ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Нәрсә кирәк аңа тагын?! Тормышы бар яктан җитеш, ире әйбәт, гаиләсе тигез. Тагын нәрсә кирәк хатын-кызга?! Акча дип тә аптырамый, чөнки ире әйбәт эшли, баласы алма кебек, Аллага шөкер, сау-сәламәт! Тагын ни җитмәгән?! Күңеле тузгыймы?
Ясминә.
Тукаш Путанай ягында этләр улаган тавышка уянып китте. Ләкин төн
уртасында күзләре шар булып ачылуга бер дә аптырамады, чөнки кичтән
үк Каләм очына фикер кунган иде. Башы саф, чүмечтән генә салкын су
чөмереп, язарга утырды. Иң әүвәл «Ясминә – бәхетсез хатын» дигән исем
язып куйды...
Бу – Тукаш Каләменең беренче язмасы булды. Аның нигәдер Ясминәне
Солтанның сөяркәсе итәсе килә иде. Мәкаләдә болай эшләп булмый, анда
төгәл кешеләр хакында, булган хәлләр турында языла. Алайса, әдәби әсәр
булырга тиеш!.. Әлегә жанрын төгәл билгеләмәскә булды, чөнки «бәян»
дисәң, язарга ниятләгән хәл-вакыйгалар әлеге чиктән бүселеп чыгар кебек,
«роман» дип куйса, алай артык зурга кизәнү шүрләтә, башкарып чыгасына
шикләнә; җитмәсә, әлегә чынлап торып исеме дә юк язылачак әсәрнең...
Шулай да, фантазиясен эшкә җигеп, ниятенә керешергә булды. Аңа кадәр
ишегалдына чыгып керде, төнге күккә карады, анда йолдызлардан башка
берни күрмәде. Кичтән капка төбеннән каз каурые да эзләп караган иде.
Күршеләре кытай казлары асрый, шулар су буеннан кайтып кына кергәннәр
иде әле. Ләкин каурый-мазар тапмады, кытай казлары каурыйларын
коймый, ахрысы. Шуннан соң бу эшенә кул селтәде, ансыз да яза ала бит.
Ясминәдән бигрәк, шул рәвешле гел беренче булырга яраткан мактанчык
Солтаннан «үч» аласы килде бугай... Әллә кайчан авылдан чыгып киткән
сыйныфташы белән кайчан, кайда күрешкән Ясминә – шайтан белә! Әдәби
әсәр өчен ул кадәрлесе әһәмиятле түгел. Димәк, күрешкәннәр. Бәлки, Хәлүш
печәнлегендә кавышканнардыр? Ул төш тикмәгә кермәгәндер бит инде?
Бәлки, вәхи-хәбәр төштә килә торгандыр хәзер?..
«...Туксабага иң беренче булып Солтан кайтып төште, – дип башлады
ул. Шуннан соң дәвам итте: – Солтан кайтканчы моңарчы үзен бәхетсез
хатын дип йөргән Ясминә яктырып китте. Кайдан килеп керде соң әле бу
Солтан турындагы уй?! Җитмәсә, хәзинә турындагы хәбәрне дә беренче
булып җибәрүче ул булды...»
Тукаш каләмен тагын читкә куйды. Белә бит ул: мәктәптә укыганда ук
Гафият гашыйк иде Ясминәгә. Теге чакта Гафият аннан Ясминәгә багышлап
шигырь дә яздырды. «Борынгы чүлмәк таптык. Шул ваза кебек матур
борынгы чүлмәккә уям мин аларны», – диде. Ләкин Ясминә, Гафияткә чыкса
да, Солтанны һаман оныта алмый, имеш. «Мәхәббәт һәм хыянәт»нең күз
алдындагы мисалы бит инде бу!» дип уйлап куйды Тукаш. Никтер күңелсез
булып китте, нигәдер шул вакыт ул Мәликәсен уйлап куйды.
Сыйныфташы Ясминә хакында бар дөресен белмәсә дә, кыек атып, туры
тидерә язган иде Тукаш.
Чын дөресе болай булды.
Соңгы араларда Солтан исеме кылчык кебек килә дә кадала Ясминәнең
уйларына... Яше кырыкка җиткәндә, эшнең шырыкка таба китүе урынына
сөю-сәгадәт турында уйлана башлады түгелме әле үзен бәхетсез итеп хис
итә башлаган хатын?! Димәк, моңа кадәр яшәлгән гомер «шырык» булган,
хәзер менә кинәт кенә яшь кызлардай мәхәббәт уты капты итәгенә!.. Сөю –
сәгадәт ул, бәхет ул... Аның бик тә, бик тә үсмер чакта йөрәгендә ут кабызып
калдырган Солтанны күрәсе килә башлады.
Әллә берәр сәбәп табып чакыртыргамы? Китеп олакканнан соң, туган
ягыңа бер кайтып күренмә инде син?!
Хәер, хурлыгыннан качкандыр инде ул моннан! Сүз чыкты бит теге
чакта, Миргали абыйсының Кала ягындагы сөйгән кызы Сәрвәр артыннан
чаба икән дип сөйләштеләр. Шул хурлыкка түзә алмагандыр инде, ата мәче!
Беркөн Ясминәне озат, икенче көнне үк Кала ягына чап! Кыз хурлыгыннан
үкси-үкси елаган иде шул вакытта. Юкка түккән булган энҗедәй күз
яшьләрен азгын сыйныфташы аркасында. Ичмаса, Гафиятне дә үпкәләткән
иде. Үпкәләткән дип... Анысы да үзе гаепле, марҗага күзе кызды бит...
Авылда ул чакта да таң белән хуҗалык сөтен җыялар иде. Әнисе Нурфия
үзе таңнан торып эшкә китә, иртәнге савымны кызына тапшырырга кушып
калдыра. Бер көнне шулай Ясминә, чиләкләрен күтәреп, капка төбенә
чыкса, сөт машинасы янында әйбәт киемнәрдән Солтан басып тора. Сөт
машинасына утырып, Язлыдан Ханкалага йөрүче автобуска барышы икән.
Машина янында күрше хатыннары кайнашканлыктан, бер авыз сүз дә
алыша алмадылар. Киресенчә, Солтан кыздан карашын яшерергә тырышты.
Бер атналап элек аның Ханкаладан килгән туристларны Ислемай тавына
алып барганын һәм араларында бик чибәр кыз да булганлыгын ишеткән иде
Ясминә. «Әллә?!» – дип уйлады ул. Югыйсә алар Ханкалага киләсе атна
башында икесе бергә барырга тиешләр иде. Солтан авыл хуҗалыгы, Ясминә
медицина институтына документлар тапшырабыз дип сүз куештылар. Әнә
Солтан аңа да әйтмичә юлга җыенган. Ясминә үпкәләде сыйныфташына,
кая баруы турында сорашмады да.
Кыз сөтен тапшырды да, буш чиләкләрен күтәреп, ишегалдына узды.
Җаны тузгыган иде. Чиләкләрне чайкап куясы, иртәнге көтүне куасы бар
әле, шуңа күрә өйгә кереп тә тормады; тиле кебек арлы-бирле ишегалды
буенча йөренде. Сөт машинасының кузгалып киткәне капканың бу ягына
ишетелә иде.
Шулчак көтмәгәндә урамда шау-шу купты, ике хатын дөнья беткәндәй
әче тавыш белән кычкыра башлады. Берәр җиргә ут капкандыр дигән шомлы уй белән кыз капкага атылды, чыкса, ни күрсен: Дәүбаш Дәриясе
белән Тәбә Тәслимәсе бер-берсе белән ызгыша икән. Ясминә аларны сөт
тапшырганда күргән иде, икесенең дә йөзләре бурлаттай кызарган, әмма
кеше янында бер-берсенә ябышырга кыймадылар, ахрысы. Хәзер менә үз
капкалары төбенә кайтып җиткәннәр дә, биш-алты өй аша торып, телне
куырырлык тәмсез сүзләр әйтешәләр. Тәслимә аягындагы галошларын
тегеңә таба очрытып җибәреп, яланаяк килеш басып тора; бу – аның өчен
гадәти нәрсә, Дәүбашлар хатыны күптән Иванов алымы белән шөгыльләнә,
кар өстендә ялантәпи йөри, салкын су белән коена. Анысы китмән тоткан.
Тәслимәнең кулында тырма, ул әледән-әле шуның белән айканып куя.
Элеккеге кодагыйлар болар. Тәслимәнең малае Хисам белән Дәрия кызы
Хания әле күптән түгел генә аерылышып йөрделәр. Яңа гына балалары
туган иде. Бер яше тулды дигәндә, нәни кыз авырып китә, гел салкын
тиеп җәфалана. Тәслимә аны, беркемгә дә әйтмичә, ягылмаган мунчада
сыныккан су белән коендыра, шулай итсә, имеш, баланың авырулары
юкка чыгачак икән! Кызчык шуннан соң озак тормады, үпкәсе кабарып,
хастаханә юлында күзләрен йомды.
Тәслимә, кызымны да үтерә, ахыры, бу тинтәк дип, аны җитәкләп
кайтты. Кода-кодагыйлар эт белән мәче кебек яши башлады. Әле аңа кадәр
дә – дөрес булса, аларны өч буын туганнар дип сөйлиләр – араларында
тавыш чыккалап ала торган була. Имеш, Тәслимә туганының тормышыннан
бик көнләшә икән, үзенең ире үпкә чире белән егылгач, җаен туры китереп,
Дәриянең Мотыйгына күз салган икән, юк кына сәбәп табып, капка яныннан
узып барган ирне ишегалдына чакырып ала; анда алар нишли торгандыр,
анысын бер Ходай белә. Тәслимә малае Хисам аңа карап тормады шул,
клубтан кайтканын сагалап торып, Ханияне урлады. Иртән Дәрия кызы
артыннан йөгереп килеп җитсә дә, соң иде, чүпрә җибәрелеп өлгергән
иде инде.
...Яз көне өй юганда, хатын түшәмнең ул төшен әллә нинди кыйммәтле
порошоклар белән ышкый-ышкый юа, суына белизна кебек сыекчалар да
кушып карый, сурәт түшәм ярыгына гына качып торган кебек, «мәхәббәт
бишеге» тирбәлә башлауга, пылт итә дә янә калкып чыга, пылт итә дә тагы
күренә. Караватның урынын да күчереп карады. Файдасыз – «теге» алардан
калмый. Моңа бик борчыла ул, үзен бик нык битәрли, иң кыены: инде менә
ничәмә ничә еллар буе үзен ире алдында уйнашчы хатын кебек тоеп яши.
Әнә хәзер Солтанның сурәте генә түгел, үзе дә күпме гомердән соң авылда
пәйда булган. Китмәскә кайткан дип сөйли авыл... Бәлки, теге сурәте үз
өенә олагыр... Аннан соң ул да бик бәхетле итеп хис итә башлар үзен...
Һәркемнең җанында иң якын дустына да сөйләргә ярамаган яшерен бер
сер була... Аны читләргә дә сөйләргә ярамый, җилгә сибәчәкләрен көт тә
тор аннан соң...
Тукаш белән Ябалак урманына барабыз дигәч кенә, Ясминәнең
күңеленә тынычлык иңгәндәй булды: бер атна элек анда нарат диләнкесе
карап кайтканнар иде. Яңа өй җиткерергә йөриләр бит. Үзе дә иреннән
калышмады, каенатасы сугыштан эләктереп кайткан немец трофей
бинокльне табып алып, печәнлеккә алып менеп куйды. Болай булгач,
кирәге чыгуы бар җете күзле нәмәрсәкәйнең... Солтан үзгәрде микән, картайгандыр, тагын да ябыккандыр, танымаслык булгандыр? Ә болай...
ире янәшәсендә яткан чакта күңел күзе белән күрә торган түшәмдәге йөз-
сурәте гел яшь чактагы шикелле...
«Яшең җитсә кырыкка, эшең китәр шырыкка» дигән әйтем аңа һич тә
туры килми! Хатынның эшләре, киресенчә, шырыкка түгел, «мырыкка»,
тагы да төгәлрәк әйткәндә, сөю-сәгадәт газапларына таба бара түгелме
соң?! Җитмәсә, кибеттән кайтканда, каршысына Зөлфәкар очрап, соңгы
вакытларда алсулык иңгән йөзенә бер генә күз ташлады һәм әйтеп салды:
«Ана мәченеке кебек яна күзләрең, Ясминә матур! Бүген бик бәхетле что
ли син?!» – дигән була.
«Бу тилемсә нәрсә дә сизгәч инде?!» дигән шомлы уйга калды хатын.
Җанына оялый башлаган шайтани хисләрдән болай да курка иде инде ул.
Күптән онытылган, күз уңыннан гына түгел, күңел өметеннән дә югалып
торган теге чактагы яшьлек тилерүләре кабат эчен айкарга кереште... Алла
язмаганны, татар хатыны була торып?! Чын-чынлап пошаманга калды әле
тупырдап торган, йөз-күзеннән наз бөркелеп торган коңгырт күзле, матур
калын иренле, озын алтын толымлы уенчак хатын. Көзгегә бакса, сискәнеп
китә, хәтта уң як битендәге канәфер төсендәге матур миңе дә чак кына
зурайган кебек! Аның үз гомерендә иренә хыянәт иткәне булмады... Ә эчтән
генә сөю хыянәткә, азгынлыкка керәме икән соң ул дип баш вата башлады.
Серләрен ачып салырлык ахирәте юк, кемгә сөйләсәң дә, урамга сибәрләр
шикелле. Ятларга сөйләмә серләреңне, читләргә ачма күңелеңне... Бигрәк
тә заманасы шундый хәзер; ул янәшә күршеләрне дә биек коймалар эченә
ябып куйды, кәҗә чикләвеге кадәрле генә шатлыгың булып, шуның белән
уртаклашсаң да, үз алдыңда куанган кебек кыланырлар да, шул нәни генә
бәхетеңнән дә көнләшеп, сиңа яманлык теләрләр кебек; кайгыңны әйтсәң,
тыштан көенгән булып, эчтән сөенер якыннарың...
Күңелдән генә чит ир-атны сөю хыянәт саналамы икән соң ул, Ходаем?!
Чит тә түгел бит әле ул, Солтан үзе ләбаса! Туксабаның Мирсәет ага малае,
башлангычтан бер сыйныфта бергә укыган Солтан!
...Солтан Башкаладан кайтып төште. Үз нигезен теге чакта ук туганына
тапшырып киткән иде, шуның күршесеннән иске генә буш йорт сатып алды.
Сәрдәр Сарматта яшәп ята. Анысының, үзеннән өлкән булса да, гомер иткән
хатыны бар дип сөйлиләр. Онытмаган тагы үзе Солтан, Ясминәгә бүләккә
Ырымбур шәле алып кайткан. Шул затлы бүләкне күрсәтеп, Ясминәне
аяктан екмакчы иде, әмма тегесенең әллә ни исе китмәгән булды. Баксаң,
нәкъ шундый ук бүләкне Солтан сыйныфташы Мәликәгә дә биргән...
Аңламассың бу ир-атны...
Бу егетләр элек бергә тәгәрәп үскән Туксаба авылы малайлары иде.
Аларны Туксабаның «Әлли» дип аталган урам берләштерде; барысы да бик
мут: җиденчедә укыганда ук, ярыша-ярыша, Ханкаладан кунакка кайткан
кызларның «мамыкларын» койдылар, бар чибәр аларныкы иде. Хәер,
Зөлфәкар тугызынчы сыйныфка кадәр генә алар белән өстерәлеп барды да,
мәктәпне капылт кына русча укытуга күчергәч: «Урыс мәктәбендә ыштан
туздырып йөргәнче, өйләнәм мин лутчи!» – дип, укуын дәвам итмәде.
Тумыштан сәеррәк иде малай. Кечкенә чакта әлеге сәерлек күзгә бик бәрелеп тормаса да, үсә төшкәч, малайның чүмәләсе кыйшаеп ук китте,
һәрчак бик дөрес сүзләр сөйләп йөрсә дә, Зөлфәкарнең башы чуалган
диделәр. Шуңа күрә аны үзе теләгәндә генә иярттеләр. Солтан белән күрше
иде алар, Зөлфәкар әбисе белән генә тора, Ханкаладагы әнисе Хәрисә
боларга кунакка гына кайтып йөри.
Кайчакта Ясминә җанындагы чуар хәлләрне Мәликә белән
уртаклашмавына үкенеп тә куя. Бәлки, ахирәте берәр киңәш биргән булыр
иде. Ул укый торган берәр мәхәббәт китапларында җавап табып булыр,
бәлки? Әле соң түгел бит дип куйды ул үз-үзенә һәм Мәликәнең почта
алып килгән чагын туры китерергә булды. Матрас астыннан теге китапны
да тартып алды. Моңарчы игътибар ителмәгән булган икән, эт теле чаклы
юка гына китап «Татар юрап китерер» дип атала икән...
Мәликә күренми дә күренми. Аптырагач, Ясминә капка төбенә чыгып
басты. Үткән-сүткән аның белән бик җылы исәнләшеп китә. Ни дисәң дә,
Ясминә – авылның шәфкать туташы. Теше сызласа да, аңа килә халык.
Ул, алгарак чыгып, капка-коймага күз ташлады: буялган һәм бик матур
иде аларның йорт-җире. Урамда иң матурыдыр әле. Аннан соң хатын янә
бер кат үзенең киемен күздән кичерде. Кигәне дә бик килешле. Гел кеше
янында син, энәдән-җептән киен ди бит Гафияте. Шуларны янә бер кат искә
төшергәчме, әллә Ходайдан вакыты җиткән идеме, шулчак, капка төбендә
басып торганда, тиктомалдан, көтмәгәндә, Ясминәнең иләс-миләс күңеле
кинәт үз урынына утырмасынмы!
Нәрсә кирәк аңа тагын?! Тормышы бар яктан җитеш, ире әйбәт, гаиләсе
тигез. Тагын нәрсә кирәк хатын-кызга?! Акча дип тә аптырамый, чөнки
ире әйбәт эшли, баласы алма кебек, Аллага шөкер, сау-сәламәт! Тагын ни
җитмәгән?! Күңеле тузгыймы? Юк, хәзер анысы да тынычланды. Хатын
шулчакта Солтанны түгел, нәкъ менә үзенең «Газыен» – Гафиятен өзелеп
яратуын аңлады. И Ходай хикмәтләре: нишләп газапладың хатынны, күптән
мондый хисне салган булсаңчы җанына! Хуш, соң булса да, уң булсын,
ди. Бәлки, башта ук шулай булгандыр ул? Ясминә бары аларны, чуалчык
хисләрен, сүтә генә алмагандыр?..
Ясминә Мәликәне дә көтеп тормады, өенә керде һәм ире кайтышка
ашарга пешерә башлады.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев