Уены–чыны бергә

14.09.2018 9 (сентябрь), 2018

Ике кешелек бүлмә


Язучылар «Татарстан» поездында Мәскәүгә язучылар съездына китеп баралар.
Купелар шау-шудан, мәзәкләрдән, уен-көлкедән гөр килеп тора. Мәскәүдә әйбәтләп
каршы алачаклар. «Россия» кунакханәсендәге урыннар да билгеле, ике кешелек
бүлмәләргә кем белән кем керәсе дә мәгълүм. Атаклы Мөхәммәт Мәһдиев белән
яшь тәнкыйтьче Мансур Вәлиев бер бүлмәгә туры килгәннәр. Студент кызларны
яратучы Мәһдинең матур гадәтләрен яхшы белгәнгә күрә, барысы да Мансурдан көлә
башлыйлар.
– Ну эләккәнсең, Мансур!
– Да, сиңа не повезло!
– Сиңа коридорда йокларга туры киләчәк инде!
Мәһди – канәгать, Мансур дәшми генә тыңлап бара…
Язучылар кунакханәгә килеп урнашалар, съезд эшендә катнашалар. Арып-талып
кайткач, бәйрәм итәргә дә өлгерәләр.
Кич белән бик соңлап кына язучылар коридорда Мәһдине очраталар.
– Нигә кереп ятмыйсың, Мөхәммәт, соң бит инде?
– Бик ятар идем дә, бүлмәгә керә алмый йөрим. Мансур – сабакы малай – кем
беләндер кереп бикләнгән бугай, ачмый да ачмый. Мондый гадәте барлыгын белсәм,
мин аның белән бергә керми дә идем. Сез дә әйтмәдегез…
Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана.
– Нигә кереп ятмыйсың, Мөхәммәт абый, соң бит инде?
– Бик кереп ятар идем дә, бүлмәгә кереп булмый. Мансур – сабакы малай – бүген
дә кем беләндер кереп бикләнгән бугай, ачмый да ачмый… Мондый гадәте барлыгын
белсәм, мин аның белән бергә керми дә идем. Сез дә әйтмәдегез.
Шушы вакыйгадан соң Мансур Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиев командировкалар
вакытында бервакытта да бер бүлмәгә кермәгәннәр.


Фотолар: «Казан утлары» архивыннан