ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мирсәет җиңел сулап куйды. Рәхәт булып китте. Күрәсең, чын хакыйкатьне белү һәрвакыт шулай рәхәт була торгандыр инде ул…
Су буенда бер бака, бер бата да бер калка
Әлбәттә, теге чакта аны бөтенләй үк бетереп атмаслар, юкка чыгармаслар
да иде. Ләкин Мирсәет кәҗәләнде: Ханкалагыз үзегезгә булсын дигәндәй,
туган ягына кайтып китте. Тик анда озак юанырга ирек бирмәделәр, Төбәк
Комитеты Хәйдәровны райкомга икенче секретарь итеп билгеләде. Авыл
хуҗалыгы өчен җаваплы иде ул. Туксабада торып эшләде, районга барып-
кайтып йөрде.
Мирсәет ага, кармак алып, Күлтәк күленә китте. Күл тынычландыра,
балыгы эләкмәсә дә, ара-тирә чиртеп куюлары җанны көйли торган
иде. Монда үз уйларың. Әнә алар күл дулкыннары өстендә тирбәләләр:
кирәклесен генә үз яныңа «чакырып аласың» да хатирәләргә биреләсең.
Адәм гомере искән җил кебек, ни арада шатлык яшьләрен сөртеп ала,
ни ара чыланган керфекләрне киптерә, аннан соң кинәт кенә юкка чыга
кебек. Хәер, «кебек» кенә шул. Кешенеке башкача, хатирәләр калкавыч
сыман бер бата да бер калка.
Ханкалада эшләгән чагында аңа Беренче өчен милли темага доклад
әзерләргә куштылар. Татар телен, рус теле кебек үк, көндәлек тормышта
куллану темасына иде ул. Мирсәет ВПШда бергә укыган дустына
шалтыратты, Камил Вәзиев атлы бик башлы егет Казанда эшли иде. Ул да
өлкә комитетында шактый дәрәҗәле урында утыра. Казанда милли мәсьәлә
темасы тагын да кискенрәк вакытлар бит. Татар дөньясының башкаласы
булуга кармастан, мәктәпләрдә туган тел укыту беткән диярлек. Урамда
татарча сөйләшсәң, сиңа хәтта күрше татарың да сәерсенеп карарга
мөмкин!.. Кыскасы, туган телнең хәлләре шул дәрәҗәгә китереп җиткерелде
бездә дип сөйли торган иде Камил. ВПШда Зарецкий фамилияле профессор
бар иде. Җаен туры китереп, ул акыллыбаш курсантларга шактый кызыклы
нәрсәләр сөйләде. Мәсәлән: «Әгәр сезне милләтче дип гаепләргә уйласалар,
моннан котылуның бик әйбәт җае бар. Инглиз галиме, дөньяга атаклы
социолог Робертсның: «Тәрбия – милли компонентлы булганда гына тәрбия
ул. Туган телдә балага сеңгән тәрбия – иң нәтиҗәле тәрбия. Әгәр бала чит
телдә генә тәрбия ала икән, аңа гүзәл энҗеләрнең кырык проценты гына
барып җиткән дигән сүз. Димәк, индивидум нәкъ алтмыш процентка буш
була». Бу цитатаны КПСС Үзәк Комитеты секретаре Фәләнов иптәшнең
бер докладына да кертердем мин. Укыды теге бик тәмләп, авызларын чапылдата-чапылдата, нәрсә сөйләгәнен үзе дә чамаламады, бахыр...» –
дип, ачы итеп көлә белә иде куркусыз яһүд.
Зарецкийның әлеге лекциясеннән соң курсантлар арасында туган теленә
йөз чөергән кайбер «иптәшләргә» мыскыллап: «Алтылы» дигән кушамат
тагылды. Бу «туксан тугызлы», ягъни моның бер шөребе җитешми дигәнгә
караганда да мыскыллырак иде. Русчасының тәэсире тагын да көчлерәк: рус
сүзе «шесть» саны тамыр ителеп, «шестерка, шестирить» дигән мәгънәгә
кадәр барып җитә иде.
Сабакташы үзләрендәге хәлләр мисалында әйбәт кенә киңәшләр бирде
Мирсәеткә. «Бездә монда, рус милләтеннән булган Инатов фамилияле
Беренче өстеннән татар кавемле Ибәт Мулатов белән Галим Бәтиевләр
Башкалага әләк язып тора. Аны «татар милләтчелегендә» – Татарстанда
татар телен тормышка кайтарырга тырышуында гаепли кулдашлары... Сак
булыгыз», – дип кисәтте.
Язды докладны. Аннан соң дистәләгән кеше җентекләп тикшереп
чыкты әле. Чыгыш алдыннан, Беренче аны чакырып, кәгазьләрне үзенә
сузды да: «Синнән соң күпләр кул тыккан моңа. Беренче экземплярын,
үзең эшләгәнне, бир әле», – диде. Һәм ул, ахыр чиктә, чыгышын шул нөсхә
ярдәмендә әзерләгән булып чыкты! Көндәлек тормышның һәр тармагында
татар теле гамәлдә булырга тиеш! Эшләр татарча да алып барылырга тиеш!
Беренчегә атака башланды. «Үзе рус булуга карамастан, фәлән-
фәсмәтән!» дип, Башкалага әләкләр яуган. Мирсәетне, пропаганда бүлегенә
чакырып, мунча керттеләр. Мөдир Романовның әйткән сүзләре әле дә
бәгырен тырнап тора, югыйсә теге үзе дә татар бит, үз милләттәше.
– Алланың кашка тәкәсе булдыңмы, милли мәсьәләләр өчен җаваплы
инструктор дигәч тә?!
– Мин бары егерме беренче елгы Декретны гына искә төшердем. Мин
чыгарган декрет түгел ләса, хөкүмәт карары! – дип карышты Мирсәет.
– Әйтәм бит, Алланың кашка тәкәсе! Елгагыз да шундый исемдә, хәер,
үзегез соң, сез үзегез дә... сарык бит сез! Оныттыңмы әллә үзеңнең сарык
көтүеннән икәнлегеңне! – диде мөдир ачу белән.
Мирсәет куырылып килде. Ул җитәкче каршында, кирәк булса,
ялагайлана ала – партия шулай өйрәтте, татарлык, мескенлек шулай итә –
әмма горурлыгына кагылуны җене сөйми иде. Эчтән кабынды Мирсәет,
шартларлык булып кабарды, әмма тагын дәшми калды һәм дөрес эшләде:
сабырлык аның төп шигаре иде.
Тик эченнән барыбер: «Нигә алай дисең соң әле син? Үзең дә татар
кавеменнән бит ләбаса син?!» – дип уйлап куйды. Гөнаһ шомлыгына каршы,
уйлары телендә үк әйләнгән икән, ул моны пышылдап әйткән.
Теге урыннан ук сикереп торды һәм төкерекләрен чәчә-чәчә:
– Партия таләп итсә, мин татар гына түгел, рус кына түгел, марсиан да
булам, беләсең килсә! – диде.
Мирсәет дәшмичә аңа карап торуында булды. Үзе белән ризалашты, үзе
белән килешә дип уйлады бугай теге Мирсәетне һәм тагын да канатланып
китте:
– Җәбрәй булам мин, мәгәр кирәксә! Мәгәр партия таләп итсә!.. – диде.
Мирсәетнең күзләре шар кебек зурайды, алар аның маңгаена ук менеп
утырдылар бугай. Теге, моны сизеп, каушады, яһүд исемен телгә алып, ялгыш сүз әйткәнлеген үзе дә аңлады һәм үзара туган киеренкелекне
йомшартыр өчен:
– Слушай, Хәйдаров, әйдә, синең дә фамилияңне үзгәртик. Партия
баскычлары буйлап күтәреләсең килсә дим инде, – дип, ялагайлана ук
башлады. Чөнки Мирсәет аның «яһүд булам» дигән сүзләрен кирәкле
урынга җиткерсә, эшләре мөшкел булачак иде. – Менә безнең фамилия
Хәбибрахманов булган. Әүвәл башын «кисеп» атып «Рахманов» булып
йөргән идем, аннары «Романов»ка ук үзгәрттем. Давай, син «Хайдеров»
бул, ә? Ә, юк, давай, «Гайдаров» дип, урысныкын ал! Рус язучысы Аркадий
Гайдарны беләсең бит инде? Атаклы фамилия!
Аның бу сүзләреннән Мирсәетнең чынлап торып күңеле булды,
ирексездән елмайды ул һәм пышылдап диярлек:
– «Гайдар»да татарча була бит инде, иптәш Романов, – дип куйды. Тегесе
беркавым уйланып торды торды да:
– Чёрт с тобой, миңа димәгәе, нигә хоть «Суворов» дип үзгәртмисең
шунда! – диде.
Мирсәет шулчак тагын да батыраеп китте, инде ул елмаеп кына
калмыйча, көлә, тантана итә иде. Фамилиясен генә түгел, исемен дә,
кемнәргәдер ярыйм дип, «Миңсадыйктан» бары «Садек»ка, атасы исемен
«Мирхәбибулла»дан «Мир»гә калдырган Садек Мирович Романов бик
кызганыч булып тоелды аңа.
– «Суворов» фамилиясе дә татарча була, татардан чыккан фамилия ул,
иптәш Романов! – диде. Әле тагын өстәп: – Миңсадыйк Мирхәбибуллович, –
дип куйды.
Бу юлы сүзләрен кычкырып ук әйтте. Тегесенең маңгае тирләп чыкты,
ыкы-мыкы килде дә:
– Молчать! – дип, бала-чаганыкы кебек нәни йодрыгы белән өстәлгә
сукты.
Телен тыйган булса шунда Мирсәет: үзәктән килгән комиссия Романов
тәкъдиме белән чыгышка милләтчелек исе килә дигән ярлык чәпәде. Гаепле
итеп аны калдырсалар да, Инатовны да алып аттылар. Урынына өстеннән
әләк язган татарны куйдылар. Аның ишләре, татар телен укытуга ата-
аналар каршы дигән уйдырма сылтау белән Декретны өстәл тартмасына
яшереп куйды. Менә шул иде бар булган тарих. Югыйсә әллә ни нәрсәсе
дә юк, бары Себердә табылган археологик материалларга сылтама ясап,
татар тарихының бик борынгы икәнлеге әйтелә дә, асаба халыкның туган
теле көндәлек тормышның һәр тармагында кулланылырга тиеш диелә иде.
Романов белән булган бәхәс гомер буена исендә калды: ул аның җанында
нәни генә булса да, горулык хисе кабызып өлгергән иде...
...Калкавыч кинәт су астына төшеп китте. Зур балык, ахрысы: кармак
таягының очын бөгеп китерде. Мирсәет ага җайлап кына аны тартып алды.
Озынлыгы уч төбеннән терсәккә чаклы булган корбан балыгы эләккән!
Күлтәкнең бу урынында кәрәкәдән башка балык юк иде кебек, каян килгән
мондый корбан дип, ул балыкны чирәм өстенә сузып салды. Аннан соң
ипләп кенә авызын кармактан ычкындырды. «Рәхмәт төшкере, балык, син
абзыеңның кәефен күтәреп җибәрдең бит әле! Каян килеп чыктың монда
безнең суга? Корбан буласың килдеме, корбан балыгы?!» – дип сөйләнә-
сөйләнә, өскә күтәрде.
Тирә-юньдә кеше-кара да күренми, ичмаса. Балык тоту дәрте кергән кеше
мактанмыйча түзә алмый, шаккатырасы иде берәр малай-шалайны. Тик
шулчак балык талпынып алды да, кулыннан шуып чыкты һәм яр кырыена
сикерде, беркавымнан ул суда иде инде. Мирсәет аның койрыгын гына
күреп калды. Ул тыела алмыйча көләргә кереште. Рәхәтләнеп, кычкырып
көлде, ичмаса! Күңеле бушап калды. Кендек турысына килеп бөялгән таш
эреп юкка чыкты.
Мирсәетнең әтисе Хәйдәр абый колхозда вак-төяк эшләрдә йөрде.
Кулыннан бар нәрсә дә килә иде, шуңа күрә эшсез тормады. Шуның белән
көндәлек тормыш өчен акча да эшли иде. Күрше агайларның һәммәсе дә
диярлек ат җигә. Малайлары гел ат өстендә. Мирсәет шуларга кызыгып
үсте. Хәйдәр ага моны сизә, сирәк кенә булса да, печәнгә яки урманга
утынга барам дигән сылтау белән берәр күршесенең атын сорап тора һәм
дилбегәне Мирсәеткә тоттыра иде. Хәйдәр ага беркөнне малаеның эчке
халәтен күптән сизгән ата буларак әйтеп куйды:
– Зур түрә булып, машиналарда җилдерерсең әле, улым! Ат заманы узып
бара, – диде ул. Мирсәет шулчакта әтисе белән аяк терәп бәхәсләшкәнен
хәтерли. Ничек итеп ат бетсен, ди, ничекләр итеп атның кирәге калмасын,
ди?! Әкият сөйли әтисе: ат авыл кешесе өчен гомергә кирәк булачак! Ат
чабышларыннан башка Сабантуйлар ничек узсын, ди?!
Хәер, нәкъ шул вакытта Хәйдәр абзыйга, авылда башка кеше
булмаганлыктан, бригадир вазифасын йөкләгәннәр иде...
Аннан соң күп вакыт үтте. Сабантуйлар да ел саен уза тора, анда атлар
да чабыша, ләкин колхоз беткәндә атларны да үзе белән алды. Әтисе мең
тапкыр хаклы булган. Югыйсә дүрт сыйныф белемле карт иде. Мирсәет
шул хакта уйлый да көрсенеп куя: ул хәзер әтисенең шул чактагы яшендә.
Ат кына түгел, килмәскә һәм бетмәскә дип килгән Партия хөкүмәте дә
юкка чыкты. Зирәк булган икән әтисе. Ул да менә, алтмыштан узгач,
еллар белән үзенең зирәклеге артуын да сизеп тора. Атлар алып та дөрес
эшләде. Райкомда эшләгәндә, үзалдына уйлап куйган чакларын хәтерли
әле: хуҗалыгында ат тоту иде теләге. Атлар асрап, тыныч кына көн күрү
иде. Чөнки алтмыштан соң аңа яшәү башлана гына сыман тоела. Югыйсә
пенсия яше – ул «мич башы» дигән сүз бит инде. Ләкин тормыш башка
яклары белән ачылып китте: Мирсәет ага бик тәмләп кенә оныклар ыгы-
зыгысы белән яшәргә хыяллана башлады. Бу нияте бик тәмле, бик кадерле,
әйтерсең ул гомер буе шул бәхетенә таба барган һәм бары шул хакта гына
хыялланган. Бәхетне аны дөньядагы бар нәрсә белән дә чагыштырып
аңлатып була. Әнә, баядан бирле су буенда яткан бака белән дә. Әле суга
чума ул, әле яңадан калка да яр буена сикереп чыга.
Бу минутларда Мирсәет күптән хыялланган бәхетенең, үз бәхетенең
өскә калкып чыгуын көтә кебек иде. Моның уллары Миргали һәм Солтан
белән бәйләнгәнен белеп көтә картлач.
Үлән кыштырдаган тавышка артына борылып караса, кармак таяклары
тотып, аңа таба ике малай килә. Кала ягы малайлары, балык тотарга
исәплиләр. Килеп җитешкә берсе:
– Мирсәет абый, монда эләкми бит! Әнә тегендә, таллык кырыенда
каба! – ди. Мирсәет шулчак малайларга бая тоткан беләк буе чаклы корбан балыгы хакында сөйләмәкче иде, тик барыбер ышанмаячак инде бит болар
дип, ачылган авызы шул килеш калды. Ул кармакларын җыйды да малайлар
күрсәткән урынга таба атлады. Шулчак малайларның икенчесе:
– Ә мин монда менә моның шае корбан тоттым! – дип мактана. Иптәше
аңа ышанмый, шыттырма, ди. Малай Мирсәеткә таба борылып: – Мирсәет
абый, билләһи газыйм менә! – ди. Мирсәетнең бу сүзләрдән күңеле була
һәм ул бу юлы:
– Ә мин ышанам! – ди. «Миңа да эләкте бая!» дип өстәмәкче була, ләкин
тагын тыелып кала. Ул ышана, ә менә аңа ышанмаячак авылдаш малайлар!..
Килер беркөн, бу малайлар, Алла боерса, елганың «тәкә» сүзеннән
килеп чыкмаганлыгын, Күлтәк күленең башка исемдә булганын белерләр
дә, ниһаять, ышана башларлар. Әлбәттә, беренче чиратта, үз-үзләренә...
Шуның белән бергә икенче бер хәерсез һәм шомлы хис-тойгы да талкый
башлаган иде аны: медаль ике яклы була, бу гамәлләре икенче яктан китереп
сукмасмы?! Солтанының алга таба да яшисе бар, карьера баскычы буенча
менәм дигәндә генә, нәкъ аның язмышына охшашлы хәлләр аякларына
богау салмасмы малайның?!
Мирсәетнең җанын чынлап курку алды. Улын да милләтчелектә
гаепләсәләр, «террорчы» дигән тамга таксалар?! «Хәер, – дип куйды ул
үзалдына. – Моны рус эшләмәс. Моны татарга каршы татар үзе эшләргә
мөмкин... Нигәме?..»
Мондый уйлар икенчеләрен кузгатып җибәрә һәм шулчак партия
мәктәбе профессоры Зарецкийның бер гыйбрәтле мисалы исенә төшеп,
бар уй-фикер дөньясын актарып ташлый. Лекциядән соң тәмәке тартып
торганда, Зарецкий Гаврилов белән Мирсәеткә бер булган хәлне сөйләгән
иде. Изахетдинов фамилияле бер чечен дусты булган профессорның.
Шуның белән төрле темага ачылып сөйләшеп була иде, ди. «Мин шулай
Изахетдиновтан: «Әйт әле, Рәшит, менә сез Чечен-Ингуш республикасы дип
аталып йөртеләсез. Ике халык та бер тамырдан. Нишләп чеченнар актив
та, елгыр да, ә ингушларның тавышлары бик чыкмый?» – дип сорадым.
Бер җөмлә белән генә җавап бирде ул минем бу сорауга: «Чеченнар
үзләренең ундүрт буын шәҗәрәсен яхшы белә, ә ингушлар тугызны гына!» –
ди. – Эшнең «тугызда», «ундүрт»тә түгел, саннарда түгел икәнлеге
яхшы аңлашыла торгандыр. Гомумән, эш монда үз тарихыңа, үткәнеңә
мөнәсәбәттә. Халыкның мөнәсәбәтендә. Тарихын яхшы белгән милләт,
аның шәхесләре куәтле була! Рухи энергиясе көчле була! Монысы бернинди
тышкы кануннарга да буйсынмаган хакыйкать! Ходай хикмәтеме ул яки
хәзер без аңлаткан эволюция законнары буенча барамы? Ничек кенә
булса да, шулар бозылган очракта «каннар дулый» башлый, чөнки геннар
мутациягә дучар була. Монысы исә аерым фәнни тема. Рәшит миңа әнә
шул хакта әйтергә теләде. Гаврилов, менә син рус милләтеннән, Хәйдәров –
татар. Үзегезнең рухи энергиягезне, ата-бабалардан килгән энергиягезне
ни дәрәҗәдә көчле дип уйлыйсыз?» – дип сорап куймасынмы. Егетләр
аптырап калды. Профессор үзе соравына үзе үк җавап бирде: «Бик зәгыйфь
ул, чөнки икегез дә чын тарихыгызны, милли һәм нәсел шәҗәрәгезне
юньләп белмисез!» Гаврилов аңа каршы чәчрәп чыкты: «Профессор! Рус
тарихы яхшы өйрәнелгән бит!» – диде. Профессор көлде генә: «Ялган тарих. Риваятьләр, әкиятләрдән торган тарих халыкны беркайчан да бөек
ясамый. Киресенчә, рух энергиясен генә җимерә. Геннар арасында мутация
барлыкка китерә!..» Дошман сүзе сөйли бит бу Зарецкий! Мирсәет тә
дустын яклап чыкмакчы булды, әмма үзләренең «Тәкә» елгасының исеме,
серле авыл исеме, күл атамалары исенә төште дә телен тешләде. Хәзер менә
әлеге сөйләшүнең бары асыл мәгънәсе хәтерендә аеруча җете чагыла: «Без
ундүрт буын шәҗәрәне, алар тугызны гына белә!..»
Мирсәет җиңел сулап куйды. Рәхәт булып китте. Күрәсең, чын
хакыйкатьне белү һәрвакыт шулай рәхәт була торгандыр инде ул…
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев