Бакый Урманченең Равил Фәйзуллинга язган хаты
Бүген бу мәҗлестә бер серемне ачыйм әле. Ихтимал, бер генә сер дә булмас, артыграк та булыр. Гомерем буе диярлек мин шигырь яздым. Ни өчен язганымны белмим, һичбер шигырем дөньяга чыкмаган гына түгел, яхшы танышларымнан да бер-ике кеше генә миннән ишеткәндер…
Көндәлек-хаттан өзек
14 май, 1980 ел.
Казан.
Бүген Равилнең әсәре хакында зур, дәүләрчә-дәүләтчә сүз алып барыйк әле. Җыелышабыз аз, бигрәк тә мондый шигырь, әдәбият мәҗлесләре сирәк була.
Булганда да, бик коры, дәртсез схема белән бара. Кайвакыт, бер-ике кеше сүз
әйткәннән соң ук, аска сызык сызабыз (подводим черту).
Мин үзем зур, уйлы сүзләр ишетермен дип килдем. Бүгенге мәҗлес зур
сүзне күтәрер кебек. Равилнең иҗади потенциалы – бүгенгә кадәр дөнья
күргән шигырьләре, гомумән, иҗаты җитди сүзләр, фикерләр әйтүне күтәрә
ала. Дәүләрчә сөйләшү безнең өчен дә, Равил өчен дә файдалы, табышлы
булырга тиеш...
Бүген бу мәҗлестә бер серемне ачыйм әле. Ихтимал, бер генә сер дә
булмас, артыграк та булыр. Гомерем буе диярлек мин шигырь яздым. Ни өчен
язганымны белмим, һичбер шигырем дөньяга чыкмаган гына түгел, яхшы
танышларымнан да бер-ике кеше генә миннән ишеткәндер…
Р.Ф. аңлатмасы: Бакый ага язмасындагы «мәҗлес» дигән төшенчәгә
аңлатма биреп узыйк. Сүз – минем «Сәйдәш» дип аталган поэмамны
укып тикшерүгә багышланган җыелыш турында бара. Язучыларның
Г.Тукай клубында үткән бу җыен, чыннан да, зур һәм масштаблы булды.
Яңа язылган поэманы тыңларга татар зыялыларының асыл затлары
җыелган иде. Шыгрым тулы залда классик язучылар Н.Исәнбәт,
Ә.Еники, С.Хәким, Ф.Хөсни, Н.Фәттах, Н.Дәүли, М.Хәсәнов, А.Расих,
Р.Әхмәтҗанов һ.б.; композиторлардан Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин,
С.Садыйкова, Ф.Әхмәтов, Ш.Шәрифуллин һ.б.; бүтән төр иҗат
әһелләреннән Б.Урманче, Ә.Бакиров, Г.Шамуков, Г.Кайбицкая,
Ә.Кәримуллин һ.б. Җәмгысы – 250 ләп кеше! Бүгенге көндә күз алдына
да китерү кыен (бу җыен турында Р.Ф.ның «Сайланма әсәрләре»нең
4 томында (335-339 бит) укырга мөмкин – ред.).
Югарыда китерелгән текст Б.Урманченың «Равил Фәйзуллин кичәсе» дигән
язмасыннан алынды. «Бакый Урманче: шәхес һәм иҗат». Төзүчесе Зөфәр
Мөхәммәтшин. Казан: Рухият. 2023. – 40 бит.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев