Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Әмма мөмкин кадәр саклык чаралары күреп, эшне бик пөхтә башкарып чыгу мөһим, фашистлар элемтәнең кай урындат өзелүен ачыклый алмаска тиеш. Элемтәсез калдырырга кирәк үзләрен. Шуны да онытмагыз: бу бурыч безгә Ставка җитәкчелеге тарафыннан куелды... Башкарып чыгарсыз бит?..

(Әсәрне башыннан укыгыз)

2
Урманда да вакыт бер урында гына тормый, көннәр-айлар бер-
бер артлы уза бирде. Әйләнә-тирәдә яңадан-яңа партизан отрядлары
оешты. Партизан отрядларын эзләп, аларга килеп кушылырга
теләүчеләр дә артканнан-арта барды. Ләкин менә аларны ашау-эчү
белән тәэмин итү көннән-көн кыенлаша бара иде. Авылларны иң
элек немецлар талады, мөгезле эре терлекне генә түгел, кетәклеккә
кереп, тавыкларга кадәр җыеп алып киттеләр. Аннан, партизаннар
белән бәйләнештә гаепләп, авыл кешеләренең йортларын, каралты-
кураларын яндырдылар. Кешеләрне бер сарайга шыплап тутырып, ут
төртү, тереләй яндыру очраклары да әледән-әле кабатланып торды.
Азынды немецлар, алардан да бигрәк фашистларга ярарга тырышып,
кулларына корал алган полицайлар котырынды. Өзлексез хәрәкәттә
булган партизаннар әледән-әле яндырып юк ителгән авылларга барып
юлыгалар иде. Үз-үзеңне кая куярга белмисең, йөрәкне фашистлардан
үч алу теләге җилкендерә шундый чакларда.
Партизаннарга да җиңел түгел. Сан ягыннан һаман да ишәя барган
отрядлар арасында бер үзәк булмавы, үзара элемтә юклыгы кыенлык
тудыра. Кирәкле коралны алар фашистлардан, полицайлардан тартып
алды. Ә менә шартлаткычлар табу иң зур проблемага әверелде.
Нинди генә кыенлыклар туып тормасын, партизаннар барыбер
кул кушырып утырмады. Әле анда, әле монда Көнчыгышка юл тоткан
машиналар, техника һәм солдатларны чүпләп кенә тордылар. Тора-
бара, гомумән, фашистлар белорус авылларын урап уза торган булды.
Урман һәм сазлыклар аша узган юлларны, сукмакларны оныттылар.
Авылларга полицайлар әллә нигә бер генә барып чыккандыр. Алары
да күбрәк район үзәкләреннән ерак китмәскә тырышты.
Кышкы буранлы көннәр исә партизаннар өчен иң уңайлы вакыт.
Артларыннан калган эзне җәяүле буран да күмеп торса, немец түгел,
махсус өйрәтелгән этләре дә таба алмый аларны. Шуңа күрә кышкы
айларда, Белоруссиянең урманнарында гына түгел, авылларында да
партизаннар хуҗа булып торды.
...Көннәрнең берендә Зәкиләрнең сәгать механизмы кебек эшләп торган отрядыннан ике кеше хушлашмый-нитми каядыр китеп
югалды. Бик серле югалу иде бу. Кемнәр диген әле? Петро белән
Карчыга кушаматлы аучы! Отрядның иң тәҗрибәле һәм җаваплы
партизаннары. Аларның шул рәвешле эзсез югалуларына Зәки башта
ышанмады, соңыннан үзләренә үпкәләп тә йөрде әле.
Сорасаң, «хәрби сер» диделәр. Үпкәләүдән ни файда, сер икән сер.
Шартлатучылар группасына җитәкчелек итүне Зәкинең үзенә, ягъни
Андрейга тапшырдылар. Тора-бара аңарга, шартлатучы булгангадыр,
«Бух-бух Андрей» кушаматы тагылды. Андрейларның отрядта берничә
булулары да үзенекен иткәндер, ә Бух-бух Андрей ул гына.
Ни хикмәттер, тиздән аларга тимер юл тирәләрендә шартлату эшләрен
туктатып торырга әмер җиткерделәр. Моны ничек аңларга белмәделәр
башта, кәефләре кырылып йөрде хәтта. Зәкинең күңеленә әллә үзенә
ышанмый башладылармы дигән шик тә кереп оялый язган иде. Ә инде
фронтка таба хәрәкәт иткән авыр составлар даими рәвештә бер-бер артлы
шартлый, рельстан чыга башлагач, бераз тынычландылар. Димәк, без
булмасак, башкалар тик тормый, көн дә берне, икене, өчне тәгәрәтәләр...
Зәки шактый вакытлар узгач, соңара төшеп кенә аңлады моның
сәбәбен. Баксаң, Оршадагы паровоз депосына аның элеккеге җитәкчесе
Константин Заслонов, фашистларга ялланып, эшкә урнашкан булып
чыкты. Тимер юл эшчеләрен дә ул үзе туплаган. Зәкиләр отрядыннан
эзсез югалган Петро белән Карчыга да шул группага килеп кушылган
булып чыкты. Әнә шулар, паровоз миченә күмер кыяфәтенә китерелгән
миналар ыргытып, фронтка ашыгучы составларны бер-бер артлы
чүпли, ягъни шартлата башлаганнар. Өч ай эчендә 93 составны юкка
чыгаралар шул рәвешле. Әйтергә генә җиңел: техника, корал, снарядлар
һәм резервтан солдатлар төялеп килгән 93 состав бит ул!..
Башта бу шартлауларны партизаннар эше дип кабул иткән
фашистлар. Әмма тора-бара тикшерүләр башка нәтиҗәгә китерә,
депода эшләүчеләрне иләктән уздыра башлыйлар. Үзләрен кулга
алырга җыенганнарын сизеп, Заслонов көрәштәшләре белән урманга
качып өлгерә. Һәм ул 1942 елның мартыннан Орша – Витебск –
Лепель шәһәрләре әйләнәсендәге урманнарда аерым-аерым булып
оешкан һәм фашистларга тынгылык бирмәгән кечкенә отрядларны
берләштерү эшенә керешә. Шунысы кызганыч, Зәкинең остазлары
булган Петро дәдәй белән снайпер Карчыга урманга качарга өлгерми
калалар. Җиде-сигез кешене, шул исәптән Зәкинең остазларын да
кулга алалар һәм Орша шәһәренең үзәк мәйданында асып куялар...
***
Зәкинең күңелен үч алу теләге тынгысызлады. Шартлаткычлар
гына юк, шартлаткычлар... Көн-төн үч алыр иде ул алардан. Ялны
белмәс, йокысын онытыр иде. Миналарны каян табарга? Шулай уйланып йөргәндә, бер күренеш келт итеп аның хәтерендә яңарып
алды. Теге чакта Валентина һәм Ванютка артыннан партизаннар
белән очрашу өчен ашыгып барганда, урман эчендә немецларның
сазлыкка баткан хуҗасыз йөк машинасына очраган иде алар. Ванютка
җәт кенә аның кузовын да тикшереп төшкән иде. «Анда бик зу-ур
снарядлар, менә мондый...» – дип, колачын киң җәеп күрсәткәнен дә
хәтерли. Кем белә, бәлки ул машина әле дә шундадыр...
Мина һәм шартлаткычлар белән эш итүдә белгеч саналган танышы
Павел Шаршунга сөйләде ул бу хакта. Ә теге исә җанланып китте:
– Нигә аны бу көнгәчә әйтми йөрдең, Андрей?
– Ул вакытта мин партизан түгел идем бит әле, – дип шаярткан
атлы булды Зәки.
– Бераз тырышканда, менә дигән шартлаткычлар эшләп була
алардан.
– Киттек, алайса...
– Аркага күтәрә алсак, бер снаряд күтәрербез, командирдан җигүле
ат сорарга кирәк булыр, – диде Павел.
Иртәгәсен таң белән юлга чыктылар. Неклюдово авылы юлында
дигәч, җирле кеше буларак, Павел юлны үзе тапты. Ни хикмәт,
машина әле дә шул урында булып чыкты, кузовындагы снарядларга
да кагылучы булмаган. Шактый гына байлык төяп кайтты алар...
Павел белән Зәки учак янында сак кына җылытып, төн буе
снарядларның эчендәге шартлаткыч матдәләрне агыздылар. Дөресен
әйтергә кирәк, Зәки бу эштә берни белми дә, аңламый да иде. Ул Павел
кушканнарны гына үтәп торды. Бер көн узды, ике көн... Өченче көнгә
кергәндә шартлаткычларның беренче партиясе өлгергән иде инде.
– Боларны сынап карарга туры килер, – диде Павел.
– Монда түгел, тимер юлга барып, урынында сынасак, дөрес булыр,
– дип күтәреп алды Зәки. Байтактан бу эш белән шөгыльләнгәннәре
юк, кулы күптән кычытып тора.
Алар шул көнне үк, командир белән элемтәгә кереп, үзләре ясаган
миналарны сынау өчен рөхсәт алдылар.
– Көнбатышка таба хәрәкәт иткән һәммә тимер юл составы
– немецныкы. Кайсын шартлатсагыз да, урынлы булыр, – диде
командир. Соңгы араларда тимер юл станцияләренә дошман үз
кешеләрен китереп урнаштырды. Шуңа кайчан нинди состав һәм
ничәдә узасын алдан ук белеп тору мөмкин дә булмагандыр.
Зәки белән Павел, үзләренә тагы бер ярдәмче алып, юлга чыктылар.
Күперләргә хәзер якын киләм димә, аларны һәр ике яктан пулемётлар
белән саклый башлаганнар иде. Бу очракта алар урынны үзләре
сайлады, тимер юл дуга сыман борылыш ясаган урында шпаллар
астына казып ике мина урнаштырдылар. Һәм урман читендә качып
күзәтеп тордылар. Поездлар сәгать саен узып тора. Ниһаять, авыр сулыш ала-ала ерактан ук пошкырынып килгән паровоз күренде.
Состав җиңел түгел, күренеп тора... Йөз метр калды, илле метр...
Хезмәтләренең нәтиҗәсе ничек булыр? Тимер юлны эштән чыгарырга
минаның көче җитәрме?.. Ниһаять, көчле шартлау яңгырады. Рельслар
гына түгел, әллә ничәмә тонналы авыр паровоз үзе күтәрелеп очты
кебек. Йөк вагоннары, җырлашып килгән фашист солдатлары –
һәммәсе юлдан түбәнгә тәгәрәде. Вагон өстенә вагон ишелде...
Ә күңелләре күтәрелгән егетләр, җырлаша-җырлаша, урман
сукмакларына кереп югалды. Павел белорусча җырлый, Самара егете
Володя Идел турындагы җырны сузып җибәрде, ә Зәки – үзенең
яраткан җыры «Иске кара урманны»...
– Әй, Павел, Пашка... – диде Зәки, җыр авазлары тукталып
торган форсаттан файдаланып. – Син чын инженер икәнсең бит.
Фашистларның иманнарын укытачакбыз икән әле.
– Ә сиңа, Андрей, юкка гына Бух-бух Андрей кушаматы такмаганнар...
– Болай булгач, теге машинада калган снарядларны ташып
бетерергә туры килә.
– Әлбәттә, – дип хуплады Павел. – Шундый байлыкны калдыралар
димени... Үзләре алып килгән икән, үзләренә үк «бүләк тә итәрбез»...
– Безнең татарда шул уңайдан бик урынлы әйтем бар, Паша:
«Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», – диләр.
Тиз генә аны русчага да тәрҗемә итте. Егетләр, күңелләре булып,
көлешеп куйды.
– Бик тә урынлы сүзләр икән бит... – дип сүзгә кушылды моңарчы
дәшми генә барган Володя.

***
Урман читендә ни гомер хуҗасыз батып яткан машинаның кузовын
алар бер көндә ялап алган кебек чистартып та куйдылар. Павелга
ярдәмгә кешеләр бирелде, ул көн-төн учак янында миналар ясый.
Ә Зәки ике көннең берендә үз группасы белән тимер юл тарафына
чыгып китә. Әле бер тарафта шартлаталар фашист составларын, әле
икенче тарафта. Кыш буе тынгылык бирмәделәр.
Бу хәбәр Константин Заслоновка да барып ирешкән булып чыкты.
Аның Витебск – Орша – Смоленск тирәсендә хәрәкәт иткән дистәләгән
партизан отрядларын берләштерү эше белән шөгыльләнгән чагы.
– Ул нинди отряд, шулкадәрле көчле шартлаткычларны каян
табалар? – дип кызыксынган ул. Үзәк белән элемтәнең өзелеп торган
вакыты. Корал төялгән автомашиналар һәм тимер юл составларын
фашистлар да зур саклык чаралары күреп озата башлады фронтка,
чөнки составлар әле анда, әле монда һаман шартлый, тәгәри торды.
Фашистлар да кул кушырып утырмадылар, әлбәттә. Берничә тапкыр
Сенно әйләнәсендәге урманнарны фронттан чакырып кайтарылган офицерлар җитәкчелегендәге каратель отрядлары белән тарап
чыктылар. Куллары җитмәгән урыннарны самолётлардан бомбага
да тотып карадылар. Партизаннар яшәгән землянка яисә шалаш
урыннары күренсә дә, алар үзләре су төбенә киткән таш кебек әллә
кай арада эзсез югала торган булды...
Кышның буранлы бер көнендә Заслонов үзе килеп чыкты аларның
отрядына. Оештыру эшләре һәм үзара элемтә урнаштырып йөргән
көннәре. Берочтан шартлаткычлар белән кызыксынды, әлбәттә.
– Бездә һәр эшнең үз белгечләре бар, – дип җавап бирделәр аңа.
– Ул егетләр белән күреп сөйләшү мөмкиндер бит? – дип сорады
Константин Сергеевич.
Зәки белән Павелны чакырып китерделәр. Ничек бар – шулай
аңлатып бирде болар командирга. Кайнар чәй артында сөхбәт итеп,
землянкада озак кына кич утырдылар. Заслонов якын-тирәдәге
авыллардагы тормыш, анда яшәүчеләр белән элемтә урнаштыру
мөмкинлекләре белән кызыксынды. Зәкинең бу өлкәдә шактый
әзерлекле булуына игътибар итте ул. Нинди авыл турында сүз
чыкса, анда Зәкинең таныш-белешләре бар. Аның ул танышлары
белән элемтә урнаштыру алымнары да игътибарын җәлеп итте
командирның. Мәсәлән, Алексеничи авылы яныннан узганда, ул
авылда немецлар булу-булмауны алар ерактан ук ачыклыйлар.
– Ничек... Ничек? – дип кызыксынды Заслонов.
– Анда авыл башындагы өйдә Гапуля әби яши, – дип сөйләп китте
Зәки. – Аның бакча артында гына – сиртмәле кое, суны бөтен авыл
шуннан ташып эчә. Кое сиртмәсенең йөк куелган башы күтәрелеп
торса – авылда полицайлар яисә немецлар бар дигән сүз, ә инде буш
чиләк югарыда атынып торса – бу безгә юл ачык, «рәхим итегез,
партизаннар» дигәнне аңлата.
– Кара, ничек яхшы уйлап тапкансыз, – дип елмайды командир.
– Ә менә Комарово авылындагы элемтәчебез Санька немецлар юк
дигәнне өй торбасыннан чыккан төтен белән хәбәр итә. Кичкә таба
морҗаларыннан куе кара төтен чыга икән, бу – авылда дошман юк
дигән сүз.
– Ул Санька дигәнегез төтенне ничек куерта соң?
– Каен тузлы яисә чәерле нарат утыны чыгара андый төтенне. Без
ул авылны инде Комарово дип түгел, Санька авылы дип йөртәбез
үзара сөйләшкәндә. Һәр авылда шундый бер-бер хәйлә уйлап тапкан
элемтәчеләребез бар, Костя дәдәй...
– Бик яхшы, бик яхшы, – дип, үзалдына кабатлап куйды командир.
– Җирле кешеләр белән элемтә урнаштыру бик тә мөһим безнең өчен.
– Фашистларны тар-мар итү – безнең уртак эшебез. Авыл
халкының аларга нәфрәте чиксез-чамасыз. Партизаннарга ярдәм
итәргә атлыгып торалар белорус авылларында…

– Хәтерләми калганмын, исемегезне ничек дидегез әле? – дип,
кинәт сораулы карашын текәде ул Зәкигә.
– Нуретдинов Зәки булам. Ә отрядта Андрей дип йөртәләр.
Янәшәдә утырган дусты Пашка Шаршун, шаяруга күчеп, аның
җавабына дустанә төгәллек кертергә кирәк санады:
– Тагы да төгәлрәк булсын дисәк, Костя дәдәй, «Бух-бух Андрей»
утыра сезнең каршыгызда.
Заслонов елмайды:
– «Бух-бух»ы ни дигән сүз тагы?
– Андрейлар берничә, ә Бух-бух Андрей бер генә. Күперләр,
поездлар шартлатуда аңарга җиткәне юк бездә, Костя дәдәй.
– Әнә ничек... – дип, янә үзалдына көрсенеп алды командир. –
Болай итәрбез, Андрей, мин сине бүгеннән берләштерелгән отрядның
разведка башлыгы итеп билгелим. Ә син, Павел, шартлаткычлар өчен
җаваплы булырсың. Килештек, шулай бит?..
– Килешми хәлебез юк... Сез – командир, ә без – сезнең солдатлар...
– Барыннан да элек без һәммәбез – партизаннар, – дигән төзәтмә
кертүне кирәк санады Заслонов. – Якын араларда бүлгәләнгән
отрядлар арасында тыгыз элемтә урнаштырырбыз. Төп максатыбыз
– фашистларга тынгылык бирмәү, аларны көн-төн дөмбәсләү...
Инде урыныннан кузгалып китәргә җыенганда, тагын Зәкигә
мөрәҗәгать итте ул:
– Иптәш Нуретдинов, разведка командиры буларак, сиңа бик тә
җаваплы бер бурыч йөклим. Минск – Смоленск автомобиль юлы
читеннән фашистлар элемтә кабеле сузган. Ставка белән Көнчыгыш
фронт арасында даими элемтә шул кабель аша бара. Шуның урынын
ачыклап, бу элемтә каналын мөмкин тиз арада өзәргә кирәк. Җирле
халык арасында күреп калган кешеләр булуы ихтимал, иң элек шуларны
табу мөһим. Әмма мөмкин кадәр саклык чаралары күреп, эшне бик
пөхтә башкарып чыгу мөһим, фашистлар элемтәнең кай урында
өзелүен ачыклый алмаска тиеш. Элемтәсез калдырырга кирәк үзләрен.
Шуны да онытмагыз: бу бурыч безгә Ставка җитәкчелеге тарафыннан
куелды... Башкарып чыгарсыз бит?..
– Башкарырбыз, иптәш командир.
– Тагы шуны онытма: операция үтә дә яшерен башкарылырга
тиеш. Ышанычлы егетләрне үзең таба аласыңмы?
– Табармын, иптәш командир!..

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев