Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Факил Сафинның Равил Фәйзуллинга язган хаты

Исәнмесез, хөрмәтле Равил ага! Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлеге һәм аның Чаллы төбәге бүлеге фатихасы белән яңа татар басмасы нәшер ителә башлады. «Мәйдан» дип аталучы бу әдәби-публицистик журнал һәр ай саен дөньяга чыгачак.

2001 ел.
Чаллы.
Исәнмесез, хөрмәтле Равил ага!
Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлеге һәм аның Чаллы төбәге
бүлеге фатихасы белән яңа татар басмасы нәшер ителә башлады. «Мәйдан»
дип аталучы бу әдәби-публицистик журнал һәр ай саен дөньяга чыгачак.
Журнал битләрендә повестьлар, хикәяләр, драма әсәрләре, новелла, эссе,
парча, шигырьләр даими урын алачак. Шулай ук тормышыбызның төрле
тармакларына кагылышлы мәсьәләләрне яктыртучы публицистик язмалар,
Татарстан һәм татар халкы тарихын, аның мәдәниятен, сәнгатен, гореф-
гадәтләрен чагылдыручы, күренекле милләттәшләребез белән таныштыручы
очеркларга да журнал битләрендә урын бирелә. Журналның беренче саны
агымдагы елның август аенда дөнья күрәчәк.
Хөрмәтле каләмдәшебез! Әле беренче адымнарын гына атлаучы «Мәйдан»
журналын милләттәшләребезнең яратып укый торган басмасы дәрәҗәсенә
күтәрүдә Сезнең дә хезмәттәшлегегезгә өмет баглап, иҗади җимешләрегезне
басмабыз редакциясе адресына һичшиксез юлларсыз дигән ышанычта калабыз.
Ихтирам белән, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Факил Сафин.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев