Вакыйф Нуриев
-
4 апрель 2022 - 13:00Мин Рейганны күрдем (хикәя)Мәскәүдә эш белән йөрим. Калинин проспекты буйлап бара торгач, Кремльгә килеп чыктым. Монда халык, халык... Кремльгә керә торган юлны ике яктан камап алганнар бүген. Бүген Америка Президенты Рональд Рейганның Мәскәүгә сәфәре башлана бит!.. Аның аэропорттан Кремльгә килүен көтәләр. Эшем күп булса да, Рейган кадәр Рейганны күрмичә китеп буламы?!
-
31 март 2022 - 15:00Хамматов куган чебен (хикәя)Президиум тирәсендә бер чебен пәйда булды. Өстәлдә лампалар янып тора, шуларның җылысына килгәндер инде. Хамматов ул чебенне газета белән куа башлады. Чебен Пушкарёвның маңгаена кунды...
-
18 март 2022 - 11:00Җиңүче кем?Безнең «Казан утлары» журналы редакциясе урнашкан бинадан ерак түгел бер күл бар. Юлны метро туннеленнән чыгып Энергетика университетын гына узасы. Беркөнне төш вакытында шул күлгә барып килергә булдым. Үзем генә киттем.
-
9 март 2022 - 11:00Кыска юлның дәвамы яки мәңгелек сер.Рәхмәт төшкере, эшне озын-озакка сузмыйча шалтыратты Камил Кәримов: «Укыдым. Әйбәт! Киләсе санга ук тәкъдим итәм». Шатлыгымнан күккә очардай булдым. Тик шатланып, канатланып йөрүләрем озакка бармады. Бер-ике атнадан кичен телефон тагын шалтырады. Журналның баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс: – Вакыйф! Бу повестеңны журналга биреп булмастыр...
-
29 декабрь 2021 - 15:00Хуҗалар тавында (хикәя)Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Бик матур булган ул: түгәрәк йөз, томрап торган зур күзләр, дугалы кашлар, озын керфекләр. Әллә инде үзенә күз тигән, кыз авырый башлаган. Көннән-көн сула-сызыла бара икән...
-
25 декабрь 2021 - 15:00Сары сумкалы сукбай (хикәя)Авыр яшәдек. Әти миңа өч яшь чагында ук безне ташлап киткән. Гомерем дә гел сагыштан тора...
-
13 октябрь 2021 - 13:00КАЗАННАН – МИЯУ (хикәя)Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә.
-
6 октябрь 2021 - 15:00Мостаев җыры (хикәя)Өлкәннәр табында ни турында сөйләшәләр? Хәлбуки, сүз үткәннәрне сагыну тирәсендә бара. Мостаев күптән түгел генә үлеп киткән хәләл җефетен сагына. Кайчан гына очрашсак та, ул аны искә алмыйча калмый. Аны искә алганда, Шамил аганың күзләре дымлана...
-
8 апрель 2021 - 13:00Кышның озын бер төне (бәян)Малкай кузгалырга уйламый. Кузгалу кая, дүрт аягын алга терәп чигенергә чамалый башлады. Башта Илдарның баш миенә «Бүре бардыр!?» дигән уй чиртте. Ул, чанадан янга каерылып, алга карады – юлда бер адәм заты басып тора иде. «Кем бу? Җиде төн уртасында кышкы япан кырда кем йөри. Берүзе бит. Стансага баручы, дияр идең – бу вакытта поезд юк, кайтучы дияр идең – поезддан эт тә төшмәде...
-
15 март 2021 - 15:00Мәһдиев һәм... (бәян-хатирә)Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр. И ул елларда... Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: «Һай балалар, балалар... Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин», – дип, безне кочаклап елаганы хәтердә...
-
4 август 2020 - 15:00Ни хәлең бар, балам?.. (бәян)Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда. Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә тычкан асылынып үлгән... Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү, гарьләнү, хурлану хисе кимерде.
-
7 июль 2020 - 14:53Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 елАрча районы Гөберчәк авылындагы татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел (быел июнь аенда әдипнен вафатына да 25 ел тулды).
-
12 декабрь 2018 - 12:38Вакыйф Нуриевка Дәүләт бүләге тапшырылдыХезмәттәшебез "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды.