ӘЛЛҮКИ (роман)
Атна-ун көн буена җанына хәерсез шом кереп оялаган авыл куркып көтте: «Хәвеф-хәтәрсез генә узып китсә иде, Раббым!» – дип, теләкләр теләде сабыйлар үлеменнән әле һаман айнып җитә алмаган халык.
* Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең татар халык мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру
грантына язылды.
СҮЗ БАШЫ
Бу як кешеләре шулкадәр кыю һәм батыр ки, мин татарлар белән хәтта
төшемдә дә очрашырга теләмәс идем.
Немец ефрейторы Рудольф Вольфгангның сугыштан абыйсына язган хатыннан.
Татар ат өстеннән бәреп төшерелсә дә, бернинди коралсыз килеш,
хәтта яралы хәлдә куллары, тешләре, аяклары белән каршы торачак, соңгы
сулышына кадәр көрәшәчәк.
Сигизмунд фон Герберштейн, австрияле дипломат.
Мин бар Европаны йөреп чыктым, дөньяның кайсы гына ноктасында
татарларны очратсам да, аларның изге ниятле икәнлекләрен күрдем. Алар
һәрчак бергә булырга тырыша, бер-берсенә ярәм итәргә әзерләр
Габдулла ибн Гали Басфар, гарәп галиме.
Казан алынганнан соң Мәскәү дәүләте ошбу ханлык хисабына ныгый
бара, Көнбатыш аны Казан ханлыгы варисы итеп кабул итә. Ул вакытта
Мәскәү дәүләте дигән хөкүмәтне танымыйлар, санга сукмыйлар әле. Европа
белән мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен, бигрәк тә Голландия һәм аның күрше илләре белән сәүдә мөнәсбәтләре булдыру максатыннан «Печать царства
Казанского» дигән мөһер эшлиләр. 1578 елда Мәскәү иң көчле илләрнең
берсе булган Голландия белән килешү төзи, башка илләр белән ясалган
килешүләрдә дә әлеге мөһер сугылган. Бу 1583 елга кадәр шулай була. Бар
Россияне дөнья «Тартария» дип кабул итә.
Чит илләр русларны Европа киемнәренә киенгән татар кешеләре дип
белгән. Татар иленең беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган
көненә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, моңа ишарә ясап
булса кирәк, «Тартария картасын» бүләк иткәнен күпләр хәтерлидер әле.
Индус Таһиров, академик.
Татар тарихын, аның телен өйрәнү буенча немец галимнәре бик зур
эшләр башкарган. Моны дәлилләү өчен кайбер мисаллар: XVIII гасырда
андый кеше Герард Фридрих Миллер (1705–1783) була, XVIII-XIX
гасырларда медицина профессоры Карл Федорович Фукс (1776–1846) зур
хезмәт яза.
Автор.
Инде берничә гасыр Кремль астыннан һәм Мәскәү тирәсендәге 60лап
шәһәрдә, шул исәптән Касыйм каласында да Либерияне (Латинча liber –
китап; либерия – китапханә) эзлиләр. Алар татар халкының Борынгы
һәм Урта гасырлар тарихы турында кулъязма китаплар булырга тиешле
Казан ханлыгы китапханәсен һәм башка кыйммәтле китаплар яшерелгән
урыннарны табарга ниятли. Кайдан гына эзләмиләр, ләкин бик зирәкләре
Казан ханлыгы китапханәсенең бер өлешен Иван IV чиркәү асларына
яшергән дип фаразлый, чөнки башка урыннардан аны татарлар барыбер
табып алырга мөмкин дип шикләнгән рус патшасы.
Шунысы кызык: аның бу хәйләсен, гасырлар узгач, татарлар үзләре
дә файдалана. 1905 елгы революция алдыннан бериш укымышлы татар
байлары Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорындагы төрки-татар
тарихына, күп кенә нәсел шәҗәрәләренә бәйле кулъязмаларны үзләре
махсус рәвештә чиркәүләр һәм христианлык белән бәйле биналар астына
яшерә. Митрополит Макарий һәм аннан соңгы епископ Лука Конашевич
заманындагы кебек мәчетләрне җимертергә, юкка чыгарырга боерык
бирелгән очракта чиркәүләр исән калыр дип уйлый алар. Казан ханлыгы
китапханәсенең бер өлешен Тәһран һәм Багдад китап саклагычларына
алып китәләр.
Автор.
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Алла каргаган татар авылы турында сүз башы
Зиратта кабер тынлыгы. Җил исмәгәч, каберләрнең баш очында үскән
агач яфраклары ник бер селкенеп карасын.
Ике атна рәттән кыздыра инде, күктә болытның әсәре дә күренми.
Кабер казучылар моны яңгыр буласына юрады. Башта сөенгәннәр
иде, аннан соң эчләренә барыбер хәерсез шом керде, чөнки мондый кызу көннәрдән соң, гадәттә, әүвәл көчле давыллар була, ул читән-коймаларны
аудара, кайбер өй түбәләрен куптарып ата, чалгы белән чапкандай, зираттагы
карт агачларны кырып чыга, алары исә, чардуганнар өстенә төшеп,
һәр нәрсәне вата-сындыра; чиләкләп койган яңгыр сулары болындагы
печәнлекләрне басып китә, буразналар буйлап ташыган су бәрәңгеләрне
казып-актарып чыгара... Иң куркынычы: Ходай күктән яшен утлары атарга
керешә. Көенүләре дә менә шул сәбәпле: ул шарсыман яшеннәр нәрсәнедер,
кемнедер суга, яндыра, көйдерә, үтерә торган иде...
Зираттагы ирләр дүрт айлык нарасыйның мәетен яңгырга кадәр тизрәк
гүргә иңдерергә ашыкты. Өлкән кешене күмгән кебек хөрмәт белән
җирләделәр. Сабыйның атасы Тугаш Якубы ләхет алучының һәр хәрәкәтен
игътибар белән күзәтеп торды: бу хакта, хәтере юклыкны сәбәп итеп,
Туксаба авылында мөәзин вазифасын башкаручы Гәрәй карт аңа алда ук
үзе әйтеп, кисәтеп куйды, башым эшләп бетерми диде.
Атна-ун көн эчендә бишектә килеш җан тәслим кылган өченче сабыйны
күмүләре. Шуңа күрә Гәрәй мөәзиннең генә түгел, бар халыкның башы
чуалган вакыт иде.
Нарасыеның үлеменнән соң Якуб кара кайгыга батты. Беренче
хатыныннан булган малае Ямаш инде буй җитеп килсә дә, бала барыбер
бала инде, һәрчак йөрәкне телгәли. Әүвәл ул байтак еллар өйләнмичә
йөрде, тик карт әнисе үлгәч, өй бушап калган кебек булды, аннан да бигрәк,
Ямашына хатын-кыз җылысы кирәк, әти кеше көннәр буена урманына
китеп югалган чакларда малай бөтенләй караучысыз кала. Бәхетенә, үзенә
хатын, ятимгә ана булырлык хатын-кыз табылды. Хуҗабикә вафатыннан
соң, өйне караштырып торырга дип, кала ягыннан ерак туганы килеп йөри
башлаган иде. Карт кыз булып утырып калган кырык биш яшьлек Сәрия,
барысын да шаккаттырып, бик матур бер кыз да алып кайтып бирде. Тик
бәхетләрен ай күрде, кояш алды, сабый хәзер гүр куенында.
Кабер казучылар эшне тәмамлагач, ирләр, бердәм кубып, зират капкасына
таба кузгалганчы, Якуб мөәзиннең колагына пышылдап өлгерде:
– Инде дүрт якка дүрт кеше бастырыйк, хәзрәт... – диде ул.
– Ие шул, ие, исемдә, – дип җөпләде тегесе.
Бая, баланы өйдән алып чыкканда, кайсыдыр бик белеклесе:
– Башын алга каратырга кирәк! – дип, ялгыш фикере белән күңелгә шом
салганнан соң, хәзер Гәрәй карт икеләтә уяу һәм һәр гамәлен бик уйлап
башкарырга тырыша. «Хәтта мәет җирләү әдәпләрен дә онытып барабыз!
Йа газиз Аллам! Кичерә күр без томаналарыңны!» – дип уфтанган иде
карт шулчакта.
Ул кабернең дүртенче почмагына, Якубның каршысына, үзенең
Хәтмулласын бастырды. Әле мәктәп яшендә генә булса да, «Колһуалла»
белән «Фатыйха» сүрәсен яттан әйтә белүе өстенә (монысы качып кына,
күрше хатыннары алар өенә аш мәҗлесенә җыелганда гына) мәктәп
олимпиадаларында мактаулы урыннар яулаган түгәрәк башлы бик белдекле
яшүсмер иде Хәтмулла.
Кугуй урманы ягыннан килеп чыккан кургаш бүксәле болытлар бу
юлы бик акрын кыймылдый. Юраулары рас килә бугай: Ханкала шәһәре
ягыннан турылап очкан кыр казларының бер төркеме генә авыл өстеннән каңгылдашып узды да башкалары күренмәде; тегеләре дә, кире борылып,
яңадан кала ягына китеп бардылар. Анда яшен вакытында качып торырлык
урыннары булса кирәк.
Тәгаен көчле яшенле яңгырга иде бу. Әгәр Ислемай тавы артыннан кинәт
җил исә башлап, болытларны Хәлүш урманына таба кумаса, яңгыры хәзер
үк башланасы иде. Әнә урман артында, тонык кына булып, күк күкрәгәне дә
ишетелде. Беркавымнан кайтаваз, Туксабаның ике туган Дәүбаш Дәриясе
белән Тәбә Тәслимәсенең, үз капка төпләреннән генә торып, дүрт өй аша
кычкырышкан чагында, бер-берсен басар өчен кулларындагы чиләк төбен
каккан тавыш кебек көчәйде, куәтләнде.
Атна-ун көн буена җанына хәерсез шом кереп оялаган авыл куркып
көтте: «Хәвеф-хәтәрсез генә узып китсә иде, Раббым!» – дип, теләкләр
теләде сабыйлар үлеменнән әле һаман айнып җитә алмаган халык.
Җил Путанай чиркәве кыңгыравын (күптән түгел аны ташландык
чиркәүгә Путанайның Кирьян малае Кирилл элеп куйган дип сөйләштеләр)
үзенә бер тавыш белән кагып ала, әйтерсең афәт киләсен алдан хәбәр итә.
Күктән яшен ташы – шарсыман ут йомгагы очып төште. Ул Ислемай
тавының Кугуй урманы ягында янгын чыгарды. Коеп явуга карамастан,
һаман саен өскәрәк күтәрелә барган озын муенлы ялкын сүрелмәде. Тауга
ут капкан кебек иде. Менә берзаман анда карачкы күренде, ул, ни беләндер
айкана-айкана, утны сүндермәкче була, ахрысы...Тиле димәсәң соң: берүзе
нишли ала?
Каядыр тау аръягында бик каты дөбердәде, яшен ташы һавага күтәрелде
һәм, турылап, теге адәмгә таба китте! Күмергә әйләндерде, ахрысы: карачкы
сурәте юкка чыкты. Аны яшен башланганчы зираттан ашыга-ашыга кайтып
килүче Якуб белән Гәрәй карт аермачык күргәннәр. Хәлүш малае Макайга
охшаган иде ул диделәр.
Ходай рәхмәте: Макайга берни булмаган! Икенче көнне Макай Туксаба
кибетенә ипигә килде. «Яшен утыннан ничек качып котыла алдың?» –
дип гаҗәпләнеп сорауга каршы ул: «Үз утым куәтлерәк минем!» – дип,
гадәтенчә, күзгә төшмәсен дигәндәй, бөдрәләнеп торган маңгай чәченә
кагылып алды. Соң чиктә шул билгеле булды: Макайга яшен ташы чынлап
та кагылган һәм, ул хәтта күпмедер аңсыз да яткан, бәлки, кыска вакытлы
үлем кичергәндер, чөнки егет беркадәр сәерләнгән кебек. Менә ул чыгып
киткән җиреннән кибеткә кире әйләнеп керде, бая сорау биргәнгә: «Сез
күргән яшен уты минем күкрәктәге ут иде ул. Сезнең Туксаба кызы
кабызган ут. Үзе күптән югалса да, уты калды. Күпме саклап йөрергә була
сине дип, күккә аткан идем...Үз утың үзеңә дип, Күкләр тәгаләсе кире үземә
кайтарды». Макай шаяртып сөйләшергә керешкән! Моңарчы авыз эченнән
гел ботка пешерә, нидер бытырдый, әйткән сүзен дә аңлап булмый иде.
«Кешечә» сөйләшә башлаган Макай! Алайса, тәгаен яшен суккан моны,
утлы яшен ташы баш мие шәрифләрен рәткә китергән!
Ләкин Макай шаярып сөйләшми иде. Ул Туксабаларга чын дөресен дә
әйтеп бетермәде: яшен сугып, кабат аңына килгәндә, үзенең кинәт кенә
сабый балага әйләнгәнен «күрде»! Хәзер нәкъ бишек баласы кебек иде!..
Әнә ул, чыннан да, бишектә ята: гәүдәсе бишеккә сыярлык кына калса да,
нишләп болай өлкәннәр кебек уйлый ала соң әле?! Башы үзенеке, гәүдәсе сабый баланыкы?! Чү! Үзе генә түгел икән бит! Янәшәсендә тагын бар аның
кебек «сабыйлар»! Ул ими сорагандай илереп елый, ә калганнар барысы да
тыныч. Хәтта бишекләре дә селкенми. Бер аныкы гына бишек сиртмәсенең
шыгырдаган тавышын чыгара: җай гына тирбәлә.
Ул балаларның күз карашлары өлкәннәрнеке кебек акыллы. Менә ул
нарасыйлар, бер-бер артлы, бишектә яткан килеш, җан тәслим кылырга
кереште: үлә, сүнә бара иде алар! Һәр минут саен берсе күзләрен йома!..
Бишекләрен селкетсәң, үлмәсләр кебек. Макай кулларын суза, имеш. Әмма
анда кадәр җитә алмый, алар сабый куллары кебек кечкенә, хәлсез.
Имеш, ул балаларның барысы да Туксаба авылы кешеләренеке икән?!.
Нинди саташу булды бу? Төш тә күрмәде бит Макай?!
Бу юлы болыт Кугуй урманы ягыннан килеп чыкты.
Кичәге тагын бер хәерсез шомнан айнып бетә алмаган иде әле авыл...
Кичәге көн башкасыннан искитмәле хәл белән аерылып тора: кичә
Мирсәетләр килене Сәрвәр райүзәктәге бала тудыру йортыннан качып
кайтты! Баласын тапмыйча, борынына кадәр җитә язган корсагын
күтәреп, ташлап кайтты хастаханәне!.. Килен кайсыдыр якын буында
ире – Мирсәетләр нәселе белән туган тиешле икән, ди! Алай гынамы соң:
Мирсәетнең уйнаштан туган кызы, ди, Сәрвәр килен! Теге чакта Сәрвәрнең
анасы Сәрбиназ оятыннан авылдан җәяүләп качкан булган!
Имеш, әлеге серне киленгә аларның гаилә хәлләрен яхшы белгән
райүзәкнең Сөмбелә атлы бер хатыны чишкән, ди! Бала тудыру йортында
туры килгән, ул да табасы икән... Моңа кадәр ник әйтмәгәндер, нәрсә
карагандыр, мәлгунь! Бәлки, алай ук түгелдер әле? Теләсә нәрсә сөйләп
йөрмәсә соң, теленә тилчә чыккыры!..
Бу авыл болай да яңа туган балаларның бишектә үлү очрагы буенча
тирә-юньгә билгеле. Өстәвенә кайберләрендә ике-өч яшьтә аутизм чире
килеп чыга. Җитлекмичә дөньяга килгәннәре күп. Табиблар бу хәлләрне
генетика белән бәйләп аңлата.
Ни сәбәпле кан шулай дулый соң әле?! Соңгы вакытларда, бигрәк тә
Башкала табиблары эш генетикада дигәч, сәбәбен туган белән туганның
никахлашуыннан күрә башладылар. Ерак нәсел шәҗәрәсендә яки
чагыштырмача өч-дүрт буындагы туганнар канының катнашуы бик яман
нәрсә, ди... Ә бишенче буында, мәсәлән, килен буласы кызның малаеңа –
нәселеңә кардәш икәнлеген ничек ачыклап була?! Һәм, киресенчә, кияү
буласы ир-егет дүртенче буыныңда ук туганыңдыр әле, бәлки? Геннар бит
буыннан-буынга тапшырылып килә!..
Шул рәвешле, төп сәбәп барыбер ачыкланып бетә алмады: чыннан
да, серле генетика өлкәсенә килеп терәләме бу, ягъни туганнарның кан
катнаштыруы галәмәтеме? Ни генә булса да, халык үз башына төшкән
афәт-кайгылар аша үткәннәрне белү зарурлыгын аңлый башлады. «Тарихи
әкиятләр»нең, ягъни ялган тарихның, дөрес булмаган шәҗәрәнең ничек
куркыныч икәнлеге көн кебек ачык иде хәзер...
Әлеге яман хәбәрләрдән соң ташлап кайтты Сәрвәр килен бала тудыру
йортын...
Алла язмаганны!.. Барыбер табасы бит инде аны!
Шуның артыннан ук Туксаба авылы халкын икенче бер яңа хәбәр аяктан
егарлык итте: имеш, күрше Путанай авылы чиркәве нигезендә тагын
хәзинә булырга тиеш! Хәзинә дигәне чүлмәкле алтын булмыйча (Путанай
авылының Паратовлар малае теге чакта тапкан булган икән бит инде алтын
тулы чүлмәкне!), ул – бу як авылларының гаилә-нәсел шәҗәрәләре, ди,
имеш. Кайсы нәселнең кайсысына ничәнче буында туган икәнлекләре акка
кара белән язып куелган булган, ди, анда. Чиркәүне сүтеп ташлап, нигезен
генә актарасы, ди!
Иван Грозный башкисәрләре урлап киткән Казан ханлыгы китапханәсенең
бер өлеше дә булырга мөмкин, ди, анда!..
Беренче хәбәрнең хаклыгы күз алдында – килен өйдә!.. Борынына җитә
язган корсагы белән кире кайтты Сәрвәр!.. Киленнең Хәйдәровләр нәселе
белән туганлыклары исә шик астында ди әле, чөнки Сәрвәр киленнең үз
анасы бик еракта, кыз әнисенең бертуган апасында үскән!.. Әлеге гаилә
Сәрвәр бишектә чакта ук Туксаба авылына читтән килеп урнашкан.
«Шәҗәрә, тарихи документлар чүлмәкле алтынга караганда да
кадерлерәк, – дип сөйләп торган, ди, бригадир Мирсәет. Килен турындагы
сүзләрне бераз булса да сүрелдерергә теләгәндер. – Менә шуннан соң
чынлап та кемнең кемгә ничек туган икәнлеге беленәчәк! – дигән, ди, ул. –
Шул ачыклангач, туган белән туганның өйләнешүенә чик куелачак, димәк,
кан катнаштыру булмаячак, балалар сау-сәламәт туып үсәчәк!..»
Дөрләп янган учакка ут өстәде Мирсәетнең әлеге сүзләре.
Күп итеп көнбагыш үстереп, сугымлыкка ат асрап, Башкала шәһәре
базарында айбагыр һәм затлы казылыклары белән дан алган халык
сиксәненче еллар уртасында, яңа сәясәт башлангач, нәрсәгә ышанырга да
белми.
Ләкин әлеге хәбәрләргә ышанмыйча буламы соң?! Теге чакта көтүче
алтын тапканмы – тапкан, Мирсәет килене качып кайтканмы – кайткан!..
Шулай булгач, ышанмый да хәлең юк...
Чиркәү Туксаба авылыннан ерак түгел, борын заманда аны күрше
русларга татарлар салырга булышкан дип сөйлиләр. Ташландык һәм ялгыз
булса да, мин монда дигәндәй, әле һаман мәслихләре кебек кукраеп утыра.
Сиксәненче еллар уртасы җитеп, ил кайный башлагач, рус кешесе Гаврилов
та Туксабада яңа мәчет салырга ярдәм итте. Әүвәл чиркәүне төзекләндерәм
дип купкан булган ул. «Барыбер яшьләр тормый бит, безгә чиркәү нәрсәгә
кирәк?!» – дигәннәр аңа Путанайда.
Моңарчы да ике авыл бер булып яшәделәр. Путанай яшелчә үстерде,
Туксаба урысларга ипи пешереп ашатты, чөнки җитмешенче елларда ук
колхоз авылда пекарня салып чыкты, аңарчы ипине Ханкала шәһәреннән
ташыдылар.
Туксаба Сабантуйларын Путанай халкы белән бергә бәйрәм итте,
кыскасы, ике авылның бары бергә, югы уртак иде. Урып-җыю вакытында
Туксаба басуларында Путанай комбайннары да эшләде, кара көздә
Путанайның кәбестә, чөгендер ише яшелчәләрен татар хатыннары
алышты. Дөрестерме, юктырмы, элегрәк бер гает намазын Туксаба ирләре,
хакимияттән качып, Путанай карчыгы өендә укыганнар, имеш!.. Булгандыр,
чөнки гает алдыннан, коммунист Мирсәет Хәйдәровка ышанмыйча, районнан партия вәкиле килеп, төн куна торган иде. Кичтән вәкил иптәшне
Путанай көмешкәсе белән каты гына сыйлыйлар да, тегесе, иртәгесе көнне
дә уяна алмыйча, гает вакыты үткәнне дә сизми.
Путанай урысы белән очрашканда, Туксаба татары, тегенең татарча
сөйләшкәнен абайламыйча, русчага күчә торган иде...
...Теге чакта да халык бер шаулап алды. Кайберәүләр башта алтын
табылуга бигүк ышанмаса да, соңыннан мәгълүм булды: Денис атлы көтүче
малай, чыннан да, ул вакытта хәзинәгә тап булган. Денисның атасы Паратов
Абрар ага моны беркемнән яшермәде.
Ошбу хәбәрләр Туксабадан күптән башын алып чыгып киткән ерактагы
авылдашларга кадәр барып иреште. Туксаба авылы янындагы Ислемай
таулары өстеннән йөзеп барган каурый болытлар да әлеге хәбәрдән соң,
сискәнеп, тагын яңасы булмасмы дигәндәй, ары китәселәре килмичә, тау
түбәсендә утырып торалар иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев