәлүш арттагы вагоннан табып алган. Бик кычкырып елаган ул. Аны машинист ишетеп алган. Күрше вагонда дуңгызлар төялгән булган,
әүвәл чучка баласы тавышы дип уйлаган машинист. Бик ачыкса, дуңгыз
балалары да кеше тавышлары чыгарып елый-кычкыра икән. Бәхеткә,
бик кызыксынучан кеше булган инде машинист агай, иренмәгән, башта
чучкалар төялгән вагонны ачып караган, анда ул-бу ишетелмәгәч, икенче
вагонга киткән. Өстәвенә ул чакта яшь балаларны чит илгә сату буенча
кәсеп чәчәк аткан була. Урман уртасындагы хатын-кызлар өтермәнендәге
хатыннарның балаларын тартып алып, чит илгә «уллыкка» бирәләр,
кайберләрен әгъза-органнары өчен саталар!.. Милиция бу җинаятьнең эзенә
төшкәч тә, керемле кәсеп тукталмый, товар поездлары өтермән яныннан
узганда – ул станция янында ук була – балаларны, чүпрәк-чапракка, иске
шәлләргә төреп, вагоннарга ташлыйлар, икенче тукталышта махсус кешеләр
көтеп тора һәм шулар «тауар»ны алдан килешенгән төбәкләргә озаталар.
Шул рәвешле бу кабахәтләр зур акчалар эшли!.. Хәлүш тә шакмаклы калын
шәлгә төрелгән яшь баланы вагоннан табып алган. Бишмәте кесәсеннән
бер кәгазь кисәге генә килеп чыккан. Ул кәгазьдә бер такмак та булган
әле: «Татар әйтә «бисмилла» ди, Урысныкы – «памилуй». Ошбу такмакка
әллә ни игътибар да итмәделәр, баласын ташларга җөрьәт иткән мәлгунь
хатын, күрәсең, гөнаһын ярлыкасын өчен шул рәвешле Ходайдан ярдәм
сорагандыр?
Бар кеше дә алай дип уйламады, әлбәттә. Арада, ни өчен язганнар бу
сәер такмакны диючеләр дә булды. Андыйлар сирәк иде, чөнки кәгазьне
кулга алучылар арасында татарча белгән бөтенләй юк та иде. Әүвәл нинди
телдә язылган икән бу дип әйләндерә-әйләндерә карадылар. Ят тел бит
инде. Күптән дөньялыктан югалган сәер тел. Мондый телдә хәзер үзен
хөрмәт иткән кеше сөйләшми дә. Халкы динозаврлар кебек күптән юкка
чыккандыр. Бәлки, бу кәгазьне музейга куярга кирәктер диючеләр дә булды.
Ләкин кара урманда әлеге тел бер кешедә сакланып калган иде. Хәлүш
атлы кеше иде ул. Исеме дә төркичә, «Хәйрулла» тамырыннан килеп чыккан
булырга тиеш.
Борынгы бабасыннан бирле шулай килә: алар нәселендә татар телен
яхшы беләләр. Буыннан-буынга күчкән әлеге тел. Кара урман уртасында
патша хәзрәтләре төрмәсе, аннан соң йөзләрчә солдатларны ачтан үтергән
хәрби уен лагере, шуның артыннан ук коммунистларның ГУЛАГы оешкач,
ачтан интеккән халык күршедәге Туксаба дигән татар авылында үзенә икмәк
таба алган – исән калганнар. Шул хөрмәткә алар бу телне дә гаилә истәлеге
итеп хөрмәт йөзеннән буыннан-буынга саклыйлар икән.
Күп тел белү зур бәхет дигән уйда торган Хәлүш баланы ятимнәр
йортына илтеп тапшырган чакта әлеге язуны күрсәтмәде. Малайга «Абрар»
кушыгыз дигән гозерен әйтте дә кәгазьне үзендә яшереп калдырды...
Бик күп гомерләр узгач кына, әлеге саргаеп беткән кәгазь Чуракан атлы
кешегә – Мордовиянең Сары Кояш төбәге татары кулына килеп эләкте.
Монысы үзенә бер тарих иде.
Студент кына иде әле Чуракан ул чакта. Ханкаладагы пединститутка
Мордовиядән юллама белән килде. Укыган чакта ук Туксаба кызы
Зөләйха белән танышты. Кыз тарих-филология факультетында укый иде.
Берчакны шулай Яңа ел алдыннан буран бик котырды, юллар өзелде, Чуракан каникулга туган ягына кайта алмый калды. Зөләйха тулай торакта
ялгызы торып калган танышын үзләренә чакырды. Авылында сүз әйтүче
булмаячак, Зөләйханың тәртипле кыз икәнлеге билгеле, ә сабакташны кунак
итүгә әнисе каршы килмәячәк; уйласын шунда күршеләр, Зөләйха егетен
ияртеп кайткан дип гайбәт сатсыннар. Менә нәкъ шул чакта Чуракан өчен
дөньяның асты-өскә килгән кебек булды! Кызның туган авылында да аның
ерак Мордовиясе ягындагы диалектта сөйләшәләр иде! Ханкала шәһәре
артындагы Туксаба кайда да, аның туган шәһәрчеге Сары Кояш кайда!
Аралары гына да мең чакрым бит! Сарматы тагын... Анда да, шуннан әллә
ни ерак булмаган Касыймда да берүк диалекттагы татарлар булып чыкты!
Туксабаныкыларны «татар» дип атыйлар, аның туган ягындагы төрки-татар
«мишәрләр» булып тамгаланган!..
Ай-һай, Үзәк сәясәте төрки-татар-кыпчак-мишәрнең (бер үк халык
ләбаса!) тарихын мәче үз тизәген яшергән кебек бик тирәнгә күмгән икән!
Туксабага кайткач, үз якларындагы сөйләшне, аерым сүзләрнең берүк
әйтелешен ишеткәч, башта ул үзеннән көлә торганнардыр дип уйлады.
Имеш, алдан ук белеп алганнар да шул рәвешле үчеклиләр! Бер күрше
хатыны Зөләйха үзе белән таныштыргач, әнә, арттан нәрсә дип кала:
– Кийәү буласыңгарга джегерме дә тулмаган икән әле. (Булачак кияүгә
йегерме дә тулмаган икән әле.)
Кыскасы, нәкъ алар ягындагы сөйләш инде! «Җ»ләштерү: җегетләр –
егетләр, җуалар – юалар; арткы рәт сузыгы урынына алгы рәт сузыгы килү:
әчлек – ачлык, вахыт – вакыт; н-ң тәңгәллеге: куя иден – куя идең, ин – иң;
т-ш тәңгәллеге: тушындый – шушындый, тушылай – шушылай; ике сузык
арасындагы «ң» авазы янына «г» өстәлү: күңгелле – күңелле, анга – аңа.
Сүз азагындагы «н» авазы кире ассимиляциягә дучар була: җыйыллар –
җыеннар, килгәлләр – килгәннәр кебек бик күп мисалларны күрде егет.
Пысак, өспысмак, җылан, җерәк, җаратам шикелле сүзләр дә – бу якларның
үзенчәлекле сөйләше.
Шуннан бирле аңа кадәр химия фәнен генә үз иткән Чуракан Зөләйхага
тагын да якынлашты, шуннан бирле тарих һәм тел белән дә кызыксына
башлады.
Бер-берсенә болай тиз ияләшеп киткәч, тора-бара арада мәхәббәт уты да
кабыныр дип ялгышты бугай Чуракан. Үзара хөрмәтләре бик зур иде, читләр
аларны бер-берсен үлеп яраткан бәхетле пар дип уйлый торгандыр. Ләкин,
нихәл итәсең, йөрәк утлары бергә кушыла алмагач, һәркайсы үз «бәхете»
белән яшәде. Икесе дә, бәби тугач, дөньялар үзгәрер, сабый йөрәкләрне дә
үз урынына утыртыр дип эчтән генә хыялландылар...
...Табылдык Абрар ай үсәсен көн үсте. Ятимнәр йортында булса да,
әллә ни кимсенү сизмәде малай. Җитмәсә, биш яше тулганнан соң аның
«туганы» да табылды: Хәлүш атлы мари урманчысы килеп йөри башлады
малай янына. Хәлүш, машинист һөнәрен ташлап, урманчы булып урнашкан,
әлегә үз йорт-җире юк.
Абрарга ун яшь туласы җәйдә (Хәлүш агасы туган көненә кадәр белә
булып чыкты!) ул малайны ятимнәр йортыннан үзенә кире алды. Калын
урман уртасында үз йорты белән яши башлаган иде Хәлүш; өстәвенә гомер буе рельслар өстендә буйдак килеш каңгырып йөргән агай Абрарны уллыкка
алыр алдыннан «Кужла» урман хуҗалыгы директоры Кугуйның сеңлесе
Улинәгә өйләнеп тә куйган икән. Татарлар аңа «Җиңгәй» дип якын иткәнгә
әйтәләр иде. Яңа урманчыга бик ярдәм итте Кугуй. Шул рәвешле Абрар
куян, төлке, тиеннәр арасында – кара урман уртасында яши башлады.
Беркавым үсә төшкәч, Хәлүш малайны үзе белән ияртте; урман хуҗалыгы
урнашкан бистәгә барсалар да, Илләт елгасына балыкка төшсәләр дә, бигрәк
тә ауга чыккан чакларында алар гел бергә булды. Табылдык малайның
тормышы түгәрәк иде, кагу-сугуны, кимсетелүне белмәде ул. Урман
хуҗалыгы бистәсенә мәктәпкә йөртте аны агасы.
Урман шавы малайның күңел көе белән бергә кушылды; иң якын
дуслары тиен малайлары, төлке балалары булды. Берзаман ул алар
«телендә» сөйләшергә дә өйрәнеп җитте. Зиһенле иде малай, башы йомры
иде аның. Ул моны чагыштырып карап та белә.
Илләт урманчысы Кугуйның да Абрар яшендәге Макай атлы малае бар.
Аңа кадәр Абрар тормышындагы зур вакыйга табылдык бүре баласы
белән дуслашу булды. Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карар диләр. Бу
хактыр. Әмма урман уртасында яшәгәнлектән, аның дус бүресе кай тарафка
караса да, шунда урман иде. Ул яшь дустын ташлап китмәде.
Эш болай булды. Көннәрдән бер көнне Хәлүш баздагы кәстрүлдә
сакланган тозлы итнең бик тиз кимүенә игътибар итте. Хатыны да моңа
аптырый булып чыкты, бары иренә әйтмәгән генә икән. Абрарга ул чакта ун
яшь тулып киткән инде. Укудан кайтуга, урманга чыгып китә, ерак бармый,
берәр маҗарага тарып, үзе кайтып керә, аннан соң күргәннәрен бик тәмләп
сөйли. Өйдән ерак китмәсен белгәнгә, Хәлүш башта борчылмады, өстәвенә
малай урманда ерткыч җәнлекләр булуы хакында кисәтелгән, җитмәсә, ауга
барган чакларда урман тормышын үзе дә күрә иде. Күп вакыт Макайны да
үзе белән ияртә, бергә булгач, күңеле тыныч Хәлүшнең.
Кәстрүлдәге ит кими дә кими генә бит. Хәлүш малайдан шикләнә
башлады. Бер көнне аның артыннан күзәтергә уйлады. Абрар, мәктәптән
кайтып, киемнәрен алыштыра, ашый-эчә дә, базга төшеп, берәр кисәк ит
эләктерә һәм урманга кереп югала икән! Хәлүш артыннан барды. Баксаң,
ул бер куелыкта бүре өненә юлыккан! Оя янына килә дә теге ит кисәген
кар өстенә куеп, үзе читтән күзәтеп тора. Берзаман оядан бүре баласы чыга
һәм, мырлый-мырлый, бик тәмләп әлеге калҗаны өзгәләргә керешә. Малай
шул рәвешле көн дә бүре баласын сыйлый!
Хәлүшның коты алынды, чөнки ана бүренең кайтып керүе бар бит!
Баласы янында кеше күрсә, шунда ук өзгәләп атачак лабаса!
Абрарга бик ныклап аңлаттылар, куркыныч икәнлеген төшендерделәр.
Ялгызы урманга чыгуны тыйдылар.
Бер көнне Абрар тагын югалды. Гадәттә, Хәлүш кыш көне янәшәдәге
Илләт елгасында берничә бәке ясый да ике малай шунда балык тота иде.
Әүвәл балыктадыр дип уйлады. Кабаланып, Кугуйларга чапты. Тик Макай
өендә иде.
Ул бәкегә китте. Тегесе анда да юк иде. Янәшәдәге бар сукмакларны йөреп
чыкты, малай табылмады. Ул көнне аңа урман хуҗалыгы директорының
урынбасары, Туксаба кешесе, урманчы Якуб килгән иде. Аның белән бергә эзләделәр. Аеруча Якуб тырышты. Аның беренче хатыннан туган кызы
Ханкала якларына китеп югалган иде...
Абрарны эңгер-меңгер эленгәндә генә табып алдылар. Адашкан булган.
Кар ерып йөреп-йөреп тә өйгә юлны таба алмаган. Алҗыган, кар өстенә
ятып йоклаган.
Хәлүш белән Якуб урман аланында карда күренгән зур карамчыкка тап
булдылар. Алар якынлашыр алдыннан, әлеге карамчык ике булды да, берсе
урманга кереп югалды, икенчесе шунда ятып калды. Якынрак килсәләр,
шаклар катты икесе дә: Абрар йоклап ята. Янында бүре эзләре! Баксаң, кар
өстендә йоклап яткан малайны ана бүре кочагына алып җылыткан булып
чыкты! Соңыннан малай монысын үзе сөйләде. Кар өстендә салкыннан
куырылган малайга үзе ашаткан бүре баласының анасы тап булган! Абрар
үзе генә булса, бу хәлгә беркем дә ышанырлык түгел иде! Якуб та күрде,
ышанмый хәлең юк. Хәтта ул чакта әлеге хәлне зур вакыйга итеп газеталар
да язды. Телевидение килеп сораштырды, аптыратып бетерделәр.
Хәлүш малай табылуга бик сөенде, күңеле йомшарып, табылдык
малайның үзләре генә белгән серен дә чишкән иде Якубка. Теге чакта,
вагоннан малайны табып алганда, кәгазь кисәкләре берничә иде. Берсендә
шигъри такмак язылган. Күпме генә тырышса да, Хәлүш үзе генә бу
табышмак серенә төшенә алмады. Барысын да күрсәтмәде, ике юлын гына
Якубка да укытты. Әмма әлеге серле такмакның җавабын икәүләшеп тә
аңламадылар. Якуб та, аптырап, иңбашларын гына сикертте. Шулай да ул
кәгазьдәге язуларны блокнотына күчереп алды. Авылдашы Мирсәетнең
Ханкалада иске язуларны таный торган гыйлемле танышы бар. Аңа
күрсәтеп карарга булды.
Абрарга «Бүре малае» дигән кушамат ябышып калды...
Якубның үз исәбе дә бар иде. Әгәр ул малай табылса, ике дә уйламыйча
ул аны үзенә уллыкка алмакчы булды. Үзенекеләр, Ямаштан башкалары,
җитлекми тудылар...
Әлбәттә, Хәлүшнең кулдашына әйтеп бетермәгән сере дә бар иде.
Малайның бишмәт кесәсеннән килеп чыккан кәгазьдәге хәбәргә караганда,
тиздән бик зур хәзинәгә тап булырга тиеш ул. Тик хәбәрнең очын-очка
гына ялгап бетерәсе бар. Бервакыт шулай белеш мари Абрарга сөяк саплы
чыбыркы бүләк итте. Аның сабына да шулай дип язылган иде: «Татар әйтә
«бисмилла», ди, урысныкы – «памилуй»... Ике генә юллы такмакның исеме
дә бар: «Алтын ачкыч» дип атала ул. Нигә мондый исем кушканнар? Нинди
ачкыч икән ул, өстәвенә алтын да әле үзе?!
Бәлки, алтын – хәзинә ачкычыдыр ошбу юлларда?
Фани дөнья тозлы су кебек, ди, яшәгән саен яшисе, белгән саен тагын
да күбрәк беләсе килә.
Бу вакытта чуалган җепнең очы Туксабада табылачагы хакында белми
иде әле ул. Теге чакта серне Якубка чишеп, әллә дөрес эшләде, әллә
ялгышты, тәгаен билгеле түгел, чөнки аны Якуб, чынлап та, авылдашы
Мирсәеткә укыткан һәм тегесе, үз чиратында, бик озак еллардан соң булса
да, Башкала архивларыннан эзләп карарга дип, улы Солтанга җибәргән иде.
Ул такмак такмак кына булмады! Зөлфәкар Тәкә елгасыннан тапкан
чүлмәк шешәдән килеп чыккан язу да нәкъ шуңа охшаш ләбаса! Мирсәетнең
башы чуалды, аннан да бигрәк, бу хакта укытучы Чураканга әйткәч, анысы бик аптырады. Аптырау, белергә теләү, үз чиратында, кызыксынуга китерә,
химикның тәмам тынычлыгын югалтты әлеге язу-такмаклар.
Сәрбиназ аркасында Хәлүшнең асрамага алган малае кыйналды.
Макайның бер күзе агып чыкты. Кулы сынды, кабыргалары имгәнде. Шул
килеш урман уртасында ташлап калдырды да үзе Сәрбиназ белән Башкалага
агач илтүче озын әрҗәле машинага утырып качып китте. Башка әйләнеп
кайтмады ул Хәлүш йортына. Хәлүш тә, үги анасы Улинә түти дә мәңге
гафу итмәячәкләр иде аны. Хәлүшнең дуслары гына түгел, Мирсәет тә
эзләп карады аларны. Кугуй ялчылары да эзләмәде түгел. Ләкин малайның
эзе суынган иде...
Хастахәнәдән чыккач, Макай урман буйлап бик озак Абрарны эзләп
йөрде. Тик тегесе суга төшкән кебек юкка чыкты диделәр. Әллүки чишмәсе
янында зур таш ята. Макай белән Абрар шул ташка икесенең дә исемнәрен
уйганнар иде. Макай, бик тырышып, таштагы «Абрар» исемен бетерде,
хәзер ташта «Макай» гына чекерәеп тора.
Әлеге биниһая зур ташны алар Абрар белән кузгалтып та кармакчылар
иде, чөнки аның астында ниндидер серле нәрсә булырга тиеш кебек.
Кузгалту түгел, кымшата да алмадылар. Хастаханәдә ятканда Макайның
башына бер фикер килгән иде, ул хәзер шуны тормышка ашырырга
уйлады. Әтисенең умарта бакчасы коймасы янында бик озын трос ята.
Урман ташучы зур машиналардан калган булса кирәк. Малай шуны таш
янына сөйрәп алып килде. Ипләп кенә ташка бәйләде. Тросның икенче
очы янәшәдәге юлга кадәр җитә. Менә шуны урман ташучы берәр зур
машинаның әрҗәсе астындагы ыргакка эләктерергә мөмкин ләбаса! Таш
үзеннән-үзе «йөреп» китәчәк! Моның өчен машинаның ул төштә аз гына
булса да туктап торуы кирәк. Моның да җаен тапты Макай: юлга чокыр
казыды һәм анда чишмәдән су агызды.
Көн буе каравыллап ята торгач, узып баручы куәтле бер машинага
эләктерә алды ул аны. Тик таш кузгалырга да уйламады, әйтерсең аның
имәннеке кебек тамыры бар һәм ул бик тирәнгә киткән иде.
Малай бу ниятеннән кире кайтты. Беркавым уйланып йөри торгач, Абрар
исемен «сөрткән» урынга: «Макай Непомнящий балалары» дип язып куйды.
Кайчан да булса, Макайның балалары булыр һәм ул аларның исемнәрен
әлеге «тирән тамырлы» ташка өстәп язачак!
Бу Макайның үз-үзенә бер шөгыль табуы кебегрәк булды…
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев