ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ике як битеннән тәгәрәшеп агып төшкән кайнар яшь тамчыларын җиңе белән сыпырып куйды Санька. Бераз тынычлана төшкәч кенә, аяк астында яткан кабель кисәген кулына алып, Зәкигә кире кайтарды. Бу тамашаны тын да алмый күзәтеп утырган партизаннар бары шуннан соң гына, иркен сулыш алып, дустанә сөйләшүләрен дәвам иттеләр...
Разведка командиры Нуретдинов
1
Зәкинең йокысы качты. Беренчедән, бөтен илгә мәгълүм булган
каһарман партизан Константин Заслонов белән очрашу, кара-каршы
утырып әңгәмә кылу тәэсире дулкынландырды аны. Икенчедән, гади партизан, гади шартлатучы диверсант булу бер хәл, ә берләштерелгән
отрядның разведка командиры булу – башка сыймаслык зур җаваплылык!
Шуның өстенә, үзенә йөкләнгән бурыч тынгылык бирмәде.
Трассадан көн-төн хәрби транспорт узып тора, ә кабель юл читеннән
сузылган. Урынын тапкан тәкъдирдә дә бу эшне дошман күзенә
чалынмый башкарып чыгу мөмкинме?.. «Башкарырбыз» дип әйтү –
бер хәл, ә менә аны ничек башкарып чыгарга?..
Иң элек үзе белән элемтәдә торган авыл кешеләренең кылларын
чирткәли торды ул. Әмма кабель хакында белгән-ишеткән кеше
табылмады. Атнага бер тапкыр үзләренә сөт китереп торган
Валентинадан да сорашты бу хакта.
– Ул олы юл безнең Неклюдовоны читләп уза шул, Андрей, – диде
зәңгәр күзле чибәр. Һәм күпмедер уйланып торгач, бер киңәш бирде.
– Белсә, Санька Тиканский белергә мөмкин.
– Санька каян белсен икән, Комарово шулай ук юл өстендә түгел...
– Аның әнисе ягыннан бабалары олы юл читендәге авылдан. Анда
бик еш барып йөри ул.
Җанланып китте Зәки, гадәтенчә, үз итеп Валяның иңсәсенә
сузылып төшкән сары дулкын чәчләреннән сыйпап куйды.
– Чынлап та, Санькадан сораштырырга онытканмын бит. Ул аз
сүзле малай булса да, белмәгәне юк, күпне белә, бик тә кызыксынучан.
Рәхмәт, Валя! Сөт өчен генә түгел, киңәшең өчен дә рәхмәт.
Валядан Неклюдово хәлләрен сораштырды, әби-бабасына, әнисенә
сәлам юллады.
– Ә теге малай, Ванютка ничек анда? Аңарга да миннән сәлам
тапшыр.
– Тапшырырмын, Андрей, һичшиксез тапшырырмын, – диде Валя,
Зәкинең күзләренә ягымлы зәңгәр нур сибеп.
– Полицайлар бик азапламый торгандыр бит үзегезне?
– Теге чакта сез арт сабакларын укытканнан соң, Неклюдовоны
гел оныттылар дип әйтергә була. Эзләре суынды, авылны читтән
урап узалар хәзер...
– Сатлыкҗаннарның җаны бик кадерле була шул, – дип елмайды Зәки.
***
...Валяның киңәше бик урынлы булып чыкты. Санькага соравын
аңлатып бетерергә өлгермәде, тегенең җавабы әзер иде инде.
– Беләм, Андрей дәдәй, бабайларга барганда, гел шулар яныннан
узып йөрдем, – диде ул.
– Урынын да күрсәтә аласыңмы?
– Күрсәтәм, – диде Санька, сүзен озынга сузып тормады.
– Тагы ике көннән кояш баеган вакытта урман ягыннан ябалак
тавышы ишетсәң, без булырбыз. Килерсең, – диде Зәки.
Килешүен белдереп, баш какты малай. Урман дигәннәре
Санькаларның бакча читләренә үк терәлеп тора, ишетми чарасы юк.
Ялгышу да мөмкин түгел. Ябалаклар якын-тирә урманнарда калмады
да инде хәзер, көн-төн атыш, шартлаулардан куркып, кошлар да
качып бетте.
***
Зәки, отряд командиры Осипов белән икәүдән-икәү генә калып,
үзенә йөкләнгән җаваплы операцияне башкарып чыгу планы турында
киңәште.
– Иң элек, Андрей, ул Санька исемле малайга ышанып буламы?–
дип сорарга кирәк тапты Осипов. – Болай төпченүемә үпкәләмә.
Үтә дә җаваплы бурыч йөкләнде безгә. Ялгышу гафу ителмәслек
югалтуларга китерергә мөмкин...
– Санька малай-шалай түгел, аңа ундүрт яшь. Тормышның
ачысын-төчесен күргән, акыл утырткан малай. Әти-әнисен үзенең
күз алдында фашистлар атып үтергән. Бар хыялы – дошманнан үч
алу. «Берлиннарына барып, ут төртәм мин аларның», – дип кабатлый
берөзлексез.
– Хуш! Бу хакта борчылмаска нигез бар, димәк.
– Бар! Бер түгел, ун мәртәбә сыналган егет... – дип өстәп куйды
Зәки. – Мине Санька түгел, башка нәрсәләр борчый.
– Сөйлә... Уйлашыйк...
– Кабельне юлның читеннән үк сузганнар. Олы юлдан берөзлексез
транспорт агылып тора. Төнлә бераз сирәгәяләр, әлбәттә. Әмма
барыбер юл бушап кала дип әйтеп булмый... Кем дә булса үтәчәк...
– Нинди вариантлар бар? – дип кызыксынды Осипов.
– Кабельне эзләгән урында атышу, тавыш-гауга чыгару ярамый.
Ике тарафтан да юл хәрәкәтен туктатып тору кирәк иде дә бит...
– Ни рәвешле туктатырга ниятләдең ул хәрәкәтне?
– Күперләрне шартлатсак кына инде... Ул очракта шундук бар
булган көчләрен күтәреп, өстебезгә ташлануларын көт тә тор...
– Һәм күтәреләчәкләр дә... Ә безгә бу кирәкме?!
– Шлагбаумнарны нык саклыйлар. Атыш чыгарырга ярамый.
Бердәнбер вариант кала: юл читеннән, ян-яктан кыеклап казып
керергә туры килә. Машиналар узганда хәрәкәтсез генә ятып
торырбыз. Фашистлар төнлә утларын бик яктыртып йөрми хәзер.
Монысы инде безнең файдага...
Башын кашып уйланып торды Осипов.
– Мөгаен, бердәнбер дөрес вариантка тукталгансың. Шулай
иткәндә, дөрес булыр.
– Үзебез белән бер-ике пулемётчы да алырга туры килер, – диде
Зәки.
– Мин үзем дә шуны әйтергә җыена идем, – дип, килешүен
белдерде Осипов. – Тик бер-ике түгел, дүрт пулемётчы барыр, һәр
ике тарафтан да икешәр булсын.
***
Пулемётчыларны да кушып санасаң, җаваплы операцияне
башкарырга унбер партизан юлга чыкты. Көннәр көзгә авышкан
булуга да карамастан, Аллага шөкер дип әйтергә була, өстән явып
тормый. Җир коры, төн караңгы, барысы да кулай килеп тора иде.
Ябалак тавышы ишетелгәнне көтеп торган Санька да тиз арада йөгереп
килеп җитте. Ул, юл күрсәтүче буларак, алдан атлады. Аның артыннан,
туган яклары белән саубуллашып очып китеп барган кыр казлары кебек,
башкалар иярде. Барасы юл якын түгел, шактый атларга туры киләчәк.
Юлда кичке ыгы-зыгы басыла башлау белән эшкә керешергә кирәк.
Күпме казырга туры килер, әлегә һичкем белми. Операцияне таңга кадәр
тәмамлап чыгу мәҗбүри, юкса бөтен тырышлык җилгә очачак.
Урманнар эченнән ким дигәндә ун чакрым чамасы юл үттеләр.
Партизаннар йөрергә күнеккән. Җаваплы эш белән барганда сүзләр
артык, һәркем үз уйларына бирелеп яисә күңеленнән генә туган-
үскән якларны, сөйгән ярларын искә төшереп атлавын белә. Зәкинең
армия хезмәтенә дип авылдан чыгып киткәненә инде ел ярымнан
артык вакыт узды. Әлегәчә бер хат язып салганы яисә туганнарыннан
булсын, сөекле Хәдичәсеннән булсын, бер хәбәр алганы юк. Исән дип
саныйлармы аны, юкмы, белсә дә, бер Алла белә торгандыр. Шуңа,
гадәтенчә, үз-үзен тынычландырырга теләп, күңеленнән Такташ
шигырьләрен сөйләп барды ул. Такташ һәрчак көч бирә, Такташ дәрт
өсти торган иде аңарга:
Урам ташларына карлар ява,
Кар томалый чана юлларын,
Карда шуа-шуа Алсу килә,
Җиң эченә тыккан кулларын...
...Салкын карга басып Алсу килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...
«Әй, язып та күрсәтә соң бу Такташ» дип, күңеленнән генә булса
да, чираттагы мәртәбә сокланып куйды ул. Алсу образы бигрәкләр
дә аның Хәдичәсенә охшаш булыр икән... Ул да Зәки белән янәшә
атлаганда, Такташның Алсуы кебек берөзлексез шаяра, юктан да
кызык табып көлә торган иде. Бик еракта калды, томаннар артында
калып югалды ул бәхетле көннәребез. Тыныч һәм матур елларның
кадерен күреп, бәяләп бетермәгәнбез икән бит. Хәдичәсе аны
бөтенләй югалткандыр инде... Онытмаса ярый ла...
...Дәшми-тынмый гына алдан атлаган малай урман читенә чыгып җитәрәк кинәт туктап калды. Зәки кулын күтәрде, бу тукталдык,
тынычландык дигәнне аңлата иде.
Санька, Зәки янына килеп, юл тарафына ымлады.
– Юлга моннан өч йөз метр чамасы кала.
– Егетләр, – диде, разведка командиры Зәки Нуретдинов, – алга
таба үрмәләп һәм шуышып хәрәкәт итәргә туры килер. Юлда хәрәкәт
булган очракта без җиргә сыенабыз. Иң элек Санька белән мин барам
һәм безнең белән бер пулемётчы. Тынычлык урнашкачтын да – ун-
унбиш минуттан соң икенче төркем кузгала. Алга таба да шундый ук
ара калдырасыз. Һәр төркемдә бер пулемётчы булыр. Пулемётчылар
юлдан 40-50 метр ераклыкта туктала, ике пулемётчы уң тарафка 25
метр тайпыла, калган икегез шул кадәр үк – сул тарафка. Шуны да
онытмагыз: монда без атышу өчен килмәдек. Ул бары тик башка
чара калмаган очракта, соң чиктә һәм минем боерык белән генә
рөхсәт ителә. Казу эшләрен бер-беребезне алмаштыра-алмаштыра
өчкә бүленеп башкарырбыз. Бер туфрак кисәге дә җиргә төшәргә
тиеш түгел, бары тик плащ-палаткаларга. Өске кат аерым урынга,
аскылары аерым... Сораулар бармы? Булса, хәзер сорап калыгыз.
Анда без телсез калырга тиеш...
– Ә нигә плащ-палаткаларны пычратып торырга? – дип сорады
арадан берәү.
– Кабельнең кай урында киселүен немец белергә тиеш түгел.
– Аңлашыла, – диеште егетләр.
Санька беренче булып кузгалды, үлән өстеннән йөзеп китте
диярсең... Малай кеше шул, шундый оста шуыша, артыннан
җитешерлек түгел. Аннары Зәки һәм аркасына кул пулемёты аскан
егет кузгалды.
Юлга якынлашып килгәндә пулемётчы, үзенә уңайлы урын эзләп,
бер читкә тайпылды. Малай Зәкине юл читендә көтеп тора иде инде.
Бәхетләренә, әйләнә-тирәдә хәрәкәт тукталып торган чак. Юл өстенә
шуышып менделәр. Малай икеләнеп тормады, кабель салынган
урынны күрсәтте.
– Бер метр ярым чамасы тирәнлектә булыр, – диде ул, пышылдап.
«Аңлашылды» дигәнне аңлатып баш какты Зәки. Юл үзе дә шул
бер метр чамасы күтәртеп салынган булып чыкты. Димәк, ян-яктан
ике метр чамасы кыйгачлап казып керергә туры киләчәк...
Казыганда өске кат туфракны түкми-чәчми җыеп кую өчен үзе
белән алып килгән плащ-палатканы җәеп куйды алар һәм сапёр
көрәге белән казырга да керештеләр. Бераздан үзләрен алыштырырга
икенче төркем килеп җитте. Юл астына салынган ком һәм ташларны
каезлау җиңел эш булмады, әлбәттә, әмма алмаш-тилмәш казый
торгач нәтиҗә күзгә күренеп арта торды. Ләкин әледән-әле узып
торган йөк машиналары гына эшне туктатып торырга мәҗбүр итте.Куыштан чыгарылган төзү материаллары белән биш плащ-палатканы
тутырдылар. Ә кабель һаман күренмәде. Зәкинең сораулы карашын
сизгән Санька үзе кереп чыгарга булды куышка.
– Бераз түбәнгәрәк казып карыйк булмаса, – диде ул. Нәтиҗәдә,
элемтә чыбыгы, чынлап та, ярты метр чамасы тагын да тирәндәрәк
булып чыкты. Үткен балта белән чабып, кабельне ярты метр чамасы
өзеп алдылар да плащ-палаткаларга җыелган туфракны, үз тәртибен
саклап, дыңгычлап, кире урынына урнаштырдылар.
Инде җаваплы бурыч үтәлде дип, плащ-палаткаларны төреп
кузгалырга җыенганда, үч иткәндәй, юлда фашист солдатлары
төялгән ике машина күренде. Бер-берсенә терәлеп диярлек акрын
гына хәрәкәт итә иде алар. Партизаннар, алдан килешенгәнчә, җиргә
сыенды. Машиналар инде узып китте дигәндә генә, арттан барганы
алардан йөз-йөз илле метр чамасы ераклыкта ни өчендер тукталып
калды. Таш юл өстенә берничә дистә солдат сикерешеп төште. Юл
читенә тезелешеп бастылар да кече йомышларын үтәргә керештеләр.
Кайсылары көлешә-көлешә сигарет та кабызып җибәрде бер уңайдан.
Зәки янына Башкортстанда туып үскән пулемётчы егет Галимҗан
шуышып килде.
– Зәки якташ, – дип эндәште ул аңарга саф татар телендә. –
Пулемётчылардан бер тәкъдим бар. Билдән түбәнрәк төбәп бер
очередь биреп алыйкчы үзләренә...
– Мөлкәтләре өзелеп төшеп калса, нишләтерсең?
– Каргаларга ризык булыр, ичмаса...
– Минем дә кул кычытып тора, – диде Зәки, якташының юмор
хисен бәяләп. – Әмма вакыты ул түгел.
– Безнең туфракны пычраталар бит...
– Шаяра торган вакыт түгел, Галимҗан, – дип, кырыслана төшеп
җавап кайтарды Зәки.
– Эх, командир... Эх, якташ...
– Ашыкма, Галимҗан, «Сабыр иткән – морадына җиткән» дигәнне
ишеткәнең бардыр. Бар нәрсәнең үз вакыты була...
– Дүрт пулемётчыга боларны кырып салу берни тормый.
– Беләм... Безнең өчен кабельнең өзелгән җирен сиздермәү мөһим.
Эз калдырмау...
Җиргә сыенып, тын да чыгармый, тегеләрнең китүен көтте
партизаннар. Фашистлар озак тоткарланмады, машиналарына төялеп,
хуҗаларча сөйләшә-көлешә, юлларын дәвам иттеләр...
– Кузгалдык, – диде Зәки.
Юл буена ни рәвешле шуышып килгән булсалар, шул ук тәртипне
саклап, төркем-төркем урманга таба шуышты алар. Аннан, ниһаять,
аягүрә торып басып, урман эченә кереп югалдылар. Шактый ара
узып, сазлык читендәге зур булмаган ачыклыкка килеп чыккач кына, иркен сулыш алып ялга туктадылар. Уен-көлкеле сөйләшү башланды.
Берәүләре тәмәке кабызып җибәрде. Бер төркем булып чыклы үлән
өстенә түмәшкән пулемётчылар, көлешә-көлешә, Галимҗанның
тормышка ашырылмаган тәкъдимен искә төшерделәр.
– Андрей абзый, фрицларның кабелен тотып карыйм әле, – дип,
үз уйларына бирелеп утырган Зәки янына Санька килеп басты.
– Кемгә-кемгә, сиңа бирми булмас, – дип, өчкә бөкләп арка
капчыгына тыгып куелган кабельне кире чыгарырга мәҗбүр булды
командир.
Гомер булмаган хәл, бу малай да шаяртып сөйләшә белә икән бит.
Кабель кисәген кулына алгач та, уртага чыгып басты ул.
– Алло-алло, – дигән булды ул, шактый ук юан, резина белән кат-кат
уратып алынган кабельнең бер башын колагына китереп. – Гитлер белән
тоташтырыгыз әле мине... Ә, үземе?.. Хәзер мин сезне Андрей абзый
белән тоташтырам... Әйе-әйе, Бух-бух Андрей абзыйның үзе белән...
«Мә» дигәнне аңлатып, Зәкигә сузды ул элемтә чыбыкларының
икенче очын.
– Үзең генә сөйләш инде, Санька… Андрей абзыйның синең белән
вакланып торырга вакыты юк диген...
– Андрей абзый вакланып тормаска булды синең белән... Ә минем
сиңа сүзем бар, Гитлер. Исеңдә тот, мин Берлиныгызга ут төртәчәкмен,
көт тә тор! Аннан шуны да белеп тор: әти өчен йөз фашистны, әни
өчен йөз фашистны үз кулларым белән атып дөмектерәчәкмен...
Ишеттеңме?.. Ишетсәң, менә шул! – диде дә, үз-үзен белештермичә,
элемтә чыбыгын җиргә тотып бәрде малай.
Ике як битеннән тәгәрәшеп агып төшкән кайнар яшь тамчыларын
җиңе белән сыпырып куйды Санька. Бераз тынычлана төшкәч
кенә, аяк астында яткан кабель кисәген кулына алып, Зәкигә кире
кайтарды. Бу тамашаны тын да алмый күзәтеп утырган партизаннар
бары шуннан соң гына, иркен сулыш алып, дустанә сөйләшүләрен
дәвам иттеләр...
Әлеге элемтә каналының өзелүе фашистлар өчен шактый зур
кыенлыклар тудырган булып чыкты…
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев