Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Солтан исемен ишетүгә, Гайнан дерт итеп куйды. Тик бик тиз тынычланды, дөньяда Солтан исемле кешеләр бер атасының сыйныфташы, авылдашы гына димәгән ләбаса дип юатты үзен. Тиз тынычланды, чөнки ул чакта һәр яңа туган көн үзе ярдәм итте Гайнанга. Аңа чын поп булып кыланырга да кирәк түгел икән, Сарби Даниловна лютеран динендә

(Башыннан укыгыз)

Икенче кисәк


Сөннәтле поп

Тәгәрмәчләре белән күккә караган машина астында ыңгырашып яткан
Сәрдәр капылт аңына килгәндәй булды. Бу вакытта аны бәрдергән зур джип
кире әйләнеп килгән һәм шофёры аның үлгәнме, юкмы икәнлеген тикшерә
иде бугай. Аңында булса да, Сәрдәр үлгән кыяфәттә ята иде. Шофёр кесә
телефонын алып:
– Денис Абрарович, всё! Капут этот Сардар! – дип хәбәр салды да китеп
барды. Сәрдәр аның: «Что я могу сделать?» дигәнен дә, «Что, что?!! Ничего
уже!» кебек җавабын да ишетмәде.
Сәрдәр бу вакытта үлмәгән иде әле. Шул мизгел эчендә күз алдында улы
Гайнанның йөзе пәйда булды. Ул тагын ыңгырашты һәм үзалдына: «Кайларда
йөрисең икән син, бала?!», – диде. Шуннан соң тагын аңын югалтты.
Ә баласы Гайнан – җиткән егет – бу вакытта бик еракта иде.
Үлем көтеп яткан Сәрдәргә иң якыны Макай булды. Ул Сәрдәрне
машина эченнән өстерәп чыгарды да чалкан сузып салды. Йөрәген тыңлап
карады, леперди иде. Макай беркавым уйланып торды да яралыны күтәреп
торгызды, аягына бастырмакчы булды. Ләкин тегесе капчык кебек ишелә дә төшә, ишелә дә төшә. Макай мәет хәлендәге Сәрдәрне аркасына салды
һәм якындагы урман ешлыгына кереп югалды. Макай куәтле иде, Макай
көчле иде. Урман буенча байтак бардылар. Тәбәнәк тау дип аталган җирдә
«Әллүки чишмәсе» дип аталган салкын сулы чишмә бар. Макай Сәрдәрне
чишмә буена сузып салды, эшләпәсенә су алды һәм аны йөзенә бөркеде.
Яралы аңына килмәде, бары су тигән иреннәрен генә кыймылдатып
куйды. Якында гына юкәлек булырга тиеш иде. Макай итек кунычындагы
кечкенә балтасын кулына тотты да юкә таякларына дип китте. Аның
нәни балтасы һәрчак үзе белән йөри. Балта Макайның коралы да иде.
Ул аны бик оста ата белә. Яшь чакта Абрар белән көннәр буе балта атып
уйныйлар иде. Уенның файдасы булды, балта хәзер Макай кулында көчле
корал. Ул аны качып барган куянга тондырса, тегесе сөрлегеп китә, бүрегә
атса, ерткычның маңгае ярыла, хәтта зур гәүдәле аю да, маңгаена балта
эләккәндә, ыңгырашып куя, бермәлгә сизгерлеген югалта, шул арада Макай
аюның йөрәк турысына сөяк саплы пычагын батырып өлгерә. Бу балтасы
белән чабып барган пошиның мөгез очын да кыеп төшергәне бар. Бүген
балта юкә агачларыннан җайланма әзерләү өчен кирәк иде. Юкә кабыгы
белән ныгытып бәйләгәч, ярыйсы гына күтәрмә килеп чыкты. Аны күтәреп
йөрергә дә кирәк түгел, бер башы җирдән өстерәлсә дә ярый. Яралы егылып
төшмәсен өчен шул ук юкә кабыгы белән нык итеп бәйләп тә куйды.
Әллүки – бу якларда каты тавыш белән челтерәп агучы бердәнбер чишмә.
Челтерәве урман шавына кушылгач кына юашланып кала ул, бишек көе
кебек кенә ишетелә башлый. Әмма шунысы кызык: урман чишмә тавышы
белән шаулый башлый. Аның янында теге алагаем зур таш та ята. Әллә
урман эчендә булганга, әллә, чынлап та, агымы кызу, ошбу тавыш әллә
нинди көйләр булып ишетелә. Бәлки, зур таш астында мәгарә авызы бардыр,
тавышлар шуннан чыга торгандыр? Макай аны теге чакта машина белән
дә урыныннан кузгалта алмаган иде.
Сәрдәр чишмә тавышына уянып китте. Колак төбендә барабан каксаң
да, күзен ачарлык хәлдә түгел иде ул. Чишмә тавышы уятты. Күрәсең, аны
Сәрдәр җаны белән тоя-ишетә иде. Ошбу чишмә турында кызыклы риваять
бар. Имеш, борын-борын заманда Шүрәле авылдагы бер кызга гашыйк
була. Кыз да битараф түгел икән, ди. Боларның араларында мәхәббәт
уты кабына. Күп тә үтми, бу хәлне кызның агасы сизеп ала. Иптәшләре
белән җиләккә дип киткән сеңлесе һәрвакыт тулы чиләк белән кайта,
калганнарның чиләк төпләре дә яшьнәми икән, ди. Әле алай гынамы соң,
җиләкләре бик эре була, үзләре кып-кызыллар, ди. Күңеленә шик кергән
агасы бер дә бер көнне җиләккә җыенучы кызларның артларыннан үзе
дә иярә. Сеңлесе, урманга җитүгә, иптәшләреннән аерыла да ялгыз башы
калын урман эченә кереп югала. Агасы да бара инде моның артыннан.
Менә бер аланга килеп җитәләр. Караса, алан уртасында Шүрәле басып
тора икән, ди! Юкә кабыгыннан үрелгән кәрҗине җиләк белән тулы, ди!
Менә алар күрешәләр, Шүрәле кәрҗиндәге җиләкне кызныкына бушата.
Өйгә кайткач, агасы бу хакта атасына сөйли. Тегесе исә бик курка, кешегә
әйтсәң дә, ышанырлык хәл түгел бит инде. Әмма озак яшерә дә алмыйлар,
кызның буенда бар икәнлеге сизелә башлый. Шуннан соң тиз генә тотып,
аны авылның бер аңгырарак егетенә кияүгә бирәләр. Егет тә бик бәхетле
инде, чөнки аңа авылның чибәр кызы эләгә бит.

Инде килен булган кыз бер төнне сәер төш күреп уяна. Имеш, туачак
баласының маңгай турысында нәни генә мөгезе бар икән! Болай булгач,
баласы Шүрәледән булып чыга бит инде! Хур булырмын дип куркып,
икенче төнне ул тиз генә урманга качып китә. Алар Шүрәле белән гаилә
корып яши башлыйлар. Шүрәле бәбигә юкә кабыгыннан бишек ясый, яшь
әни баласын чишмә янында җырлый-җырлый тирбәтә икән, ди. Җыры да
мәгълүм:
Мәхәббәттән балам булды,
Әллә хурлык, әллә шатлык?
Хурлыгы ни – белмимен,
Шатлыгы ни, сизмимен.
Йокла, балам, әлли-бәү,
Матур көйләр көйлимен,
Безнең мәхәббәт хәлләрен
Бу чишмәгә сөйлимен.
Чишмә аны салыр көйгә,
Һәм, ияртеп искән җилгә
Дөньяларга таратыр,
Әлли-бәлли, бәллүки,
Бу баланы атасы да,
Бу баланы анасы да
Күз карасы күк яратыр...
Әлли-бәлли, бәллүки...
Үзенең хәле турында уйлыйсы урынга, Сәрдәр, аңына килүгә, шул
риваятьне исенә төшерде. Үлем якасыннан алган мизгелләрдә нигә бишек
җыры ишетелә соң әле?!! «Адәми зат бишек җыруы белән дөньяга килә һәм
шул көй аны мәңгелек йокыга озата!» – ди торган иде бабасы... Тикмәгә
генә түгелдер, үлем түшәгендә ятканда киленнән – Сәрдәрнең әнисеннән –
бишек җыры көйләвен сораган ул... Әнисе: «Бабаңның баш очында әтиең
дога укып торды, мин бишек җыры җырладым. Бик сөенде инде, күз карашы
белән рәхмәт әйтте. Елмаеп үлде каенатам. Урыны җәннәттә булсын», –
дип искә ала иде.
Шулчак Сәрдәрне ток суккандай булды: «Бишек җыры белән дөньяга
килә, үлгәндә дә шул бишек җыруын тыңлаган кебек кенә, йокыга киткәндәй
генә китеп бара. Бишек җыры көенә, «Әллүки» көенә мәңгелек йокыга
китеп бара адәми зат! Йа Хода, хикмәтле серең бик гади икән ләбаса...
Мин бит шул көйне үзгәртергә теләп, бөтен гомеремне әрәм иткәнмен
түгелме соң? Һәр милләт баласының үз «Әллүки»е була. Канында ул аның,
әлеге көй аның кан тамырларында туганда ук ага... Шуны тот та үзгәрт,
имеш...» – дип уйлады ул. Сораулар моның белән генә бетмәгән иде: әллә
кайчангы бабасы нигә исенә төшә әле?! Аның беркайчан да, хәтта төшенә
дә кергәне юк иде бит! Үз гомерендә икенче мәртәбә күрә ул аны. Беренче
тапкыры өйләнгәч тә булды. Хатыны Любаның апасы Лена, бала табуга,
ире, малай минеке түгел дип, ташлап китте дә беркавым аларда торып алган
иде. Күп тә яшәмәде, тик ул көннәрнең һәркайсы ел булып тоелган иде
шулчакта. Ленаның бишектәге баласы бик елак. Берничек тә тынычландыра
алмадылар аны. Бишектә (Моңарчы сабый агач бала караватында ятты,
Сәрдәр күршеләрнең чормасыннан бишек табып алды) тирбәтү дә ярдәм итмәде. Бөтен өйне аякка бастырды малай. Шуннан соң Сәрдәр, башына
ниндидер фикер килеп, бишек янына үзе килде. Нәкъ әнисе кебек исендә
калган такмакларны көйләргә кереште. Ул такмак әле дә булса тел очында:
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу...
Шуннан соң бала тынычланмасынмы!.. Бөтен өй шаккатты моңа!..
Үзенең дә корсагы борынына җитә язган хатыны Люба исе китеп, сокланып
читтән карап торган иде тиздән яшь әти булачак иренең бу кыланышына.
Әмма бала беркавымнан янә еларга кереште. Бу юлы тагын да катырак елый
бугай... Сәрдәр, кулын селтәп, чыгып китте. Аны ул мизгелләрдә үзенең
тиздән туасы баласы күбрәк борчыды бугай. Ул да шундый елак булса?!
Беравыктан ул ачык тәрәзә аша янә бишек җыруы ишетте. Лена иде
монысы:
Спи, моя радость, усни...
Шуннан соң малай янә тынычланды һәм елавыннан да туктады!.. Бик
сирәк ишетте аның елаган тавышын Сәрдәр. Хәер, алар үз йортларына
кайтып киттеләр. Сәрдәр ул кадәрлесе белән башка кызыксынмады. Шулай
да менә ул хатирәләр капылт яңарды бит әле!.. Һәркемгә үзенеке кирәк
шул! Гайнанга бишек җыруын еш кына үзе дә көйләде. Тегесе шундук
тынычлана торган иде.
Шулчакта үз гомерендә икенче мәртәбә бабасын төштә күрде ул.
Сәрдәр күп итеп үпкәсенә һава алды да беркавым тынып торды. Һәм
аңын югалтты, күкрәгендәге соңгы йотым сулышы, нәни кошка әверелеп,
аны ташлап очып китте. Нәкъ шагыйрь язганча: очып китте шулчак дөнья
читлегеннән тарсынып күңеле кошы. Үлем алдыннан башына килгән
баягы уй-фикерләрне ул беркемгә дә сөйли алмас инде. Малае Гайнанга
да сөйли алмас...
Адәми затны җан яралганда да, гомере өзелгәндә дә, шул берүк җыр
каршы ала, озата бара икән: ул – бишек җыры!.. Беренче һәм соңгы мәртәбә
туган телендә яңгыраган әллүкие... Үзенең газиз татарыныкы!..
Хушын җуяр алдыннан Сәрдәрнең колагына бишек җыры белән бергә
әле тагын поезд тәгәрмәчләренең келтерәгән тавышлары да ишетелгән
кебек булды... Имеш, ул поездга утырып өлгергән икән, улы Гайнан утыра
алмаган, поезд артыннан чаба. Тиздән менә-менә куып җитәр кебек...
Имеш, Сәрдәр утырган поезд җир асты юлыннан бара икән. Мәңгелек
юлы икән бу. Алда бернинди яктылык та юк...
* * *
...Товар поездында дала буйлап тәүлектән артык барганнан соң, сирәк
кенә булса да, авыллар шәйләнә башлады. Гайнан берәр авыл тирәсендә
сикереп төшеп калырга ниятләде. Өс-башы чыланган, өстәвенә үтереп
ашыйсы килә. Алда авылга охшаган корылмалар күренә, елгасы, аннан
читтәрәк чиркәве дә бар кебек. Чиркәүләр икәү икән. Берсе авыл читендә
үк. Мөгаен, бик зур авылдыр. Поезд да тизлеген акрынайта төшкән иде,
егет, уңайлырак урын сайлап, юл читенә сикерде. Шактый каты төште
бугай, байтак вакыт урыныннан тора алмыйча ятты. Күз алларындагы
караңгылык пәрдәсе ачылгач, кыймылдап карады, уң аягы тездән авырта, басып булыр кебек. Ул, кулларына таянып, дүртаякланды, аннан соң сак
кына күтәрелде дә, берәр таяк-мазар булмасмы дигәндәй, елга буендагы
куе таллыкка таба титаклады. Су буенда ботак-чатаклы кәкре таяк табып
алды һәм, аксый-аксый, яр буйлап авылга таба китте.
Беркавым баргач, күзенә ком өстендә карамчык күренде. Якыная
барган саен, әлеге карамчык кеше гәүдәсе сурәте кебек шәйләнде, кемдер
гәрәбәдәй сары комлыкта кызынып ята иде. Тик моның киемнәре бар
түгелме соң, шунда гына төбе белән комлыкка кадалган кармак чыбыгы,
яр кырыенда целлофан пакет, иске чиләк ауный. Балыкчы шул рәвешле ял
итәме, яки чирткәнне көтеп, йоклап киткән идеме? Чиләк янәшәсендәге
тастымал чаклы газет өстендә киселгән икмәк, берничә кыяр таралып
ята. Моны күргәч, Гайнан, эчен тотып бөгелде һәм, титаклый-титаклый,
шул урынга килде, хәтта хуҗа ягына борылып карап, аңа сүз кушарга да
чамасы юк иде, комсызланып, икмәккә ташланды һәм, авызына ризык
кергәч кенә, комлыкта таралып яткан чандыр гәүдәле ир-атка күз ташлады.
Тегесе йоклый иде булса кирәк, кармагына балык эләккән, калкавыч су
өстендә бөтерелә. Гайнан якынрак килде, иелеп, йөзенә карады, чынлап та,
гырылдап йоклап ята балыкчы. Гайнан газета өстеннән тагын бер сынык
белән бу юлы кыяр да эләктерде һәм, тыгыла-тыгыла, чәйнәргә кереште.
Беркавымнан тамагы туйды кебек. Балыкчы һаман уянмый. Гайнан кармак
таягын кулына алды һәм калкавычны тартып чыгарды. Кармакка шактый
симез шыртлака эләккән иде. Гайнан аны чиләккә салырга уйлап, тагын
балыкчы янына килде, чиләктәге су түгелеп бетмәгән, хәтта берничә
балык та сикергәли. Ул шунда гына комнан башы чыгып торган аракы
шешәсен күрде һәм аны тартып чыгарды. Яртылаш эчелгән шешә кәгазь
бөке белән томаланган иде. Аңлашылды, балыкчы исерек, гырылдавы да
шуңа охшаган.
Тамагы туйгач, ул үзенең киемнәре юеш икәнлегенә игътибар итте, су
өстеннән искән салкынча җил калтырата башлады. Ул кәгазь бөкене тартып
алды да авызыннан гына аракы чөмереп куйды. Гәүдәсенә шундук җылы
керә башлады. Тик эчеп бетермәде, шешәсен комлыкка кире батырып,
хуҗаның уянганын көтәргә уйлады һәм, кыяр чәйни-чәйни, читкәрәк китеп,
кояшта кызган комлыкка утырды, дымлы костюмын салып, янәшәсенә
җәйде. Тик, шешәне урынына куйганда, пыяланың чык итеп нәрсәгәдер
бәрелгәне ишетелде. Гайнан, шешәне күтәреп, чокырга кулын тыкты,
чынлап та, шешә тимергә бәрелгән икән. Гайнан аны казып чыгарды. Үзе
кечкенә генә булса да, шактый авыр тимер кисәге иде ул. Шакмаклы тимер.
Бакырга охшаган. Тышына кызыл балчык каткан. Гайнан тырнак очы белән
балчыкны кыра башлады, бакыр кисәге булып чыкты, ахры, шуңа күрә сары
төстәдер, шул сәбәпле авырдыр дип уйлады ул. Әмма нигәдер тамгаланган,
«999,9» дигән саны аермачык күренә. Гайнан аны учында сикертеп алды
да кырыйга ташлады.
Хәзер инде йокы баса башлады. Таралып китәргә язмаган икән, Гайнан
авыл ягыннан үзләренә таба җил-җил атлап килүче матур сынлы хатын-
кызны күреп, куркуыннан җәһәт торып басты, газета өстеннән тагын бер
ипи телеме алып, чалбар кесәсенә яшерде, комдагы аракыны тагын да
тирәнгәрәк батырды, хәзер аның башы гына күренер-күренмәс булып тора.
Ул костюмын эләктерде дә, чатанлап, таллыкларга таба китте. Эчкә үк кереп, шуннан яшеренеп күзәтергә уйлады. Хатын, кара халатлы бик чибәр
нәрсә, килеп җитүгә, йоклап яткан ир-атка таба иелде, аның ләх исерек
икәнлеген болай да белә иде, ахрысы, сулыш алуын күргәч, тынычланды
һәм әүвәл сак кына:
– Паша! Салкын тия бит монда сиңа! Йә җен алыштырып китә! Су буенда
йоклап ятсаң! Әйдә, өйгә! – дип эндәште. Тегесе селкенергә дә уйламады,
хатынның ачуы килә башлады. – Ты, академик чёртов! А ну-ка, вставай!
Алкаш хренов! – дип тарткалый ук башлады. – Мин аны китапханәдә көтеп
утырам. Ә ул! Мин генә тузан суларга тиешме әллә ул китаплар арасында!
Тегесе селкенмәде дә. Хатын, аны уяту уеннан кире кайтып булса кирәк,
су буена килде, халат итәген ботларына чаклы күтәреп, эчкәрәк керде, шул
килеш беркавым кояшка йөзен куеп торды. Тик озак юанмады, ярга чыкты
да ир-атка тагын бер мәртәбә дәшеп карады һәм, кулын селтәп, читкәрәк
китеп басып, халатын салды, аны Пашаның баш астына кыстырды һәм
шуннан соң су керергә ниятләде бугай. Тик ул кинәт артына борылып
карады, ком өстендә яткан баягы бакыр кисәгенә күзе төште. Хатын аны
тиз генә кулына алды, әйләндереп карады да ачулы итеп Паша ягына карап
алды. Менә аның янына килде һәм: «Ты, академик, сволочь!» – дип, аңа
аягы белән төртеп алды. Аннан соң бакыр кирпечне ком өстендә өелеп
торган киемнәре астына яшерде. Тиз генә як-ягына каранып алды.
Менә ул, кеше-кара юклыктан файдаланып, күлмәген салды, анадан тума
шәрә килеш суга керде һәм колач салып йөзәргә кереште. Гайнан суламыйча
да утыра иде. Гади кара халат кигән хатын-кыз шундый матур сынлы
булыр дип кем уйлар, ди! Ялангач сылу аңа гүзәл Су анасы кебек күренде.
Ул, батыраеп, качкан урыныннан чыкты һәм, аксак икәнлеген дә онытып,
җәһәт кенә баягы урынга килде, шешәне тартып алды да янә таллыклар
арасына качты. Шушы мәлдә нигәдер үзенә гайрәт, кыюлык өстисе килеп
китте бугай, әүвәл, бөкене теше белән генә йолкып атты да калган аракыны
чөмерде. Чынлап та, гайрәт керде, шуның белән бергә башына әллә хатын
янына суга чумаргамы дигән уй да килде. Бу гамәленнән аны нидер тыеп
калды, өстәвенә «Су анасы» да – Су анасының кызыдыр әле – ярга чыгып
килә иде. Сөртенергә сөлгесе булмаганлыктан, хатын кояш нурларында
беркавым анадан тума килеш басып торды.
Гайнанның отыры кытыгы килә башлады. Үзе дә сизмәстән, качкан
урыныннан калкып та куйды. Мондый матурлыкны яшь егетнең киноларда
гына күргәне бар, әмма ул кино гына лабаса! Ә монда шәрә матурлык
каршысында ук! Йөрәге дөп-дөп тибәргә кереште. Аны иң гаҗәпләндергәне
тагын шул: кара халат эченә кыз-хатын шундый матурлыкны ничекләр итеп
яшерә алган? Әле генә исерек ирен уятып азапланучы бер гади хатын иде
ләбаса бу фәрештә!
«Фәрештә» озак юанмады, әллә ят күз карашын тойды инде, ялт-йолт
як-ягына каранды һәм башта күлмәген киде, аннары ирнең баш астыннан
халатын тартып алды. Бу юлы исерек ирне көйләп тормаска булды,
чиләктәге балыкларны комга сипте дә, елгадан су алып чыгып, Паша
дигәннең башына койды. Хәсрәт балыкчы мыгырдана-мыгырдана уянды,
комга тезләнде, әүвәл карашы белән нидер эзләгән кебек булды, аннары
хатынга күтәрелеп карады да:

– Сарби, я акулу поймал! – дип куйды. Дүрт аякланган килеш куллары
белән ком өстен капшарга кереште, күрәсең, теге шешәне эзләве иде.
Сарби аны күтәреп торгызды һәм, култык астына кыстырып, авылга таба
алып китте. Кармак та, газета да, аның өстендәге сыңар кыяр белән икмәк
валчыклары да, балыксыз чиләк тә шул килеш утырып калдылар. Яр буенда,
нишләргә белмичә аптырап, Гайнан белән бергә комда әвәләнгән шыртлака,
чабак балыклары гына сикерешеп калды...
Пашаның монда тиз генә әйләнеп килмәячәге көн кебек ачык; Гайнан,
инде бу юлы шикләнмичә яшеренгән урыныннан чыкты да, берни
булмагандай, балык тотарга кереште. Үзе һаман нишләргә, кая барып
сыенырга дип баш ватты. Шактый гына балык та эләкте тагын үзенә.
Аларны пакетка салды да, калган аракыны чалбар кесәсенә тыгып, авылга
таба атлады. Тик авылга килеп җитмәде, байтактан тәбәнәк тау башындагы
чиркәүне күзәтә иде ул. Чиркәүләр икәү булып, берсе авыл читендә кебек
күргән иде. Анысы шактый җимерек хәлдә, өстәвенә, анысы аларның
Сарматындагы чиркәүләргә бик охшамаган да. Гайнан соңыннан гына аның
лютеран чиркәве икәнлеген белде. Әби патша заманында монда яшәгән
немецлар салган булган, ди.
Сәгатьләр буе карап утырса да, чиркәүгә керүче-чыгучы да, ул тирәдә
кайнашкан кеше заты да күренмәде. Авылга кереп, бер белмәгән кешенең
капкасын шакыганчы, әүвәл йокы туйдыруың, өс-башны рәткә китерүең
яхшырак булыр дип уйлады. Аның хәлендә мондый кыяфәттә кеше-кара
күзенә чалыну шүрләтә дә. Шикләнеп тикшерә башласалар, участковыйга
әйтсәләр?.. Кемлеген ачыклау өчен Сарматка хәбәр китә калса – бетте,
милициядәге мәгълүмат бандитларга көнендә үк ирешәчәк!..
Чиркәү эченә аяк басуга, каршыда, түрдә үк, хәтта Христос сурәтеннән
дә өстәрәк Сармат чиркәвендә күргән икенче сурәт тора. Ул аны элеккеге
танышыдай яктырып каршы алды, өстәвенә тәрәзәдән дә нәкъ шунда
нурлар сирпелә, ул махсус шулай итеп куелган, яктылык туп-туры аның
өстенә төшә. Гайнан якынрак килеп карагач күрде: әлеге яктылык тәрәзәдән
түгел, янәшәдәге, хәтта бераз өстәрәк эленгән алтын кысалы сурәттән икән.
Анда – Мәрьям ананың якты чагылышы. Кинәт егетнең башы әйләнеп
киткән кебек булды, Мәрьям ананы бая су буенда күргән хатынга охшатты
ул. Әллә, киресенчә, ул матур хатын Мәрьям анага охшаган инде? Су
буенда очраткан хатын Сарматта калган сөйгән кызы Фатыйманың әнисе
Фәгыйләне дә хәтерләтә кебек.
Ул чакта Фатыйма белән очрашуны тыйдылар Гайнанга. Әнисенең
рус милләтеннән икәнен ишеткән атасы: «Йөрмә, читләр белән канны
бозасы юк әле», – дигән. Гаиләдә ата сүзе төп сүз иде. Фатыйма селкенә
дә алмады, алар аерылыштылар. Бу хәлгә Гайнанның күңеле бик рәнҗеде.
Ул Фатыймага әйтеп тә, аңлатып та карады: «Минем әти Сарматтагы
болгар милли оешмасы җитәкчесе бит, кан бер безнең, – диде. – Теләсәң,
муллалыкка укыйм», – дип ялынды. Тик Фатыйма: «Әти сезнең өйдән
иман качкан дип әйтә», – дигән сылтау белән һаман каршы торды. Соңрак
егет: «Мин – атеист! Ике динне дә өнәмим!» – диде. Фатыйма аның ягына
борылып та кармады. Шул көннән Гайнан сөйгәне белән арасын өзгән ике
динне дә күралмас булды! Ләкин болар эзсез узмады, күкрәк турысында, эчтә үк, авырту тойды. Йөрәктә түгел иде ул, нәкъ менә «күкрәк авызы»
дигән төштә. Рәхмәт төшкере, тора-бара авырту бетте, Гайнан аның хакында
бөтенләй онытты...
Бу чиркәүдә бер кич кенә булса да кунып чыгарга мөмкин иде.
Ташландыкка охшамаган, артык бай җиһазлы булмаса да, эче җыештырылган,
хәтта шәмдәлләрдә яңа шәмнәр дә күренә.
Гайнан урамга чыкты, кеше-кара юклыгын тагын бер кат тикшерү иде
исәбе. Күрәсең, монда кеше сирәк килә, авылы да ташландыкка охшаган.
Тик йортлары яңа әле. Димәк, күптән түгел монда тормыш гөрләгән.
Кинәт читтә, авыл кырыенда ук тавыш ишетелде. Гайнан, кешегә
күренмәс өчен, бур кебек иелеп диярлек, шул якка атлады, тик ерак китмәде,
бер калкулык артында тукталып калды. Сазлык кебек җирдән берсе авыл
читендәге фермага таба көтү куалаганга охшаган. Үзе дә, маллары да
моннан күренми, тавышы гына ишетелә, ферма түбәсендәге Ак калай
аермачык булып ялтырап тора. Аны күргәч, Гайнанның эченә корт керде:
ферма заманча итеп салынган озын, зур бина иде. Күрәсең, монда халык
читтән килеп йөреп эшли торгандыр, чөнки шул көтүчедән, баягы балыкчы
һәм аның хатыныннан башка кеше-кара күзгә чалынмый.
Менә эңгер-меңгер төшә башлады. Чиркәүгә кире кайтканда гына күрде
ул: караңгылык пәрдәсе тирә-юньне чорнап алгач, ферма янындагы бер
йортта ут кабынды. Мөгаен, каравылчы-мазардыр дип уйлады егет. Ләкин
монда кемнеңдер килеп чыгуы бар, милициягә эләгәсе килми иде аның,
шуңа күрә чиркәүгә ышыкланып, шул тирәдә йөрде. Күз тәмам бәйләнгәч,
чак кына чиркәү янында казылган чокырга мәтәлми калды. Нигәдер нәкъ
шул тирәне казыганнар, балчыгы яңага охшаган. Бәлки чиркәүгә кышка
җылылык кертергә исәплиләрдер дип уйлады Гайнан. Бу вакытта кеше-кара
йөрергә тиеш түгел инде, егет эчкә узды һәм фуфайкасын астына җәйде
дә идәнгә чүмәште. Ару-алҗуы тәмам җиткән, нинди кыяфәттә булса да,
таңга кадәр йоклаячак инде ул хәзер.
Егет таң атар алдыннан тыштагы тавышка сискәнеп уянып китте.
Нәрсәдер тышкы якта, нигез буенда ук, кыштыр-кыштыр килә, чак-чок
бәрелгән тавышлар да ишетелә. Гайнан тын да алмыйча байтак тыңлап
ятты. Монда керә күрмәсеннәр дип курка иде ул. Хәзер генә аңлады,
тыштагы кеше арбага ташмы, кирпечме төйи иде, шакылдаган тавышлар
шуңа охшаган. Кемдер чиркәүне нигезеннән сүтә башлаган, ахры, дип
уйлады ул һәм беркавымнан, курка-курка гына, ишектән башын чыгарды.
Тик бу вакытта кемдер дигәне кул арбасын этеп китәргә кузгалган, Гайнан
аның аркасын гына күреп калды. Урамга чыкты, чокыр янына килде. Чокыр
тулы кызыл кирпеч, балчык астыннан зур мәрмәргә охшаган таш кырые да
күренеп тора. Димәк, авылда кеше бар, чиркәүнең кирпечен өенә ташый
торгандыр. Үзен куркыткан тавышның сәбәбен аңлагач, ул янә эчкә керде,
баягы урынына сузылып ятты. Күзеннән йокы качкан иде инде. Ни гаҗәп,
күңелендә куркуның әсәре дә калмаган, киресенчә, тынычланып калгандай.
Ул кабат торды, шәмдәлдәге шәмнәргә ут элеп чыкты. Чиркәү эче яктырып
китте. Хәзер аңа каршыдагы изге Мәрьям ана сурәте аермачык күренә.
Ул төбәп, аңа карап тора шикелле. Сурәт кайчандыр әнисе өй почмагына
куйган сурәткә охшаган. Шуның өчен әтисе белән күпме талаштылар. Ахыр чиктә барыбер әнисе җиңде. Сурәт белән малайны алам да ташлап китәм
дип куркытты бугай әтисен.
Менә изге Мәрьям ана аңа күз кыскандай булды, килдеңме ди кебек
иде ул. Гайнанны әнисе, әтисе күрмәгәндә, чукынырга өйрәткән иде.
Ул көнне бик яхшы хәтерли ул, чөнки кичен аны әтисе үзе белән кичке
намазга мәчеткә алып китте. Мәчет эченә керергә курыкканы да хәтерендә,
чукынганын белеп, Алла бабай аны яшене белән сугып үтерер кебек.
Тик кермичә дә булмый. Догаларның кайсын укырга кирәк икән, Алла
бабайгамы, Иисускамы? Гайнан куркуыннан икесен дә укырга булды.
«Боже, очисти мя, грешнаго, и помилуй мя».
Аннан соң мәчет каршында кинәт туктап калган әтисенә күтәрелеп
карады. Ул малаена ишетерлек итеп шулай ук дога укый, ләкин аның догасы
Алла бабайга иде. Малай әтисе артыннан кабатлады:
– «Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик» (Аллаһым! Миңа рәхмәт
ишекләреңне ач!)
Әтисе шуның артыннан ук мәчеттән чыкканда укыла торган доганы да
ятлатты. Күрәсең, гел әнисе янында кайнашкан улына шикләнеп карый
иде Сәрдәр абый.
– «Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик» (Аллаһым! Синең
фазлыңнан сорыйм), – диде ул, малайның башына дәү кулын куеп.
Мәчеткә керделәр. Аяк киемнәрен салып, эчкә уздылар. Әтисе янәшәсенә
малай да намазлыкка басты. Мәчет эче тып-тын. Ниндидер илаһи, рәхәтлек
бирә торган тынлык иде ул. Тик бераздан арттан кыштырдаган тавышлар
ишетелә башлады. Алла бабай аның Иисуска укыган догасын ишеткән
дә, хәзер аның иманын укытырга Гайнан иң курыккан явыз җанварын –
тычканны җибәргән. Тычкан башта аның колагын тешләп өзәчәк, аннары
бөтен тәнен кимерергә керешәчәк!..
Куркуы шулкадәр көчле иде ки, тагын бер кыштырдау ишетелүгә, малай,
аңын җуя язып, намазлык өстенә сыгылып төште...
Гайнан дивар кырыендагы өемгә сөртенә язды. Бая су буенда күргән
бакыр «кирпечләре» рәт-рәт төзелеп куелган. Берсен алып, күзенә якын
китерде, боларга да шундый ук «999,9» тамгасы сугылган. Күрәсең,
шәһәрчектә бакыр коя торган завод бардыр дип уйлады ул һәм «кирпечне»
урынына ташлады.
Беркавымнан шәм яндырып, аны Николай Чудотворец сурәте алдына
куйды. Бу дошманнарыңның гаепләрен гафу кылып, аларга саулык
теләгәндә шулай эшләнә иде. Сарматта калган бандитлар исәнлегенә
куйды ул аны. Бәлки, шуның белән тегеләрнең күңелләре йомшарып, аңа
булган ачуларын онытырлар. Аның да, дошманнарның да гөнаһларын юкка
чыгарыр Гайсә пәйгамбәр хикмәте...
Кинәт яман шыгырдап, ишек ачылып китте һәм анда хатын-кыз башы
пәйда булды. Гайнан шундук таныды аны, бу кичә елга буенда ул читтән
сокланып күзәткән матур хатын иде. Ул Гайнанны күрүгә:
– Господи! Отец Григорий?! Это Вы, наверное?! Когда Вы приехали?
Мы Вас ждали дома, – дип, аңа таба якынлашты.
Гайнан, каушавыннан бер шәм алып, хатынга сузды. Моның белән
вакытны үз файдасына отуы иде аның. Шул арада баш мие отыры котырып эшләргә кереште: димәк, аны ниндидер Григорий атакай дип кабул итәләр?..
Монда яңа поп киләсе булгандыр, аны йөзгә белми бу хатын...
– Тәки туя белмәде инде бу Ермолай бандитлары! – дип куйды хатын.
Гайнан аптырап, аңа карады. Хатын сүзенә ачыклык кертте: – Бар монда
башкисәрләр. Ермолай дигән бандит шайкасы. Тизәккә җыелган кебек бер
секретный завод тирәсендә кайнашалар. Алтын кою заводы инде ул. Секрет
дигәч тә, бар кеше белә. Башкаладан килеп ачтылар.
Гайнанның бернинди завод-мазарда гаме юк иде, ул мизгел эчендә
Григорий атакайга әйләнде дә куйды. Юлда угрылар талады дип аңлаткач,
чынлап та, ышанырлык, «атакай» рәвешен туры китереп, чиркәү гореф-
гадәтләрен үтәде. Хатын Сарби Даниловна атлы икән, алар Пал Палыч
(Пауль Вольфганг) белән монда Алманиядән практика узарга килгән
тюрколог-аспирантлар. Кулдашы белән бер түбә астындагы йортта аерым
бүлмәләрдә яшиләр. Остазлары Данил Френкның бар Россия буенча җыйган
архивын тәртипкә китерәләр икән. Остаз дигәне Сарбиның әтисе икән.
Гайнан әлегә бары шуларны белде.
Сарби Даниловна аны өенә чәйгә чакырды һәм сүз уңаеннан поп яшәргә
тиешле фатирның күптән әзер икәнлеген дә әйтеп алды. Урамга чыктылар.
Сарби, теге чокырны күреп, авыр сулады һәм Гайнан-Григорий аңламаса
да, аңа да ишетерлек итеп:
– Ну, Тукаш! Тик тора белми. Тәки үз дигәнен эшләр, ахры, бу үҗәт
Гоголь-Моголь! – дип куйды.
«Паратов белән Рәимов чиркәүгә күптән поп эзлиләр иде инде. Менә
мин табып бирәм попны аңа. Солтан «үз побын» китермәкче була. Паратов
үз ягына каера. Берсенеке дә булмаячак поп монда. Сарби побы утырачак
чиркәүдә!» – дип, үзалдына сөенеп тә уйланды хатын.
Гайнан берни сораштырмады, үз җае белән хатынның барын да
сөйләячәге болай да күренеп тора. Дөресен генә әйткәндә, аның үз уй-
борчулары көчлерәк. Григорий түгеллеге барыбер ачылачак бит инде,
кайчан булса да фаш ителәчәк, адәм хурына калачак; татар башы белән
атакай роленә керергә маташа… Соңрак бу гамәле зур фаҗига китереп
чыгармасмы, бәлагә тармасмы ул?! Берсеннән котылдым бугай дигәндә
генә, икенче боҗрага тыкмасмы муенын?! Муены берәү генә бит... Әлеге
шик-шөбһәне икенче уйлары йомшарта: хатын бик чибәр, аның янында
Гайнанга ничектер аңлатып булмаслык рәхәт, тыныч, җылы иде. Фатыйма
белән икәү генә калгандагы халәтне кичерә түгелме соң ул?.. Эреп ага яза
бит инде. Эчендә – ут, җанын җылы йон йомгакка төреп куйган кебек.
«Аллага тапшырдык! – дип уйлады ул үзалдына, хатын артыннан авылга
таба атлый-атлый. – Господи, помилуй... Спаси, Господи!.. Или бәндәңнең
гөнаһлы гамәлләреннән үзең спасайся! Аллаһы әкбәр! Амин!»
Шул рәвешле Гайнан «Григорий атакай» булып китте...
...Григорий атакайның исә поп булу хакында төшенә дә кереп караганы
булмады моңарчы. Язмыш үзе поп ясады аннан.
Сарматтагы илгә атаклы машина-трактор заводы тирәсенә, майлы калҗа
эләктерергә исәпләп, бар илдән козгыннар җыелды. Козгыннарның оясы
шактый еракта, читтә икәнлеген берәү дә белми иде.

Гайнан кебек буй үстергән Сармат малайлары тормышыннан да читтә
калмады завод тормышы. Әзер машиналарны сату өчен йөзләгән дилер-
фирмалар хасил булды, аларның башында чын башкисәрләр иде. Үзара
талаш, үтереш башланды. Ат аунаган җирдә төк булса да кала дигәндәй,
мәктәпнең соңгы сыйныфында укучы яшүсмерләр, тегеләр әвәрә килгән
арада запчастьларны булса да эләктереп калырга тырышалар һәм җәһәт
кенә яшереп тә куялар иде. Ә запчасть сорап, заводның үзенә турыдан-
туры килүчеләр бихисап. Тик бар кешегә дә максатына ирешү тәтеми.
Өч малай, өч сыйныфташ Гайнан, Роберт һәм Илья, аннан-моннан урлап
«җыештырган» детальләрне менә шуларга сату эшен көйләп җибәрделәр.
Үзләрен яшь бизнесмен-эшмәкәрләр итеп хис итте алар. Сармат елгасыннан
ерак түгел бер чокыр-ерганак буенда ташландык чиркәү бар иде. Аның
тимер ишеген каерып ачтылар да шуны склад иттеләр.
Гайнанны атасы өч ел элек, Сармат уртасындагы гимназиядән алып,
елганың аргы ягындагы рус мәктәбенә күчергән иде. Анда хатынының
туганнары яши, торуы да шуларда, Сәрдәр акча белән ярдәм итеп тора.
Хатыны Люба вафат булгач, ике балага күз-колак булу атаның үзенә генә
кыен булса да, балачактан терекөмеш кушаматы алган тиктормас малай
ялгыш юлдан китәр дип шикләнсә, күңелендә генә йөрткән башка хыялы
да бар иде. Заманалар капылт үзгәреп китте, шуңа күрә татар-болгар телең
белән генә әллә кая ерак китә алмыйсың, ана канын сеңдерергә кирәк дип
фикер йөртте ул. Аннан соң ата телен такы-токы белгән малайны читкә
җибәрү кулайрак булачак. Моның белән ул ике куянның койрыгын тота:
«Рус» малайны күздән яшерә, яшь хатыны колак итен ашаудан туктый... Ә
малай өчен шатланырга гына кирәк. Әтисе аның киләчәге хакында уйлап,
шулай эшли ләбаса! Яшьләргә тиздән зур юллар ачылырга тора!.. Сәрдәрнең
яшь хатыны малайның болай «урнашуына» аеруча сөенде.
Бандитларның фирмаларыннан «запас частьләр», бик кирәкле детальләр
акрын гына малайлар ягына шуа торды. Тегеләр, урлауда бер-берсен
гаепләп, атна саен атыш оештырып тора. Мәгәр чын «күселәрне» белеп
алсалар, малайларның эшләре хөрти булачак иде. Шуңа күрә сатуны итәк
астыннан гына эшләделәр. Өчесе дә шәһәр читендәге өч төрле машина
югычка урнашты, чөнки Сарматка читтән килүчеләр, гадәттә, шушы юлдан
узалар, һәркайсының шәһәргә чиста машина белән керәселәре килү дә
табигый хәл. Монда исә яшерен сату шактый хутлы барды.
Мәктәп тәмамлаганда, егетләр өчесе дә шактый гына мая туплап өлгереп,
киләчәк турында уйларга вакыт иде. Гайнанның балачактан бөреләнгән
хыялы – артист булу. Укыган чакта да мәктәп театрында баш рольләрдә
катнашты, тавышы әйбәт, көе, моңы да бар иде егетнең. Ләкин шул вакытта
кемдер «артистлар хәерче бит алар!» дигән шом салды. Татар артистлары –
хәерче. Мәсәлән, Мәскәүнең шоу-бизнесында миллионнар әйләнә диләр.
Ул рус артисты булып китәчәк. Хәер, фамилияне калдырсаң да була икән,
чөнки әйбәт яңгырый: Григорий Лаисов! Сары газета журналистларының
башлары катсын әле кайсы милләттән икән бу бөек артист дип уйлап!..
Әтисе теләге буенча, әле яңа алган паспортын үзгәртеп, милләтен «болгар»
дип яздырдылар.
Ләкин бу уйлар әлеге хыялда гына калды. «Бизнес»лары яхшы бара,
аннан баш тарту ахмаклык булыр иде. Тик хәзер товарлар күбәеп киткәч, аларны сакларга кирәк була башлады. Акчалары булса да, алар каравылчы
тота алмыйлар; шуңа күрә «склад-чиркәү»не чираттан сакларга килештеләр.
Беренче төнне бик шәп уздырган иде Гайнан, агач сәкегә сузылып ятты
да таңга кадәр йоклады, хәтта иптәшләре килгәндә дә уянмаган иде әле.
Ләкин каравылчы болай булырга тиеш түгел, аңа шелтә эләкте. Ә икенче
көнне Роберт йокыны ача торган ниндидер үлән табып килде. Шуны
тәмәке урынына тартсаң, чыннан да, күзләр шакмак була, нинди йокы
килү, киресенчә, уйныйсы, биисе, сикерәсе, дөнья матур, дөнья киң дип
кычкырып җырлыйсы килә башлый. Малайлар каравыл алдыннан шул
тәмәкене суырырга гадәтләнделәр. Болай тыныч, склад яхшы саклана иде.
Икенче каравыл чиратында Гайнан чиркәүнең эчен яхшылап карарга
булды. Бәлки берәр яшерен бүлмәсе бардыр? Бәлки әле кирпеч ватыклары
арасыннан берәр алтын тәре-мазар килеп чыкмасмы? Әтисе сөйли торган
иде бит, яшь чакта элеккеге алпавыт утарының һәр аршынын көрәкләр
белән казып чыкканнар; янәсе алпавытның яшерелгән хәзинәсен эзлиләр!
Бәлки, андый бәхет малаена язгандыр?!
Гайнан йокысын ачар өчен теге тәмәкене тирән итеп суырды да, баш
әйләнүе бераз басылып, күзләре шар булып ачылгач, кулына фонарь алып,
чиркәүнең моңарчы алар аягы басмаган почмакларын актарырга китте.
Юравы юш килде, кирпеч-пыяла ватыкларын ерып, шактый ара узгач, арткы
якта ул бер кечкенә ишеккә юлыкты. Ишек гайре кечкенә һәм бик тәбәнәк
иде, моннан, мөгаен, лилипутлар гына кереп-чыгып йөргәндер. Шунысы
гаҗәп: ишек аркылы тимер белән бикләнгән, йозак та кибетнеке түгел,
кулдан ясалган зур борынгы йозакка охшаган. Андый йозакны күргәне бар
иде Гайнанның: әтисе аны авылдан алып килгән, ул еш кына безнең бабай
кулак булган, амбарлары тулы ашлык, тарантаслары, кара айгырлары булган
дип сөйли һәм дәлилгә ат башы чаклы шул амбар йозагын күрсәтә иде. Бу
йозак озак ачылмаганга охшаган, чөнки тишегенә күгәрек укмашып каткан.
Гайнан арматура кисәге белән йозакка сукты. Бер сукты шулай, ике
сукты һәм кинәт артына егылып китә язды: колагына чиркәү чаңы ишетелә
башлады. Әлеге тавыш малайны башта куркытса да, тора-бара ул аңа
кыюлык кына өстәде, кызыксынуын көчәйтте. Ишек артында зур гына
бүлмә бар. Бүлмәнең урта диварында тузанга капланган рәсем-портрет та
тора кебек. Малай җиң очы белән рәсемнең тузаннарын сөртте һәм авызын
ачып аптырап калды: рәсем-портрет дигәне борынгы икона булып чыкты.
Түгәрәк өстәл әйләнәсендә өч фәрештә тезелешеп утырган. Шуларның
уртадагысы кинәт малайга күз кысты. Бу инде чиркәү чаңы тавышы
ишетелү генә түгел, монысы гайре табигый гамәл-күренеш иде: малайның
тез буыннары калтырарга кереште, авызы чатнап кибеп, иреннәре иренгә
ябышты, ни артка, ни алга кузгалып китә алмыйча тик басып тора. Менә
уртадагысы аңа тагын күз кыса. Малайның бөтен эчен калтырау алды. Бу
юлы ул шырылдап кычкырып җибәрде һәм ишектән ничек чыгып киткәнен
үзе дә сизми калды. Шул кызулыктан өенә кадәр йөгергән, ишеген дә
бикләргә оныткан иде хәсрәт каравылчы!
Кояш баюга, чиркәүнең ачык ишегеннән әүвәл сөт кәҗәләре кергән,
аннан соң малкайларын эзләп, хуҗа хатын килеп җиткән; ул үзе генә
чиркәү-складта машина резиналарын чәйнәргә керешкән кәҗәләрен кубарып ала алмагач, малаен чакырткан. Тегесе исә андагы байлыкны
күреп шаклар каткан. Чыбыксыз телефон аша әлеге хәбәр дилерларга да
барып ирешкән һәм шундук Гайнаннарны эзәрлекләү башланды. Роберт
белән Илья нишләгәндер, Гайнан, өйдәгеләргә ашык-пошык нидер әйтте
дә, паспортын эләктереп, тимер юлга чапты. Вокзалда күренеп йөрергә
ярамый иде. Тимер юлда егетебез узып баручы товар поездына эләкте дә
тизрәк моннан кыяклау ягын карады. Дөрес итте, соңыннан хәбәр килде:
Ильяны тотып алып, чиркәү диварына терәп атканнар, Роберт каядыр
качкан, кыскасы, Гайнан котылып өлгерде һәм аны озын поезд Аксу елгасы
буенда утырган гүзәл табигатьле Касыйм шәһәре якларына таба алып китте.

...Сарби Даниловна Гайнан-Григорий атакайны күршедәге буш йортка
урнаштырды. Көне буе алар өч чуваш хатыны ярдәме белән чиркәүдәге
чүп-чарны чыгардылар. Атакай иконаларны рәткә китерде, тузаннарын
сөртте, купканын яхшылап кадаклады, кыек торганын турайтты. Чуваш
хатыннарының берсе «Изге Троица» белән кызыксынса да, ул аңа соңыннан,
соңыннан дия-дия, игътибарын читкә юнәлтә алды, чөнки үзе дә аның
хакында юньләп белеп бетерми иде.
Теге бакыр коелма кирпечләрен Сарби күз ачып йомган арада агач
тартмага тутырды да каядыр күздән югалтты.
Үзенә аталган өйдә ялгызы гына калгач, җиңел сулап куйды Гайнаннан
«Григорий атакай»га әйләнгән егет. Төнлә аңа нигәдер инде күптән исенә
дә алмаган Муся, Мариҗан түтиләр, аның Лукерья атлы гүзәл кызы керде.
Лукерья Гайнаннан шактый өлкән, шулай да яшүсмерне тәки гашыйк итә
язган иде.
Төн уртасында ул сискәнеп уянып китте дә кайда икәнлеген һәм нигә
төшенә нәкъ менә Лукерья кергәнен байтак аңышмыйча ятты. Ул әтисе
белән әле үсмер чакта Ханкала ягына – Туксабага кунакка кайткач Лукерья
аңа уч төбенә сыярлык кына «Святая Троица»ны бүләк итмәкче иде, тик,
Муся түтәй күреп, аны егетнең кулыннан тартып алды. Ә төштә алар
Лукерья белән икесе генә чиркәүгә керделәр. Шәмнәр кабызып куйдылар
да, Лукерья аны нигәдер тизрәк урамга чыгарга әйдәде. Ишек төбендә
Муся түтәй пәйда булып, юлларына аркылы төште. Гайнан чыгып китмәкче
булып, әле бер якка, әле икенче якка тартыла, Муся түтәй юлына аркылы
баскан да, ни урамга чыгармый, ни кире эчкә кереп китәргә ирек бирми.
Шуннан соң Лукерья аның кулыннан алды да үз артыннан урамга таба
әйдәде, икесе булгач, Муся түтәй дә каршы килмәде. Урамга чыксалар,
каршыларында каяндыр әтисе пәйда булды, күзгә-күз очрашсалар да, әтисе
аны күрмәгәнгә салыша, нәрсәгәдер үпкәләгән. Аның артында ук әнисе дә
басып тора икән. Анысы улына елмая, нидер әйтергә тели. Шулчак әтисе
капылт кына ниндидер зур кошка әверелде дә Ханкала ягына таба очып
китте. Чиркәү каршында алар өчесе генә басып калды. Бер-берсе белән
сөйләшмичә шулай бик озак әтисе очкан тарафка карап тордылар. Лукерья
Гайнанның кулын ычкындырды да аны читкә этәрде, үзе ак томан эченә
кереп югалды. Шулчакта әнисе дә юкка чыкты. Теге гүзәл ханым Лукерья
түгел икән, ул Сарби икән ләбаса!
Гайнан бик озак вакыт күргән төшеннән арына алмыйча ятты, йокысы да ачылган, төш өнендә дә һаман дәвам итә. Җәйләрен әтисенең туган
ягына кайткач, ул берәр атна әбиләрендә кунакта булып китә иде. Ул чакта
Лукерья Путанай авылыннан туганнарына кунакка килә, әле дә хәтерли:
йортлары Чыбык күпер дип аталган урында иде.
Ул килгән көнне Лукерья аның белән генә уйный, чөнки Никон капканы
эчкә яктан бикләп куя иде. Кунаклар китүгә, Лукерья янә койма башына
менеп утыра, дөресрәге, аларның ишегалдына коймага сөяп өелгән, өстенә
шифер капланган утын әрдәнәсе бар иде. Шул шифер шарт-шарт килә
башлауга, Гайнан ян бакчага чыга, «шиферлы тавыш» кыздан «мин монда»
дигән хәбәр кебегрәк иде. Хәтерендә тагын шунысы калган: Лукерья
һәрчак гаилә булып уйнарга ярата, ул хатын-кыз, имеш, уен вакытында
Гайнан аның ире була инде. Комлыкта йортлар өяләр, Лукерья «ире» эштән
кайтышка ашарга пешереп тора. Күрәсең, айлар буе командировкада йөргән
әтисен сагына иде кыз, телендә дә гел: «Әти кайтса яки әти миңа тегене
апкайта, әти миңа моны апкайтты» кебегрәк сүзләр иде. Соңгы кайтуында
ул Лукерьяны танымады, кыз кинәт кенә буйга да тартылып киткән, юка
күлмәге аша күкрәк турысында нәни туп та пәйда булган, чәчен элек үреп
йөри иде, хәзер ул тузгыган. Комлыкка таба хәзер икесе дә борылып та
карамадылар. Кичләрен капка төбендә утыралар, сөйләшәләр, хәзер ни
турында сөйләшкәннәрен дә хәтерләми, әмма Лукерья белән бик кызык иде.
Ул һәрвакыт нидер уйлап таба яки берәр кызык сөйләп көлдерә. Беркөнне
Лукерья аны Путанайга барырга чакырды. Ияреп китте Гайнан, кыз нигә
барасын әйтмәсә дә, барыбер кыланчыкланып: «Баргач, күрерсең менә!» –
генә диде. Путанайга җиткәч, кыз туп-туры авыл кырыендагы чиркәүгә таба
турылап китте. Чиркәүнең ишеге ачык, кеше-кара юк, ләкин берничә икона
янында шәмнәр янып торганы күренә. Кыз, ике шәм алып, берсен Гайнанга
бирде һәм ут алдыргач, шәмдәлгә куярга кушты да, Гайнанны ишек төбенә
бастырып куеп, үзе каршыдагы Иисус сурәте янына басып, бик озак тын
торды. Аннары алар кайтып киттеләр. Шул көнне кич утырганда, Лукерья
аның битеннән үпте һәм: «Без хәзер ир белән хатын шикелле!» – дип, кайнар
сулышы белән пышылдап, колагын пешерде. Гайнанның тәнен ут алды,
кыюланып китеп, ул да кызга елышмакчы иде, шулчак капка шыгырдаган
тавыш ишетелде, алар икесе дә сискәнеп киттеләр. Муся түтәй икән.
Лукерья белән менә тагын күрештеләр, тик бу юлысы төштә, анысы да
Гайнан төшендә генә.
Лукерьяның төшкә керүе гаҗәп түгел, Сарби Даниловна кичә кайсы ягы
беләндер балачак авылындагы шул кызны хәтерләтеп куйды. Төсе-кыяфәте
беләнме, бәлки, тавышлары охшаган идеме икән?
Чиркәүнең төшенә керүе аңлашыла, кичә кичергәннәре кайный
торгандыр баш чүмечендә. Тик нигә әтисе белән бергә йөри торган мәчетнең
кергәне юк соң?! Чиркәү дә, чиркәү... Хәер, бу сорауга әтисе җиңел генә
җавап биргән булыр иде. Улым, дияр иде ул, бүген сәясәт шундый, мәчеткә
бигүк урын юк, дияр иде, мөгаен...
Төш тәэсире акрынлап эреп юкка чыкты, егет фани дөньяга кайтты.
Монысы аны тагын да куркытты. Кем уйлаган, аны монда атакай итеп кабул
иттеләр, хәзер ул чиркәүдә атакай, ягъни поп булып хезмәт итәргә тиеш.
Догаларның күбесен яшьтән үк белә, әтисе өйдә юк чакта әнисе аларны
бик еш колагына пышылдый иде. Яшьлекнең хәтере үткен, мөселман догалары белән рәттән христиан догаларын да бик һәйбәт сеңдерә. Тик
догалар белән генә берни кыра алмыйсың, монда барысын да шартына
туры китерергә кирәк булачак.
Гайнанның исенә өстәл өстенә утырган компьютер төште, ул өстеннән
юрганын алып ташлады да яланаяк салкын идәнгә басты, зиһене ачылып
китте. Компьютер эшли, хәтта интернетка да кушылган иде. Ул, ашыга-
ашыга, чиркәү хезмәте кушымтасын эзләп тапты, йотлыгып укырга
кереште, һәрнәрсәне хәтеренә сеңдереп барды. Болай булгач ерып чыгарга
тиеш. Тик чиркәүдә «поп» булып озак хезмәт итә алырмы, хәер, әлегә мая
тупларга кирәк, акчасыз берни кылып булмый, аннан соң берәр җаен турып
китереп качып китәргә, Башкала ягына сыпыртырга! Ошап китсә мәгәр,
монда ук калыр. Сармат бандитлары да чиркәүгә килеп эзләп йөрмәсләр.
Вакыт үзе күрсәтер аннан соң.
Таң атканда, Гайнан шундый иләс-миләс фикерләргә килеп өлгерде
һәм бу аның күңеленә шактый тынычлык иңдерде. Юынып, аруланып
алгач, атакай киемнәрен киеп, көзге алдында әйләнде, шартына туры
китереп, махсус тавыш белән сөйләшеп карады, вәкарь белән генә атларга
йөрәнде. Сакалы кыскарак кыскасын, үсәр әле, бер атна узмас, чын попка
охшап калыр Гайнаның... Григорий атакайга әйләнер. Тормыш җайлана
болай булгач. Җаны да әллә ни битәрләми, чөнки әнисе христиан бит,
кан ана ягыннан да килә. Беркем дә, беркайчан да гаеп ташлый алмаячак
аңа. Иманын саткан дия алмаслар. Ике диндә дә иман шул берүк инде ул.
Иманың җаныңда булмаса, аны адәми затка дин генә кертә алмый. Бабалар
каны буенча килгән денең булмаса әгәр?!
Ишек шакыдылар, Гайнан керүчене ишегалды тәрәзәсеннән күреп
калган иде, күрше Сарби Даниловнага мондый киемнәрдән күренү әйбәт
тә әле. Ул тиз генә караватын җыештырып куйды. Ишек биктә түгел иде,
эчтән җавап булмагач, хатын үзеннән-үзе өй эченә шуып керде. Әлеге
мөлаем хатын өй эченә үзе белән саф һава алып кергән кебек булды, сулыш
алулары җиңеләйде, хатынның уңай аурасы аның кәефен күтәрде.
Хәл-әхвәл сорашкач, тегесе аны өенә чәйгә чакырды.
– Григорий атакай, Солтан кайта бүген, Хәйдәров, то есть монда, Русинга
килә. Синең белән дә таныштырырмын. Бик сөенер чиркәүнең атакайлы
булуына, – дип өстәде.
Солтан исемен ишетүгә, Гайнан дерт итеп куйды. Тик бик тиз
тынычланды, дөньяда Солтан исемле кешеләр бер атасының сыйныфташы,
авылдашы гына димәгән ләбаса дип юатты үзен. Тиз тынычланды, чөнки
ул чакта һәр яңа туган көн үзе ярдәм итте Гайнанга. Аңа чын поп булып
кыланырга да кирәк түгел икән, Сарби Даниловна лютеран динендә. Бу
бистәнең икенче очында элек немецлар салып калдырган лютеран чиркәвен
дә күрде бит. Ләкин ул ташландык чиркәүнең язмышы бөтенләй өметсез, ди.
Православие рус чиркәве поплы булырга тора, ә пастырьны каян табасың?
Әле өстәвенә сугыштан соң ул чиркәүне мондагы җирле халык немецларга
үч итеп махсус җимергән.
Русин авылының инеш артындагы икенче ягына немецлар нигез салган.
Әби патшаның мәгълүм манифестыннан соң 1766 елда монда күпләп
немецлар килеп утыра. Лютеран динендәге халык үз чиркәвен (кирха) булдыра. Саксония белән Пфальцадан була ул гаиләләр. Бу як халык телендә
беренче старостаның исеме белән Шефер дип аталып йөртелә. Сугыштан
соң җирле халыкка үзләренә дошман булган немец исемен «оныттырырга»
тырышсалар да, әле дә шул исем белән йөртәләр. Әтисе галим Данил Френк
юкка гына монда төпләнмәгән икән.
Сарби Даниловна кыскача гына әлеге тарихны сөйләп алды да:
– Минем өстәл әзер, атакай, – диде назлы тавыш белән. – Аннан соң
мунча да кереп чыгарга мөмкин, ягылган, – дип өстәде.
Мунча бик кирәк иде Гайнанга, монысына ул шатланып риза булды.
Әмма ялгышкан, беренче көнне үк шул мунча дигәннәре аны харап итеп
ташлый язды, мунча аркасында Григорий атакаебыз чак кына бар дөньяга
хур булмыйча калды...
Бу турыда Сарби, шактый гомер узгач, шаярып төрттерде Гайнанга.
Ул, салкын су кертергә дип, мунча алачыгына узган. Гайнанның күз-башы
сабынлы чакта, салкын суның кайда икәнлеген әйтергә, мунча ишеген ачып
караган. Попның сөннәтле икәнлеген күргән хатын чак авып китмәгән
шулчакта (Ялангач яшь егет күргәч, еллар белән инде куера башлаган
каны кинәт кайный башлап, шулай булганмы, әллә аптырау-гаҗәпләнүме –
анысын әйтми чая хатын); тиз генә чыгып сыпырткан мунча алачыгыннан…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев