ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Урмандагы иң биек нарат башындагы йолдызны Сәрбиназ кабызды!.. Әлеге йолдыз, үз чиратында, моңарчы бер-берсеннән башка тора алмаган ике ятим яшүсмер, ике дус арасында гомерлек дошманлык дөрләтте…
Мәликә
Ә Мәликә бу вакытта китап җыю белән мәшгуль иде. Ямаш-Тукашы
чынлап торып китап кадәр китап яза башлагач, моңарчы үзе укып чыккан
мәхәббәт китапларын җыйды да китапханәгә илтеп бирергә ниятләде. Ире
язачак китапны укыйсы килә иде хатынның. Болары башны бутап ятмасын
дигәндер инде.
Балачактан китап укырга ярата иде кыз. Ханкалада яшәгән туганыннан
калды бу гадәте. Ул кунакка кайтканда, күчтәнәчләр белән бергә сумкасына
берәр кызыклы китап та салып кайта. Кайткан шәпкә, болында чәчәкләр
җыя. Рәхәтләнеп су коена, көтү кайтканда, бик кызыксынып, урамны күзәтә,
Мәликәдән урамда тәрәзә аша күзенә чалынган күрше-күлән егетләре
турында сораштыра, һәркайсы турында бик җентекләп кызыксына, әнисе мич ашы пешергәндә, аның янында кайнаша, бик озаклап мунча керә дә
аннан соң, кайда икәнлеген дә онытып, алып кайткан шул китабына каплана
иде. Ул юкта Мәликә дә алып карый китапны, укый, һәм китап кызны үз
эченә алып кереп китә. Киткәндә, кунак әлеге мәхәббәт китабын авылда
калдыра. Әле тагын ошбу китапның авторын белә икән, бер очрашуда аннан
автограф алганлыгы турында да тәмләп сөйли, авыл кызын кызыктыра иде.
Мәликә кызыклы китапка гына түгел, аның язучысына да гашыйк була һәм
хисләр белән исереп йөри. Китап укылып беткәч, күңел башкасын тели.
Кыз клубтагы китапханәгә бара, тышы күңеленә ошаган берничәсен алып
та кайта. Зөләйха апасыннан авторы хакында кызыксына. Китап ошаса, шул
хисләр белән атналар буе исереп йөри торган иде. Китап укырга яратуы
шуннан калган.
Китапларда аларда башка тормыш, авыл кызының гади һәм гадәти
хәятенә охшамаган ят, кызыклы тормыш. Китап геройлары язмышы
белән яшәп алуның ләззәте озакка сузыла. Кояш тагын да югарырак,
Ислемай тавы тагын да биегрәк, Күлтәк күле тагын да тирәнрәк булып
тоела. Китапның кызга тәэсире гаҗәп көчле иде. Әсәрләндерә, мәхәббәт
хәлләре бер елата, бер юата, бөтереп, үз эченә алып кереп китә. Шундагы
тормышка башың белән кереп чумасың, аннан чыгасың, аерыласың килми.
Кунак апасы, шулай бер кайтканында, язучының култамгасы булганын
алып кайтты. Язучыны яхшы белүе, аның үзенә матур комплимент әйтүе
турында тәмләп сөйләде. Апасыннан көнләшеп үлә язган иде шулчакта
Мәликә! Менә нинди сөенеч! Менә нинди бәхет! Ул китапны кыз кат-кат
укыды. Тышлыгы мунчалага әйләнгәнче, кулыннан төшермәде.
Тукашның каләм алуына иң сөенгән кеше Мәликә булды...
Ишек төбендә алар Путанайдан Абрар дигән кеше белән очраштылар.
Тегесе, Мәликәнең бер олау китап-кәгазьләрен күреп, бик кызыксынды.
Һәрберсен кулына алып карап, тикшереп чыкты. Үзенә кирәклесен таба
алмагач, күңелсезләнеп кул селтәде.
...Шушы урында Каләм язмага нокта куеп торды.
Йөрәк «хәлләре» турында да язасы бар бит әле. Мирсәет белән Сәрбиназ
мәхәббәте турында…
Сәрбиназ
Өченче хикәят
Сәрбиназ язмышы Туксаба авылының тагын бер сере иде.
Мирсәет агайның шулай дип әйтүе дә аңлашыла, чөнки ул Котбыйлар
нәселенә төшкән каргыш кебек имеш-мимешләргә ышанмаучы бердәнбер
кеше бугай Туксабада. Хатыны Мәдинә әйткәнчә, ягъни монысы
Мирсәетнең «ата коммунист» булуыннан килми.
Хәтта Тукаш та Мирсәет абыйсыннан ул тарихны сөйләтә алмады. «Үзем
дә очын-очка җыя алмыйм әле», – диде тегесе, көрсенеп. Үзе исә, ничә
еллар буе аңына сеңгән гадәте буенча, яшь чакларның үкенечле хатирәләрен
хәтер киштәсенә ипләп тезә дә, соңгы хатирәне урнаштырам дигәндә генә,
барысы капылт ишелә, чуала һәм ул бу гамәленә тагын кул селти; ул хакта
уйлый алмый, хәтта исенә төшерәсе килми.
Нәрсәсен сөйләсен? Ни дип сөйләсен?! Үкенәм дисенме? Юк, бүгенге
тормышы, Мәдинәсе белән тормыш-хәяте тамчы да үкенерлек түгел. Ә
Сәрбиназ?! Сәрбиназ ул – йөрәктәге мәңгелек җәрәхәт... Һәр яңа таныш
хатын-кыздан, һәр буй җиткән кыз-кыркыннан Сәрбиназ сурәтен эзләп яши
Мирсәет. Бу гамәле зина кылуга яки хыянәткә керми. Сәрбиназ хыялда, ул
якты образ сыйфатында. Тормышта шулай да булуы мөмкин ләбаса. Яшь
чакта берәр кызга күзең төшә дә, аның белән аралашып китә алмыйсың,
ләкин ул барыбер күңелеңдә кала, матур хатирә булып яши башлый. Бу
җанның хикмәтләрен аңлап бетерерлекмени?..
Ул Сәрвәрне күрүгә: «Булачак килен кемгәдер охшаган! Тик кемгә?» –
дип әйтеп куйгач, бу сүзләрен ишеткән хатыны Мәдинә төрттереп:
– Кемгә булсын, шул Сәрбиназыңадыр инде! – дигән иде, үпкәләп.
Әйтте бит ул аның үзенә дә, күзләренә туры карап әйтте танышканнан
соң: «Син минем беренче мәхәббәткә охшагансың!» – диде. Мәдинәнең
бик ачуы килгән иде бу сүзләргә. Дөресрәге, көнләште бугай...
Әйе шул, Мәдинәне Сәрбиназдан соң очратты Мирсәет. Ул чакта,
Сарытауда партия югары мәктәбен тәмамлап кайтып, Ханкала шәһәрендә
партиянең Төбәкара Комитетында эшли иде. Буфетта үзенә таныш кебек
тоелган кызны күргәч, әүвәл имәнеп китте егет һәм: «Сәрбиназ!» – дип
кычкыра язды. Телен тешләде, монда, обойларына кадәр дәһшәт сеңгән
партия комитеты бинасында, хисләнергә ярамый, бу андый урын түгел.
Тик ул барыбер урыныннан кубарылып китә алмады, буфетчы кызга карап
торуын дәвам итте. Менә тегесе борылды, хәзер Мирсәет кызның йөзен дә
күрә! «Сәрбиназ бит!» дигән уй тагын телгәләп узды баш миен! Махсус
урнашканмы кыз Төбәкара Комитет буфетына?! Белә бит Мирсәетнең
бу бинада эшләгәнен. Әлеге уйлары бераз аңына китерде егетне. Ул туп-
туры «Сәрбиназ»га таба атлап китте. Кыз егетнең үзенә текәлеп карап
торуын күргәч, уңайсызланып, карашын читкә борды. Шунда гына аңлады
Мирсәет: бу Сәрбиназ түгел, әмма аңа ике тамчы су кебек охшаган икенче
бер кыз затыннан иде. Исеме дә Мәдинә иде бу кызның...
Шулай да алай ансат кына булмагандыр инде. Хәтерли бит, Сәрбиназ
гүзәлнең якты сурәте һаман тынгылык бирми аңа. Хәтта килене Сәрвәр
карашында да тоя ул аны. Миргалие шул кызга өйләнәм дигәч, беренче
булып ул куанды. Мәхәббәт – дөньядагы иң бөек сер! Менә ничекләр итеп
яшәтә бит ул адәм баласын – төс-кыяфәте Сәрбиназны хәтерләткән килен
бирә!..
Сәрвәр Сәрбиназның яшь чагы иде. Коеп куйган диярсең. Мәдинәсе исә
аны үзенә охшаган ди, Миргалие кыз әнисенә охшаганга гашыйк булгандыр.
Ир-ат үз мәхәббәтен әнисе яки апалары сурәте буенча эзли диләр...
Теге чакта Сәрбиназны әтисе Хәйдәр ага Хәлүш урманына илтеп
яшергәч, икенче көнне үк Мирсәет кыз катына барырга тиеш иде.
Милиционер Салихҗанның булачак киленен эзләвен дә ишетте. Әмма
егетне ул гына тыеп торырлык түгел иде. Тик таң белән аны Ханкалага
чакыртып алдылар, Мирсәет шуннан кайткач барырга уйлады Сәрбиназы
янына. Партия мәктәбенә җибәреләчәк рәсми кәгазьләргә кул куясы бар
икән, шул уңайдан бер инструктор белән күрешәсе дә була. Анысы тагын
чираттагы сынау – әңгәмә үткәрәчәк, ди. Егетне тагын бер кат иләктән үткәрүләре иде бу. Инструктор Абтюков дигән кеше Хәйдәровның килүен
көтеп торган икән, ишекне ачуга, каршысына йөгереп диярлек килде.
Йомшак тавыш белән медер-медер сөйләшә тагын үзе, егетне каршысына
утыртты. Партия җитәкчеләре, гадәттә, корыч тавышлы була торган иде.
Күрәсең, монысы – йомшак җәеп, катыга утырта торганнардан. Кыскасы,
Абтюков фамилияле инструктор Мирсәеткә бик ягымлы булып тоелды.
Абтюков әүвәл гаилә хәлләре, киләчәккә планнары хакында сораштырды
һәм әйтеп куйды:
– Синең алда, Хәйдәров, зур перспективалар ачылачак. Киләчәктә син
министр була алырлык кеше! Тик барысы да үзеңнән тора! – диде ул һәм
өстәл өстеннән бер кәгазь алып, аңа сузды. – Бүген үк Сарытауга чыгып
китәсең. Анда иртәгә собеседование башлана. Барырга теләүчеләр күп.
Мин сине сайлап алдым. Бабаң Хәйдәров Хәлим заманында колхоз рәисе
булган, аннан партком секретаре! Синең кандидатура туры килә.
Мирсәет бу тәкъдимнән имәнеп китте: ничек бүген үк?! Ә Сәрбиназ?!
Сәрбиназны яшерәсе, сөйгән кызын урнаштырасы бар бит әле аның!..
Башкала астындагы Казыйм ягында әтисенең дуслары бар. Ул анда ел
саен авылдашларын – балта осталарын эшкә оештырып җибәрә, түрәләргә
икешәр катлы йортлар салалар. Мирсәет Сәрбиназны шунда урнаштырырга
тиеш иде. Аннан күз күрер, Башкаладгы «ВПШ»га да күчерәбез дигәннәр
иде. Якын булалар бит кыз белән. Өйләнешерләр, Алла боерса!..
Әллә Алла боерып җиткермәгән, әллә язмыш катырак булып чыкты
(Мирсәет моны бүгенге көнгә чаклы язмышына сылтап килә, әйтерсең аның
үзенең тамчы да гаебе юк!): бүген үк юлга чыгып китәргә куша Абтюков...
Нишләргә?!
Министр буласы кеше син, Хәйдәров!
Бармый чара юк дигән карарга килде Мирсәет, бик озак уйлагач.
Йөрәгенә шулчак ут капты, дөресрәге, теге чакта кабынган уты дөрләргә
кереште. Ул әле дә сүнми... Ул яндыра, көйдерә. Тик аны түгел, партия
комитетында эшләп, каешланган партия солдатын да түгел! Партия
идеаллары белән үзеңнең өч тиенлек шәхси тормышыңны бутарга ярамый,
партиягә синдәй егетләр кирәк!
Саубуллашканда Абтюков:
– То ли стать мне президентом США,
То ли взять, да и окончить ВПШа!..
– дип, ул чакта мәгълүм бер җырның сүзләрен көйләп күрсәтте. Монысы
үзара гына. Абтюков аны якын итә. Шуңа күрә дә ихлас киңәшләрен бирә
торгандыр инструктор...
Министр булырга кызыкмый ул. Әмма партия таләбенә дә каршы килә
алмый. Җанында бит аның партия идеаллары. Чын коммунист ул. Партия
кушса, хәтта җаныңны да корбан итәрсең, иптәш Хәйдәров. Аларны шулай
дип тәрбияләделәр.
Нишләргә?!!
Һәй, Абтюковның чын ниятләрен белгән булса шул чакта! Хәер, каян
белсен, Абтюков фамилияле бу инструкторның төп чыгышы аларның
Туксаба ягы белән бәйле икәнлеген дә күпләр белми. Чынлыкта, Абтюков Әптүк атлы мулланың оныгы булып, дин юлыннан кереп китәсе кеше иде.
Дин кысылгач, син барыбер күз өстендәге каш кебек кеше булырга тиеш
дигән ният белән партия баскычлары буенча үрмәли башлады...
«Нишләргә?!.» – диде Мирсәет үзалдына, әлеге хәленә борчылып.
Нәкъ шундый сорау ул чакта Сәрбиназ атлы гүзәлне дә борчый иде.
Борчый гына түгел, утларга сала, суларда агызырга җыена!..
Ә ул гүзәл кыз түземле иде, ул үз-үзенә тагын бер кат: «Сабыр бул!» –
диде. Менә Мирсәете килеп җитәр дә, алар гомергә бергә булырлар! Шул
рәвешле авыл «Шурулла»сыннан качып киткән кыз урман «шүрәлеләре»
янында, Мирсәетне көтә-көтә, тагын берничә көн яшәргә мәҗбүр булды.
Ләкин Хәлүш тә, Абрар да ашыктыра, аны эзләп табулары бар иде. Абрар,
Башкалага нарат бүрәнәләре илтергә тиешле зур машиналарның берсенә
утырып, Сәрбиназ белән шул якларга китәргә тиеш. Егет кызны озата бара.
– Мин моннан, бу урманнан беркая да китмәс идем, – диде кыз, яшьле
күзләрен бу юлы егеткә төбәп. Әйтерсең шулчак аның ихлас күз карашы
Абрарның йөрәгенә үтеп керде дә үзенчә аңа ялвара иде. «Сакла, якла,
кыерсыттырма!» Ләкин Абрар җавап итеп кызга бер сүз әйтә алмый. Ул
аптырап калган. Әллә аның йөрәк турысын әлеге ихлас караш чеметтереп
үк алдымы? Йөрәге тасырдый башлады. Кызгандымы ул аны бу мизгелдә?
Яклыйсы, саклыйсы килү теләге уяндымы? Бәлки, бу гади инстинкт
кынадыр?.. Ир җенесеннән булган затның Илаһының көчсез затын үз
канаты астына алырга әзер булган бер гади теләк кенәдер?.. Ни булса да,
Абрар шул мизгелдә үзен бик көчле итеп тойды. Ул аюга каршы тора ала,
ул бүреләр өереннән дә курыкмый!..
Сәрбиназ капылт исенә килде һәм, оялып, карашын яшерде. Аннан соң
җәһәт кенә торды да Җиңгәй аш-су белән кайнашкан бүлмәгә чыгып китте.
Бу вакытта Хәйдәр абзый атның дилбегәсен кулына алган һәм ул
Хәлүшкә соңгы гозерен әйтеп маташа иде.
– Хәлүш, бүген кичен малай монда килеп, Сәрбиназны алып китәр.
Зинһар, аңа кадәр кеше күзенә-мазар чалынмасын инде.
Тегесе:
– Абрарны сакка куям. Аның монда икәнен бер җан иясе дә белмәс! – дип,
белешен юата. Тагын өстәп әйтә, дөресрәге, сорап калырга ашыга бугай: –
Башкала ягына кузгалганчы кая качырмакчы була соң аны Мирсәетең?
Хәйдәр абзый, белмим әле дигәндәй, иңбашын сикертеп ала.
– Мин хәзер өйгә кайтмыйм әле. Хуҗалар авылына сугылам. Анда чыбык
очы туганнар бар безнең. Тиз генә никах укытып алабыз да...
Күренеп тора, ул әле катгый карарга килмәгән. Ничек никах укытсын
инде ул коммунист малаена? Аннан соң Мирсәеткә башлы-күзле булырга да
иртә, кеше буласы бар. Менә тиздән аны – Путанайдан Гаврилов дигән егет
белән икесен – Партия мәктәбенә укырга җибәрергә тиешләр. Юлламасы
әзер ди инде. Димәк, әлегә өйләнә алмый Мирсәет. Хәлүшнең кайда да
үз кешеләре бар, чөнки йөзьяшәр наратлар аның урманында гына, дөнья
читләреннән киләләр аның катына коттеджлар салучы байбәтчәләр. Күбесе
Башкаладан ук. Яңа байлар катлы-катлы йорт-сарайлар салу өчен такта
кебек төзелеш материалларын гына түгел, кадакны да читтән вагонлап
китертә; әмма мондагы шикелле наратлар чит илдәге буржуйларның төшләренә дә керми. Сәрбиназ атлы мескинә кызны Касыймдагы Френк
атлы немец белеше, үземә сыендырам дип телефоннан вәгъдә бирде.
Җигүле ат чаптырып китеп бара. Байтак вакыт арба тәгәрмәчләре
астында коры ботакларның шартлап сынган тавышлары гына ишетелеп
тора. Урманчының ихатасында Хәлүш карт, Җиңгәй, асрамага алган улы
Абрар һәм Сәрбиназ атлы кыз гына калалар.
Кичен килергә тиешле Мирсәет ул көнне түгел, иртәгесен дә күренми.
Аның каравы милиция Салихҗан бу тирәдән табыш эзләгән козгын кебек
ике мәртәбә әйләнә. Сәрбиназны Абрар Тәбәнәк тау урманындагы җәйге
ызбага алып китә. Алар шунда качып яталар. Икенче килүендә урманда
кунып кала участок милиционеры. Салихҗан эчүгә бик хирыс кеше, мари
ягына килгәч, көмешкәгә чума торган гадәте була. Бу юлы да Хәлүш аны
«төнлә туган» белән сыйлый. Таң белән, атасын эзләп, ат өстендә Хәмит
килеп җитә. Салихҗан дөм исерек, өйдә Хәлүш үзе, хатыны. Ә Абрарлары
кайда соң? Ник күренми Хәлүшнең асрамага алган малае? Хәмит Абрарны
таптыра. Аны ауга китте диләр. Ләкин киткән кеше бер кайта бит ул. Алайса,
кайтканын көтәм ди Хәмит. Үзсүзле Шуруллага сиздермичә генә Абрарга
хәбәр җибәрәләр: «Кайт тизрәк!» Абрар Сәрбиназ янында дусты Макайны
калдырырга була. Балачактан бергә уйнап үсәләр, ышанычлы кеше Макай.
Макай аңарчы да болар янына килеп киткән була. Туксаба кибетеннән
ашарларына алып кайта. Абрарның тәкъдименә куанып риза була, чөнки
Сәрбиназ атлы бу кыз аларның урманында иң озын нарат башына кунган
якты йолдыз кебек. Туксабага барган чакта кызны күргәне була аның.
Кыз да аны белә. Тик нигә бар йолдызлар да Абрарга гына булырга тиеш
ди, әле?! Сәрбиназ аның, Макайның, йолдызы булырга тиеш. Туксаба
малайлары Шурулла белән Мирсәет шундый йолдызны кулларыннан
ычкындырганнар икән, димәк, ул аларга насыйп булмаган. Абрар да кызны
калдырып китә. Макай гына кала аның янында. Димәк, Сәрбиназ – Макай
йолдызы! Мирсәет белән Шурулла – кирәмәтләр!
Күптән түгел атасы Кугуй янына Кызыл-кала рухание Макарий килеп
китте. Поп чиркәү салырга ниятләп йөри. Буй җиткергән Макайны күргәч:
«Өйләндерергә вакыт икән оланны! – дигән. – Күз уңында тоткан бер кыз
бар!» – дигән. Тәре таккан кызың үзеңә булсын дип уйлады Макай, поп
киткәч. Ләкин үзе дә Макарий аскан тәрене салып ташламады, бу сиңа
матур кыз теләп торачак диде бит. Аны күлмәк өстенә чыгарды. Ә тәненә
тиеп торган, поши мөгезеннән ясалган Шочы Ава бөтиен үбеп куйды.
Тудыручы Ана билгесе ул. Нәкъ Сәрбиназ кебек. Монысы – бабасы бүләге.
Әлеге бөтине үзе ясаган. «Сиңа матур кыз теләячәк ул, салма бу амулетны,
улым», – дия торган иде Бәлүк баба. Кара урманда матур кыз һәрчак кирәк.
Җылытып тору өчен кирәк.
Макай матур кызларны ярата. Сәрбиназ – матур кыз. Рәхмәт сиңа, Шочы
Ава!
«Салам лийже, Макай!» (Сәлам, Макай!) Яңадан тууың белән!
«Сәрбиназ – мотор удыр!» (Сәрбиназ – матур кыз!)
Бар матур да Абрарга булмасын әле. Килмешәк Абрарга...
Макай Сәрбиназны үз урман хуҗалыклары «Кужла»га алып китү өчен
сәбәп эзли, һәм ул табыла да: «Шурулла килергә мөмкин икән монда! Тиз генә качарга, арырак китәргә кирәк!» Алар урман арасыннан кача-поса
атасы Кугуй урманына таба кузгалалар. Юлда яңгырга эләгәләр. Макай
кызны үз йортларыннан ары урнашкан умарта бакчасына алып китә. Умарта
өендә бу вакытта эт тә юк. Хәер, сакчы эт бар. Алабай токымлы бозау
кадәрле эт ят кызга өрә башлый. Тавышы тавыш кына булса, ярар икән
алабайның, бар урманны яңгырата. Макай кызны умарта читендә урнашкан
мунчага яшерә. Монда иркен. Агач үзләрендә булгач, Туксаба осталары
мунчаны ындыр табагы чаклы итеп ясаганнар. Кызыл-кала түрәләре монда
куна-төнә ята. Яшь бичәләр белән киләләр дә... Әтисе кушуы буенча Макай
аларга һәйбәтләп мунча яга торган иде. Мунчага терәп үк салынган ял
итү бүлмәсе дә бар. Анда караватлар, өстәл, бильярд тора. Кечкенә генә
бассейны да бар. Берзаман шулай җитәкчеләр белән ияреп килгән яшь
кыз, үзен монда нигә алып килгәннәрен тәмам аңышып җиткәч, ягылган
мунчадан шәп-шәрә килеш качмакчы була. Оят җирләре әрекмән яфрагы
белән генә капланган кызны күргәч, Макай әүвәл өнсез кала. Бу вакытта
ул «тылсым җирләре»нең кая һәм ничек булганын белә иде инде. Кыз, аны
күрүгә, әүвәл кычкырып җибәрә. Аннан соң аңына килә, бу яшүсмер – аның
бердәнбер коткаручысы! Бу – зур корсаклы түрә түгел!.. Җитмәсә, егетнең
муенына да нәкъ аныкы кебек бөти асылган, ул – Шочы Ава тамгасы.
Макай кызга күлмәген салып бирә дә аны Абрар белән икесе ясаган
яшерен шалашка алып китә. Аларны моннан эт таба алачак түгел. Дөрестән
дә, түрә агайларның ярдәмче бурзайлары кызны эзли чыга, әмма таба
алмыйлар.
Алар таңга кадәр Ольга атлы бу кыз белән шул яшерен шалашта
качып яталар. Макай аңа Җиңгәйнең киемнәрен алып килеп бирә. Ольга,
аерылышканда, рәхмәт йөзеннән Макайга «мәхәббәт» бүләк итә...
Ләкин Ольга нигәдер нарат очында йолдыз булып кабына алмады.
Югыйсә, Ольга аңа гашыйк ук булган иде. Нәфис бармаклары белән
Макайның маңгай өстендәге бөдрәләрен сыйпап: «Макай, син шундый
әйбәт егет!» – дип, кайнар сулышы белән колак яфракларын яндырды,
кочагына сеңеп иркәләде. Урта буйлы, коңгырт чәчле, коңгырт күзле
урман егете бик ошаган иде кызга. Иреннәренең кайнарлыгы шактый озак
сакланса да, беркавымнан онытты аны яшүсмер.
Урмандагы иң биек нарат башындагы йолдызны Сәрбиназ кабызды!..
Әлеге йолдыз, үз чиратында, моңарчы бер-берсеннән башка тора алмаган
ике ятим яшүсмер, ике дус арасында гомерлек дошманлык дөрләтте…
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев