Роберт Миңнуллинның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Мәхәббәт китабың искиткеч булып чыккан. Беренче кат укыгандагы шикелле тәэсир калдыра. Чын шигърият шундый булырга тиеш тә!
26 гыйнвар, 2004 ел.
Казан.
Хөрмәтле Равил Габдрахманович!
Мөхтәрәм каләмдәшем!
Шифаханәдә ятканда, синең сәламнәреңне, изге теләкләреңне һәм, әлбәттә
инде, «Мәхәббәтнамә»ңне алып тордым. Рәхмәт хисләре белән кабул итеп
тордым. Мәхәббәт китабың искиткеч булып чыккан. Беренче кат укыгандагы
шикелле тәэсир калдыра. Чын шигърият шундый булырга тиеш тә! Юбилееңда
була алмадым. Бик буласым килгән иде югыйсә. Әйтер сүзләрем дә бар иде. Ә
бәйрәмеңне матбугаттан да, телевидение-радиодан да күзәтеп яттым. Нәкъ менә
Фәйзуллинча олпат, җитди һәм үзеңә лаек бәйрәм булды ул. Билгеле, тагын
да зурданрак кубып та уздырырга мөмкин иде. Тик бездә андый бәйрәмнәрне
бәйрәм итә белмиләр. Бер-беребезне олыларга куркабыз. Дежурный бер
бәйрәмгә әйләндерәбез. Синең кебекләр зуррак мәртәбәләргә дә лаек!
Форсаттан файдаланып, үземнең сиңа булган ихтирамымны да җиткерәсем
килә. Шагыйрь һәм шәхес синең кебек булырга тиеш! Яшьтән үк ярсып укыган
шигъриятеңә дә, горур һәм аз гына тәкәбберрәк шәхесеңә дә ихтирамлы
мәхәббәтем тамчы да үзгәрмәде. Шулай язарга, шулай яшәргә кирәк!
Без бер-беребезгә һич тә охшамаганбыз. Шуңа күрә аралашулар еш булмый.
Бу мөһим дә түгелдер, мөгаен. Болай да хөрмәт итешеп, аңлашып һәм бер үк
әдәбиятыбызга бергәләп хезмәт итеп була бит. Без шулай эшлибез дә бугай.
Инде шигырьләргә күчсәм дә ярыйдыр. Соңгы вакытта язган шигырьләремне
җибәрәм. Үзеңнең күңелеңә хуш килгәннәрен сайлап алып, калганнарын
яңадан Кларага бирерсең әле. «Казан утлары»нда шигырь бастырмаганга,
ким дигәндә, 100 ел буладыр. Артык көенмим. «Шөкер, журнал минсез дә
әйбәт кенә чыга» дип, эчемнән генә сөенеп йөрим. Татар шигърияте минем
шигырьләргә генә терәлеп калмаган бит. Шулай да укучыларга күренәсе килә.
Менә шул!
Олы хөрмәт хисләре белән, Роберт Миңнуллин.
«КУ» 06, 2025
Фото: архив
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев