ИСЕМЕМ ЛАЛӘ, ДИДЕ УЛ (хикәя)
«Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса...» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә...»
Татарстан Язучылар берлегендә эшләп йөргән чагым. Берсендә шулай тәвәккәлләп, Иделнең аръягында яшәүче яшь язучыларны җыйдык. Буа мәдәният йорты каршына Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан маңгаена «Дети» дип язылган сары автобуслар килеп тезелде. Җитмешләп бала. Монда килгәнче аларның әдәбият дөньясына керергә ымсынып язганнарын укып чыккан идек инде. Буада сөйләшү көн буена барды. Казаннан килгән язучылар, яшь иҗатчылар язган бер генә хикәя-микәяне дә, бер генә шигырь-мигырьне дә читкә куймыйча, ачыктан-ачык сөйләделәр, күбесен каты бәрелмичә генә сүттеләр, кечкенә генә табышны да сөенә-сөенә укыдылар. Кичкырын эшне тәмамлап, яшь шагыйрьләрнең зур сәхнәдә узачак шигырь бәйрәменә керергә торганда, яныма ак кофта, кара итәк кигән бер кыз йөгереп килде.
– Минем хикәям чыкмады, – диде ул сулыгу аралаш. – Лалә минем исемем.
– Ничек чыкмады?
– Мине телгә дә алмадылар.
– Хикәяңне җибәргән идеңме соң?
– Нишләп җибәрмәскә! Иң беренче мин җибәрдем.
– Хикәяң ничек атала?
– «Сары лаләләр».
– Кая китте икән инде ул?! Кайткач тагын җибәр әле! Укырбыз. – Шулай дидем дә кызның күзләрендә яшь күреп уйланып калдым.
Тукта әле, бүген бу кыз Буага барырга дип, әче таңнан торып чыккандыр (хәтерем ялгышмаса, Кама Тамагы районыннан иде бугай ул). Көн буена үзенең исемен әйтүләрен әсәрләнеп көтеп утыргандыр. Хәзер якташлары белән кайтасы да бар. Барысы да шат, ә аның күзләре яшьле. Иҗатка кереп барганда, күңеленә саксыз кагылып, рухын сүндермик, гайрәтен чигермик тагын.
Юк, ничек тә табарга хикәяне! Көнозын балаларның, үсмерләрнең язганнарын тагын бер кат күздән кичереп арган-талчыккан булсам да, Лаләнең югалган «Сары лаләләр»ен эзләргә утырдым. Кәгазь тавын берәмтекләп-бөртекләп актарам. Күчне тузгытып бетергәндә генә таптым хикәяне! Бер файлда бер повесть астына качып калган.
Шигырь бәйрәменә соңга калып кердем. Хикәяне үзем белән алдым. Шунда күз йөгертеп чыгармын. Беренче җөмләләрен шудырып җибәрүгә, туктап калдым. Яңадан укыйм. «И әни! Белмисең һәм мәңге белмәячәксең сине ничек сагынуымны. Истәлегең булып бакчабызда лаләләр чәчәк ата. Сары лаләләр. Син аларның нәкъ менә сарыларын ярата идең. «Җирдәге кояш» дип әйтә торган идең аларны».
Хикәяне укыйм. Сәхнәгә дә күз төшереп алам. Анда малайлар, кызлар үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле укырга тырышалар. Бер мәлне кәгазьгә карап тагын уйга калам. «Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса...» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә...» Җөмлә тәмамланган урында саргылт таплар-тамчыларны искәреп алдым. Нинди тамчылар соң?.. Болар Лаләнең күз яшьләре түгелме соң? Һәрхәлдә мин шулай кабул иттем. Димәк, кыз елый-елый язган.
«Өй каршында чәчәк аткан лаләләр бакча башындагы инеш аша чыгып, үргә менеп, кабереңә синең үрмәли, әнием. Сары лаләләр. Сары сагышка чумып утырган кабер.» Җаныма проза белән шигърият берьюлы бәреп керде.
Шигырь бәйрәменнән чыгуга, Лалә тагын йөгереп килеп җитте.
– Укыдым, – дидем. – Син үзең турында яздың мәллә?
– Әйе, абый, язмышымны яздым.
Лаләне юатасым, мактыйсым килде, беравык сүз таба алмый тордым.
– Яз, Лалә! Яз, туктама! Өметле оеткы бар.
– Рәхмәт, абый! Бүгенге сөйләшүдән соң, мин хикәямне тагын да көчәйтергә булдым әле.
– Дөрес эшлисең. Камиллекнең чиге юк. – Шулай дидем дә иртән безнең өстәлгә куелган чәчәкләр янына килдем. Ал, кызыл лалә чәчәкләре! Араларында сарылары да бар. Аларны өч литрлы банкадагы судан тартып чыгардым да Лаләгә суздым. «Рәхмәт!» – диде кыз. Чәчәкләрне кочаклап алды да күкрәгенә кысып торды.
Урамга чыктык. Майның соңгы көннәре. Җиһан җәйгә җыена. Сары автобуслар китеп беткән. Берсе генә калган. Ул Лаләне көтеп тора. Кыз сикерә-сикерә автобуска таба йөгерде. Утырыр алдыннан, борылып, миңа кул болгады. Кулындагы чәчәкләрнең ялкынлы яктысы кофтасының кардан ак төсенә кушылып, гаҗәеп балкыш хасил булды.
"КУ" 08, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев