Җиңүче кем?

Беренче вакыйга

Безнең «Казан утлары» журналы редакциясе урнашкан бинадан ерак түгел бер күл бар. Юлны метро туннеленнән чыгып Энергетика университетын гына узасы. Беркөнне төш вакытында шул күлгә барып килергә булдым. Үзем генә киттем. Хезмәттәшләремнең күбесе чираттагы ялда. Киттем күлгә. Ни хәле бар икән? Шәһәр үзәгендә тончыгып, җан биреп ятмыймы? Әнә Идел белән Казансуны көн саен күреп торабыз. Безнең редакция тәрәзәсеннән уч төбендәге кебек күренеп тора алар. Суларының муллыгы, ярларының матурлыгы белән күңелгә ямь, эшкә дәрт бирәләр.

Аллага шөкер, күл исән, кипмәгән дә, беркая да китмәгән. Бер як ярына брусчатка җәеп, эскәмияләр куйганнар. Суга кереп торган тимер басма да бар. Басып торам шул басмада күл белән хозурланып. Әнә теге ярдан бер оя үрдәк бәбкәләре йөзеп килә. Уч төбенә сыярлык йомры-йомшак, җанга ятышлы йомгаклар. Тын гына шуып килделәр. Ана үрдәк, җим эзләп булса кирәк, камышлар арасына кереп югалды. Бәбкәләр үзләре генә калды. Шул мизгелдә, көтмәгәндә, алар янында күлдән күтәрелгән албасты, матурлыкның ямен алган гыйфрит кебек, су күсесе пәйда булды һәм бәбкәләргә ташланды. Тын күлдә мәхшәр башланды: бәбкәләр як-якка сибелде, тирә-якка су чәчрәде, дулкыннар кузгалды. Күр әле бу ана үрдәкне, камышлар арасыннан ни арада чыгып өлгергән? Аның яссы томшыклары ялтырап-ялтырап, кыска муены сузылып-сузылып алды. Су күсесенең иманын киде ул.

Тасма койрыкка читкә таба йөзеп китүдән башка чара калмады. Ул хурлыгыннан нишләргә белмәде. Аптырашта калды. Аннары яр буена йөзеп килеп, үткен тешләре белән черт иттереп камыш кисеп алган булды. Үрдәккә бирешкәч тә, ул алай ук беткән җан түгел әле, янәсе.

Бәбкәләр пипелдәштеләр, елтыр-йомры, шомырт күзләре белән әнкәләренә карадылар, үзләрен коткарып калган газиз җанга олы рәхмәт, яннарында шундый терәк булганга тыелгысыз куану, чиксез ярату хисен тоярга була иде бу карашлардан.

Су күсесе камышны колга кебек өскә күтәрде дә теге як ярга таба йөзеп китте. Яшел әләмнән илаһи яктылык, төрле төсләргә кереп балкыган нур сибелеп калды, гәрчә аны су күсесе күтәргән булса да.

Икенче вакыйга

Безнең ишегалдында бер кара мәче яши. Дөресрәге, җан асрый. Хуҗасы үлеп ялгыз калганмы? Ташлап киткәннәрме? Кайчандыр кемнеңдер кадерлесе булгандыр инде ул. Бүген кайда ышык урын тапса, шунда йоклап, кайдан ни юнәтсә, шуны ашап йөрергә мәҗбүр. Кешеләргә зыяны тими. Бирсәләр – ашый, бирмәсәләр – комсызланмый. Шуңа күрә аңа әйбер әйткән кеше юк. Этләр генә яратмый үзен. Аны гел талап торалар. Кайчан карама, яралы бу песи. Йә битләре тырналып беткән була, йә сыртыннан кан тибеп тора, йә аягына басалмый.

Беркөнне безнең йортта яшәүче күрше егете Фәрит белән дүртенче катта подъезд балконында басып торабыз. Песи кибет почмагында утыра. Агачлар арасыннан (безнең Имәнлек урамының бер ягы – урман), алагаем зур этен ияртеп, өстенә спорт костюмы кигән, чәчен баш түбәсенә күпертеп өеп куйган бер хатын чыгып бара. Бозау кадәр овчарка ярсып өрергә тотынды. Каян, ничек күреп алган диген, теге мәчегә өрә икән. Йоннары ялык-йолык ялтырап торган бу затлы эт тә йолкыш мәченең, пычрак хәшәрәтнең үз территориясендә йөргәнен яратмады.

Бу этне күрүгә үк җаның табан астына төшәрлек. Менә ул хатын кулыннан ычкынып китте дә абалап өрә-өрә мәчегә таба чаба башлады. Без дүртенче каттан йөгереп төшеп җиткәнче ул мәхлук мәчене ботарлап ташлаячак. Мин кычкырам:

– Мәче, югал тизрәк!

Фәрит кычкыра:

– Мацы, кац!

Өченче вакыйга

Майның кояшлы, җылы бер көне иде. Быел беренче тапкыр Биектау районындагы бакчама килдем. Минем белән Рифкать Хуҗи да килде. Казан технология университеты доценты ул. Хикәяләр дә яза. «Казан утлары»нда, «Идел»дә басылганы бар. Без кечкенәдән таныш. Пионер булып йөргән чакларда бергә Бөтенроссия лагере «Орлёнок»та булдык. Рифкать бакча эшен шәп белә. Үзенең дә бакчасы бар. Ул үстергән йөземнәр Ташкент йөземнәре белән янәшә куярлык. Башкасын әйтеп тә тормыйм. Дустым бакчада миңа да булыша. Сезонны бергә ачабыз, бергә ябабыз.

Рифкать килүгә гадәттәгечә эшкә ябышты. Кулына әле көрәк, әле пычкы, әле балта ала. Казый, тырмалый, кисә. Мин исә утын, су кертеп мунча миченә ут салдым. Шулвакыт алмагач ботагына кунган бер кош өзелеп-өзелеп кычкыра башлады. Очы аска кәкрәеп торган озын томшыклы урман күгәрчене иде бу. Канатлары күгелҗемкоңгырт, аксыл түшендә тимгел-тимгел таплар. Нигә шулай ярсып кычкыра соң ул? Нигә безне ошатмады? Һәрхәлдә монда килеп эшләп йөрүебезне мәгъкуль күрмәде бит инде.

Бераздан кошкай алмагачның очына ук менеп утырды һәм «разбой» сала башлады. Аннары тынды. Юкка чыкты. Юк, әллә кая китмәгән. Урман күгәрчененең тәрәзә йөзлеге өстендә оясы бар икән бит. Ул шул ояга кереп чүмәшкән. Анда йомыркаларыдыр, күрәсең. Димәк, тиздән балалары чыгачак. Без килгәнче тыныч кына, матур гына утырган инде ул. Хуҗа булып утырган. Бүген исә көтмәгәндә-уйламаганда ниндидер адәм затлары килеп керде дә, кулларына көрәк-балталар алып, тыз-быз йөри башлады. Хәтәр кешеләр болар. Кош үзе өчен борчылмый, балалары өчен борчыла. Тиздән дөньяга аваз салачак газиздән-газиз, кадерледән-кадерле җан ияләренең иминлегенә куркыныч яный! Юк, бәгырь җимешләрен саклап-коткарып калырга тиеш ул. Адәм затларын моннан куарга кирәк! Йөрмәсеннәр әле әллә кем булып.

Күгәрчен һөҗүмгә күчте.

Беренче атакага Рифкать Хуҗи дучар ителде. Дөресрәге, маңгае дучар ителде. Кош очып та килде һәм... Беренче һөҗүм уңышсыз булды. Шулай да пырхылдап өстенә килгән кошны күреп, Рифкать сискәнеп китте, башын артка ташлап чалкан төшә язды. Урман күгәрчененең икенче омтылышыннан соң дустымның маңгае кызарып чыкты.

Оя тирәсенә бүтән бармаска, кошны борчымаска булдык. Мунча кереп чыккач, онытылып китеп, оя янына барып басканмын бит. Урман чибәре канаты белән колагыма кундырды.

Бакчадан тизрәк китү ягын карадык.

***

Көчле җиңә. Бу – табигать кануны. Мин сезгә сөйләгән өч вакыйгада исә көчсезләр җиңде. Үрдәк – су күсесен, песи – этне җиңде. Урман күгәрчене безне кыйнап җибәрде. Үрдәкнең суда йөзәргә, песинең урамда йөрергә, кошның тынычлап (бу бакчаның минеке икәнен белми бит ул) бала чыгарырга хакы бармы? Бар!

Димәк, табигатьтә гаделлек тә җиңә!

 

 

"КУ" 08,2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: