06 (июнь), 2025

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Ренат ХАРИС. Гарәфә көн төшемдә. Публицистик поэма. ......................3
Рафис КОРБАН. Алиш. Роман. ...................................................................8
Лилия ФӘТТАХОВА. Чынбарлыкның тамырлары тирән. Шигырьләр. ....70
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Партизан Зәки Нури. Әдәби-документаль роман. .....75
Миңзифа ӘХМӘТШИНА. Мин гүя кош, очам киңлекләрдә... Шигырьләр. ......123
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Әрнү. Хикәя. .................................................127
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Римма ГАЛИМОВА. Сине яратудан курыкмыймын! Шигырьләр. .............140
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Ике съезд арасында татар прозасы
(Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтаенда ясалган доклад). .....144
КИТАП КҮЗӘТҮ
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Бер йомарлам яктылык. .............................................154
Гөлинә МИНҖӘЛӘЕВА, Ләйлә МИФТӘХЕТДИНОВА. Мул сулы да, тирән дә
«Казансу» белән «Чулман». ......................................................................156
Әдәби берләшмәләрдә: Суфиян кабызган учак. Актаныш районы иҗатчыларының
шигырьләре (Лилия Шәйгарданова кереш сүзе белән). ..........................158
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйриның башлангыч белем бирү өчен 1893–1899 елларда төзелгән киңәйтелгән программасы. ............................................................................................164
Фотоархив: Әдәби мизгелләр. «Казан утлары» – Азнакайда. .................171
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Р.Миңнуллин, Б.Урманче, А.Игебаев, Л.Хәмидуллин, А.Эбаноидзе, Ф.Сафин, А.Преловский, В.Монасыйпов, С.Поварисов, М.Аввакумова, И.Әхмәтҗанов, С.Акбиев, И.Гыйләҗев, Г.Юмарт, Р.Салихов, Ф.Мөхәммәтшин, Р.Солнцевның Равил Фәйзуллинга язган хатлары. ......................173
Каләмне штыкка тиңләп: Габдулла ГАЛИЕВ, Исмәгыйль ШӘФИЕВ шигырьләре. ............186
Газиз тавышлар: Илен дә сатмаган, милләтен дә (Пётр Гавриловның тууына – 125 ел). ....188
Дөнья – мәңгелек, нигә ашыгырга? (Лена Шагыйрьҗанның тууына – 80 ел). ............................
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ......................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. ........190
-
Май аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
АЛИШ (романның дәвамы)
Барысы да шигырьне тын да алмыйча тыңладылар. Укылып беткәч тә, озак кына сүзсез тордылар. Барысының да уртак хисләрен язган иде Муса шигырендә. Алар шулай саубуллашты. Башта берсе, подвалдан чыгып, шикләнерлек нәрсәләр юкмы дип, тирә-юньне күзәтеп төште. Аннары, берәмләп кенә чыгып, үз баракларына таралыштылар. -
Алсу канәферләр таң кебек
Алсу канәферләр, Мәңгелек ут – Җиңү каршы алган таң кебек. Башка сугыш кирәк түгел безгә – Сезнең Җиңү булсын мәңгелек! -
Белеп булмый
Шул күмернең ут булганын көтеп үтсә гомерләр… Икебезне ике илдә елый-елый күмәрләр. -
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Танк төялгән вагоннар бер-бер артлы тимер юл буйлап шуып килә тора, килгән берсе тирән чоңгылга чума тора... Әллә кайларга сузылган составның тизлеге дә кимегәннән-кими бара иде инде. Вагоннарның берсе артыннан икенчесе түбәнгә тәгәрәде... Һәм танклар... Бераздан тагы көчле шартлау авазлары ишетелә башлады, снарядлар телгә килде... Биш партизан исә, аркаларына бушап калган юл капчыкларын асып, ашыкмый-кабаланмый гына кайтыр юлга чыкты... -
Роберт Миңнуллинның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Мәхәббәт китабың искиткеч булып чыккан. Беренче кат укыгандагы шикелле тәэсир калдыра. Чын шигърият шундый булырга тиеш тә! -
АЛИШ (романның дәвамы)
Декабрь урталарында аларны аерым камерадан чыгардылар. Шул көнне үк, Кормаш яшерен төркем егетләрен барлап, кичен подвалда җыелыш үткәрергә сөйләштеләр. Башта сөйләшкәнчә, һәр лагерьда һичшиксез яшерен оешманың биш кешедән торган үзәген төзергә кирәк дип таралыштылар. -
Сынаулар артыннан күзәтәм кешене...
Һай, төрле сынаулар! Һай, төрле кешеләр! Кемнәрдер сыналар – яналар, өшиләр... Кемнәрдер китабе хикмәтнең үзенә Өр-яңа сүзләрдән яңа юл түшиләр. -
Каюм Насыйриның башлангыч белем бирү өчен 1893–1899 елларда төзелгән киңәйтелгән программасы
1870 елның 26 мартында кабул ителгән «Россиядә яшәүче инородецларга белем бирү буенча чаралар кагыйдәләре» К.Насыйриның традицион мөселман башлангыч мәктәпләрендә татар телен укытуга мөнәсәбәтен үзгәртә. -
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Әмма мөмкин кадәр саклык чаралары күреп, эшне бик пөхтә башкарып чыгу мөһим, фашистлар элемтәнең кай урындат өзелүен ачыклый алмаска тиеш. Элемтәсез калдырырга кирәк үзләрен. Шуны да онытмагыз: бу бурыч безгә Ставка җитәкчелеге тарафыннан куелды... Башкарып чыгарсыз бит?.. -
Бакый Урманченең Равил Фәйзуллинга язган хаты
Бүген бу мәҗлестә бер серемне ачыйм әле. Ихтимал, бер генә сер дә булмас, артыграк та булыр. Гомерем буе диярлек мин шигырь яздым. Ни өчен язганымны белмим, һичбер шигырем дөньяга чыкмаган гына түгел, яхшы танышларымнан да бер-ике кеше генә миннән ишеткәндер… -
БАТЫРЛАРГА
Батырларның алсу йөзләрендә Җиңү дәрте – шатлык уйнады... -
ТУГАННАРЫМА
Сез еракта. Ә без сугышка да Сезнең хакта уйлап барабыз. Сезнең алда соңгы сулышкача Тугрылыклы булып калабыз. -
Мизгел генә
Туй күлмәге тегә бүген – Табигатьнең кызу эше. -
АЛИШ (романның дәвамы)
Икенче лагерьда да озак тотмадылар, Шәфи Алмаска «Идел-Урал» газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкарырга ризалык биргән Алиш белән Саттарны берничә көн Әхмәт Тимер һәм Галимҗан Идриси вәгазьләрен тыңлаттылар да, татар комитетында хезмәт итәргә әзер кадрлар буларак, февраль башларында Берлинга озаттылар. Ә Җәлил Вустрауда торып калды. -
Бәхилме син?
Тәңре каршысына басып: «Яндырма!» – дим. «Жирдә мине мәхәббәтсез калдырма!» – дим. -
Мин инде күптәннән яңалык тыңламыйм
Мин инде күптәннән яңалык тыңламыйм. Тыңлаган кадәре бугазга тыгылган. -
«Казан утлары» журналы китапханәсендә 29 нчы кесә китабы басылып чыкты!
Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестенда махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана. -
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ике як битеннән тәгәрәшеп агып төшкән кайнар яшь тамчыларын җиңе белән сыпырып куйды Санька. Бераз тынычлана төшкәч кенә, аяк астында яткан кабель кисәген кулына алып, Зәкигә кире кайтарды. Бу тамашаны тын да алмый күзәтеп утырган партизаннар бары шуннан соң гына, иркен сулыш алып, дустанә сөйләшүләрен дәвам иттеләр... -
МУЛ СУЛЫ ДА, ТИРӘН ДӘ «КАЗАНСУ» БЕЛӘН «ЧУЛМАН»
Хәзерге заман татар әдәбияты контекстында аның үсешен өйрәнү өчен классикларның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Алар әдәби традициягә нигез салганнар һәм яңа буын авторларын илһамландырып торганнар. Бу юнәлештә «Яңа исем» иҗат лабораториясе бик уңышлы эшләп килә. -
АЛИШ (романның дәвамы)
Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган хәрби частька алып килгәннәр. -
Кино карыйм
Чынбарлыкның тамырлары тирән – Уртак сагыш бездә, уртак сөрән. -
Төн болыты
Канатларын җәеп төн болыты, Комарланып көн яктысын йотты. Җилпенгәләп, җиһан дөньясының Караңгылык чоңгылына упты. -
Россия
Россия, мин – синең тугры улың – Буыннарның яңа дәвамы. -
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәкинең дә башка партизаннар кебек Армия сафларына кушылып, дошманны үз өненә кадәр куып барып юк итү теләге зур була. Әмма аның оештыру сәләте һәм җирле халык арасындагы абруе, мәртәбәле исеме бу хыялның тормышка ашуына киртә куя. -
Табышмак
Туктатып булса икән дә, Аңлата алсаң икән, Картаймыйча, гел яшь булып Гомергә калсаң икән… -
Абдулхак Игебаевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Һөйөнсө! Башкортстандагы бик күп дусларыңны сөендереп, «Һөйөү көслө имандан» дигән китабың дөнья күрде. Ихлас-ихлас күңелдән котлыйбыз! -
АЛИШ (романның дәвамы)
1942 елның ноябрендә чыга башлаган атналык «Идел-Урал» газетасы редакциясен, чынлап та, яшерен оешманың үзәгенә әверелде дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, биредә яшерен оешма утырышларын үткәргән кеше булмады -
Җыерчыклар
Тирәнәя генә бара Йөземдә җыерчыклар. Гибралтар бугазымыни – Оятсыз чукынчыклар! -
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәки Нуретдинов башлаган эшен ярты юлда ташлап китә торганнардан түгел. Әле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, ул бер елдан артык гомерен, көн дими, төн дими, Орша шәһәрен торгызу эшләренә багышлады. -
Лирон Хәмидуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил, Ташкентта булганда, бәлки Гафур Голәм нәшриятына юлың төшәр (Навои урамы, 30, 4 этаж). Анда «Татар хикәясе» дигән китап дөнья күрмәкче иде. Шуның корректурасын алып кайтыр идең. -
АЛИШ (романның дәвамы)
– Галим әфәнде, таныш булыгыз, бу әфәнде Муса Гомәров була. Вакытлыча, үзенә аерым бүлмә булганчы, сезгә бер-ике көн аның белән бергә яшәп торырга туры килер, – диде ул, Бахтиков бүлмәсенә килеп кергәч, аны Җәлил белән таныштырып. -
Кулны бирдем
Кулны бирдем күңел бирмәс ир-атка. Кызганыч тик, калдым бары оятка… -
Факил Сафинның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Исәнмесез, хөрмәтле Равил ага! Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлеге һәм аның Чаллы төбәге бүлеге фатихасы белән яңа татар басмасы нәшер ителә башлады. «Мәйдан» дип аталучы бу әдәби-публицистик журнал һәр ай саен дөньяга чыгачак. -
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Шагыйрь Зәки Нури белән якыннан белешеп, даими аралашып яшәгән кешеләр һич кенә дә мине ялган сөйли димәс: татар әдәбиятында аның кебек шаян, һәр нәрсәдән кызык табып, уен-көлке белән үзенең һәм әңгәмәдәшләренең күңелен күтәрә белгән башка бер язучы булдымы икән?.. -
Туктап тор, картлык
Ниләр генә кылансам да, Киләсең, картлык, арттан. -
АЛИШ (романның дәвамы)
– Ярый, алайса. Хушыгыз. Мине озатып йөрмәгез. Кызлар ерак китмәгәндер. Артларыннан барып табам мин аларны. Безнең килгән саен шул бер маршрут инде. – Сак булыгыз, Равилә, матурым. Киләсе атнада очрашканга кадәр! – дип, Алиш кызга каштан агачыннан үрелеп, ап-ак чәчәк өзеп тоттырды.