Логотип Казан Утлары
Хикәя

Мостаев җыры (хикәя)

Өлкәннәр табында ни турында сөйләшәләр? Хәлбуки, сүз үткәннәрне сагыну тирәсендә бара. Мостаев күптән түгел генә үлеп киткән хәләл җефетен сагына. Кайчан гына очрашсак та, ул аны искә алмыйча калмый. Аны искә алганда, Шамил аганың күзләре дымлана...

Казандагы Чехов базары янында «У Марселя» дигән бер кафе бар. Заман рухындагы, күңелгә ятышлы, җыйнак бер кафе. Монда ризык мулдан: токмачлы аш, чүлмәктә пешерелгән шулпалы ит, кыздырылган тавык, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч... Барысы да тәмле, йөрәккә ята. Шулай да кафеның «бренды» – кыздырылган балык. Әллә нинди ят балык ул. Үзе карпка охшаган, әмма карп түгел. Диңгез балыгы. Кабыгы тоташ куба. Ите кучкыл, бик майлы, йомшак. Сезнең андый балыкны беркайда ашаганыгыз юк. Шәһәрнең бер генә кафесында да, бер генә ресторанында да аны тапмыйсың. Бу кафега каян китереп торганнардыр?! Күпме ашап, тәки шуны белә алмадык. «У Марселя»да эшләүче кызлар да чибәр, ягымлы. Гүзәл-Наташалар җаның теләгән ризыкны җәт кенә салып бирәләр, синең белән бер дулкында сөйләшәләр.
Кафеда еш кына элеккеге түрәләрне, партноменклатураны очратырга була. Алар барысы да диярлек шушы тирәдә тора. Якында гына – халык телендә «обкомская» дип йөртелгән «спецбүлнис». Өлкән кеше анда бармый торамы?! Башта алар бүлнискә килә. Табибка күренә, шунда ук дару-мазар ала. Очрашалар, сөйләшәләр. Заманында җир җимертеп йөргән, күз өстендә каш булган, хәзер инде өй саклап ятучы картларга әңгәмә тансык. Сораулар күп. Кемнең кай җире авырта? Кем ничек йоклый? Йоклый аламы? Кичен саф һава суларга чыгамы? Сүзләре бүлнистән чыккач та бетми. Ә нигә юл өстендәге шушы кафега кереп утырмаска, әңгәмәне дәвам итмәскә?! Пенсияләре әйбәт, акча бар. Очрашу хөрмәтенә нигә бер йөз грамм коры шәраб тотмаска?! Җәйге эссе көннәрдә салкын сырадан да баш тартмыйлар. Анысын чикләвек белән уртлап утырырга яраталар.
Берсендә шулай җәйнең бер эссе көнендә, кафега шагыйрь Илдар Юзеев белән кердек. Кояш рәхимсез кыздыра. Исәбебез, берәр бокал салкын сыра алып, сөйләшеп утыру. Керсәк, «яшьтиләр» түгәрәкләнгәннәр. Үзләре бер «дәүләт» булып утыралар. Нишләп «дәүләт» булмасын?! Аны саклаучы бар – өстәлнең сул ягында утырган абзый заманында обкомның оборона бүлеге мөдире булган. Киендерүче бар – җиңел промышленностьның экс-министры. Гүзәл белән Наташа ашаталар. Өстәлнең түрендә исә башын артка ташлап, ара-тирә горурлык белән як-ягына карап алучы, чама белән генә елмаеп куючы шәхес – бу дәүләтнең закон чыгаручысы. Аны президент дисәң дә була. Ул – бер ун ел тирәсе элек Татарстан Республикасы Верховный Советы Президиумы председателе булып эшләгән Шамил Әсгать улы Мостаев. Бу «дәүләт»нең дөньясы түгәрәк – бөтен шартлар бар. Бер итекче генә кирәк бу «дәүләткә». Шулай дип уйлап кына куйдык, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасының элекке директоры (хәтерем ялгышмаса, Кыямов бугай) килеп керде кафега һәм шушы табынга килеп утырды. Болай булгач, бүреләре улый инде, дип көлешәбез. Уласын! Бу «дәүләт»нең килер җирен киң кыл, Ходаем.
Күңелләре дә киң икән. Кафеда очрашырга туры килсә, алар безне үзләре янына утырырга кодалый башлыйлар. Күңеле тоташ шигърияттән торган, шаян-тапкыр сүзне бик урынлы әйтә белгән Илдар Юзеевны тагын каян табасың?! Ханнар да бит үз сарайларында шагыйрьләр, мәзәкчеләр тоткан. Башка язучылар һәм сәнгать әһелләренең дә бу «дәүләт»нең хозурында булганы бар. Табында беркем дә казна кесәсенә керми. Һәркем җаны теләгән ризыкны үзе ала. Дөрес, читтән кергәннәр «дәүләт»нең үзен сыйларга кыҗрап тора.
Өлкәннәр табында ни турында сөйләшәләр? Хәлбуки, сүз үткәннәрне сагыну тирәсендә бара. Мостаев күптән түгел генә үлеп киткән хәләл җефетен сагына. Кайчан гына очрашсак та, ул аны искә алмыйча калмый. Аны искә алганда, Шамил аганың күзләре дымлана, яшь тибеп чыгарга тора. Ул беравык сүзсез тора һәм үзен бик тиз кулга ала һәм сөйли башлый: «Мәскәүдә һәр сессиядән соң подвалда табын әзерләнә иде. Мәҗлескә кадәр Воротников (РСФСР Верховный Советы Президиумы председателе, Мостаев аның урынбасары иде. – В.Н.) минем янга килер иде дә: «Шамил Әсгатович, мәҗлесне син алып барырсың, яме», – дип әйтер иде».
Хәлбуки, мондый сүзләрдән соң Мостаев – безнең табынның да (табын ук түгел инде, өстәл) тамадасы. Күбрәк ул сөйли. Сүзнең мәгънәсен югалттырмыйча, сөйләшү агымын бер көйгә агыза белә.
Үткәннәрне сагыну дигәннән, Шамил Мостаев Апаста да эшләде. Партия райкомының беренче секретаре иде. Димәк, районның хуҗасы. Берсендә шулай аз-маз сыра йоткалап, кафеның харчаларын капкалап утырганда, Апас районында булган бер вакыйганы сөйләде ул: «Урак өсте. Дәүләткә ашлык чыгару планын үтәр өчен, кылны кырыкка ярырдай булып йөргән чак. Бер авыл икмәкне бирми генә бит. Председатель дә, районнан килгән кешеләр дә бернишли алмыйлар. Кич белән тоттым да үзем киттем бу авылга. Китәр алдыннан, өйгә кереп, гармунымны алдым. Авылга килеп җитүгә, туп-туры ындырга. Караңгы төшеп килә иде. Ындырда эш гөрли. Уборкада төн уртасына кадәр эшләү бит инде. Барысы белән дә исәнләштем. Бу авылның холкын беләм, боларны сүксәң дә, үгетләсәң дә, баш бирмиләр, үзләренчә эшлиләр. Татарлар да, чувашлар да яши анда. Мин нишләдем, гармунымны алдым да көшел, көшел генә түгел, икмәк тавы түбәсенә менеп утырдым. Гармун уйный-уйный җырладым. Чувашча да, татарча да. Шул төнне үк элеваторга олау-олау икмәк озаттылар».
Бүген аларның күбесе, шул исәптән Шамил Әсгать улы Мостаев та мәрхүм инде. «У Марселя»ның үзенә «Марсель» гастрономын китереп тыктылар һәм кафены бер почмакка кысрыкладылар. «Марсель кибетен «Пятёрочка» басып алды. Бүген мин ул кафега кермим. Шәхесләр юк анда хәзер. Иң аянычы – «дәүләт» юк. Дәүләт булмагач, кызык түгел.

 

"КУ" 4, 2018

Фото: tonkosti

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев