Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин инде күптәннән яңалык тыңламыйм

Мин инде күптәннән яңалык тыңламыйм. Тыңлаган кадәре бугазга тыгылган.

Мин инде күптәннән яңалык тыңламыйм.
Тыңлаган кадәре бугазга тыгылган.
Якты көн күзендә үземә мин хәзер
Лакмусның кып-кызыл кәгазе тоелам.
Ялганга нык сизгер йөрәкнең кыллары
Өзелер чиккәчә җиткәндәй тартылган.
Китәсе иде ул, офыкка турылап,
Хыялдан тукылган җилкәннәр артыннан...
Тик ачы хакыйкать өметне богаулый,
Зеңгелди колакта тоташтан ялган сүз...
Кешеләр, ахрысы, оныткан бугай ул
Яшәргә булганын күзбуар ялгансыз.
Мин кызыл лакмустай... Яралы сандугач...
Тавышым, өзелеп, бугазга бөялгән...
Син кичер, Хагымның мөкаммәл дөньясы,
Торамын әле мин бары тик сөальдән.
Сөалем – дөньяга, Үзеңә, кешегә...
Сөалем – үземә, мин дә бит бер инсан.
Сиратлар кичмичә, фаниның йөзендә
Булмыймы... булмыймы ялганнан арынсаң?!

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев