ТУГАННАРЫМА
Сез еракта. Ә без сугышка да Сезнең хакта уйлап барабыз. Сезнең алда соңгы сулышкача Тугрылыклы булып калабыз.
Шагыйрь Исмәгыйль Шәфи улы Шәфиев 1913 елда Башкортстан
Республикасының Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында ярлы крестьян
гаиләсендә туа. 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Кузьмиченко
авылы янында батырларча һәлак була.
(Фронттан хат)
Сез еракта. Ә без сугышка да
Сезнең хакта уйлап барабыз.
Сезнең алда соңгы сулышкача
Тугрылыклы булып калабыз.
Көне-төне пуля, мина ява –
Ут яңгыры өскә коела;
Бомба ярчыклары сезнең янга
Барып җитәр төсле тоела.
Якты киләчәкне саклау өчен
Күкрәкләрдән дивар корабыз...
Үлсәк үләбез без: дошман явын
Сезгә узгармыйбыз – кырабыз!
Сау булыгыз! Сәлам Урал тауга!
Фатихада булсын улына...
Ун минуттан китәм атакага...
Язып өлгергәнем шул гына.
1942.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев