Мәһдиев һәм... (бәян-хатирә)

...ипи

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Бар шундый малайлар – атна буе юк- барны ашап яшиләр дә, шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытында авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?» («Без – кырык беренче ел балалары» әсәреннән.)
ӘНИ СӨЙЛИ: «1943 елның җәй ахыры. Без Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлхия Миңнекәева һәм мин (Арча районы Сеҗе авылына кияүгә чыгып, шунда кырык биш ел балалар укыткан әнием Нәкыя Абдуллина. – В.Н.) Яңа Чүриле районы Сикертән җидееллык мәктәбен «5»легә генә тәмамладык. Сүз куештык: Арча педагогия училищесына китәргә! Ул урман артындагы Үрнәк бистәсендә. Документларыбызны тапшырдык. Хыялыбыз – укытучы булу! Әнинең мине җибәрәсе килми. Ничек җибәрәсе килсен, әти, абый – сугышта, мин – әни белән калган дүрт баланың кул арасына керә башлаган бердәнбере. Колхозда «помбригадир» булып эшлим. Укырга теләк шулкадәр зур ки, китәргә әзерләнәм, лапаста кача-поса чемодан ясыйм. Тактадан. Өйдә вак кадак таба алмадым. Йөзлене җибәрәм. Кадак тышкы якка чыкмасын дип, эчке якка авыштырыбрак кагам. Эш беткәч, чемоданны ачып карасам, бөтен кадак эчкә чыгып тырпаеп тора. Үзләрен бөгеп тә булмый.
Кичкә таба Гөберчәктән Мөхәммәт килде. Бер җәйдә буйга үсеп киткән, каралган. Үгез җигеп көлтә ташыган, җир сөргән. Шуларны сөйләде.
Иртәгесен әни басуга киткәч, эчен кадак камап алган чемоданымны алдым да Зөлхияләргә чаптым. Аннары ике кыз Гөберчәккә юл алдык. Анда безгә Мөхәммәт кушылды. Шулай итеп, өчәү юлга чыктык. Зур юлга! Белем юлына! Алда күпме михнәт, газап күрәсебезне без әле белмибез.
Өч классташ. Тактадан ясалган өч чемодан. Тузанлы юл...
Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр.

И ул елларда... Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: «Һай балалар, балалар... Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин», – дип, безне кочаклап елаганы хәтердә. Мөхәммәтләр дә ач. Әнисе каяндыр аз гына он юнәтеп, кычыткан ашына умач салган көн өйдә зур бәйрәмгә әверелә.
Май аенда шимбә көнне укудан кайтышлый Мөхәммәт, Зөлхия һәм мин Күчтем авылының бәрәңге басуына китәбез. Җилләнгән басуда кар астыннан чыккан, яңгыр, кар сулары юган бәрәңгеләр була. Шуннан әниләр күмәч пешереп бирә иде. Без аны дүшәмбе көнне үзебез белән алып китәбез һәм алты көнгә тигезләп бүләбез. Безгә аз гына эләккән шул черек бәрәңге кәлҗемәсе дә ярап торды ул чакта.
Берсендә шулай, Чөмә-Елгадан Рафаэль Кадыйров (аның апасы Курса разъездында пекарняда эшли иде) дәрес вакытында Мөхәммәткә аз гына ипи сындырып бирде. Мөхәммәт аны шунда ук капты һәм, укытучыга сиздермәскә тырышып, чәйни дә башлады. Бәнәнә апа дәресе иде. Ул сизми каламы соң инде?! Безгә биргән сорауның җавабын Мөхәммәттән сорады. Мөхәммәт авызындагы ипиен чәйнәми генә йотарга мәҗбүр булды.
– Йоттыңмы инде? – дип сорады укытучы.
– Йоттым, апа, тик ипинең тәмен белмичә калдым, – диде Мөхәммәт, авыр сулап.
Училищеда безгә карточкага ипи бирәләр бит әле. Өйдәгеләр аны бөтенләй күрми ләбаса. Шуңа күрә безгә бирелгән ипине, ач булсак та, ашамаска тырышабыз. Аны каядыр ераккарак яшерәбез. Югыйсә, нәфесебезне тыя алмыйча, ашап бетерүебез бар.
Беркөнне бүлмәгә Мөхәммәт килеп керде. Миңа үзенең ипиен бирә. – Нәкыя, чемоданыңа салып куй әле, – ди.
– Юк, юк, Мөхәммәт, салып куя алмыйм, – дим.
– Нигә салмыйсың?
– Чемоданымның биге начар. Ипиеңне урласалар... Сиңа ни дип җавап бирермен?!.
– И-и-и... Нәкыя, Нәкыя!.. Син кешенең башы ике дип беләсеңме әллә? Синең ул кадаклы чемоданыңа курыкмыйча кем кулын тыксын инде?!
1947 елның 20 августы. Яңа Чүриле районы үзәгенә конференциягә җыелдык. Мөхәммәт тә шунда. Мин, кечкенә гәүдәле, колакка да катырак булгач, алгарак утырдым. Зал тып-тын. Кемдер аркама кагылып алды. Ап-ак чәчле бер апа миңа мәктүп бирә. Борылуга берничә рәт арттарак утыручы Мөхәммәтнең миңа туп-туры карап торуын сиздем. «Записка»ның аныкы икәнен шунда ук белдем. «Нәкыя, буфетта ипи саталар. Күпме алсаң да, бирәләр», дип язган ул. Эчемә шатлык сыймады. Тәнәфестә чиратка басып, ике ипи алдым. Димәк, өйгә энем һәм сеңелкәшләрем янына күчтәнәч белән кайтачакмын.
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Бер елны безне – бер төркем язучыларны Арчага чакырдылар. Уракның иң кызган вакыты иде. Безне басуларга алып чыгачаклар. Маршрут билгеле: Курса, Курса Почмак, Масра, Казанбаш, Гөберчәк, Сикертән... Юлыбыз туган авылым Сеҗе аша үтмәсә дә сөендем. Күрше авыллар да минем туган як түгелмени?! Минем туган як түгелмени аларның басу-кырлары, урман-чытырманнары?! Атаклы Курсави, Ахун, Мәһдиевләрне биргән якка кайтабыз. Менә Мәһдиев язган «Пауал тегермәне» турысын, «торналар төшкән җир»не үтеп, «Масра басу»га күтәреләбез, аннары Гөберчәк урманына төбәп юл тотабыз. Якташ язучыбыз «дөньяның зыңлаганын» тыңлап торганда, «тын, бик тын» булган басуларда бүген «сабырлык, акыл чәчү» турында уйлап та булмый. Монда көрәш бара. «Ак барс» дип аталган хуҗалыгыбыз игенчеләре кырны штурмлый. Дөресен әйтим, мондый уңышны беркайда да күргәнем юк иде. Хикмәти хода, шушы галәмәт минем туган ягымда бит әле. Җирне әйбәтләп эшкәртү, тиешенчә ашлау, сортлы орлык чәчүнең хикмәте икән. Ярый әле комбайннар зәһәр. Барысы да чит илнеке. Без белгән «СК»лар бу кырга керсә, икмәкне йота алмыйча, шунда ук тончыгачак ди. «Һоланд»лар артыннан сузылып калган пакусларны гына күр әле. Алар шундый калын, шундый биек ки, без утырган машина килеп бәрелер кебек.
Икмәк ташый торган «КамАЗ»лар берсе артыннан берсе китеп кенә тора. Башта алар кыр буйлап урманга менә. Аннары урман кырыеннан Гөберчәккә юл ала.
Алар нәкъ менә Мөхәммәт абый, Зөлхия апа, әниләрне ачка интектергән юлдан гәрәбәдәй сап-сары ашлык – ипи төяп чаба...»

 

...бүреләр
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Безнең бабаларыбыз мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтә. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?
– Кичә төнлә бүре килгән, – дип иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән... Әйтерсең, кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз». («Торналар төшкән җирдә»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Ах ул бүреләр!.. Дүшәмбе укырга барганда, еш чыгалар иде. Таң сызылып кына килә, бүреләр инде ауда. Әтидән ишеткәнем бар иде, имеш, бүре сыбызгы тавышыннан курка. Авыл малайларыннан бер сыбызгы юнәткән идем. Берсендә шулай бүре чыккач, битемне кабарта-кабарта шуңа өрә башладым. Сыбызгымның сызгыруына бүренең койрыгы да селкенмәде. Мөхәммәт кенә миңа гаҗәпләнеп карап куйды:
– Нишлисең син, Нәкыя?
– Бүре куркытам.
– И-и-и... Нәкыя, Нәкыя!.. Болар бит – сугыш ягыннан качып килгән бүреләр.
Болармы?.. Болар – «зениткалар», «артиллерия» һөҗүмнәрен күргән бүреләр. Снарядлар шартлавын ишеткән, пуля яңгырын кичкән бүреләр. Исләре китә синең сыбызгы сызгыртуыңа.
Бүре чыккач, Мөхәммәтнең безгә куйган таләбе – ерткычның күзенә карамаска, аңа арка белән басмаска. Иң шәбе – аңа ян белән тору. Кемдер, хәтерем ялгышмаса, Марсель Галиев бугай, язып та чыкты әле. Мәһдиев сөйләшкәндә әңгәмәдәшенә ян белән торуны кулай күрә, чөнки безнең татар сүзен тыныч кына әйтә алмый, корсакка, күкрәккә төртә башлый, дип. Бу сүзләр хактырмы, юктырмы? Хак икән, димәк, сабакташымны саклану чараларына бүреләр өйрәткән булып чыга түгелме?
Бүреләр, бүреләр. Ах ул бүреләр!..
Берсендә шулай карточкага ипи бирделәр. Бер атналык кирпеч ипи. Шуны тизрәк алып кайтып бирәсе, өйдәгеләрне сөендерәсе килә. Ачлар бит инде.

Уйлаштык та авылга атна уртасында кайтып килергә булдык. Хәзергә әле юл да бар. Аннары кар явачак, бураннар башланачак. Мөхәммәт кайта алмады, ул – «дежурный». Аның безне җибәрәсе килмәде. Ни үгетләде, ни ялынды. Тыңламадык. Зөлхия белән кайтып киттек. Исән-имин кайтып җиттек. Сеңелкәшләрне, энекәшләрне сөендердек. Төнге өчтә китәргә чыктык. Дәрескә өлгерәсе бар. Училищеда тәртип кырыс. Биш минутка гына соңа калсаң да – куалар! Гөберчәкне үттек, урманга җиттек. Уңда – урман, сулда – кыр. Сулыш алырга да куркып барабыз. Отыры таң беленә башлады. Төнлә кырпак кар яуган. Кыр ала-кола булып ята. Басуга түгелгән тирес өемнәре дә ала-тилә. Чү! Шул өемнәрнең берсе селкенә башлады. Икенчесе дә, өченчесе дә шуып барган кебек. Минем күземә генә шулай күренәме соң? Зөлхиядән сорыйм. Ул җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
– Нәкыя! Бүреләр!!! – Бүреләр?!.
Әнә, тезелешеп, кырны ярып, урманга таба менеп баралар. Нәкъ безнең каршыга чыгарга чамалый болар. Баш бетте болай булгач.
Мөхәммәт!.. Зөлхия белән икебез дә берьюлы әйттек бу исемне. Их, Мөхәммәт! Кичә сүзеңне нигә җиргә салдык икән?! Күңелдә – үкенү, үкенү, үкенү... Яныбызда син булсаң иде хәзер. Ерткычлар белән дә уртак тел таба белә идең бит син.
Күңелнең бик тирән бер почмагында «бәлки, бүреләр юл аша чыгарлар да урманга кереп китәрләр», дигән өметле уй да бар иде әле. Аларның юл буенда түгәрәкләнеп утыруларын күргәч, ул өмет тә киселде. Ерткычлар урманга да кереп китмәде, безгә дә карамады. Гамьсез генә оеп утыра бирделәр. Без ни алга, ни артка бара алмыйбыз. Елыйбыз. Безне бүреләрдән куркып елыйлар, дип уйлыйсызмы? Куркабыз инде. Сүз дә юк. Юлдан каршыбызга бер хатын- кыз килүен күргәч, бүреләрдән курку хисе бераз басылгандай булды. Әмма ул хатынны күреп, сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәдек. Алда безгә дәһшәтлерәк куркыныч яный бит әле – без дәрескә соңга калачакбыз. Безне училищедан куачаклар!
Озак утырды бүреләр. Тирләгәннәр, пешкәннәр. Сыртларыннан пар күтәрелә Яктыргач кына берсе – араларында иң зурысы, торып басты. Вожактыр инде ул. Биек чыршыларга карап, ым какты. Бүре көтүе ашыкмый, акрын гына, дәрәҗәсен белеп кенә шомлы урман куелыгына кереп югалды. Алар утырган урында, кар эреп, кучкыл түгәрәкләр хасил булган иде. Ә теге хатын Тылаңгырныкы булып чыкты. Гөберчәккә барышы икән.
Хәлбуки, без училищега килеп кергәндә, дәресләр башланган иде инде. Язмышыбыз бик тиз хәл ителде. Бусаганы атлап керүебез булды, директор үзе басып тора инде. Ул: «Хәзер үк күземнән югалыгыз! Ычкыныгыз моннан! Приказ чыгар!» – дип кычкырды да китеп барды.
Без тулай торакка кайтып елашып утырганда Мөхәммәт килеп керде. Беренче тәнәфескә чыгуга, безнең янга йөгергән. Борчылуы йөзенә чыккан. Аңа ниләр булганын сөйләдек. Ул: «Беркая китмәгез! Бүлмәгездә генә утырыгыз», – диде дә икенче дәрескә йөгерде. Кичкә таба Мөхәммәт бүлмәбезгә балкып- сөенеп килеп керде. «Кызлар! Борчылмагыз. Училищеда каласыз. Приказ булмаячак!» – диде ул. Шатлыгыбыздан нишләргә белмәдек. Укудан соң Мөхәммәт Тылаңгырга барган. Теге хатынны эзләп тапкан. Аны директорга алып килгән. Безгә очраган юлчы иртәнге вакыйганы түкми-чәчми сөйләп биргән. Шул төнне бүреләрнең Төрнәледәге фермага кереп бөтен сарыкны
буып чыгулары турында хәбәр таралган. Аны директор да ишеткән. Шушы, иртән без күргән бүреләр җиткән бит инде ул бичара сарыкларның башына. Төрнәле ягыннан менделәр дә шул. Корсакларын кан белән тутырган тук бүреләр булган алар. Әйтәм аны, безгә борылып та карамадылар. Аларның безгә – яшь кызларга карата булган битарафлыгына ачуыбыз да килмәде микән әле».
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Казанда, университетта беренче курста укып йөргән чагым. Беренче сессия. Беренче имтихан. Мин авылда әзерләнәм. Өйдә үзем генә. Әти-әни эштә. Укып ятам. Башым революцияләр, съездлар, сугышлар белән тулы. Күз алдымда саннар биешә. Ул даталарны ничек хәтердә калдырып бетермәк кирәк. Укыдым-укыдым да урам әйләнеп кайтырга булдым. Төтен баганалары белән күкне терәтеп торган ак авыл. Ак дөнья. Һаваның сафлыгыннан баш әйләнә. Клуб тәрәзәсендә ут бар. Сугылып чыгасы иттем. Керсәм... университетта безне татар теленең нечкәлекләренә өйрәтүче укытучыбыз Хәлил Сәлимов елмаеп басып тора:
– Син бу авылданмыни?
– Әйе, минем туган авылым. Сезне нинди җилләр ташлады?
– Без концерт белән кайттык. Таһир Якупов, Нәфисә Василова.
Миндә имтихан кайгысы бетте. Нигә кирәк Керенский-Меринскийлар,
Капланнар-Мапланнар... Таһир, Нәфисә кебек халык бәгыреннән чыккан җырчылар авылга көн саен килеп тормый.
Концерт шәп булды. Халык клубка чак сыйды. Мәшһүрләр кич буена моң сипте. Хәлил Сәлимов университетның журналистика бүлегендә укучы Альберт Һадиев язган, бер абзыйның фронтта һәм мунчада күргәннәре турындагы хикәяләрне сөйләп эч катканчы көлдерде. Концерт барганда, клубның ишегеннән, бүрәнә ярыкларыннан пар чыгып торды.
Иртәгесен буран башланды. Юлларны кар күмде. Имтиханга әзерләнү турында уйлыйсы да юк. Казанга ничек китәргә? Башта шул кайгы. Артистлар да китә алмады. Хәер, аларга борчыласы юк. Хәлил абыйны кунарга үзебезгә алып кайткан идем. Таһир Якуповны да чакырдык. Ашарга-эчәргә бар. Әни коштабак тутырып ит пешерде. Сыйланып тик ят. Иртәгесен клуб көн буена ачык булды. Халык яраткан артистларыннан аерыла алмады. Авылдашларым өчен бер бәйрәм булды бу буран. Минем генә кәеф юк. Имтиханга барып җитә алмасам, университеттан куарлар дип куркам.
Бер тәүлек дулаганнан соң буран тынды. Мин, төнге өчтә торып, юлга чыктым. Артистлар йоклап калды. Бүген имтихан. Авылдан сигез чакрым ераклыктагы Мөндешкә карга бата-бата менәсе. Стансага җитәрәк, кечкенә генә Либәдән дип аталган зиреклекне үтәсе. Аны үткәндә, таң билгеләре беленә башлаган иде инде. Шулвакыт зиреклектән бүре атылып чыкты. Үзе бозау кадәр, башы атныкы кадәр. Хәл китте. Кулда таяк бар-барын. Өскә ташланса, ул таяк белән генә нишли алам мин?! Зиреклектән кинәт чыккан бүре кинәт кереп тә китте. Стансага килеп җиткәнче адым саен артыма борылып карадым. Бүре бүтән күренмәде. Поездга кереп утырганда, хәлем тәмам беткән иде. Казанга килеп җиткәч, вокзал янында җиденче троллейбусны көтеп иза чиктем. Ул килмәгәч, университетка җәяү чаптым, югыйсә, имтиханга өлгермәячәкмен. Бураннан соң җылытты. Казанда кар эри. Тау менгәндә тирләдем-яндым. Авылдашым, ак тегүче Ибрай бабайның калын сарык тиресеннән тегеп биргән тунын салып ташлардай булдым. Мин килеп кергәндә, профессор Субич аудиториядә үзе генә иде.

Ведомостьларны портфеленә салып маташа. Ни өчен соңга калуымны аңлата алган кадәр аңлатып бирдем. Ул миңа гаҗәпләнеп карап торды да билет алырга кушты. Алдым. Беренче сорау: «Думская тактика большевиков». Большевикларның Думада күбрәк урын алырга теләүләрен генә беләм. Шуннан артыгын әйтә алмыйм. Гомумән, мин нидер әйтерлек, сөйләрлек хәлдә түгел идем. Беренче имтиханда ук – «провал». Университеттагы соңгы имтиханым да шушы булыр. Хәзер тулай торакка кайтып әйберләремне җыям да авылга китәм. Фермада яки конюшнидә эшләмәслек егетме мин?! Мәктәпнең завучы Тәлгать абый: «Университетны тәмамлагач, авылга кайтырсың. Мәктәпнең стена гәҗитенә баш мөхәррир итеп куярбыз сине», – дип тә ышандырган иде. Бәлки, хәзер үк куярлар. Җитмәсә иртәнге бүре күз алдымда тора. Казанда, университетта калган тәкъдирдә ул минем каршыга тагын чыгачак. Төштән соң укыгач, мин авылдан дүшәмбе китәм. Бер төн булса да өйдә кунасы килә. Юлда үзем генә. Кемнең төнге өчтә торып китәсе килсен.
Тулай торакка кайтып әйберләремне тутыра башладым. Кулыма Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» китабын алгач, әллә нишләп киттем. Педучилищеда нинди михнәтләр күреп укыганнарын әни миңа сөйләгән иде инде. Ач булганнар – укуны ташламаганнар. Юлсызлыктан интеккәннәр – укуны ташламаганнар. Каршыларына бүреләр өере чыккан – укуны ташламаганнар. Син?.. Караватка утырдым да үз-үземне эттән алып эткә салдым. Мөхәммәт абыйның: «Имтиханны бер бирмәсәң, тагын кереп була бит аңа», – дип әйткән сүзе дә искә төште. Авылда минем турында, Мәһдиев аны университетка «по блату» кертте, дигән сүзләр дә йөри бит әле. Хәзер әйтәчәкләр: «Әһә, по блату» кергән иде, укый алмады. 1981 елда журналистика кафедрасы мөдире Флорид Әгъзәмов «Социалистик Татарстан» (хәзер – «Ватаным Татарстан») газетасының 19 ноябрь санында минем турында язып чыккач, «по блату»ны авыл бүтән әйтмәде. Язмада мондый юллар бар иде: «Туган төбәгендә борын төрткән һәр сәләтле егет- кызга үтә игътибарлы, журналист җанлы Мөхәммәт Мәһдиев тә әлеге абитуриентка «өметле, тырыш егет» дигән бәя бирде.
«Фронтовиклар»ны «Казан утлары» журналыннан укыган идем инде. Хәзер китабын укыйм. Аны, портфелемә салмыйча, кире шүрлеккә куйдым. Мин университетта калырга булдым. Дүрт көннән соң Субичка имтиханны тапшырдым. «Бишле»лек сөйләдең, «дүртле» куям, чөнки «пересдача» бит, үзең беләсең», – диде профессор.
Либәдән зиреклегеннән чыккан теге бүре исә станса миченә ягучы Галимҗан абзыйның эте булып чыкты».

 

...мода
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Арткы рәтләрнең берсендә ялт та йолт килеп Әнвәр Ахунҗанов утыра – монысы факультетта киенү моделе. Аның өстендә иң затлы костюм, йә Польшаныкы, йә Югославиянеке. Ул безнең шикелле Казанның дүртенче фабрикасыныкын беркайчан да кимәс. Аның костюмына карата галстугы, галстугына карата күкрәк кесәсеннән күренеп торган бер кисәк тукыма булыр. Штиблетларын буямас өчен ул трамвайга кермәс, гел такси белән генә йөрер. Баскычтан – баскычка. Көненә ничә тапкыр очрашсаң да, өр-яңадан кул биреп күрешер һәм әйтер:
– Мәһди, бу галстугың килешми. Иртәгә мин сиңа икенче галстук алып киләм.
Ләкин икенче көнне син аны күрә алмыйсың – Әнвәр абый ул көнне, һичшиксез, комиссионкада була, югославский костюмын шунда тапшырып, япон материалыннан яңа костюм тектерергә ательега йөгергән була. Факультетта мода ягыннан ул бер генә ирне дә үзеннән уздырмады, без мокытларга һәрвакыт үрнәк булып, модель булып торды». ( «Ачы тәҗрибә»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Абыем Нигъмәт сугышта яраланып кайтты да Казанда тимер юлга эшкә урнашты. Бервакыт киндер капчыклар кайтарып атты ул. Шул капчыклардан әни миңа бишмәт тектерде. Фасунлы бишмәт килеп чыкты. Иңсәләре күпертмәле, җиңнәре манжетлы. Гәүдәгә дә ятышлы. Бер атна киеп йөргәннән соң, әни аны, Чүрилегә алып менеп, урыслардан мандырып алып төште. Тик буявы тигез сеңмәгән. Әллә ничек ала-кола булып калган. Шулай да училищеда тагын бер атна киеп йөрдем әле мин аны. Әни тагын Чүрилегә алып менеп мандырып алып төште. Шәп манганнар бу юлы. Ялык-йолык итеп тора. Киеп киттем училищега. Мөрәленең Әлтафи яныма килде дә: «Нәкыя, киемнәрең бигрәк күп синең», – дип әйтеп куйды. Мөхәммәт тә шунда басып тора. Әлтафиның сүзләрен ул да ишетте. «Өч атна рәттән өч төстәге бишмәт киеп килгәч, Әлтафи миндә өч бишмәт бар дип белә икән», дип уйлап куйдым эчтән генә. «Каян килеп күп булсын инде ул кием миндә, Әлтафи. Шул бер бишмәт инде ул. Башта мандырмыйча кидем. Аннары ике тапкыр мандырып алдык», – дидем. «И-и-и... Нәкыя! Нәкыя! Нигә инде шунда, әйе шул, өч бишмәтем бар, дип әйтмисең», – диде Мөхәммәт. «Мокыт», – дип тә өстәп куйды.
Еллар узгач, әдип Мөхәммәт Мәһдиев үзенең бер әсәрендә Закәрҗанның бер пәлтәне өч тапкыр мандырып туган авылында зур «эффект» тудыруын язды».
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Җитмешенче елларда джинсы чалбар модага керде. Аның да «американские», кыршыла торганы. Аны Сорочи базарыннан гына табып була. Анда да кемнәрдер киеп туздырып бетергән ыштан гына. Иң арзаны – йөз-йөз егерме сум. Яңасын табу турында уйлыйсы да юк. Мин дә алдым бу чалбарны. Җәен Арча район газетасы редакциясенә практика үтәргә кайткач, рәхмәт төшкере, мөхәррир Ренат Таҗиев мине штатка алды. Шунда эшләп алган бер айлык хезмәт хакын Сорочида чыгарып салдым. Тулай торакка кош тоткан кебек кайттым. «Авыл гыйбады» дигәч тә, без дә төшеп калганнардан түгел. Бездә дә бар «американский ыштан!» Шул көнне Мөхәммәт Мәһдиевнең пләмәше Җәүһәрнең туган көне икән. Без бер «общага»да торабыз. Якташым мине дә чакырды. Кердем. Хәлбуки, «фирменный штан» киеп инде. Мөхәммәт абый да килгән. Табынга утырганчы фотога төшү китте. Мәһдиев кадәр Мәһдиев белән ничек төшмисең ди. Чиратлап төшәбез, чиратлап төшерәбез. Мин төшергәндә Мөхәммәт абый әйтеп куйды: «Ну, Вакыйф, синең ыштан! Американскийдыр инде бу, име!» Американскиен американскийдыр да, тик менә туган көннән чыкканда, чалбарым тетелә башлаган иде инде. Иртәгесен аны тизрәк Ленин урамындагы «Комиссионка»га тапшырдым. Аны шул көнне үк алдылар. Дөрес, биш сум өстән чыкты чыгуын. Аның каравы котылдым.
Чалбарымны кеше күрми калды дип тә уфтанмыйм.
Мәһдиев күрде.
Мөхәммәт абый моданы аңлый һәм үзе дә заманча киенә белә иде».


...юл
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Авыр, кырыс юллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, әйе, хәтерлим. Левинсон ни өчен алга барган? Отряды тар-мар килгәч тә, өметен җуймаган. Урман караңгылыгыннан чыккач, ул алдында якты дөнья күргән. Елаудан туктаган. «Нужно было жить и исполнять свои обязанности».
Шулай. Безгә дә яшәргә һәм үз бурычыңны үтәргә кирәк иде». («Без – кырык беренче ел балалары»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Мин болай дип тә әйтер идем: «Юлга чыкканда юлдашың Мөхәммәт Мәһдиев булсын!» Һәр дүшәмбе Зөлхия белән төнге өчтә кузгалабыз. Тау менәбез дә авылга карап торабыз. Ут әсәре юк. Сикертән рәхәтләнеп йоклый. Без, ике кычыткан чыпчыгы, ике юләр, белем алабыз дип черәшәбез. Башта Сикертәннән Гөберчәккә менәбез. Бу араны курка-курка узабыз. Һәр маяк бүре булып күренә. Гөберчәк тә йоклый. Авылга кереп байтак җир баргач, Мөхәммәтләрнең капкасына киләбез. Өйләрендә ут бар. Димәк, торганнар. Сукыр лампадагы шушы тычкан уты – бөтен Гөберчәккә бердәнбер ут. Йорт эчтә. Капкадан кергәч тә, өйгә кадәр шактый ара узасы. Тәрәз шакыйбыз. Ишекне Мөхәммәтнең
әнисе ача һәм болай ди:
– И- и-и... Кызларым килгән икән. Әйдүк, өйгә керегез!
– Керәбез! Керәбез!
Кермибезме соң инде?! Сөенешә-сөенешә узабыз. Туңдык. Аз гына булса
да җылынып чыгарбыз.
Мөхәммәт тә торган. Ишек бусагасында бүген төнлә үргән чабатасын киеп
утыра. Киде дә безнең алда ишектән түргә, түрдән ишеккә йөреп, чабатасының аякка иплеме-җайлымы икәнлеген тикшереп карады.
Аннары юлга өчәү чыгабыз. Гадәттәгечә, фермалар тирәсендә урманга юл таба алмыйча бераз адашып йөрисе. Яхшымы-начармы, Гөберчәктән урманга юл бар әле. Буран булса, анысын да таба алмыйсың. Урманга җиткәч, өчебез дә кесәсеннән бау чыгара. Шуның белән бишмәт итәкләрен күтәртеп бәйлибез. Урман кырыеннан сигез-тугыз чакрым тирән көрт ерып барасы. Елның-елында шәп монда кар. Җил аны кырдан ташый һәм урманга терәп сала.
Юлны Мөхәммәт ярып бара. Без аның эзеннән. Беребез карга кереп чумса, аны тартып чыгармакчы булып, өчебез дә чумабыз. Зәмһәрир суыкларда туңабыз. Мөхәммәткә дәшәбез: «Каттык!» Әйтүебез була, ул кычкырып җибәрә:
– Әнә бүре!
– Кайда?
– Әнә! Безгә таба килә!
Эзләр бутала. Мөхәммәтнекен югалтабыз. Бәрелешәбез. Беребез өстенә
икенчебез килеп каплана. Безне кар чоңгылы суырып ала. Күзләребез тирә- яктан бүре эзли. Аннары чоңгылдан көчкә-көчкә чыгабыз. Шулай бер аунап алгач, тән җылынып китә. Бактың исә Мөхәммәт бүрене дә безне җылытыр өчен «чыгара» икән. Керфекләребез бәс белән капланган салкын төннәрдә бу «аварияләр» аның «гаебе» белән еш була иде. Аннары җаен табып, юлны дәвам иттерәбез.
Мөхәммәт – алда, тагын юл яра.
Берсендә, шулай тирән көрткә бата-бата байтак баргач, Мөхәммәткә дәшәм, ял ит бераз, дигән булам һәм алга үзем чыгам.

Хәзер юлны мин ярам, имеш. Ярырсың, бар. Аяк кечкенә, чабата кечкенә. Димәк, эз дә кечкенә. Мөхәммәткә шул эзгә басасы, шуны киңәйтәсе. Алдан барды ни, минем арттан барды ни! Мөхәммәтне «ял иттергән» арада чабатам да сүтелде. Командирыбыз рәтләп бирде. Нәкыя, чабатаңны үрәсең икән, калыбында ныграк тарт! Тыгыз булсын, диде.
Мөхәммәт безнең өчен юл яручы гына түгел, юл күрсәтүче дә иде. Кышын без торган бүлмәдә котып салкыны. Туңабыз-катабыз. Өстебезгә урман аварга тора, ә ягарга утын юк. Училищеда тәртип шундый: бүлмәне «дежурный» җылытырга тиеш. Ничек җылытырга тиештер инде ул аны. Урмандагы коры- сарыны көздән үк җыеп бетердек. Анда бер ботак та таба алмыйсың.
Кайсыбыз гына кизү тормасын, бүлмәләребезне җылыту хәстәрен без – Мөхәммәт, Зөлхия һәм мин бергә күрәбез. Ул көнне дә урманда берни тапмыйча озак каңгырап йөрдек. Мөхәммәт бер каенда корган ботак күреп алды. Ничек итсә итте, агачка менде, теге ботакка ике куллап асылынды. Сындырмакчы була. Ботак бирешми. Аны сындырырга юньле ризык күрмәгән Мөхәммәтнең арык гәүдәсенең авырлыгы җитми. Без Зөлхия белән, үрелеп, аның ике аягын кочаклап алабыз да сабакташыбызны селкетә башлыйбыз, аска тартабыз. Маташа торгач, Мөхәммәтнең ике аягыннан ике итеген тартып алуыбызны сизми дә калдык. Егетебез ботакның очына килеп селкенә башлый. Хәзер инде без аның ялан тәпиләреннән тартабыз. Төшәргә йомшак булсын дип, җиргә киемнәребезне җәйдек. Ниһаять, ботак шартлап сынды. Ялан аяклы Мөхәммәт җиргә гөрселдәде. Без – ике кыз, көлешә-көлешә, итекләрен кидерәбез. Итек – чепуха, ди Мөхәммәт, сез әле чалбарны тартып төшерә яздыгыз...
Мичкә ягарга урманнан ботак-сатак җыюның Мөхәммәт уйлап тапкан юлы безне коткарды. Ул көнне бүлмәбезгә азмы-күпме җылы кунды.
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Узган гасырның 70нче елларында университетның тарих-филология факультетында татар телендә «Әдәби сүз» дигән стенгазета чыгарыла иде. Коридор паласы хәтле бу газетаны диварның буеннан-буена элеп куялар иде. Гадәттә, аның баш мөхәррире укытучылар арасыннан билгеләнә. Шактый еллар бу йөкне Марсель Бакиров тартты. Бер елны Мөхәммәт Мәһдиевне куйдылар. Аның урынбасары итеп мине тәгаенләгәннәр. Мөхәммәт абый: «Сине үзем тәкъдим иттем, Әгъзәмов хуплады. Син ризамы?» – диде. Мин Мәһдиев тәкъдименнән баш тарта алмыйм, риза, дидем. Ризалык бирүен бирдем дә, эшне нидән башларга, унбиш- егерме метрлы газетаны ничек тутырып бетерергә? Журналистикада укучы бер мишәр егетенә «заказ» биргән идем, «Гонорар түлисезме?» – дип сорады. «Юк!» дигәч, язудан баш тартты. Стенгазетада нинди гонорар инде ул?!
Шулай баш кашып йөргән көннәрдә Мәһдиев безгә дә юл күрсәтте. Башта алдыбызга бер язма китереп салды ул: «Былтырның хисабы». Тукайның шундый мәкаләсе бар бит. Мәһдиев язманың өстенә «Тукайдан түгел» дип тә куйган. Укыдык та шаккаттык. Мөхәммәт абый факультетыбызның кайнап торган тормышын яктырткан. Күпме яңалык, күпме мәгълүмат бу язмада. Автор аларны Г.Тукай калыбына дыңгычлап тутырган. Укырга да кызыклы. Мәсәлән, мондый юллар: «Былтыр татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты Нәҗип Исмәгыйлев (сүз киләчәктә галим, хаттат булачак, Г.Тукай бүләген алачак Нәҗип Нәккаш турында бара) тәүлектә 24 урынына 26 сәгать булуын исбатлады. Аның яхшы укуы, һәр эшкә өлгерүе менә шуның белән бәйле. Әйе, тәүлектә 26 сәгать. Нәҗип шулай ди. Моны исбатлар өчен иртән ике сәгатькә иртәрәк торырга гына кирәк икән».

Иртәгесен М.Мәһдиев безгә юлны Тау ягына күрсәтте. Фотожурналистика серләренә өйрәнүче Таһир Мәхмүтов белән Апаска киттек. Студентларыбыз – бу районда бәрәңгедә. Алар янында өч көн булып, колхоз кырларыннан, ындыр табакларыннан репортажлар алып кайттык. Мәһдиевтән үрнәк алып эшкә тотынган редколлегия әгъзасы Мансур Шәяхмәтовның да язмалары әзер. Мәһдиевнең кызы Гәүһәр аларны машинкада җыйды. Гөлнур Айзатуллова белән Гөлшат Салихҗанова (икесе дә шигырь яза) аларны кисеп ватман кәгазенә ябыштырып тордылар. Рәссамнарыбыз Нәҗип Исмәгыйлев белән аның бертуган энесе Әмир газетаны бизәү белән мәшгуль булдылар.
Студентлар колхоздан кайтканда, газета диварда эленеп тора иде инде! Укырга килгәч, егетләр-кызлар аңа ябырылды.
«Әдәби сүз» Казан вузлары стенгазеталары арасында үткәрелә торган конкурста һәр елны беренче урынны алды».

 

...күңел
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Күңелдә җылылык, яхшылык, юньлелек». («Ачы тәҗрибә»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Шимбә төштән соң авылга кайтырга чыктык. Урта авылда этләр өрә – тамак ач. Хәл юк. Көчкә-көчкә атлыйбыз. Җитмәсә, буран, каршыга салкын-ачы җил исә. Сабакташыбыз Салихжан Шәмәтов ярты юлда егылды. Аны нишләтергә белмибез. Дәшеп карыйбыз, битләреннән сыпырабыз. Ул күзен йомган, йөзе ап-ак. Зөлхия белән икебез бер Шәмәтовка, бер Мөхәммәткә карыйбыз. Мөхәммәт тә аптырашта: «Бу ни хәл инде бу?» – дип куйды. Аннары нишләде – тиз-тиз генә капчыгын чиште, аннан ипи чыгарды. Әнисенә күчтәнәчкә дигән ипи. Ул аннан бер кисәкне сындырып алды да Шәмәтовка бирде. Безне җилгә арт белән бастырып, Салихҗанны ышыклап торырга кушты. Шәмәтов башта ипине чемченеп кенә капты, аннары йотлыга-йотлыга ашый башлады. Аның күзләре ачылды, маңгаеннан тир тамчылары тибеп чыкты. Җилдә торып, тирләгән тәнебездәге бишмәт шыгырдап катты. Тукайның «Таз» шигырендәге малай кебек булдык. Аркага ни белән генә суксалар да, авыртуны тоймаячакбыз.
Бераздан Салихҗан аякка басты. «Кинәт башым әйләнеп китте», – диде ул. Баш нигә әйләнә? Шул ашамаганга, ач булганга әйләнә инде! Мөхәммәт таш кебек каткан бишмәтләребезне күрде дә безне тизрәк Сикертәнгә кайтарып җибәрде, Салихҗанны авылына кадәр озатып куярга булды.
Кем белә, юлда тагын ни буласын?!»
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Тәнәфес иде. Университет коридорында ыгы-зыгы. Мәһдиев очрады. Хәл-әхвәл сорашты. Үзе бүген генә авылдан килгән. Авария күреп килдем, шуңа кәефем төште, ди. Бер егетнең хәле бик авыр икән. Мөрәленеке, диделәр. Каты эләккән. Аягы сынган. Бер генә җирдән сынды микән әле. Башка төшләре дә имгәнгән булуы ихтимал. Хәл кадәри ярдәм күрсәттек инде үзенә. Яраларын бәйләдек. Аннары бер машинага салып Арчага озаттык. Үз кулларым белән күтәреп салдым. Яшькә синең чамадарак ул. Сеҗедә бер тирәдә укымадыгыз микән әле, ди.
Мәктәпне миннән бер ел алданрак тәмамлаган Рашат булып чыкты ул. Яхшы укыды. Мәктәпнең бер дигән чаңгычысы иде. Нишлисең, күрәсең булгач... Мөхәммәт абый аның хәлен гел сорашып торды.
Аллага шөкер, егет аякка басты. Мөхәммәт абыйның игелекле күңеле дә, шифалы куллары да аңа тәэсир итми калмагандыр, дип уйлыйм...»

 ...мәхәббәт
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Фет кыйммәткә төште Зарифуллинга. Зоолог Исмәгыйль абзый иртәгесен директор янына кереп тавыш чыгарган, имеш.
– Без кемнәрне тәрбиялибез, – дип бәйләнгән, имеш. – Мәхәббәт турында шигырь сөйләргә аның ни хакы бар? Рус әдәбияты укытучысы нәрсә карый? Зоолог бу уңай белән Нина Комиссарова җырлаган җырны да телгә алган. Шуннан китте тавыш, китте тикшеренү. Кемдер бер хәбәр тараткан: имеш, колхозда вакытта Зарифуллин кичләрен Комиссарованы озаткалаган. Фет
шигыре шуның нәтиҗәсе икән...
Ашыгыч рәвештә өлкән курсларның җыелышы җыелды. Директор, «ёжик»
чәчле, кечкенә башлы, озын төз гәүдәле, коры кеше Зарифуллинны алга чыгарып бастырды. Бер-бер артлы сораулар бирде:
– Колхозда вакытта син рус группасындагы Комиссарова белән кич очраштыңмы?
– Кич клубтан бергә кайттык.
– Барлыгы ничә тапкыр? Зарифуллин моны күңелдән белә. – Өч тапкыр.
– Нәрсәләр турында сөйләштегез?
Зарифуллин монысын да күңелдән белә.
– Ушинскийның дидактикасы турында. Педология турында. Дүртенче
курста географиядән экскурсия уздыру методикасы турында.
Директорның кечкенә башы югарыдан торып нәгърә орды:
– Ялганлама, Зарифуллин! География методикасы турында сөйләшү өчен
кичен кызлар белән очрашмыйлар!
Зарифуллин бер мәлгә аптырап калды. Ә башка максат белән очрашу ничек
була икән?»(«Без – кырык беренче ел балалары»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Апаз кызы Өрфия укыды безнең белән. Аның матурлыгына бер
дә чик-чама юк иде. Бите алсу, кашы кап-кара, буй-сыны төз, киемнәре гәүдәсенә килешле. Ул сөйләгәндә, күзеннән очкын сибелә, кайнарлык бөркелә. Үзе үткен. Бик яхшы укый. Мөхәммәтнең аңа күзе төште. Ләкин сиздермәгән була. Без – кызлар, сизмибезме соң инде?! Күзләре очрашканда, икесе дә кызарып чыга. Мөхәммәтнең колакларына кадәр кызара. Моны безнең белән укыган Гариф та, Яхъя да (Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, тәрҗемәче, мөхәррир Яхъя Халит. – В.Н.) сизделәр. Әмма бу турыда бернинди сөйләшү дә, төрттерү дә булмады.
Мөхәммәт Өрфиядән еш кына йә китап, йә конспект алып тора иде. Ала, тиз генә кайтарып та бирә. Кыз егет биргән китапны беравык күкрәгенә кысып тора. Беләбез бит инде, китап, конспект эчендә «записка» бар. Белмәмешкә- күрмәмешкә салышабыз. Ике саф йөрәк үзләре генә белгән тыйнак та, серле дә мәхәббәт иде бу. Беренче мәхәббәт! Мөхәммәтнең исә тәүге иҗаты, беренче әсәрләре әнә шул гыйшык-мыйшык мәктүп-хатлары булмады микән әле?!
Укуны тәмамлагач, Мөхәммәт армиягә китте. Флотта хезмәт итте. Өрфия икенче кешегә кияүгә чыкты.
Яшьли сөйгән ярлар ятка кала, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул...»
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Элек безнең Сеҗе авылы халкы малга кышка печәнне урманда чапты. Гөберчәк тә гомер-гомергә урман белән яшәде. Анда һәркемнең үз кишәрлеге. Тик печән чаба торган җир авылдан ерак. Урман кергәч тә җиде-сигез чакрым барасы.

Уттай кызу печән өстендә урманда иң кадерлесе – су. Ул җитми, ул тиз бетә. Аны күп алып та булмый, чөнки җәяү барасы. Төштән соң суга Урман артындагы Гәр-Хуторга чыгабыз. Электр кермәгән, радио-телевизор күрмәгән, җиде-сигез йортлы кечкенә генә авыл бу. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Исәнме, Кәшфи абый» бәянына да керде ул авыл.
Суны Гәрәй атлы бер абзыйның бакча эчендәге коесыннан аласы. Бакчада умарта оялары. Кортлары бик әшәке. Шуңа күрә мин кермим, өйдән кемнең дә булса чыкканын көтәм. Бервакыт күз алдымда бер кыз пәйда булды. Каяндыр урман эченнән килеп чыкты ул.
– Сиңа су кирәкме? – диде ул, елмаеп.
– Кирәк иде шул.
Кызчык кулымдагы чәйнекне алып кереп тә китте. Мин кортлар гөжләвен,
күке тавышын тыңлап торган арада чыгып та җитте.
– Мә эч!.. – үзе йөгереп китеп тә барды.
Су да, сусау да онытылды. Әлеге кызның якты күзләре, елмаю өчен генә
яратылган иреннәре, чәчәкле юка күлмәге, ромашкалардан үрелгән такыясы күз алдымнан китмәде. Гәр-Хуторга ничә тапкыр суга чыктым. Ничә тапкыр болай гына чыктым, ул кызны бүтән очрата алмадым. Гәр-Хутор күптән юк инде. Хәзер урманга да кереп булмый. Күңелдә ниндидер бер могҗиза, мәңге онытылмаслык мизгел булып шул кызчык кына калды.
«Кечкенә авылның кызлары матур була», дип язды М.Мәһдиев. Син хаклы, Мөхәммәт абый!»

 

...поезд
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Казан – Шәмәрдән поезды» дигән игелекле бер поезд барлыкка килде. Иллә дә кайчак акыллы, игелекле эшләр эшләнеп куя. Элеккеге елларда Арчада, Курса разъездында пассажир поездларының баскычларына асылынып, товар составының тормоз баскычларында туңып- өшеп, ревизорлардан тотылып, штрафлар түләп, шпаналардан таланып, алардан куркып сикереп, шлаклы откосларда авыз-борын канатып, тез башларын суйдырып, кулларны каймыктырып йөргән көннәремне искә төшердем дә – җәйнең болыт арасыннан кояш караштыргалаган, җылы, парлы бер көнендә шул поездга утырып Шәмәрдәнгә киттем. Исәбем – вагоннан чыгып тормыйча шул ук поезд белән кире кайту иде». («Бәхилләшү»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Сугыштан соң училищены яңадан Арчага күчерделәр. Юлыбыз тагын да кыенлашты. Арча Үрнәк кенә түгел. Ике тапкыр ераграк. Ул юлны җәяүләп үтәргә көчебез юк. Нишләргә? Өйгә ничек кайтырга? Коткаручыбыз тагын шул Мөхәммәт инде. Стансага төшеп, төнлә безнең якка китәчәк эшелонны белешеп менә. Төнлә бергә төшәбез һәм тимер юл буена өчебез өч җиргә чүмәшәбез. Кеше күзенә күренәсе түгел. Хәрби эшелонның калын тун кигән, автомат аскан сакчылары безгә атарга да күп сорамас. Состав кузгалган шәпкә, йөгереп чыгып, өчебез өч вагонның ишегенә кунакларга тиеш. Аннары тәртип болай: Курсага җитәрәк, башта Мөхәммәт сикерә, аннары – мин, мине күреп – Зөлхия, чөнки поезд туктамый. Мин – Мөхәммәтнең, Зөлхия минем сикергәнне күрергә тиеш. Мөхәммәтнең тагын бер шарты бар: Курсада җиргә килеп төшкәч, поезд үтеп китүгә, сикереп торырга. Безнең исән-имин калуыбызны аның шунда ук күрәсе-беләсе килә.
Берсендә шулай буранда кайттык. Биткә кар сибелә. Ул муенга, бишмәт 
җиңнәренә кереп тула. Поезд җиле буранны тагын да көчәйтә. Курсада коелышкач, Зөлхияне югалттык. Мөхәммәт, мин торып бастык. Зөлхия юк. Мөхәммәт нишләргә белми. Мин дә курыктым. Төшеп калганмы? Безне күрмичә үтеп киткәнме? Шушы хәтәр юлда харап булырга, имгәнергә мөмкин. Безгә нишләргә? Авылга Зөлхиясез кайтып керә алмыйбыз бит инде! Шулай кайгыга батып торганда, кар өстендә нидер селкенеп куйды. Карасак – ике итек. Зөлхия! Тартып чыгардык. Сикергән шәпкә башы белән кар көртенә кадалган да чыгалмый яткан икән.
И шул вакытта Мөхәммәт белән сөенүебезне күрсәгез!..»
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Хатыным Ләйлә белән минем туган якка – Арча районы Сеҗе авылына Сабантуйга кайтышыбыз. Компрессорныйда электричкага утырдык. Утырдык димәсәң, хәтере калыр, этешә-төртешә тамбурга кереп бастык. Кеше өстендә – кеше! Юл газабының баласы гына әле бу. Арчада өч вагонлы дизель-поездга күченеп утырасы. Менә анда булачак мәхшәрнең дә мәхшәре! Уйлап карагыз, унике вагон халык өч вагонга сыеп бетәргә тиеш! Арчаның үзендә һәм тимер юлдан читтә яшәүчеләр генә аңа утырмый. Өч вагонны штурмлау өчен башта биек платформадан сикерәсе, аннары рельслар, шпаллар аша җан-фәрманга чабасы!.. Мин чабармын анысы, студент булып йөргән елларда бу тәмугны күп кичтек инде. Хатыным өчен борчылам. Ләйлә – Казан кызы. Мондый юлларда йөрергә күнекмәгән. Авыл Сабан туена да беренче кайтуы. Бу сынауларны үтә алырмы? Бу юлдан гайрәте чигеп, җаны бизеп калмасмы?! Түрәләрнең Казаннан Арча, Шәмәрдән, Балтач, Саба, Кукмара, Нократ Аланы якларына кайтучыларның юл мәсьәләсен унике вагонны өч вагонга тутыру юлы белән хәл итүләре гаҗәпкә калдыра. Мине гаҗәпләндергәне тагын шул: багана саен туктап кайткан өч вагон кайчандыр район үзәге булган, базары белән дан тоткан, бүген республика психоневрология диспансерын, участок хастаханәсен, амбулаторияне үзенә сыйдырган, почтасы, мәктәбе эшләп торган Яңа Чүриледә туктамый! Өч чакрым ары китеп, өч-дүрт өйле Мөндештә туктый. Шулай итеп, Чүриледән безнең авылга кадәр кайтасы дүрт-биш чакрым юл сигез чакрымга озыная.
Дәрвишләр бистәсенә җитәрәк, вагонга үтә алдык. Шулвакыт кемдер эндәште:
– Вакыйф! Кил монда!
Карасам – Мөхәммәт Мәһдиев! Ул Сабантуйны калдырамы соң инде?! Мөхәммәт абый үзе дә кысылып, янәшәдәгеләрне дә җайлап-көйләп, хатынны да утыртты. Аннары миңа карап болай диде:
– Арчада каршы алалар. Машина була. Бергә кайтырбыз, яме.
Эчкә җылы йөгерде. Болай булгач, мәхшәр-һөҗүмнәрдән, сигез чакрым җәяү кайтудан котылабыз.
Арчада поезддан төшкәч, стансадагы чатыр чапкан халыкка кызганулы караш ташлап, тимер юлларны биек баскычтан ашыкмый-кабаланмый кеше төсле үттек. Мөхәммәт абыйның машина дигәне автобус булып чыкты. Аңа безнең юл өстендәге авылларга кайтучылар да утырды. Курсага җиткәч, автобустан төшүчеләргә ул: «Кызганыч, быел Сабан туегыз председательсез үтә инде», – диде. Бәйрәм алдыннан гына хуҗаны моннан алып башка урынга куйганнар. Яңа рәис юк икән әле. Мөхәммәт абый шуны да белеп тора. Хуҗасыз туй – туй түгел шул инде!
Без Сикертән чатында төшеп калырга әзерләндек. Моннан Сеҗегә дүрт чакрым гына кала. Мөхәммәт абый, шофёрга әйтеп, безне авылга ук керттерде».


...үкенеч
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «...Мин курсларга килгәндә, остазым (Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбиятын укыткан Хәлим Искәндәров – В.Н.) үлгән иде инде. Шунда теге «авыллык» акылым миңа болай сөйләнде: беренчедән, син – ахмак, мокыт; икенчедән, син – мәгънәсез, идиот. Имтиханыңны бирә алмасаң соң? Аны бирергә тагын кереп булмыймыни? Бу кеше сиңа бер имтиханлык кынамыни? Бәлки әле менә дигән итеп биреп чыккан булыр идең остазың белән бер сөйләшеп утырсаң!
Өченчедән, заманасы бик иркен иде бит: 1956–1958 елларда теләгән вакытыңда Казанның теләгән ресторанына кереп утырырга, борын башына биш-алты тәңкәгә ашап-эчеп чыгарга була иде. Әле 1964 еллар тирәсендә дә банкетка кеше чакырганда, җан башына сигез сумнан акча кертәсе иде. Синең, ахмак заочникның кесәсендә бит, йөз сумлап акча бар иде ул вакытта». («Ачы тәҗрибә»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Сеҗегә Мөхәммәт Мәһдиев кайтты. Мәктәптә укучылар белән очрашты. И күңелле дә булды соң! Мөхәммәт барысын да авызына каратып тотты. Яза да, сөйли дә белә. Рәвеш тә шәп бит инде. Очрашудан соң Мөхәммәтне өйгә чакырдым. Мәктәптә табын әзерләнгән иде. Кунак: «Сабакташым янына кереп чыгасым бар», – дип, анда озак утырмаган. Мин дә табын кору хәстәре белән йөри идем, Гатият (Гатият Хәйруллин, ул вакытта авыл Советы рәисе. – В.Н.) белән килеп тә керделәр. Төшке ашка ирем Вәкил дә кайткан иде. Мөхәммәт башта чабынып чыгарга булды, мунчаны алдан ук ягып куйган идем. Аннан кып-кызыл булып, тирләп-пешеп чыкты. Улым Вакыйф мәктәптә Мәһдиев белән очрашу буласын белә иде. Ялга кайткач, Мөхәммәт абыйсына бирергә бер шешә сыра калдырып киткән иде. Мунчадан чыгышына суыткычтан алып шуны бирдем. Мөхәммәт аны чоландагы кәнәфигә утырып, маңгаеннан, битеннән агып төшкән тирләрен сөлге белән сөртә-сөртә, аз-аз гына йотып, тәмләп, озаклап эчте. Көне дә бик матур иде. Дөньяның чәчәк аткан, кояшта коенган чагы. Нәкъ үзе язганча булды: «Ә шулай да авыл мунчасы шәп нәрсә инде. Сезнең җәйге эссе көндә авыл мунчасына кергәнегез бармы?»
Мөхәммәт бераз хәл алгач, кипшенгәч, өйгә кереп чәй эчтек. Аннары Гатият кунагыбызны, машинасына утыртып, Арчага алып китте. Анда Мөхәммәт поезд белән Казанга китәргә тиеш.
Мөхәммәтне озаткач, келәткә керәсе иттем. Шунда күзем матчада эленеп торган казга төште. Какланган каз. Ах, аны Мөхәммәткә бирергә онытканмын бит. И тишек баш!.. И үкенгәннәрем шул вакытта. «Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе минем әни, икенчесе Нәкыя», дип язды бит югыйсә. Казны ул чоланда сыра эчеп утырганда ук кулына тоттырасы иде бит!
Мөхәммәтнең безгә соңгы кайтуы булган икән...»
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Горбачёвның «сухой закон»ыннан соң авылларда хәмер сатуны тыйдылар. Казанда, сәгать ике тулгач, кайбер кибетләрдә аз-маз чыгарып алалар. Андагы чиратны күрсәң, гүя башын кибет ишегенә тыккан озын-юан елан сузылып ята. Без, Казандагы авыл малайлары, туган якка ялга кайтканда каян да булса юнәтеп, берәр ярты кыстырып кайтырга тырышабыз. Авылда эше дә бетәмени: йә печәнне хәл итәсе, йә утын хәстәрен күрәсе... Каралты-кураны да гел карап торырга кирәк. Кеше белән эшлисе бит әле. Күп эшне ярты хәл итә. Нишлисең – заманы шундый.

Менә тагын ял җитә. Авылга кайтасы бар. Бауман урамындагы «Шәраб» кибетенә кердем. Монда да «елан» бөгәрләнеп яткан. Чиратның башын- койрыгын табарлык түгел. «Вакыйф!» – кемдер миңа дәшә түгелме? Як-ягыма каранып торганда, исемемне тагын кабатладылар. О-о-о... Мөхәммәт абый!! Күр әле, чираты җитеп килә. Ул артта торучыларга нидер әйтеп-аңлатып алды һәм миңа үзенең алдына кереп басарга ишарәләде. Кеше арасына кыл да сыярлык түгел. Мөхәммәт абый ничек итсә-итте, тәки мине алдына кертте. Курыкмыйча кертте бит әле, чөнки чиратны погоннарына «ВВ» дип язылган батальон солдатлары күзәтеп тора. Аларның берсе – буйга ике метрлысы – Кавказ халкына охшаганы бигрәк рәхимсез кылана. Чиратсыз керүчене дә, аны кертүчене дә суырып ала һәм беләгеннән тотып әйләндерә башлый. Карусель күрсәтә, имеш. Күчәре – үзе. Мәһдиев мине шундый оста бастырды ки, арттагылар да сүз әйтмәде, погонлылар да сизмәде. «Син дә, Вакыйф, авылга кайтасыңдыр инде, – диде ул, бераз тынычлангач. – Вәкилгә күчтәнәчкә аласыңдыр. Мин дә Гөберчәккә кайтам. Урам якка койма тотасы бар. Егетләр булышырга килмичә калмый. Аз гына сыйласаң да күңелләре була. Шулай инде... Нишләтәсең?!»
Икешәр ярты алып урамга чыктык. Бер кешегә шуннан артык бирмиләр. Монысы да ничек эләкте әле?!. Бауман буйлап «Кольцо»га таба барабыз. Без бәхетле! Ул чорда хәмер яки сыра эләктерә алган кеше шәһәр урамнарыннан әлләкем булып үтә иде. Мәһдиев – бишенче трамвай тукталышына, мин троллейбуска киттем.
Соңыннан минем дә акылым телгә килде һәм болай диде: «Син – ахмак. Син – мокыт. «Кольцо»га җитәрәк, «Совет» кунакханәсе яныннан узганда якташыңа, остазыңа болай дип әйтергә тиеш идең: «Бер тәкъдим бар, Мөхәммәт абый. Минем портфельдәге күчтәнәчнең берсен башлыйк. Авылга алып кайтырга берсе бик җиткән. Бая кибеттә сез булмасагыз, алар эләкми иде бит. Хәзер «Совет» буфетына керәбез. Анда һәрвакыт пешкән тавык, ит бар. Буфетчы Лилия язучы халкын бик хөрмәт итә. Аерым бүлмәгә утырта. Бер утыру – бер гомер, диләр бит».
Акылым һаман тынычлана алмады: «Мәһдиев риза буламы, юкмы – аның эше. Әмма син аны чакырырга тиеш идең. Теге вакытта авылга кайткач, Мөхәммәт абыйга мунча чабынып чыккач бирергә дип калдырып киткән бер шешә сыраңа да күңеле булган аның. Кызы Гәүһәр, кандидатлык диссертациясен яклагач, мәҗлескә сине дә чакырдылар. Табын мул иде: шәп шәраблар, затлы ризык. Шунда Мөхәммәт Мәһдиев бөтен халык алдында үзеңә генә бер шешә сыра бирде. «Вакыйф, син мине сыйладың, мин дә сине сыйлыйм әле», – диде. Улы Искәндәр: «Әти, әҗәтеңне кайтарасың мәллә?» – дип шаяртып та куйды.
Их, син!.. Син – мәгънәсез. Син – идиот.
Кесәңдә тавык алырга җитәрлек өч-дүрт сум акчаң да бар иде ул вакытта. Акылым Мәһдиевчә битәрләп бара...»

 

"КУ" 5, 2017

Төп фото: pixabay

Галереядәге фотолар: Мөхәммәт Мәһдиев, 

Вакыйф Нуриевның әнисе Нәкыя Габдулла кызы

"Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: