Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кино карыйм

Чынбарлыкның тамырлары тирән – Уртак сагыш бездә, уртак сөрән.

Соңгы апачилар... Соңгы могиканнар...
Кино карыйм.
Һәм караган саен, чынбарлыкның
Ачылыгын таныйм:
«Ак кешеләр» чит-ят җиргә килгән,
«Ак кешеләр» һәрчак «күбрәк» белә,
«Ак кешеләр» үзенең кануннарын
Көчләп-көчләп әләм итеп элә...
Тик ул аклык – тән аклыгы гына,
Тик ул аклык – эчтән шундый кара.
Ул кәфенлек кебек, ак булса да,
Тереклеккә үлем булып сара.
«Ак кешеләр», «өлкән агай», «өлкән туган»...
Сизеп торам: сулышымны нидер буган –
Бер һай-һайлап күкне ярыр идем
Горур рухлы апачилар сыман.
...Далаларда һаман кылган микән?
Их, җилдереп үтсәң иде тагын.
Һәм табасы иде йөрәкләрнең
Хөр-ирекле, таш басмаган* чагын.
Кино карыйм... Хәтер юшкыннарын
Юа-юа ачы яшем белән.
Чынбарлыкның тамырлары тирән –
Уртак сагыш бездә, уртак сөрән.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев