Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

БАТЫРЛАРГА

Батырларның алсу йөзләрендә Җиңү дәрте – шатлык уйнады...

Габдулла Галиев
(1920–1941)
Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Татарстан
Республикасының Теләче районы Шәдке авылында мөгаллим гаиләсендә туа.
1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подольский шәһәре өчен
барган бәрелешләрнең берсендә һәлак була.

Табигатьнең усал көчләренә
Буйсынмыйча, безнең кешеләр
Томанлы һәм салкын боз иленә
Самолётта барып төштеләр.
Батырларның алсу йөзләрендә
Җиңү дәрте – шатлык уйнады,
Пропеллерга килеп бәйләнсә дә
Карт Котыпның әче бураны.
Кызыл флаг бозлар уртасында
Дулкынлана Котып җиленнән.
Котыптагы тиңсез батырларга
Кайнар сәлам бәхет иленнән.
Шуып йөргән бозлар төркеме дә,
Әче суык җилле буран да
Киртә була алмый дан эшенә,
Бөтен шартлар бездә булганга.
Дан эшләре һаман күтәрелә,
Тиздән инде безнең батырлар
Хыял булып торган бөек эшкә –
Марска да барып кайтырлар.
1937.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев