Лирон Хәмидуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил, Ташкентта булганда, бәлки Гафур Голәм нәшриятына юлың төшәр (Навои урамы, 30, 4 этаж). Анда «Татар хикәясе» дигән китап дөнья күрмәкче иде. Шуның корректурасын алып кайтыр идең.
12 май, 1981 ел.
Казан.
Равил, Ташкентта булганда, бәлки Гафур Голәм нәшриятына юлың төшәр
(Навои урамы, 30, 4 этаж). Анда «Татар хикәясе» дигән китап дөнья күрмәкче
иде. Шуның корректурасын алып кайтыр идең. Анда Милли әдәбиятләр
редакциясе мөдире Хәсән Турыбәков, кече редактор Роза ханым булыр.
Җай чыкса, бездән Әсгать абый Мохтар белән Рауза апага сәлам
ирештерерсең, шәт.
Шулай ук күп сәлам (очрашырга туры килсә) Пармат Шермухаметовка
(нәшрият), Каһһар Ибраһимовка («Үзбәкстан мәдәнияты» газеты), Рауль
Мирхәйдәровка, Джонрид Абдуллаханов (Литфонд), Нарморат Нарзуллаев (СП).
Уңышлар теләп, Лирон Хәмидуллин.
* * *
26 май, 2006 ел.
Равил әфәнде!
Төркиягә Тукай көннәренә Татарстан вәкиллеге төркемендә барачаксыз дип
ишеттем. Анда Дәрдемәнднең якын кардәшләреннән 4-5 кеше исән. Шул исәптән
Шакир Рәмиев кызы Камиләдән (ире С.Максуди) туган 2 кыз нәселе: 1) Адилә
(тумыштан Гадилә) Айданың кызлары Гөлнур белән Гөнел. Ун ел чамасы элек
алар Казанда булды. Аларга берничә фото һәм «Офыктагы рәшәләр» басылган
«Казан утлары» санын биреп җибәргән идем. Тиздән фотоальбом чыгасын да
белгерткән идем. Гөнел Пултар ханым Әнкара университеты профессоры иде.
Ишетүемчә, 2004 елда аны Төркиядәге Бөтентатар җәмгыяте рәисе итеп тә
сайлаганнар икән. Гөлнары Истанбулда яши иде. 2) Наиләнең 2 улы – Тугрул белән
Али Турханнар. Ихтимал, Г.Тукайга багышланган зур мәҗлес-бәйрәмнәрдә алар
да булырлар. Шуны истә тотып, Татарстан делегациясе исеменнән бәлки берничә
«Дәрдемәнд» альбомын алып бару турында сүз кузгатыргадыр? Наиләнең ике
улы да туксанынчы еллар башында Казан, Уфа, Мәскәүләрдә булып киттеләр.
Ихтирам белән, Лирон Хәмидуллин.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев