Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Әүвәл Солтан икеләнде, бу ялкау кызның кулына кәйлә тотып, тукран кебек тукылдыйсы килмиме, әллә инде Солтанның үзенә күзе төшүен сизенәме? Ие, шуннан ни ди? Кирәгең бар иде синең сала башың кәттә шәһәр кызына! Хыялланган бул тагы!..

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Любовь в жизни есть всегда, взаимной нету не фига»

Солтанның исәбе туп-туры Башкала уку йортларының берсенә барып
керү иде. Бер караганда, бу авыл малае өчен буй җитмәслек хыял булса,
икенчедән, унынчыны тәмамлаганда, аның Башкаладагы бер хакимнең
бердәнбер матур кызы белән танышлыгын белгән Ясминә тамчы да
шикләнмәде. Керәчәк ул Башкаладагы уку йортына, аннан соң исенә дә
алмаячак Ясминәне... Һәм аннан соң, кыз уенча, гомер буе Ясминә дип
өзгәләнеп, үкенеп яшәячәк!.. Гафияте дә Мариҗан дип бик шашып йөрсен
әле менә...
Алар иртән, чык кипкәнче үк, Ислемай тау итәгеннән башланып киткән Биектау ерганагында балтырган, какы җыярга барырга тиешләр иде. Шул
көнне таң белән Чыбык күпер буена нәни автобус килеп туктады. Ислемай
тавына килүче туристлар икәнлеген әллә каян белде аларның Солтан
һәм, Ясминәне дә көтеп тормастан, юл күрсәтергә шул автобуска утырып
китте. Ислемай тавына килгән туристларга (болары студент геологлар һәм
филологлар булып чыкты) юл күрсәтү – малайларның уч төбенә бераз акча
кертә торган табышлы шөгыль, хәзергечә әйтсәк, бер бизнес иде... Көне
буе ул турист-сәяхәтчеләрне таулардагы үзең генә белгән сукмаклардан
алып йөрисең, алар белән бергә ял итәсең, бергәләшеп төсле ташлар
җыясың. Бүген андый уе юк иде Солтанның. Ләкин автобустан иң соңгы
булып төшкән кыска чәчле зур күзле кызның: «Юл күрсәтә алмассыңмы? –
диюе, әле шуңа өстәп: – Алайса, адашып үләбез бит без монда синнән
башка!» – дип, иркә тавыш белән ялваруы Солтанны сихерләде дә куйды.
«Әллә моның тылсымы Ясминәнекенә караганда да көчлерәк микән?» – дип
уйлый-уйлый, ул үзе дә сизмәстән автобуска кереп утырды.
Солтан студентларны туп-туры Ислемай тавына алып китте. Боларны
ташлар һәм тауның төрле катламнары кызыксындыра торгандыр дип
уйлады ул. Ләкин гел Бану янында бөтерелгән кызыл сакаллы студент-
филолог, ахрысы, ул гел атамалар турында сөйли. Һәм бу якларны каян белә
ул?! Беренче мәртәбә аяк басуы бит? Хәер, тора-бара аңлашылды: китаптан
гына укыган икән, хәзер менә үз күзләре белән күрергә килгән. Зур күзле
кыз шулай диде. «Геолог булсам да, мин дә кызыксынам алар белән», –
ди. Хәер, Солтанга барыбер иде, чөнки ун сыйныф белеме аңа тирәнтен
уйларга мөмкинлек бирми. Әмма егетнең болардан бер өстенлеге бар, ул
атамаларны яттан белә. Менә һәр кыяның исем-атамасын, үзе белгәнчә,
аңлатып-сөйләп бара. Ләкин авыл исеменең дә кайдан килеп чыкканын
чамаламаган малайлар шуннан ары уза алмыйлар. Хәтта укытучы Миутын
да белми авыл исеменең килеп чыгышын, тауларның нилектән «Ислемай»
дип аталуын да әйтә алганы юк. Күлтәк күле нигә «Күлтәк»? Ирдеш нишләп
ни «Иртыш» түгел, ни «Идел» атамасына ятышып бетми?.. Шулай да
Туксаба малайларының мондый экскурсияләрдә «гид» булып йөрүе беренче
мәртәбә генә түгел, азу тешен ярган егетләр. Гадәттә, тауның исеме ошый
иде сәяхәтчеләргә. Сораштырып теңкәгә тиеп бетәләр. Туристларның
күңелен күрергә, әлбәттә, моңарчы ишеткәннәре җитә. Кирәк булса, үзеңнән
дә өстәп куясың. Нәрсәсенә аптырыйсың инде аның: Ислемай тавының
итәгендәге чоңгыллардан элек керосин җыйганнар, шуннан ары сабын
кебек күбекләнеп торган сулы чокыр булган. Ул ислемай хәзер тау ярыгына
кереп качкан, атамасы гына калган. Аның итәгендә бүгенге көндә сазлык.
Белгән кеше генә аерым сукмаклар аша тауга менә ала. Ислемай тау атамасы
үзе үк сөйли инде тау башында ниндидер хикмәтләр барлыгы турында.
Егетләрнең икесе сакалсыз, берсе, йөзен сакал басканы, ягъни филологы,
аспирант булып чыкты. Атамалар белән шунысы кызыксына инде. Чалбарлы
ике кызның зур күзлесе, Бану атлысы, кыр кәҗәсе кебек: килеп җитүгә,
әле бер кыяга менә, әле икенче таучык башыннан: «Монда килегез!» – дип
аваз сала. Ләкин һәркайсы бик белдекле рәвештә үз эше белән мәшгуль
булганлыктан, аның янына барырга атлыгып торучылар күренми;
аптырагач, Солтан китә. Малай башта ук игътибар итте, сакаллы аспирант әүвәл гел Бану тирәсендә кайнашты. Тик кыз күбрәк кыр кәҗәсе кебек
ташлар өстендә. Аңа табыш-эзләнүдән бигрәк тау башында хозурланып
йөрү күбрәк ошый төсле. Җиңел генә менгән таш өстеннән кыз балага
кире төшү кыенрак, ләкин сакаллы аспирант, аңа ярдәм итәргә һәрвакыт
әзер торса да, кул бирми, күтәреп алырга да җыенмый, бары тыныч кына
таш кырыенда кызны көтеп тора. Шулчакта Солтан пәйда була һәм кызга
төшәргә булыша, кулын суза яки күтәреп үк төшерә. Сизә Солтан: Бануга
бу ошый, ул тагын ташлар өстенә үрмәли, күңеле булгач, төшәргә ярдәм
сорап, Солтанның килгәнен көтә.
Берсендә шулай Солтан килеп җитә алмады, кыз кәҗә кебек үзе сикереп
төште, җиңел иде ул, кемнәндер ярдәм көтеп кылана гына бугай. Барыбер
күп очракта егеттән ярдәм көтүе аны сөендерә иде. Аспирант Бану Солтанга
«тагылгач», үпкәләде, якын килмәскә тырышты. Солтан шунысына
игътибар итте: аспирантка нигәдер барысы да «Паша» дип дәшәләр,
югыйсә килгән шәпкә, Бану «Пауль» дип таныштырган иде. Солтанга
үзенең кыяфәте белән дә бик ошап бетмәде аспирант, йөзе Буратиноныкы
кебек агачтан юнып ясалгандай, борыны да шакмаклы, кыяфәте дә дүрт
почмаклы. Сугыш киноларында күргән немецны хәтерләтә иде ул.
Солтанның бар игътибары кызда. Менә озын буйлы (Солтан аны
эченнән генә озын торыклы дип атады), коңгырт күзле бу чибәр кыз кыя
башына менеп баскан да әйләнә-тирә дөньяга хозурланып карап тора.
Башка иптәшләре кулларындагы ниндидер җайланмалар һәм кечкенә
кәйләләр белән әле нидер тикшергән, үлчәгән булалар, әле, берәр таш
табып, чүкечләре белән тукран кебек шунда чүкенәләр. Кыяфәтләре бик
җитди, күрәсең, тизрәк берәр ачыш ясап, иптәшләрен шаккатырмакчылар.
Бануның кулында чүкече дә, шакмаклы тартмасы да юк. Кулында бер
бәйләм күк төсендәге ала миләүшәләр. Бу якта әлеге чәчәкне русча исеме
белән «лаванда» дип атыйлар.
Кыз тау битендәге кыя сыман урынның иң биек җиренә менеп баскан да
хәзер тагын төшәргә куркып тора. Солтан аптырады, куркырлык урын да
түгел бит инде, Ясминә белән дә килгәннәре бар аларның монда. Ясминә
биредә тау кәҗәсе кебек йөри. Солтан, Бануга кулын сузып, төшәргә
булышты. Шулчак үсмерне ток суккандай булды, аларның авыл читендәге
трансформаторныкы кебек иде әлеге ток; шулай да кызга бу рәвешле ярдәм
кулы сузу аңа рәхәтлек бирә. Күп очракта, ярдәм итәргә теләп, Ясминәгә
дә кулын суза ул, ләкин тегесе, үзем дип, һәрчак ярдәмен кире кага торган
иде. Ә менә студент кызга Солтанның булышуы кирәк!.. Шул кыланышы
әсәрләндерде дә инде аны, рәхәт булып китте, ул үзен «әллә кем» итеп
хис итә башлады. Әйтерсең, әгәр Солтан булмаса, бу чырылдык кыз тау
башында бәлагә дучар булыр төсле. Бары Солтан аркасында гына ул тау
өстендә шулай җиңел йөри ала...
Ислемай тауларыннан ары урыннарны да яхшы белә иде ул, алар
хакындагы риваятьләр, халык телендә йөргән төрле фаразлар да яхшы
таныш аңа; шуларның барысын-барысын да сөйлисе килеп китте. Бабасы
гел әйтә иде бит: аның атасы, имеш, сөйли торган булган – Булат атлы
атаклы сәүдәгәр – (Солтанның ерак бабасы була бит инде; ул, чынлап
та, Ефәк юлы буйлап Кырымнан алып Кытайга чаклы йөргән!) Ислемай тауларының түбәсенә менеп бассам, Кара диңгез шавын ишеткән кебек
булам дип. Ислемай тауларына барып җиткәнче, Ирдеш күпере аша узарга
кирәк. «Ирдеш» сүзен ишеткәч, Паша, үзе дә сизмәстән, аны төзәткәндәй
булып: «Иртеш» – дип куйган иде. Тик елганың исеме Иртеш түгел, ә нәкъ
менә «Ирдеш» икәнлеген кабатлап әйткәч, уйга калды. Елгалар исеме
Иделдән Ирдешкә, аннан Иртешкә үзгәрә-үзгәрә, ерак Себергә чаклы
китеп барганмы соң? Әллә шул яктан Идел буйларына кайтканмы? Солтан,
белдеклеләнеп, шул фикерне дә өстәп куймакчы иде, тик тыйлыгып калды;
бәлки, ялгышадыр; студентлар, мөгаен, аннан да күбрәк белә торгандыр
дигән уй комачаулык итте чәчрәп чыгарга. Тик ялгышкан икән, башкалар
казынуларын белсәләр, Паша Солтаннан халык телендә бу яклар хакында
йөргән риваятьләрне сөйләвен үтенде. Аспирантның йөзе үк яктырып китте,
әнә ул игътибар белән тыңларга әзер. Бану дә кәйләсен таш өстенә куйды,
һәм аның да тыңларга исәбе.
Әүвәл Солтан икеләнде, бу ялкау кызның кулына кәйлә тотып, тукран
кебек тукылдыйсы килмиме, әллә инде Солтанның үзенә күзе төшүен
сизенәме? Ие, шуннан ни ди? Кирәгең бар иде синең сала башың кәттә
шәһәр кызына! Хыялланган бул тагы!..
Әлеге уй-хыяллары бик тиз арада «тар куышка» кереп сеңде һәм шулчак
«Ислемай» тавының атамасы турында Банудан үзе моңарчы белмәгән
яңалык ишетте: мондагы суда «бензол» дигән хуш исле химик элемент бар
икән! Ул бик белгән кыяфәттә, бензол булгач, нефть ятмалары да табылачак
дигән фикер әйтә. Нефтьтән ислемай эшлиләр. Бензол үзе дә хушбуй кебек
исле икән җитмәсә! Менә кайдан килеп чыккан тауның атамасы!
Гадәттә, чибәр кызлар акылга бик үткен булмый дип уйлый иде Туксаба
малайлары. Ясминә бик чибәр, Мәликә дә матур кыз, әмма ул да үзе укыган
китаплардагы гыйшык-мыйшык белән саташып йөргән геройлардан уздыра
алмый. Әнә, кара!.. Мариҗан нинди гүзәл! Андый матур беркайда юк!
Ләкин ул ике ел рәттән бер сыйныфта утырып кала. Гомумән, Мариҗан
укуны, китапны кызлар эше түгел дип исәпли. Сөю-сәгадәт китаплары да
күп хатын-кыз өчен...
«Бану башка...» – дип уфтанып уйлады Солтан. Әллә күңеленә үк кереп
утырды инде... Бабасы: «Бер күктә ике ай, бер җанда ике мәхәббәт булмый», –
ди торган иде. Шулаен шулай да...Тик, тегермән ике таштан, мәхәббәт
ике баштан тора дигәне дә бар бит әле әйтемнең. Бану аның хакында ни
уйлый икән? Хәер, авыл гыйбады диптер инде... Әлеге уе егетне капылт
сискәндереп җибәрде, ул йодрыгын төйнәп, тешен кысты һәм, күкрәгенә
тирән итеп тау һавасын алды; димәк, моннан соң аның тормышында зур
үзгәреш булачак! Үзгәрешнең сәбәпчесе – Бану атлы Ханкала кызы!..
Тагын бабасының шаян такмагы исенә төште:
Любовь в жизни есть всегда
Взаимной нету не фига.
Бер күрүдә ошаса да,
Җавап бирми ул нигә?!
Солтан белән беренче очрашкан вакытта Бану Ханкалада әнисе белән
генә яшәгән икән, өченче курска җиткәч, аның Башкалада әтисе барлыгы
билгеле булган, ул, зур түрә кеше, «табылдык кызын» үзе янына чакырса да, тегесе укуын Ханкалада тәмамларга карар иткән, әнисен ташлап китәсе
килмәгән, күрәсең.
Солтанга Башкаладагы югары уку йортына керергә Бануның әтисе
ярдәм итте. Шакир Рәимов дигән нефть компаниясе җитәкчесе аны Губкин
исемендәге нефть институтына кыстап караса да, малай кыенсынып кына
Авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы югары уку йортына керергә
теләвен әйтте. Карарының ныклыгы сизелеп тора, чөнки алдан ук әтисе
белән дә киңәште. Мирсәет ага исә улының бу ниятенә каршы килмәде,
киресенчә, аның җиргә якын булырга теләвен хуплады гына. Нинди генә
алтын басмалы баскычлар буйлап күкнең түбәсенә чаклы ук менсәң дә,
барыбер кайчан да булса җиргә кире төшәсе була.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев