Тәхетсез патша (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Өч көн буе күктә асылынып торган көзге юеш томан, ниһаять, бүген җилфер-җилфер дулкынланып алды да, энә очы кадәрле генә вак яңгырга әйләнеп, сибелә башлады. Әйтерсең лә учак өстендәге казанның капкачын ачып, буын чыгардылар, тирә-як бушанып калды, тәннәр җиңеләеп китте. Хәтта монастырь капкачысының үзе белән бергә картайган эте дә уянып, оясыннан чыкты, сөякләре чытырдаганчы озак кына киерелгәләгәндәй итенеп торды. Үзенең кем икәнлеген дә танытырга маташып караган иде дә, хуҗасы аркылы төште.

– Ярар, ярар, чашма, картлач, синең күгәргән тавышыңны ишетәсе килеп тормый әле, галиҗәнап та ошатмас.

Ихтыярың дигәндәй, эт янә оясына кереп йомарланды. Бикбулатның исә томанда да, яңгырда да, каравылчы һәм аның ялкау маэмаенда гаме юк. Ошбу мизгел-дәкыйкада ул фанидан гафил, дөньясы итәгенә тезләнеп баскан карасу мәрмәр табут ташына сыеп беткән иде.

Табут эчендә – Анастасия. Соловкига озатып калганда, алма кебек чибәр хатын иде әле. Шуңа күрә ул аны үле килеш күз алдына да китерә алмый. Тере кеше белән аралашкандай гәп кора: сөйләшә, бәхәсләшә, уй-хыяллары белән уртаклаша. Әрләп тә ташлый. Әле дә кашлары җыерулы, үпкәсе йөзенә бәреп чыккан. – Ярату хакында сүз дә кузгатмыйм инде, мине бөртек тә ихтирам итмәгәнсең икән, Анастасия Ивановна, әйтү юк, кисәтү юк, тот та никахлы иреңне ташлап кит, имеш. Иреккә чыгасымны бер дә күңелең тоймадымыни соң? Урап кайтачакмын, көт, дидем ләбаса. Ә син? Җә, ни уйлап үз теләгең белән чәчеңне кырдырырга кирәк иде? Янәсе, турылыклы хатын ир язмышын уртаклашырга бурычлы. Бу миңа зур дәрәҗә. Рәхмәт, әлбәттә. Шул ук вакытта чүплеккә ату да ышанмау. Ә мин әйттем, урап кайтам, дидем. Һәм кайттым...

Чөкердәшәсе, яратышасы урында...

Бик ачуымны китерсәң, тотармын да яшь кәләш алып кайтырмын. Имею право...

Их, Анастасия!

Хәтерлисеңме, Годуновның кыланышларын, Ходай гөнаһларын ярлыкасын, миңа нинди генә җарияләр төртеп карамады ул? О-о-о, Боже мой! Күбесен беләсең, чөнки мин синнән бернәрсә дә яшермәдем. Кичер, абына язып куйган чаклар да булгалады. Берсенең шаукымы, тора-бара халыкара яңгыраш алып, Русия дәүләтенең иминлеге хәнҗәр очына эленгән катлаулы вә авыр чорда хәлиткеч роль да уйнаган икән. Әле генә җиткерделәр.

Үзеңә дә мәгълүм, Иоанн Васильевичның никахлы килеш инглиз графинясы Мария Гастингсны яучылау мәрәкәсе ике-өч елга сузылды. Инглизләргә ташлама арты ташлама ясалды. Алар искиткеч үҗәт һәм булдыклы халык булып чыкты. Күз ачып йомганчы Русиянең сәүдә үзәкләренә кереп тә тулдылар. Бу алыш-биреш безгә файдага гына иде. Алыпсатарлар, ниһаять, йокыдан уянды.

Үзе хөрмәтенә оештырылган аудан соң атна да үтмәде, илче Иероним Баус, кабул итүемне үтенеп, махсус хат язды. Алар шулай кәгазь белән эш итәргә күнеккән икән.

– Яшәү шартларына дәгъваң бардыр, мөгаен, тиз арада бу мәсьәләне көйләрбез, – дип, әңгәмә дилбегәсен үз кулыма алдым. Илченең колга гәүдәсе баудагы кер шикелле чайкалып куйды.

– Кайгыртуыгыз өчен рәхмәтлемен, хөрмәтле галиҗәнап, – диде Баус, тигез ак тешләрен ялтыратып (теш, дигәннән, бу сәер халык иртә-кич сапка утыртылган кылсакал белән тешләрен чистарта икән), – минем башка йомыш.

– Тыңлыйм, илче әфәнде, рәхим ит.

– Русия белән Англия арасында сәүдә мөнәсәбәтләре, шөкер, кануни төскә керде, – дип тезеп китте. – Бу – һәр ике як өчен дә шатлыклы күренеш. Инглиз тауарларына ихтыяҗның көннән-көн үсә баруын исәпкә алып, без Мәскәүнекеннән тыш, тагын бер фактория ачу мәгъкуль булыр иде дип саныйбыз.

– Кайда?

– Ярославль каласында. Урыны менә дигән, Архангел юлы өстендә. Элемтә-аралашу өчен дә бик кулай. Анда инде кайбер чаралар да күрелә. Шартнамәгә кул кую тантанасын Ярославльдә үткәрү максатка ярашлы булыр иде. Фатиха бирерсез дип өметләнәм. Һәм мин сезне рәсми рәвештә Англия резиденциясенә кунак итеп чакырам.

Ярославль элек тә ошый иде миңа. Бәйрәм уңаеннан шәһәр тагын да күркәмләнгән, чибәрләнгән иде. Гафу, озынгарак китте, сүзем бит бөтенләй башка хакта.

Их, Анастасия!

Йокы бүлмәсе янында мине Шамакай көтеп утыра иде. Учларын угалап, арлы-бирле йөрештерә бу, йөзе балкый, карашы астыртын.

– О-о-о, галиҗәнап, сине сурприс көтә!

– Сурприс? Миңа Баус та бик җиткән, сурприсың үзеңә булсын, – дидем дә эчкә үттем. Һәм... аһ, Анастасия, егылып китүдән чишендерүчем генә саклап калды. Ник дисәң, ятактан үтә күренмәле челтәр күлмәктән генә бер япь-яшь чибәр туташ миңа томырылып карап тора иде.

– Ай, Lобе... Әһә, мәйтәм, һау-һаулап сөйләшә, Баус бүләге инде бу. Бәйрәм ашы – кара-каршы... кыскасы, кочагына кердем сылукайның. Кайнар, ширбәтле... Дөньямны оныттым...

Уралышып беттек. Әмма кайнар сулышка төенеп, тәмам якынлаштык дигәндә генә, тыны ургылды бит моның.

– Уф-ф-ф!

Һәм барысы да чәлпәрәмә килде. Укшый башладым. Карыйм, каршымда инде син басып торасың.

– Алып китегез бу сасы пәри кызын! – дип кычкырдым, үземне үзем белешмичә.

Иртән Романов керде. Беләсең инде, Фёдор Никитич дәүләтнең тышкы сәүдәсе өчен җаваплы бик тә абруйлы кенәз, турылыклы әшнәм иде. Миннән соң Годун аңа да кара бүрек кигезде.

– Җә, ничек, англичанка татлы булдымы? – дип көлә бу.

– Баус, үкчәле башмак, диңгез артыннан сасы кызлар алып килмәсә булмагандыр, – дидем.

– Годунов этлеге, галиҗәнап, кызлары да англичанкалар түгел, Инглиз үзәгендә укучы курсисткалар. Безнең күңелне кайтару өчен, сасы ис китерүче җимеш ашатканнар...

– Годунга ни-нәрсәгә кирәк булган инде бу тамаша, күрәләтә ахмаклык ич.

– Алай димә, синең белән Баус арасына кара мәче җибәрү бу, аңлыйсыңмы? Годун, әлбәттә, безнең араны боза алмады. Русия-Англия бакчасына мин салган орлык җылы шытым бирде. Инглизләр, мин тәхеттән киткәннән соң да, Мәскәүгә һаман ярдәм кулын сузып торганнар. Алай гынамы, Романовларга тәхеткә юл ачучылар да инглизләр икән ич!

Миңа, княгиня, шул мәгълүм булды: Русиянең яшәү-яшәмәве кыл өстендә торган патшасыз авыр чорда Земский ополчениесе башлыклары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийлар халыкка түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итәләр:

«Безгә имение-утарларыбызны кызганмаска, йорт-җирләребезне сатарга, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны закладка салырга кирәк».

Колагыңа авыр ишетеләдер, Анастасия, әмма бу – бердәнбер дөрес карар. Чөнки илбасарларны тар-мар итү өчен көчле гаскәр туплау зарур. Ә моның өчен акча кирәк. Күп акча. Күп акчалы дустанә мәмләкәт тә бар, ерак йөрисе түгел. Ул – Англия. Акча бирергә дә риза. Бурычка, билгеле. Әмма гарантия сорыйлар. Русиядә исә тәхет буш, шуңа күрә ышаныч та юк. Шулай да инглизләр бер кешегә хәерхаһ. Бу кеше – кенәз Фёдор Никитич Романов. Ә ул – поляклар әсире. Кирәк тирәкне ега ди, атасын улы – 16 яшьлек Михаил Романов алыштыра.

Гаскәр туплана, җиңү яулана. Ниһаять, Русия янә патшалы була. Тәхеткә инглизләр фатихасы белән Михаил Фёдорович Романовны утырталар. Монысын да мин бердәнбер дөрес карар дип саныйм.

Яшь булса да, Михаил саулыкка туймый. Бүгенге көндә ил белән аның атасы, хәзерендә патриарх Филарет, ягъни безнең якын дустыбыз кенәз Фёдор Никитич Романов идарә итә. Мин моңа бик шатмын.

Бикбулат, нотыгын өзеп, касәгә су агызды, тамагы кибеште, күрәсең.

...Бикбулат суын эчеп, касәсен урынына куйды да, башын чөеп, күккә карап торды. Күк гөмбәзе болытлардан арынган иде инде, бер сүрән кояш кына эленеп калган.

– Менә шундый хәлләр, кадерлем, – дип, нотыгына күчте Бикбулат, – кояш ялгыз, көн ялгыз, Ходай ялгыз, мин ялгыз. Алты балабызның берәве генә булса да янымда йөрсә, тар дөньялар киңәеп китәр иде дә соң, нишлисең. Алар гомерен дә мин яшим хәзер. Барыгыз бергә тезелешеп ятасыз: син, Анастасия Ивановна, Иван, Фёдор, Дмитрий, Евдокия, Мария, Анастасия.

Иванның җәсәден дә Кушалинодан сезнең янга, Симоново монастырена алып кайтып җирләдек бит. Бик сөендем.

Төпчегебез Анастасия һаман күз алдымда. Сиңа бик охшаган иде. Исемен белеп кушканбыз. Ә наянлыгы, тапкырлыгы миннән иде. ШаһСолтан ханбикә чаткылары да шәйләнеп-шәйләнеп куйгалый иде үзендә.Такылдыкның такылдыгы. Бәләкәйдән хикмәтле сүзләре белән шаккатыра иде, бәгырь. Хәтерлисеңме, бервакыт шулай бакчада кәеф-сафа корып утырганда:

– Кызым, әйт әле, алма тәмлерәкме, чияме? – дип сораган идем. Башын кырын салган көйгә каш астыннан гына күзләрен уйнаклатып алды да:

– Хөммә, – диде.

– Нәрсә-нәрсә?

– Хөм-мә-ә!

Төпченә торгач ачыкланды, Мәскәү илчесе кенәз Афанасий Бохарадан кайткан икән, хөрмә җимешен кызыкай шуларда авыз иткән.

Җылы якларга хөрмә артыннан кешеләр чыгарып җибәрмичә булмады. Кыз үзебезнеке бит.

Күп булды инде бәләкәчебезнең хикмәтләре. Ә төш сөйләргә син өйрәттең аны.

– Кызым, көндез төшләр кайда йөриләр? – дип сораганым да истә калган. Ике дә уйлап тормады:

– Йоклыйлар, – диде.

Хәтер дигәнең, бер караганда, узганнарны учак көледәй туздырып ташлый, икенче карыйсың, инде күмергә әйләнеп, көйрәргә үк тотына. Ә күзләрем минем сукырайгач кына ачылды.

Яшь чагымда картыем Шаһ-Солтанның: «Бәндәне ризык йөртә», – дигән тәкъбиренә көлеп кенә карый идем. Ничек инде ризык йөртсен, ди, бәндә үзен-үзе йөртә, дип үрти идем.

Үземнең тормышым дәлил, дөреслектә бәндәнең бөтен яшәеше шушы өч кенә сүздән торган гап-гади җөмләгә сыеп бетә икән бит. Ризык – ул, күпләр уйлаганча, ашау-эчү, туклану гына түгел, ризык – ул сиңа Ходай фарыз кылган гомер.

Гомер кичү исә туганда ук тәкъдир дәфтәренә теркәлә, ди. Әйтик, миңа шәхсән пычак йөзлегендә яшәү мәгъкуль саналган. Ул тоташ эзәрлекләүдән гыйбарәт булды. Үзең уйлап кара, мине Иоанн Васильевич вафатына кадәр үк кысрыклый башлаганнар иде инде. Годун, Ялган Дмитрий, Шуйскийлар чорында ачыктан-ачык тәхет дошманы дип игълан иттеләр. Милкемнән коры калдырдылар, чәчемне кыркып, монастырьга яптылар, гаиләмнән аердылар, улым Иванны варис булганы өчен явызларча үтерделәр. Күрмәгәнем калмады!..

Үз башларына булган икән, дәгъвачыларымның барысы да минем гомеремдә җәзасын алды.

Бу – Ходайдан, княгиня. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың.

Ә бәндәнең үзеннән ни тора соң?

Һәммәбезгә мәгълүм, галәм-җиһанны Ходай бар иткән, ә аңа хуҗа итеп бәндәне тәгаенләгән. Шул рәвешле, безгә үзебез сайлаган кыйблага таянып, үзебез теләгәнчә яшәргә ирек биргән. Кыйбла сайлау – бәндәнең үзеннән тора да инде.

Ошбу җәһәттән дә картыем Шаһ-Солтан ханбикәнең бер гыйбрәтле әйтеме күңелемә килә. Дөньяда үлми дә, онытылмый да торган фәкать бер генә әл-халикъ хаклык бар, бу – Исем, дип өйрәтә иде ул мине.

Шөкер, княгиня, дөньялыкта олуг вә шәрәфле исем-атыма бервакытта да тап төшермәдем, саф-пакь килеш сакладым. Кыйблам гадел дә, якты да. Бүгенгесендә бу минем иң зур куанычым.

Мин – Русия патшасы Симеон Бекбулатович!

Мин – Касыйм ханы Саин-Булат!

* * *

Скандинавиядән чакырып китерелеп, Русия дәүләтенә нигез салган варягрус Рюриклар токымы төгәл 736 ел (862-1598) тәхет били. Бу чорда Русия дәүләт берәмлеге буларак оеша, тернәкләнә, танылу ала. Күрәсез, дәүләткә исем дә кенәзләрнең титулыннан чыгып бирелгән – рус! Киев исә урыс шәһәрләренең Анасы (882 ел) дип игълан ителә. Токымның соңгы вәкиле – Иван IV улы Фёдор патша.

Рюриклар токымының бетәшүе һич тә гайре табигый хәл түгел. Танылган тарихчы Лев Гумилёв тәгълиматы буенча, этнос 1200 ел яши. Шуның 800 елында үсә, соңгы 300 елында сүнә.

1613 елда, тәхет мәйданы Романовларга күчә. Алар Русияне империя дәрәҗәсенә (Пётр I, 1721) җиткерәләр. Ләкин Рюриклардан үзгә буларак, токым иртә ваклана. Ноктаны 1917 елгы февраль революциясе куя. Николай II үз теләге белән тәхеттән баш тарта, гади полковник булып кала.

Дөньяда бернәрсә дә гомерлеккә бирелми. Без, кешеләр, үзебез дә анда кунак кына. Бер аксакал әйткән: «Бу тормышта мәңгегә килгән кеше кебек яшә, ә үзеңне ахирәткә иртәгә үләргә дучар булган кеше кебек әзерлә», – дигән.

***

Бикбулатның кабер ташына түбәндәге сүзләр уелган: «Лета 7124 году генваря в 5 день преставился раб божий царь Симеон Бекбулатович во иноцех схимник Стефан».

Ул җитмеш бер яшендә (безнеңчә – 1612 елда) вафат була, хатыны, балалары янында җирләнә. Ишле һәм мәртәбәле гаилә янә бербөтен булып укмаша.

Бикбулатның тормышы – афәтле уенга уралган серле табышмак. Бәхетсезлегеннән бәхет табып яшәгән сәбат24 иясе инсан ул.

***

Бикбулатны теге дөньяда да шау-шулы язмыш көткән икән. Әле дә шундый көннәр кичерүе. Чөнки төрбәсе өстендә ЗИЛ автомобиль заводының Мәдәният сарае тырпаеп утыра.

24 Сәбат – чыдам, түзем.

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: