«Казан утлары» журналы китапханәсендә 29 нчы кесә китабы басылып чыкты!
Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестенда махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана.

Вафатына бер ел үткәннән соң Илнурга багышлап үткәрелгән Коръән ашында китапны егетнең якыннарына тапшырдылар. Илнур үзенең дөньяга карашы, кылган гамәлләре, уй-фикерләре белән үз буыны яугирләренең типик образын гәүдәләндерә. Автор үзенең повестенда укучыларын зур сәяси вакыйгаларның гади кеше тормышына йогынтысы турында фәлсәфи уйлануларга чакыра.
Китапны тәкъдим итү чарасы 10 июнь сәгать 11.00 дә «Әдәби кафе»да узачак.
Адрес: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт.
Рәхим итегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев