Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРА ИПИ ҺӘМ САРЫ МАЙ (хикәя)

Хикмәти Хода, кибеткә ипи алырга кергән җирдә тамашага тап буласым ике ятып бер төшемә кермәде.

Хикмәти Хода, кибеткә ипи алырга кергән җирдә тамашага тап буласым ике ятып бер төшемә кермәде. Ипине Казанның Фучик тукталышындагы кечкенә генә пыяла кибеттән алам. Өченче икмәк заводыныкы ул. Өе биек булмаса да, өйрәсе сыек түгел. Ак ипи, кара ипи (без кечкенә вакытта авылда арыш икмәген шулай дип йөртә идек), күмәчләр... Тагын әле чәкчәк, бавырсак, кош теле, печенье, кекс, коржиклар... Икмәк мичтән яңа чыккан. Йомшак, җылы, мамыклы!

Мин кергәндә, кибеттә бер кеше дә юк иде. Сатучы белән сөйләшеп торганда, кемдер арттан аркама «массаж ясап» узды. Узды да минем алга чыгып басты. Кечкенә генә бер әби. Дөньяны йотарга теләгән ашкынулы, ярсулы дәрт ташып тора үзендә. Нишләве инде, ә?! Һи, бәренгән нәрсә ич бу! Күрә торып кеше өстенә менә язды.

– Бир минем йөз егерме җиде сум акчаны! – Әбинең сатучы кызга кычкыруыннан кибет киштәләре селкенеп куйган кебек булды. – Бөкремдә җыйган акчамны алып калгансың.

– Нинди акча сорыйсың син, әби? – дип сорап куйды аптырашта калган сатучы, җилкәсен кашып.

– Бая мин синнән ярты ипи, бер батон алдым. Алар өчен илле дүрт сум акча түләдем. Телефоннан карасам, син тагын йөз егерме җиде сум алып калгансың. Урлагансың, короче. Шуның белән баемакчы булдыңмы?!

– Әби, сүзеңне үлчәп сөйләш!

– Бир акчаны!

– Нишләп тик торганда, мин сиңа йөз егерме җиде сум акча бирим.

– Шуны бел, мин моннан акчаны алмыйча чыгып китмим.

– Кем биргән әле аны сиңа?!

– Бирерсең!

Ул арада чират җыелды. Бүген гадәти эш көне. Төш турысы. Шуңа чиратта гел әби-чәбиләр. Аларның: «Безне тоткарлама!» дип, гыйсьянчы карчыкка дәгъва белдерүләрен көткән идем. Әбигә әйбер әйтүче юк. Барысы да бу тавышның ахыры ни белән бетәр, дип көтә.

Бушлай тамаша!

Әбекәй акча «урлату» кайгысын чираттагылар белән дә уртаклашып алды. Ул сумкасындагы ярты ипи белән батонны барысына да тантаналы төстә, вәкарь белән күрсәтеп чыкты. Чыннан да, анда бүтән әйбер юк иде. Кая киткән соң йөз егерме җиде сум?! Халык әбине якларга тотынды.

– Талыйлар пенсионерларны!

– Караклар талый!

– Бандитлар талый!

– Мошенниклар талый!

Сатучы кыз да каядыр югалды.

Качты.

Димәк, гаепле.

Әбиләр арасында пәһлеван буйлы бер карт басып тора. Килеш-килбәтенә караганда, заманында урында эшләгән булса кирәк. Галстук таккан. Галстук, димәсәң, хәтере калыр, кыска, сыер теле озынлыгындагы, чәчәкле чүпрәк кисәге. Менә карт каударлана-каударлана кесәләрен капшый башлады. Минекенә дә тимәделәр микән дип, акчасын тикшерәдер инде. Юк, телефонын эзли икән. Тапты. Шалтыратты.

– Алло! Полицияме? Срочно килегез. Бер карчыкның акчасын талаганнар. Кайдамы? Фучикта. Ипи кибетендә. Нәрсә? Остановка Фучика.

Шул мизгелдә сатучы кыз пәйда булды. Ул чүгәләп, чүп чиләген актара икән. Чек эзлидер инде. Безгә күренми. Полиция сүзен ишетүгә, сикереп торды.

– Сез ни эшләгәнегезне аңлыйсызмы соң? Кем кемне талаган әле монда?!

– Син талыйсың, – диде карт. – Хәзер полиция килә.

– Ой, дурдом! – Кыз тагын юкка чыкты.

Тагын чиләк актара, күрәсең. Чират кибеткә сыймыйча, урамга чыкты. Аның койрыгына таякка таянган бер абзый килеп басты. Әнә ул, таягын болгый-болгый, ишеккә таба килә. Бер адым атлый да чиратта торучыларга чекерәеп карап тора. Гаскәрне барлап чыгучы генералмыни?! Менә ул, күзен бүлтәйтеп, ерып йөргесез кибеткә килеп керде. Керүгә: «Маңгаегыз – сары май!» – дип кычкырды. Полиция дә килеп җитте. «Озак йөрисез!» – дип орышты «Керле галстук» погонлыларны, гәрчә тиз килеп җитсәләр дә. «Маңгаегыз – сары май!» – диде таяклы адәм. Чират сузылганнан-сузыла барды. Ипи алыргамы? Нинди ипи?! Беренчедән, чират кешене үзе ымсындыра. Совет заманы галәмәте. Икенчедән, полиция кызыксындыра! Нәрсә булган? Нишләгәннәр?

Сатучы тагын торып басты. Бу юлы ул кулына кечкенә генә кәгазь кисәге тоткан иде. Димәк, чекны тапкан.

– Менә бу нәрсә? – диде ул, кәгазь кисәген әбинең күзенә терәп. – Менә синең йөз егерме җиде сум акчаң! Кара борыч.

– И –и –и... Алдым бугай шул. – Әби җәт кенә сумкасының эчтәге кесәсен ачты һәм аннан бер пачка борыч тартып чыгарды. – И-и –и... Хәтер юк шул...

Карчык кибеттән шыпырт кына чыгып тайды.

Полиция дә китеп барды.

Ул чыгып китүгә, бая үзен кызгандырган әбигә теләктәшлек белдергән чират халкы шунда ук нахакка гаепләнгән кыз ягына авышты. Сатучыны мактадылар, әбине эттән алып эткә салдылар. Карчыкның кыздан гафу үтенмәве барысының да ачуын чыгарды.

Без сатучының тынычланганын көтеп торганда, бая буза куптарган әби кибеттә тагын пәйда булмасынмы?!

– Мине гафу ит инде, балакаем. И-и-и... Бигрәкләр дә юк инде хәтерем. Тиле мин, тиле...

Чират халкы телсез калды. Хәзер инде ул шелтә-сүгешләрне ни сатучыга, ни әбигә әйтерлек хәлдә түгел иде. Тынлык озакка бармады. Гаеплене тиз таптылар. Кем ул дисезме? Ипи белән борычны бер кибеттә саттырган, сумканың эченә бер кирәкмәгәнгә кесә тектерттереп куйган, хәтерне яхшырта торган дару уйлап чыгармаган хөкүмәт! Һай, сөйләшеп тә күрсәтәбез инде! Һай, әйтеп тә карыйбыз инде! Бу ыгы-зыгыда «Маңгаегыз – сары май» өстен калды. Ул ни сатучыга, ни әбигә бәйләнмәде. Хөкүмәткә дә тел-теш тидермәде. Аның сүзләре адрессыз иде.

Тукта әле, мин кибеткә ипи алырга кергән идем бит. Онытылып басып торам икән, ярый әле сатучы үзе эндәште. «Сез беренче идегез», – ди. И-и-и... минем дә хәтер... Алдым ярты буханка кара ипи һәм ашыкмый гына чыгып киттем. Артымнан теге таякка таянган абзый: «Маңгаең – сары май!» – дип кычкырып калды.
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев