ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Бу вакытта аларның капкасына кендек әбисе Шәкәр түти якынлашып килгәне күренде. Ул ирләрнең ни хакында сөйләшкәннәрен аңлады булса кирәк: – Монда гына табарга уйлаган икән, кыстамагыз. Киленнең сүзенә каршы килергә ярамый. Күз тия, ди, бит үзе. Корсаклы хатын бик нәзберек була ул. Курка торгандыр, – дип, өйгә кереп китте.
Кара исемлек
Сәрвәр киленнең көмәнле килеш кире кайтуы күз алдында булса,
табылдык турында исә бигүк җәелеп сөйләмәделәр, таралып китмәделәр,
моны аерым кешеләр генә белде. Туксабаның Әлли дип аталган инеш
артында туып үскән яшьтәшләр иң беренче булып ишетте.
Туксаба авылында колхозның үзәк утары – кәнсәләр, мәктәп, клуб һәм
кибет урнашкан өлеше – «Кала ягы» (Ханкала шәһәренә шуннан барасы)
дип аталса, Ислемай тавы итәгендәгесен «Әлли» ягы дип йөртәләр.
Авылга исем булган «Туксаба»ның килеп чыгышын да, мондагы
тауларның нигә «Ислемай» дип аталуын да, «Әлли» атамасының кайдан
икәнлеген дә беркем белми.
Һәм моңарчы белергә дә теләмәде...
Хәер, «Әллүкәй» дигәне дә бар әле бу якларда. Нишләптер халык әлеге
исемнең кайдан килеп чыкканлыгын онытмый. Мәгънәсен олысы да,
кечесе дә шартлатып әйтеп бирә ала. Күл, елга, тау исемнәре һәм башка
атамалар сер булганда, чишмә исеме һәркемгә мәгълүм булсын инде?!
Урман чишмәсе ул. Изге икәнлеге дә билгеле. Чишмә Тәбәнәк тау дип
аталган урман аланында.Төрле яктан юкәлек, өрәңге, карама һәм каенлык
белән әйләндереп алынган, ләкин урман авызында – бу Тәкә елгасы яры –
зур ачыклык бар, җил шул яктан искәндә, агачлык колакка ятышлы көй
чыгарып шаулый. Нәкъ шуның аркасында «Әлли» атамасы янына «Кәй-
көй» дә кушылып, «әллүкәй» дигәннәр. «Әлли»гә тагылган «көй», бәлки,
әүвәл «кое» булгандыр әле? «Кое»ның «көй»гә әйләнеп китүе мантыйкка
сыя, әүвәл монда, урман уртасында, кое кебек чокыр булгандыр да аннары
ул чишмә кебек кенә калгандыр, шул рәвешле «кое» «көйли» башлагандыр.
Сакау-ялкау бит татар, гадиләштерә, сүзне тутырып әйтергә иренә. Тора-
бара ошбу атама «Әллүкәй»гә әйләнеп калгандыр...
Район газетасында Туксаба халкын шаккатырган язма чыкты.
«Әллүкәй»нең этимологиясе турында иде ул. Имеш, мари сүзе икән бу!
Урманы мариныкы, димәк, чишмә исеме дә марича! Мантыйк юк түгел.
Өстәвенә мари телендә «әкәй» («Экэй», «Окай») дигән сүз бар, апа-сеңелгә
шулай диләр?! Автор моңа төпле мисаллар да китерә: «Тол, экэй, мемнан деке, ме тыланет шулдырым пуэна. (Кил безгә, апа (сеңел), без сиңа
канатлар бирербез!) Ик совлам ала пуэт, Марина экэй? (Бәлки, бер кашык
бирерсең, Марина апа?)». Хатыннар, апалар чишмәсенә бер ишарәдер
бәлки?!
Ниткән Әкәй чишмәсе булсын ул дип тузынды туксабалар. Теге чакта
әдәбият укытучысы Зөләйха ярдәме белән Туксаба авылының Әлли
ягы малайлары Ямаш белән Солтан район газетасына язма да юллады.
Турыдан ярдылар, бу сүз Тукайдан, «Әллүки»дән диделәр. Монда әкәй-
нең – мари хатынының – бернинди катнашы юк дип яздылар. Әйтелгәнчә,
бу фикерне башта укытучы Зөләйха апа да куәтләгән иде, тик беркавымнан
ул: «Егетләр, Чурахан абыегыз Ханкала архивыннан документлар соратып
алды. «Әллүкәй» чишмәсе гасыр башындагы тарихи документларда телгә
алына! – диде. – Ул чакта Тукай тумаган да була, димәк, аның «Милли
моңнар» шигыре дә язылмаган, һәм Сәгыйть Рәмиев белән дә күрешү була
алмый әле!»
Бу хакта үзләре генә белделәр. «Тумаган булса ни, язмаган булса ни!
Туар да, аннары язар әле! Шуңа күрә дә Тукай бит ул!» – дип, борынын
тартты Ямаш. Киләчәктә журналист булырга хыяллана ул.
Бары урман гына, чишмәнең челтерәгән тавышын үз көенә кушып,
тирә-юньгә таратып утыруын белде...
Ә менә Тәкә елгасының исемен халык башта бөтенләй кабул итә
алмаган иде. Борын заманда карасу дулкынлы бу ашкын елганың исеме
«Агымсу-Аксу» булган диләр, рәсми кәгазьләрдә «Тэкэ» дип язылса да,
чынлап та, элек аны күпләр «Ашкынсу» яки «Аксу» дип атаганнар, имеш...
Күлтәк күленә кушылган урынында, дулкыннары кара сыртлы булганга
«Аксу» дияселәре килмичәме, соңгы вакытларда «Тәкә» исеме дә телгә
керә башлады. Мөгаен, борынгы заманда бабалары тәкә көтүен шушы
елга буенда аерым көткәндер?.. Нигә борынгылар тәкәләрне сарыклардан
аерды икән?
Бу табышмак ансат кына чишә алмаслык очы чуалган төен кебек иде...
Туксаба элек дүрт мәхәлләле искиткеч зур авыл булган. Инкыйлаб
вакытында дүрт мәчетнең манарасын бер көн эчендә кискәннәр!
Дүртенчесенә менеп барганда, кисүче, ычкынып китеп, җиргә мәтәлә һәм
шунда тончыгып җан бирә. Аллаһы Тәгалә каргышы төште Котбыйга дип
сөйлиләр ул хакта сүз чыкканда...
Алайса, каргыш төшкән инде бу авыл халкына?!
Алла каргышы булса, бигрәк яман бит әле!..
Сәрвәр киленнең бала тудыру йортын ташлап кайтуы беренче хәбәрне
оныттыра язды. Аеруча Мирсәет ага белән хатыны Мәдинә апа зур хафага
калды. Киленнең табар вакыты җиткән, киткәненә атна була, көн саен онык
туу хакында сөенечле хәбәр көтеп ятканда диген син!..
Ләкин Мирсәетне нәрсәгә булса да болай гына инандырырмын димә.
Каргыш дигәннәре дә бик ышандырмый карт коммунистны. Киленнең
«туганлыгына» да бармак аша карады; нинди кардәшлек, ди?! Күз алдында
үскән кыз лабаса Сәрвәр!..
Әмма күңелгә шик керсә, аннан ансат кына котылырмын димә икән,
кимерепме кимерә инде ул җанны. Бу юлы да шулай булды. Ошбу «корт» Мирсәетнең шик-шөбһәле уйларын әле Тәкә елгасы дулкыннары кебек
кайнатты, әле Ислемай тавы түбәсенә чаклы ук алып менеп китте, алар тау
сыртындагы Әлли мәгарәсенә кереп югалдылар; андый чакта уйларның
«койрыгын» тотарлык түгел, алар акылдан бәйсез була.
Белмәде бит татар моңарчы үзенең үткәнен: читтән килгән укытучы
Чуракан Илдарханов (Аның үзенә монда исемен паспортындагыча
«Чурахан» дип үзгәртмәүләре ошый, чөнки туган ягында да «х» ны «к» га
алыштырып әйтәләр – Чуракан булып йөри. Гадәттә, башка укытучыларны
фамилияләре белән атыйлар, аңа исә «Илдарханов» дигән кеше юк.)
әйтмешли, милләт һәм нәсел шәҗәрәсен белә алмады!
Хәзер генә ул, берсеннән-берсе уздырып, һәркем шәҗәрә агачын
ясый башлады. Әлбәттә, акчалы кешеләр, үзешчән тарихчыларны яллап,
җиденче бабаларын мулла, морза яки берәр уңган бай нәселенә үк китереп
териләр, шәҗәрә төзүчеләрдән шуны таләп итәләр. Моңарчы Мирсәет
шәҗәрә белән кызыксынмады. Җиденче бабасының исемен белә ул,
кайда яшәгәнлеге дә мәгълүм. Тик менә шуннан башкасы билгеле түгел
лабаса?! Кем булган, балалары, туган-тумачасы, кыскасы, кавем хакында
башка берни юк! Алтынчы бабасы турында да мәгълүмат юк, бишенчесе
кем булган? Мирсәет имәнеп китте, хәтта дүртенче бабасы турында да
җүнләп белми түгелме соң? Дүртенче баба бик якын бит инде канә! Ул
чакта дөньяда нинди вазгыять булган?! Татар ни рәвешле гомер кичергән?
Гыйлемле булганмы ул, яки, рус галимнәре тәкрарлаганча, дөм томанамы?
Югалтулары, табышлары ни – кыскасы, тарихы нинди? Дүртенче баба әтисе
Хәйдәрнең дәү атасы булган бит! Исеме Корбангали икәнлеге билгеле.
Революция ясап йөргән, ди, Ханкала якларында. Шәхес культы заманында,
инглиз шпионы дип, алып китеп япканнар. Юк бит шуннан ары хәбәр аның
турында!.. Корбангалинең атасы Сәйфетдин хакында исә исеменнән башка
берни билгеле түгел?! Тугандаш каннар кушылырга бик мөмкин бит?!
Мирсәет әлеге уйларыннан үзе дә көлеп куйды. Алай ук түгелдер лә
инде!.. Алла язмаганны!
Карт коммунист Алла исемен еш телгә ала түгелме соң әле?!!
Алырсың да... Татарның хун-сөн ханлыкларына ук барып тоташкан
борынгы тарихы турында кытай елъязмалары буенча инде китаплар да
чыга. Ә менә якынрак килгән саен, тарих һаман томанлана бара. Хәтта
Ханкала ханлыгы чоры да анык кына ачыкланып бетмәгән. Татар гомер
буе томана инде, ул бары рус аркасында «кеше» булган дигәнен аларның
гына түгел, укыганда хәтта балаларының да башларына чөйләп төяләр.
Хәзер дә шулай. Кысык күзле, явыз монгол токымыннан булган алар!..
Татар – ул бары кушамат кына. Без – болгарлар!.. Себер татары аерым
халык, нугайлар башка токым, мишәр дигәне бөтенләй Аурупадан ук килеп
урнашкан!.. Керәшен тармагындагылары күктән төшкән, ягъни чиркәү
башыннан «коелган»! Тора-бара русның диалекты ук димәсәләр аларын!..
Русның гаярь кенәзләре булмаса, эшләре харап икән белемсез һәм томана
татарның... Тарих дәресләре шулай дип тәкрарлый...
Моңарчы, ул үзе әйтүенчә, «идиотлар идеологиясе» коммунист
Мирсәетнең дә телендә иде. Ул үзе үк гомере буе шушы идеология өчен
көрәшкән булып чыга түгелме соң?! Менә, тора-бара, әлеге буталчык тарих
үзенә үк китереп бәрде!
Миңа кагылмый ул һәм кагылмаячак дип, безгә катнашы юк андый
сәясәтнең, мондый вазгыятьнең дип йөр син!..
Шулчаклы итеп бәрде бу аның гаиләсенә, югыйсә кем уйлаган ул чакта
Үзәк Хөкүмәт алып барган ялган идеология, берзаман аның капкасыннан
да килеп кереп, күсәге белән хуҗа кешенең маңгаена тондырыр дип?..
Йа Алла!..
Йа Алла дими хәлең юк. Каенанасыннан яшерен сере буламыни, ул
кайтуга, эчке хәсрәтен тутасына түгел (Авылның Кала ягында әнисенең
сеңлесе тәрбиясендә үскән кыз бит ул!), нәкъ менә Мәдинәгә чиште:
– Әнкәй, мин анда өч көн рәттән бер төш күрдем! Куркыныч төш! Бала
бик елак булачак икән, имеш!
Кыз баланың елак булуы бу якларда яңалык түгел. Елый-елый, күз
яшьләренә буылып, бишектә үк үлү очраклары күп!..
Мәдинә аның бу сүзләрен көмәнле киленнең җаны чуалган чак белән
бәйләде. Әмма тегесе:
– Әнкәй! Төш тә түгел иде бугай ул мин күргәннәр! Уяу яттым бит
мин! Тәгаен менә, әни!.. – дип өзгәләнгәч, тегесе куркуга калды. Җитмәсә,
килен: – Әнкәй, миңа ул төштә кемдер, балаңны монда тапма, авылыңа
кайт, шунда тап дип пышылдады.
Әлеге сүзләрдән соң Мәдинә куырылып килде, әмма башта иренә дә
сиздерәсе килмәде, һаман да шул күңел чуалуыдыр дип уйлады. Кем
пышылдасын, ди, инде аңа! Булмаганны!..
Әгәр киленнең әйткәннәре чын булса?! Беркөнне Мирсәете сөйләп
торды, имеш, алар гаиләсе дә теге чакта манаралар кискән Котбый кавеме
белән чыбык очы гына бәйле булырга тиеш икән! Каргыш яман нәрсә,
бигрәк тә ул Ходайдан булса, җелегеңә үк үтеп керә икән, ди!.. Җиденче
буыныңа кадәр... Тагын да арырак китмәсә әле...
Димәк, бүген бар авыл Ходайның «кара исемлегендә»...
Тик нигә хастаханәдә тудырырга ярамый баланы?! Нишләп авылда
табарга куша?!
Шайтан үз вәсвәсәсен салып өлгергәндер әле киленнең күңеленә!
Бәхеткә, Туксабада кендек әбисе бар иде, Мәдинә аның катына йөгерде.
Әби аны тынычландырды, үз тормышыннан берничә мисал сөйләде һәм
шуннан соң баланы авылда табарга дигән уртак бер карарга киленде...
Мирсәет ага да әүвәл күтәрелеп бәрелмәкче иде, хатыны Мәдинәнең бер
сүзе җитте, ул тынычланды һәм, гадәтенчә, иңбашларын гына сикертеп
алды да өнсез калды. Хатынның сүзләре ышандырырлык иде, имеш, килене
каенанасына:
– Әнкәй, анда беркөн дә торасым юк бүтән! Мин бит шәп-шәрә килеш
ятам. Колга буйлы яшь бер студент-практикант өстемдәге җәймәне ача да
карый, ача да карый! Бушка кино күрсәтәләрмени! Үзе бер сүз дә әйтми! Күз
тидереп бетерде бугай инде, – дигән. Теге төшне яшерделәр инде... Мондый
карарны Мәдинә шайтан вәсвәсәсе белән түгел, нәкъ менә киленнең оялчан
холкы белән аңлатты. Мирсәеткә дөресен әйтсә, ул – коммунист кеше,
икесен дә пыр туздырып атачак һәм бала тудыру йортына кире озатырга
да күп сорамас. Талканы коры аның...
Аптыраганнан суям, кәҗәкәем, диләр бит әле, бу юлы да шулайрак килеп чыга бугай: Мирсәет агай үзен генә юата яисә киленне генә аклый
сыман. Әнә анда Вәиснекеләр бала табарга тиешле киленнәрен Башкала
шәһәренең үзенә үк илтеп куйганнар, табибка күп акчалар түлиселәр, ди.
Имеш, анда табиблар яхшы икән! Вәис карт әйткән, ди: «Быел айбагар
уңышы күп булачак, акча кызганмагыз, кирәк булса, Американың үзенә
җибәрәбез», – дигән, ди, имеш. Алар гаиләсендә өч баланың икесе акылга
зәгыйфь туды. Берсе генә бар яктан да җитеш: Мирсәетнең үз малае Солтан
белән яшьтәш Сәрдәре, Аллага шөкер, менә исән-имин килеш үсеп җитте...
Әлли ягындагы йортларда бер хуҗаның да кибәне туры түгел. Якубның
олы кызы өйдән үк качып китте, хәзер Ханкала шәһәрендә фахишәлек
юлында, ди. Гөлшат – Якубның беренче хатыныннан туган иң өлкән
баласы. Өстеннән йөри башлагач, хатынны шундук аерып җибәргән иде.
Кызын үзенә алып калды. Хәер, хатын баланы даулап та маташмады, үз
юлы белән китеп барды. Рәхәтлән инде хәзер чит ир-ат кочагында дип
калды аның артыннан Якуб. Дөрес әйтте, чөнки теге игә килә торган
түгел. Килен булып төшкәннең икенче көнендә үк: «Минем самавырым
гел кайнап тора. Ташларым гел кызган!» – дия торган иде. Күрәсең, ире
генә суытып бетерә алмаган ул ташларны. Кызы Гөлшат та шул юлдан
тәгәрәде. Үсеп җитеп, җиләк кебек пешүгә, суга киткән җиреннән дә кем
белән туры килсә, шуның белән чуалып кайта, һәм шул көнне үк моны
Якубка җиткерәләр. Тора-бара кыз узгынчы машиналарга утырып йөри
башлады. Берсендә шулай атна буе югалып торды. Анасы янына киткәндер
дип юаткан иде үзен Якуб. Тик Гөлшат Ханкалада ирләр тулай торагында
яшәп алган булып чыкты. Игә китереп булмады аны. Анасының каны иде.
Һаман да шул кан! Кан һаман да!..
Якубның ул хатыны өченче буын туган иде... Яратышып өйләнештеләр.
Кеше буларак та әйбәт иде ул. Хәтта бик әйбәт иде. Тик «ташлары гына
суына» алмады бахырның. Тора-бара аны каядыр Башкала шәһәре ягына
китеп югалган дип сөйләделәр. Геннарның мутациясе белән аңлата моны
укытучы Чуракан. «Физик сәламәтлек белән рухи тазалык икесе бер
шүрлектә», – ди ул акыллыбаш. Шөкер, икенче хатыныннан туган малае
Ямаш, бик хыялый булса да, физик яктан сәламәт Якуб кордашның. Ә менә
кечкенә кызы – яңа туган сабыйлары озак яшәмәде...
Мирсәетләрнең үзләрендә дә хәзер шул ук хәл.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, Мирсәетнең капка
төбенә Путанайның Гавриловы килеп туктады. Киленнең бәби алып
кайтасын ишеткән дә шул хакта сөйләшергә килгән. Гаврилов – тумышы
белән Путанай дигән рус авылыннан булып, бүгенге көндә Ханкала
читендәге бик зур комбинатта генераль директор. Аларның әтиләре үк
дус булган. Дуслык балалары арасында да дәвам итә, йөрешә, аралашалар
иде. Гаврилов машинасыннан төште дә аны капка төбендә каршы алырга
чыккан Мирсәеткә сәлам дә биреп тормады:
– Әйдә, кайда киленең? Ханкалага җибәрәм! Хәзер үк монда вертолёт
чакыртам да! – диде. Һәм фикерен дәвам иттерде: – Ханкалага гына риза
булмаса, чартер заказать итәм. Самолёт белән! Башкаланың үзендә тапсын!
Мирсәет, аптырап, иңбашларны сикертеп куйды. Бу вакытта аларның
капкасына кендек әбисе Шәкәр түти якынлашып килгәне күренде. Ул
ирләрнең ни хакында сөйләшкәннәрен аңлады булса кирәк:
– Монда гына табарга уйлаган икән, кыстамагыз. Киленнең сүзенә
каршы килергә ярамый. Күз тия, ди, бит үзе. Корсаклы хатын бик нәзберек
була ул. Курка торгандыр, – дип, өйгә кереп китте.
Шәкәр әби Мирсәетнең генә түгел, Гавриловның да кендек әбисе иде.
Шуңа күрә әүвәл аның бу сүзләреннән икесе дә каушап төште. Мирсәет
тагын иңбашларын сикертеп алды. Гаврилов каты итеп тамак кырды һәм,
Мирсәетнең риза булмаячагын аңлап, машинасына таба китте.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев