Сынаулар артыннан күзәтәм кешене...
Һай, төрле сынаулар! Һай, төрле кешеләр! Кемнәрдер сыналар – яналар, өшиләр... Кемнәрдер китабе хикмәтнең үзенә Өр-яңа сүзләрдән яңа юл түшиләр.
Сынаулар артыннан күзәтәм кешене –
ни хәлдә бәгыре, үзәге сау микән?
Әллә соң чүккәнме язмышы каршында,
Тезләнгән чагында түмгәк тә тау микән?
Һай, төрле сынаулар! Һай, төрле кешеләр!
Кемнәрдер сыналар – яналар, өшиләр...
Кемнәрдер китабе хикмәтнең үзенә
Өр-яңа сүзләрдән яңа юл түшиләр.
Сынаулар артыннан күзәтәм кешене...
Рухының көченә яшеннәр көнләшер –
Җан төше утында яндырып хәсрәтен,
Ул дуска, дошманга елмаю өләшә...
Сыналып сынмаган кешегә хөрмәтем.
Ул хәзер үзе дә минем күк күзәтә:
Аралый тормышын буш сүздән, чүбектән,
Игелек күргәндә – арттыра йөзләтә.
Күтәрер кадәрне күтәрү тиешле.
Җан исән чагында чигенү килешми.
Күзәтәм... Аңладым... Сынаулар – баскыч ул.
Һәр басма – һәркемгә үзенең өлеше.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев