Әдәби берләшмәләрдә
Төн болыты
Канатларын җәеп төн болыты, Комарланып көн яктысын йотты. Җилпенгәләп, җиһан дөньясының Караңгылык чоңгылына упты.
Канатларын җәеп төн болыты,
Комарланып көн яктысын йотты.
Җилпенгәләп, җиһан дөньясының
Караңгылык чоңгылына упты.
Җем-җем йолдызларны тезеп,
Чем-чем кара канатларын какты.
Сизенгәндәй итеп, түшендәге
Йолдыз чылбырына айны такты.
Кочагына шулчак караңгылык
Суырылып кына тулды кереп.
Тирә-якны сарган бер серлелек
Төсле бәйләмнәрен куйды өреп.
Төн болыты канатларын җәеп,
Урман өсләренә ятты барып.
Күк читендә алсу нурлар шәйләп,
Кара зур күзләрен япты арып.
Язилә ГАЛЛӘМОВА.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев