Кышның озын бер төне (бәян)

Кышкы төндә бер көйгә генә юыртып барган күндәм ат, алда хәвеф сизепме, өркенеп, кинәт кенә шып туктады. Төлке якалы калын толып эчендә талгын рәхәтлектә оеп барган конюх Илдар, кара туры туктаган шәпкә алга атылып, чанага түшәлгән солы саламына йөзтүбән капланды. Аннары тураеп утырды да, дилбегәсен шап-шоп тарткалап, атка дәште:
– Әйдә, анаңны корт чаккыры, нигә терәлеп каттың?..
Малкай кузгалырга уйламый. Кузгалу кая, дүрт аягын алга терәп чигенергә чамалый башлады. Башта Илдарның баш миенә «Бүре бардыр!?» дигән уй чиртте. Ул, чанадан янга каерылып, алга карады – юлда бер адәм заты басып тора иде. «Кем бу? Җиде төн уртасында кышкы япан кырда кем йөри. Берүзе бит. Стансага баручы, дияр идең – бу вакытта поезд юк, кайтучы дияр идең – поезддан эт тә төшмәде. Артышлы тауга акчага киткән колхоз бухгалтеры Әсгать белән кассир Анжелика да кайтмады. Югыйсә Илдар, ат җигеп, стансага шуларны каршы алырга менгән иде. Юк, юньле кеше түгел бу. Ат хәтле ат өркенде үзеннән». Илдар тагын ниләр уйлаган булыр иде, ул арада шикле адәм, карны шыгырдатып, күңелне тагын да шомландырып, атка таба килә башлады. Килеп җитте. Озын буйлы, очлы борынлы, зур күзле, моңсу карашлы бер егет. Өстендә – шинель, башына кимәгән. Маңгаенда эчкә баткан ике тиен акча зурлыгындагы кутырлы-кучкыл яра. Ул килеп җиткәндә, кара туры арт аякларын алга сузып, чүгенгәндәй итте. Төнге юлчы беравык атка-чанага карап торды да Илдарга дәште:
– Өтермәскә шушы юлдан кайтасымы?
– Тек мин шунда кайтам, утыр әйдә. – Илдар, читкәрәк авышып, төнге юлчыга чанадан урын бирде. – Син каян, кемгә кайтасың соң?
– Мин – Сахап. Шул авылныкы. Фронттан кайтам. Гарифҗаннарга.

– Ә-ә-ә, Гарифҗан абыйларга, Әминә апаларга...
– Әминә мине оныткандыр инде. Беренче мәхәббәтем иде югыйсә. Гарифҗан – фронтташ дустым.
– Сугыш беткәнгә кырык ел бит инде. Күзгә-башка бер дә күренмәдең. Кайда йөрдең соң?
Фронтовик дәшмәде. Авылга җиткәнче, ул бүтән бер сүз дә әйтмәде. Зират янына җиткәч, атны туктатырга кушты.
– Әнинең каберен карап чыгам, – диде һәм төшеп калды.
***
Төн. Авыл өе. Көтмәгәндә тәрәз шакыдылар.Тавышка Әминә сискәнеп уянды, аннары ире Гарифҗанга төртте:
– Гариф, уян әле! Тор әле! Кемдер тәрәз шакый?!
– Саташасың мәллә, карчык. Төнлә кем йөрсен?
– Әле генә түрдән кырый тәрәзәне шакыдылар.
Икесе дә беравык тын гына яттылар. Тагын шакылдаттылар. Бу юлы түрдәге өч тәрәзәнең уртадагысын.
– Икенче тәрәзәгә килде, – диде Әминә, зәгыйфь тавыш белән. – Тор әле,
сора әле. Кем икән ул? Сорамыйча ишек ача күрмә! Төн уртасында юньле адәм йөрмәс.
Гарифҗан акрын гына торып тәрәзәгә килде: – Кем бар анда? Кем син?
– Кем ул?
Беркем дә юк.
– Чит кеше бу. Үзебезнең авыл кешесе булса, ишектәге звонокка басар иде.
– Үзе шакый, үзе дәшми. Әллә җен-пәриләр йөри инде. – Гарифҗан тәрәзәләрнең барысын да йөреп чыкты.
Әминә белән Гарифҗан бер-берсенә аптырашып карап тордылар да тагын караватка менеп яттылар. Ятар алдыннан Әминә раскладушкада йоклап яткан оныклары Артурның юрганын рәтләп япты. Бала бит, гел өстен ача. Төн буена әллә ничә тапкыр торып ябасы. Чү, өйдә тагын тавыш. Бу юлы кыңгырау тавышы яңгырады.
Гарифҗан, чоланга чыгып, ишеккә килде:
– Кем бар анда? Җиде төн уртасында вакытлы-вакытсыз кем йөри?
– Һайн Гитлер! – вакытсыз йөрүче әлеге дә баягы конюх Илдар иде.
Ул, «Уз!» дип әйткәнне дә көтмичә, туп-туры өйгә керде. Маңгаен кыеклатып каплаган чәчен, борын астында тар итеп калдырган кара мыегын сыпырып куйды, охшаса да охшар икән фюрерга! Абау! Абау!.. Кулында – ат йөгәне, Ул аны үзеннән калдырмый.
– Ах, Гитлер тәре, син икәнсең әле. Кеше уятып йөрмәсәң... Бая тәрәзәне син шакыдыңмы? – дип сорады Гарифҗан, аның артыннан өйгә кергәндә...
– Юк, тәрәзәгезгә якын да килмәдем. Кунак кайда? Кайтып җитмәдемени әле? Мин инде ат тугарып төштем. Ә ул һаман юк?! Алайса сөенче алам.
– Ниткән сөенче, ди?! Көткән кешем, кайтасы малым юк.
– Хәзер сиңа кунак килә. Стансадан төшкәндә, Либәдән урманы янында очрады.
– Кем?
– Фронтташ дустың, авылдашың Сахап. – Сахап!
– Әйе, Сахап!
– Син, Гитлер тәре, башны бутап йөрмә әле, яме. Ярты гасыр элек сугышта үлгән Сахап кайта ди сиңа.
– Кайтты инде. Валлаһи газыйм.
– Бүтән кеше булса, ышаныр идек. Сугышта үз кулларым белән кабер казып, үзем күмдем бит мин аны.
– Кайтты, Кыяк абый, кайтты. Ышан миңа. Әгәр сүзем ялган булса, үземне җир упсын.
– Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, диләр.
– Гарифҗаннарга кайтам, диде. Гарифҗаны – фронтташ дус, Әминәсе – беренчемәхәббәтем,диптәәйттеәле. Сахаписеменишетүгә,сикерепторган Әминә дә сүзгә кушылды:
– Сахап, дисең, ә?! Сахап, Сахап... Кызык! Ул исәнмени? Син, Гариф, аны үлде, дидең. Ах, син мине алдагансың ич?!
– Нишләп алдыйм?
– Һи-и-и... Ышан сиңа!
– Үзем казыдым каберне. Гүргә үзем иңдердем. Үз кулларым белән. Урманда ята идек. Шунда гына бер авыл. Авыл уртасында – иске мәктәп. Безгә приказ: шул мәктәпне сүтеп, бүрәнәләрен урманга ташырга. Иң таза, иң гайрәтле егетләрне сайлап җыйдылар да җибәрделәр. Күбесе – татар. Барганда уйлыйм. Җә, баруын барабыз да инде без мәктәп сүтәргә. Тик фашист дөмектерәчәк бит безне. Беребез дә исән калмаячак. Белеп торам. Командирларын да әйтер идем инде, күрәләтә үлемгә җибәрәләр бит. Аларга тизрәк блиндаж, особняклар кирәк. Бер бүрәнә өчен башны саласы килми. Үлгәч-үлгәч, мәгънәлерәк үлем белән үләргә иде.
Барабыз. Алда – елга. Күпер чыгасы бар. Сахапка әйтәм, әйдә, минәйтәм, арттарак калабыз да шул күпер астына төшеп качабыз. Бетәбез бит, яшьти, бетәбез. Юк, тыңламады. Теләсә нинди утка барып керә торган, ни кушсалар, шуны эшли торган күндәм егет иде шул. Күпер астына берүзем төшеп утырдым. Берзаман китте атыш. Кыра гына немец безнекеләрне. Момент кырып атты. Кичкә кадәр утырдым күпер астында. Караңгы төшкәч, җирдә аунап яткан бер бүрәнәне җилкәгә салдым да кайтып кердем үзебезнекеләр янына. Кайттым да: «Там все умерихин, товарищ командир», – дип рапорт бирдем. Сахапны үзем үз кулларым белән җирләдем. Так что син, Гитлер туган, әкият сатып йөрмә, яме!
– Ярар, миңа ышанмасагыз, үз күзегезгә ышанырсыз. Мин аңа сезнең кайда торганны әйттем. Зираттан соң беренче өй, дидем. Хәзер кереп җитәр.
Әминәнең йокысын тиз качырды бу хәбәр. Ул сорау арты сорау бирергә ашыкты:
– Зиратка нигә кереп китте соң?
– Әнинең каберен карап чыгам, диде.
– Төнлә Либәдән урманында нишләп йөргән?
– Нишләп йөргәнен әйтмәде.
– Өс-башы нинди соң?
– Военный. Тәмәке кабызганда, маңгаенда эчкә баткан шрамын күрдем.
Тартасыңмы, дигән идем. Тартмыйм, диде. Мин сугышта да тартмадым, диде. Бу сүзләрне ишеткәч, Гарифҗан башын селкеп куйды.
– Чыннан да, Сахап ич бу, – диде ул һәм әле Әминәгә, әле Илдарга гаҗәпләнеп карап куйды. – Теге вакытта пуля нәкъ маңгаена тигән иде шул.

Тәмәке тартмавы да хак. Гитлер җебен-җептәрен белеп сөйли. Тукта, башыма сыйдыра алмыйм әле мин бу хәлне. Кабергә салганда, тәне йомшак, җылы иде. Без аны тере килеш күммәгәнбездер ич инде. Бездән соң каберләр янында көрәк сакаллы бер карт басып калды. Шул казып чыгармагандыр ич инде.
– Казып чыгаруы да бик мөмкин, – дип дәртләнеп сөйли башлады Әминә. – Мөхәммәт Мәһдиевтә бар бит... Бер авылда бер карт, мәет күмүчеләр зираттан кайтып киткәч, үзе генә калып, балчык өстенә ятып каберләрне тыңлап йөри торган була. Берсендә шулай күмәләр бер мәетне. Күмеп бетерәләр. Халык зираттан тарала. Бу кала. Колагын кабергә куеп тыңлый башлый. Берзаман сикереп тора да, кычкыра-кычкыра, авылга чаба. Кайтып җитүгә, һушын югалтып үлә. Иртәгесен үзен дә җирлиләр. Нигә чапкан ул? Теге кабердән нинди тавыш килгән? Карт әйтә-аңлата алмый. Теле бетә? Шулай итеп, карт теге кабернең серен дә үзе белән мәңгегә алып китте, дип яза Мәһдиев.
– Нүжәли теге карт... – Гарифҗан уйга калды.
– Кая соң, Кыяк абый, сөенче өчен йөз грамм салып бир инде. Синдә бар бит ул.
– Син шул йөз грамм өчен юри уйлап чыгаргансыңдыр әле бу әкиятне. Илдар түгел, Алдар син.
– Анысы, кеше алдаларга сиңа куш инде, Кыяк абый. Ул Сахапны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде бит. Фронтовик дустың өчен йөз грамм жалкымы?
Әминә дә үгетләгәч, Гарифҗан салып бирде.
– Ярый, Гарифҗан абый, исәнлеккә-саулыкка.
– Исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә исәнлегенә?
Илдар чыгып киткәч, Гарифҗанны да, Әминәне дә бер үк сораулар борчыды.
Бая тәрәз шакыган кеше Сахап булмады микән? Нигә ул дәшмәде? Шулай аптырашта калып басып торганда, тагын кыңгырау чыңлады. Мәтәлә-кадала күрше карчыгы Маһибану килеп керде.
– Уф-үлдем. Сахап кайткан, ди. Дөес сүзме ул?
– Син каян ишеттең соң әле?
– Бе сыеым күшәми. Төннә тоып, шуның хәлен белеггә абзагга чыккан ием. Беочтан угамга да күз салдым. Гитлег кайтып бага. Шул әйтте Сахапның кайтканын. Ул үлмәгәнмени? Сугыш беткәнгә кыгык елдан атык бит инде. Кайда йөгән соң ул? Ник ул синең белән сугышты түгелме соң, Гаиф?
– Үзем җирләдем, үз кулларым белән.
– Әллә аххызаман җитә микән?! Аххызаман җиткәндә, мәетләг кайта башлый, имеш.
Ул арада, дәрәҗәсен белеп кенә, сул як күрше Гайшәбикә килеп керде. Башына чәшке бүрек кигән, аның өстеннән шәл бәйләп куйган. Яше дә бар инде үзенең. Шуңа карамастан, хәл-җегәре ташып тора. Бик оста алыпсатар. Тапмаган әйберсе юк. Кирәк булса, күгәрчен сөтен дә табып бирә.
– Исән-саулар гына торасызмы? Сахап кайда? – дип сорады ул, керә- керешкә.
– Син дә ишеттеңмени? – диде Әминә.
– Ярты авыл ишетте инде. Яшьлек мәхәббәтен сагынып кайткандыр инде ул, име, Әминә?!
– Ой, белмим, белмим, Гайшәбикә, – аннары Әминә күршесен читкәрәк дәшеп алды, сүзләрен кыяр-кыймас кына әйтте. – Кершән, иннек-мазар кебек әйберләрең юкмы?
– Иң шәбе бар. Үземә генә дип алган идем. Бәясе дә арзан гына – өч сум. – 
Гайшәбикә кесәсеннән иннек чыгарды. – Мә, шуны сөртеп җибәр әле. җитмеш биш яшьлек әбиеңнән унсигез яшьлек кыз ясый да куя.
Әминә, шкаф артына кереп, иреннәрен кызартып чыкты. Бераздан авылга кадәр кайтып та Сахапның өйгә кермәвенә аның эче поша башлады. Монда кадәр кайтып, зиратта үлеп ятсын тагын, дип тә курыкты. Ире дә чыгып бер әйләнеп керергә булды. Шушы сәер төндә зиратка китте.
– Сахап сугышта үлеп теелгәнне, монда кайтып үлеп ятсын тагын, – диде Маһибану да. – Сыегга ашатыга печәнем бетте. Уф, үлдем. Бакча башындагы кибәнне сүтеп, печәннеккә кетәсе ба ие. Безнең авылда сәнәк тоталык мужик та юк бит. Сахап булышмас микән?! Ул астан сәнәк белән биеп тоса, Гитлег өстән алып тоса, дигән ием. Монда хәтле кайтканны сәнәк беән печән күтәгеглек кенә хуты бадыы әле. Уф, үлдем!
– Сиксәнгә җитәсең бит инде. Ул сыерларыңны бетерергә вакыт. Берәү генә дә түгел бит әле, ике сыер! – диде Гайшәбикә.
– Ике сыег. Җиде саык. Уф, үлдем!
– Ничек карап бетерәсең аларны?
– И Гайшә, малай. Йоклап ятып булмый. Йоклап ятсаң, сәке башы котлый.
Казандагы кияү белән кыз дип чабам инде. Кияү ит яата. Аңа Октяб бәйгәменә өстәлдә – каз башы, каз тәпие, каз бүтәкәсе, Яңа елга – сыег теле, 23 февгальгә – халадис, Сабантуйга какланган каз булсын. Шунсыз кеше түгел мин, ди ул.
– Аа-а, харап икән. Киявең ит ярата. Кайтып сиңа булышмый. Җәй көне печән әзерләшергә дә кайтмый бит. Берүзең чабасың.
– И малай, кайталмый шул. Эштә бит. Эш кешесе.
– Кайда эшли соң ул?
– Улмы? Ул завуд саклый. Бөтен завуд аның кулында. Бе тәүлек эшли, өч тәүлек ял итә.
– Өч тәүлек ял итеп, күт катындагы Казаннан сиңа булышырга кайталмыймы? – Кайталмый шул. Уф, үлдем. Үзләенең дә бакчасы баг бит. Анда алагның игга дигән җимеш үсә. Нәкъ печән өстендә өлгеә. Шуны кагга ашый икән. Саклап ята.
– Һе, җәй буена карга кудым, диярсең.
– И тәмле җимеш ул. Компотка шәп. Бег ун ел элек компотын миңа да кайтагганнаг ие. Уф, үлдем, әле дә тел очында тоа.
– Киявең эшкә кайтмый. Мал суйган көнне ыжгырып кайтып җитә. – И малай, үзе белә дег инде.
** *
Илдар кайтып яткан иде инде. Күзенә йокы кермәде. Торды, киенде дә чыгып китте. Урамга чыккач күрде, Гарифҗан белән Әминәләрнең тәрәзәләрендә ут бар. «Димәк төнге кунак кайтып җиткән. Сөйләшеп утыралар булыр», дип уйлап алды. Хәзер барып кереп, «Күрдегезме?! Кайттымы?! Минем сүз дөрескә чыктымы?!» дип әйтергә иде. Чакырылмаган кунакның теге дөньядан ничек кайтканын да беләсе килә. Ул тагын Гарифҗаннарга китте. Хәлбуки, йөгәнен алырга да онытмады.
– О, монда сез байтак җыелган. Нихәлләрегез бар? Нихәл, Алам-сатам? – диде ул, ишектән керүгә.
– Кешедән көлеп йөрмә әле, Гитлер! – диде Гайшәбикә. – Өй алып, мунча сатканым юк.
– Уф, үлдем дә монда икән. Син үлмәдеңмени әле? Миңа быел кырык тула.

Мин сине белгәннән бирле «Уф, үлдем», дисең. Үзең һаман үлмисең. Хәлләр арудыр бит, Уф, үлдем?
– И-и-и. Илдаг малай, бик әйбәт түгел әле.
– Ни булды?
– Бег сыегым күшәми.
– Синең сыер күшәми, ә минем айгыр кешни. Сүзгә Гайшәбикә кушылды:
– Син, Гитлер, нигә гел йөгән тотып йөрисең?
– Берәрcе бәйләнә калса, башына йөгән киертеп куям.
– Бу авылда кем бәйләнсен инде сиңа, Гитлер? Бөтен Өтермәсенә ике-өч мужик. Кайда соң синең стансадан алып кайткан кунагың?
– Белмим. Мин аны утырттым. Алып кайттым.
– Күзеңә генә күренгәндер ул. Бәлки, күзең дөрес түгелдер.
– Синең күз генә ул акчадан башка берни күрми. Минем күзләр, Аллага шөкер, дөрес күрә әле.
– Акча күрсәгез, барыгызның да күзе кыза. Сахапның, дим, өс-башы ниндирәк иде соң? Юньлеме? Бүреге нинди иде? Бүрегенең элә-танагы бар идеме?
Ул арада Маһибану да соравын биреп калырга ашыкты:
– Кулына сәнәк тотып печән ташый алыгмы?
– Тавык төшенә тары кергән, ди. Берегездә – печән, берегездә – бүрек сату кайгысы. Син, Алам-сатам, башыңдагы бүрегеңне шудырмакчы идең мәллә? – Болай гына сорадым ла. Бу бүрек үземнең башта да бик ипле генә утыра
әле.
– Бүек дигәннән, минем кияүгә бег шәп бүек киәк ие, – диде Маһибану, Гайшәбикәгә карап.
– Алып җибәр, әйдә. Бер дигән чәшке бүреге. Сатарга да жалкы. Үземә дип алган идем. Ирләрнеке булып чыкты. Урам буйларыннан һай киләсең, бүрекләрне әлчи киясең. – Ул, шәл астыннан бүреген салып, Маһибануга тоттырды.
– Кияүнең башына сыямы соң бу?
– Нишләп сыймасын, юләр. Бу бит – безразмерный бүрек. Эчендә бавы бар. Шуннан тартып кечерәйтеп була, зурайтып була.
– И малай, белмим инде, алыйммы-юкмы? Күпмегә сатасың? – Өч йөз иллегә алдым. Өч йөз кырык бишкә бирәм.
– Уф, үләм. Кыйбат инде. Бег сыег бәясе.
– Базарда биш йөз тора.
– Алып, кияүгә бүләк итим микән? Биггәк кыйбат. Әй, аңа бүек алып үләг хәлем юк. Иске бүеген генә киеп йөгсен әле.
Әминәнең:
– Гарифка да бүрек кирәк. Фронтовик башы белән минем картның да бер юньле бүрек кияргә хакы бардыр, – дип әйтүе булды, Маһибану кырт кисте: – Юк, кияүнеке бу бүек. Кияүгә алам! Аның да Казанда, уында эшләп,
чәшке бүек киягә хакы баг.
– Гарифҗанга алам.
– И-и-и синең бе сәнәк печән дә күтәалмый тоган игеңә нинди бүек ди ул. – Аның каравы, фашистларны Берлинга кадәр куып барган. Ә синең киявең
бакчасыннан карга куып чыгара алмый.
– Бүген игең каз гына куа ала. Каз кияве булып йөгсен инде.
– Ә синеке карга куа. Карга кияве. Бүрекне мин алам. – Юк, мин алам. Әйдә, мин өч йөз иллегә алам.
– Өч йөз илле биш.
– Өч йөз җитмеш.
– Өч йөз җитмеш биш. – Дүт йөз!
– Дүрт йөз егерме.
– Дүт йөз кыык!
– Артыгын бирә алмыйм. Алсана. Шул кияү дип үләсең инде. Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән бер киявең бар инде.
– Ах сине. Нәссә ди бит әле. Минем кияүне яманлап тога. Сыкы пескус сим етә кәсисен, гат. Птысыкыму, синамитекү семитайкаме суләможтуф. Кетеметенмату сафичахасимофакси хинаматы сыбыхабысбыду, заразы.
– Әч-чак теле. Әч-чак, әч-чак... Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы соң син? Синең телеңә эләксәң, җиде еллык бизгәгең качар. Син, Маһибану, үзеңне эттән алып эткә салсыннар – сүз әйтмисең, киявең белән сыерыңа тел тидергән кешене эттән алып эткә саласың. Ярар! Җитәр! Юк өчен талашмыйк. Бер бүрек өчен бер-беребезнең башын ашамыйк. Син бүрек дип төкерек чәчкәндә, Сахап килеп керсен тагын...
Бәхәсне бик тә мәмнүн булып тыңлап торган Гайшәбикә бүрекнең бәясен дүрт йөз җитмешкә күтәрде.
– Аласыңмы? – дип сорады.
– Алам, алам, – диде Маһибану.
– Акчаңны кайчан бирәсең?
– Бүген үк биәм. Чыгуга. Уф, үлдем.
Чоланда аяк тавышы ишетелде. Ишек ачылды. Гарифҗан икән.
– Син, Гитлер, – диде ул, Илдарга карап, – йөрисең шунда җил иләп, җил дагалап. Кысыр сөенче белән. Зиратта булдым, авылны әйләндем. Беркайда юк Сахап. Тучны кайттымы соң ул?
– Тучны кайтты. Менә – ипи!
Бүрек сату шатлыгыннан башы күккә тигән Гайшәбикә башта шаркылдап көлде, аннары сөйли башлады:
– Кайсыдыр бер авылда төнлә бер хатынның сугышта үлгән ире кайтып кергән, ди. Тужы шушы Сахап кебек бик күп еллар үткәч кайтып кергән, ди. Кайтып кергән дә төнлә хатынына мунча ягарга кушкан. Хатыны яккан. – Гайшәбикә озак кына пауза ясап торды.
– Шуннан... – Маһибану түземсезлек белән вакыйганың дәвамын көтә иде. – Нәрсә шуннан?..
– Мунча яккач, нишләгәннәг?
– Нишләсеннәр?! Рәхәтләнеп мунча кергәннәр.
– Уф, үлдем.
– Мәһдиев тә шундый ук хәлне яза, – дип сөйләп китте Әминә. – Бер авылда төнлә бер хатынның күптән сугышта үлгән ире кайтып керә. Кайтып керә дә моңа мунча ягарга куша. Хатыны яга. Керәләр. Чишенәләр. Ире ләүкәгә менеп утыра. Хатыны идәнгә утырып чәчләрен сүтә башлый. Бервакыт иренә күтәрелеп караса... Ләүкәдә бер күзле Дию пәрие утыра ди. Хатын мунча ишелерлек итеп кычкырып җибәрә дә шәрә килеш чыгып чаба. Артыннан Дию пәрие: «Ярый әле миннән ычкына алдың. Бәхетең бар икән. Югыйсә, күрмәгәнеңне күрсәтә идем бит», – дип кычкырып кала.

– Минем дә укыганым бар. – Илдар йөгәнен бер кулыннан икенче кулына күчерде. – Туже шулай үлгән исәптә йөргән бер фронтовик кайта авылга. Кайтып бераз торгач – ка-ча. Сатлыкҗан була те-ге. Су-гыш бет-кәч, чит ил- дә яшәп я-я-я-т... – Илдар-Гитлер җөмләсен әйтеп бетерә алмады, урындыкта утырган килеш гырлап йокыга китте.
– Күр әле, Сахап та качты микән әллә?.. Әллә Сахап та?.. – Гайшәбикә шулай диде дә, җавап көтеп, Гарифҗанга төбәлде, тегесе дәшмәгәч, әйтеп куйды, – димәк, моның да кыңгыравы бар!
Аның сүзен Маһибану куәтләде:
– Әйе, шулай. Баг, баг. Кыңгыавы баг. Кыңгыавы булмаган кеше кыык елдан атык ауылга кайтмый йөгимени?!
– Гитлер үзе дә исән-сау, ди бит. – Гайшәбикә бу сүзләрне утырган җирендә эрегән Илдарга карап әйтте. – Чит илдә рәхәтләнеп яшәп ята ди. Бу Сахап та чит илдә яшәмәде микән? Аның кесәсендә безнеке кебек агач акча түгел, яшел акча – дәлләрдер әле. Ул немецка сатылып, моңарчы Ярман җирендә яшәп ятмады микән?! Ярманда нинди акча әле анда? Дәлләр түгел бит анда. Ә-ә-ә. Марка анда, марка. Дәлләре булмаганда, маркасы да эчне төртеп тишми.
– Күг әле син ә, сатлыкҗан буып чыкты бит әле бу Сахап. Шуңа киге киткәндег бу. Уф, үлдем. Шулай бит, Гайшә.
– Шулай! Сатлыкҗан – артык җан, диләр. Эт тырнагы!
Гайшәбикә тагын нидер әйтмәкче иде – Гарифҗан туктатты:
– Җитте сезгә! Сахап кебек чиста, саф күңелле кеше турында шундый сүзләр әйтергә ничек телегез бара?!
Гайшәбикәне туктатырсың, бар. Ул инде тәмам кызган иде:
– Синең, Кыяк, үзеңнең дә артың чиста микән әле?! Син Сахапны үлде, үзем күмдем, дип сөйләп йөрисең. Бактың исә, үлмәгән. Менә ышан сиңа. Анда, тегендә, минәйтәм, бергәләп шухыр-мухыр китермәдегез микән? Өр- яңа машина алып куюың да шикләндерә. Юк, син сугышта да әмәл-чөмәл китереп йөргәнсеңдер!..
Әминә дә түзмәде:
– Шул ике ишекле бөкре машинаны да күпсенмәгез инде. Минем ирем – Берлинга барып җиткән кеше. Ил өчен җилкәсен умырттырган кеше. Ике орден, биш медаль алган кеше, – диде горурланып.
– Әй, беләбез инде ничек сугышканын. Күпер астында качып яткан. – Гайшәбикә ихахайлап көлде.
– Тәк, сезгә өйләрегезгә кайтып йокларга вакыт түгелме?! – Гарифҗан сәгатькә карап куйды.
– Безне кайтарып җибәреп, Сахап белән тагын берәр афёра эшләмәкче буласыңдыр әле.
Гайшәбикәнең бу сүзләреннән соң Гарифҗан исән калган кулын селтәп куйды да киенеп тагын чыгып китте. Чыкканда, ишекне кинәт ачуы булды, Чатан Шәйхине бәреп ега язды. Шәйхи шыпырт кына чоланга кергән дә карчыкларның Сахапны сүтүен ишек аша тыңлап торган. Ул үзе чатан булуы аркасында сугышка бармый калган. Фронтовикларны сөйми. Гомер буена шикаять язып, тырнак астыннан кер эзләп, авылдашларының канына тоз салып яши. Гарифҗан аңа дәшмәде, чыгып китте. Шәйхи өйгә керде. Бусагага утырды да кыскарып беткән керле галстугын рәтләде, тонык күзләрен идән ярыгына текәп, җәенке борынын бертуктаусыз тарта-тарта сөйли башлады:
– Кыякны әйтәм, үзе Сахапны сугышта үз кулларым белән күмдем, ди, үзе авыл бетереп шул Сахапны эзләп йөри. Что-то монда не чисто. Гарифның орден-медальләре дә үзенеке микән әле? Тикшертәсе бар.
Шәйхигә Әминә:
– Их, син... Ходай бар бит! – дип кенә әйтә алды.
Ул арада Гарифҗан кире әйләнеп керде һәм карчыгына эндәште:
– Әминә, мин бая гараж ишеген ябып йөргәндә, бер ир заты безнең чоланнан
нәрсәнедер урлап чыгып китте. Култык астына кыстырган иде. Артыннан чабып та карадым, кычкырып та карадым. Караңгыда юк булды.
– Безнең анда кеше тиярлек әйбер юк.
Маһибану сикереп торды:
– Ах мөгтәтләг, минем сыегга башак болгата тогган таягымны алып чыгып китсеннәг тагы, Уф, үләм! – дип мәтәлә-кадала чыгып китте.
Гайшәбикә дә сикереп торып ишеккә ташланды:
– Бүрек, минем бүрек!..
Алар ни арада әйләнеп тә керделәр. Гайшәбикә, шәлен артка шудырып, чәчләрен йолкый-йолкый кычкыра башлады:
– Бүрек юк! Юк бүрек!!!
– Нинди бүрек иде соң ул? – дип сорады Гарифҗан
Гайшәбикә Маһибану кулындагы бүреккә төртеп күтсәтте:
– Нәкъ менә шундый бүрек. Өч йөз тәңкәгә алдым бит мин аны. Каравыл!
Милиция!!!
Маһибану, йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыгарып, аңа карады:
– Өч йөз тәңкә! Безгә өч йөз иллегә алдым, дидең бит. Ах, алдакчы тәге.
Спикуянт! Җитмәсә, ике бүгеге булган. Бесен тышта калдыгып кегән. Хәессез. Күг әле син аны, безне Әминә белән талаштыгып, бүгегенең бәясен күтәгеп утыга бит. Оятсыз! Мә бүегеңне! Алмыйм. Ату үзеңә бег бүгек тә калмады. Нишшәп өч йөз сумлык бүгекне дүт йөз җитмешкә алыйм ди мин?! Башка тай типмәгән.
Ул бүрекне яңадан Гайшәбикәнең башына кидереп куйды. Тегесе ни әйтергә дә белмәде, аптырагач:
– Бәлки, Әминә, син алырсың? – диде.
– Юк, юк, кирәк түгел. Бабайга сарык тиресеннән тегелгәне дә ярар.
– Һай бүрегем, бүрегем! Тизрәк милициягә хәбәр итәргә кирәк.
– Нинди милиция турында сөйлисең син?! – диде Гарифҗан. – Милициягә әйтсәң, синең үзеңне эләктерәчәкләр. Спекуляция өчен!
– Һай Аллам. Кайсы якка китте соң ул, мур кыргыры?
– Күкчә ягына таба чапты.
– Син дә инде, Гарифҗан, шунда авызыңны ачып карап калмасаң...
– Чабып карадым – булмады. Кычкырып карадым – булмады. Кая инде ул, мин – инвалид, нишли алам?!
Гайшәбикә урындыкта мәлҗерәп утырган Илдар-Гитлерны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды, яңагына йөгән сабы белән чәпелдәтте. Сискәнеп уянган, күзләре кызарган Илдар-Гитлер башта берни аңламый торды. Гайшәбикә аңа, ат менеп, Күкчәгә чабарга, бүрек карагын тотарга кирәклеген кат-кат әйтте. Тоткан тәкъдирдә бер ярты вәгъдә итте. Гитлер Гайшәбикәнең үтенечен «ярты» дигәнен ишеткәч кенә аңлады һәм әйтеп куйды:
– Җүнле аты да юк бит әле аның.
– Стансага җигеп менгән атың... – Гайшәбикә йөгәндәге авызлык белән Илдар-Гитлерның корсагына төртеп алды.

– «Бабушка»ны әйтәсеңме? Үшән бит ул. Аның белән авыл башына чыгып җиткәнче, теге «салкын тәпи»дән җилләр исәчәк.
– Туктале, – Гайшәбикә, нидер исенә төшкәндәй, пауза ясап торды һәм Гарифҗанга борылды. – Мин кергәндә, чоланыгызда ут юк иде бит. Ул мөртәт ничек күреп алган соң бүрекне?
– Бая чыкканда, утны мин кабызган идем шул.
– Ах, ахмак. Болай булгач, син урлаткансың минем бүрекне. Үзең урлаткансың – үзең түлисең!
– Кем кушкан иде соң сиңа минем өйгә бүрек ташырга?! Мин синнән бүрек сорамадым. Ут – минеке, теләсәм – яндырам, теләсәм – сүндерәм!
– Хәзер нишләргә инде? Ничек тотарга ул хәерсез каракны? Мин бүрекне кем урлаганын беләм. Беләм мин бүрекне кем урлаганын. Безнең авылда бүрек урларлык мужик юк. Аны урлаучы, беләсезме, кем? Аны урлаучы... Аны урлаучы... Сахап! Сез аның бүген төнлә колхозга акча алып кайтырга тиешле бухгалтер Әсгать белән кассир Анжеликаны стансадан алып төшәсе ат каршына чыгуын да юкка, дисезме?! Таларга чыккан бит ул. Юньле кеше төн уртасында Либәдән урманыннан чыгамы?! Ярый әле, Әсгать белән Анжелика кайтмаганнар. Әсгать акчага үзе генә китсә, шул көнне үк кайтып җитә, Анжелика белән китсәләр, өч-дүрт көнсез кайталмыйлар. Ярый әле кайтмаганнар. Бәхетләре бар икән. Шулар аркасында Гитлер да исән калган. Югыйсә өчесен дә атып үтереп, ат белән акчаны алып качкан булыр иде. Син аның кесәсендә коралы юк дип уйлыйсыңмы? Андый кеше төнлә, акча таларга коралсыз чыгамы?!
– Нинди талау, нинди корал турында сөйлисең, – диде Гарифҗан, тыныч кына.
– Белмәмешкә сабышып торма инде. Бүрекне дә, күрә торып, юри урлаткансың. Бер шайка, бер банда сез. Тентесәң, синең дә коралың бардыр әле. Юк, районга хәбәр итәргә кирәк моны. Өтермәстә кораллы бандитлар качып ята! Әйдә, Шәйхи, киттек. Районга хәбәр итәбез.
– Киттек!
Маһибану да аларга иярмәкче иде. Туктап калды. Әминәгә соравы бар икән. – Каале, уф, үләм. Әминә, дим, сыег күшәмәсә ни була? Мәһдиевнең бегәг
җигендә язылмаганмы?
– Сыер күшәмәсә, ни буласы язылмаган, ә менә бәхетеңне сыер сөзсә, ни буласы язылган.
– Ни була? Мәһдиев нәгсә дигән? Бәхетеңне сыег сөзсә...
– Көтү көтеп эшләгән акчаңны да җыеп алалмассың, дигән.
– Күг әле. Шулай дигән, ә?! Исән вакытта кайтыйм. Йә малга башак бия тогган таягымны апкитәгләг.
Гарифҗан әйтеп куйды:
– Бәхетеңне сыер сөзсә, малга башак бирә торган таягыңнан да колак кагарсың.
** *
Чатан Шәйхи, Гитлер-Илдар, Гайшәбикә, Маһибану чыгып киткәч, өй тынып калды. Гарифҗан белән Әминә оныклары Артурны уятып, чоланга алып чыгып, чиләккә «пес» иттерделәр. Аптырашта калып бераз утырдылар да яңадан йокларга яттылар.
Яттылар гына, тагын тәрәз шакыдылар. Тагын кырыйдагы тәрәзәне.

Гарифҗан белән Әминә берьюлы сикереп тордылар. – Кем бар анда?
– Кем син?
– Ник дәшмисең?
Тагын яттылар – тагын тәрәз шакыдылар. Бу юлы уртадагы тәрәзәне. Отыры шакылдау тавышы түрдәге өченче тәрәзәгә күчте. Ул көчәйгәннән-көчәя барды. Әминә сәкегә утырып укый башлады:
– Әгузе билләхи минәш шәйтан ираҗим, бисмилләхир-рәхмән-ирәхим... Гариф, тагын шакыйлар!..
– Кара, кем, ник дәшмисең. Сахап, син мәллә?.. Сахап!..
– Карале, Гариф, әйдә, без дә дәшмибез. Кагар-кагар да китәр.
– Ничек дәшмисең инде? Туктаусыз кага бит ул. Йокы бирми бит ул. Кем булыр ул? Сахап булса, әйтер иде инде.
– Юк, Сахап та түгел бу, чёрт та түгел бу. Юк, чёрт бу. Җен! Җеннәр шулай күзгә күренмичә генә шакылдап йөриләр, ди, бит. Бәлки, бичурадыр.
– Алай дисәң, бичура нишләп тышта йөри әле ул?! Ул бит өйдә, өй эчендә булырга тиеш. Өйне сакларга тиеш.
– Кемдер бар инде.
Өйдә берникадәр вакыт тынлык булып алды. Әминә белән Гарифҗан да урыннарына барып яттылар. Тагын шакыдылар. Бу юлы тавыш – ишек янындагы тәрәзәдә.
– Гариф, ишетәсеңме? – Әминә иренә төртеп алды. Ул акрын-акрын ишеккә килә. Ишекне каерып керсен тагын. Син әйбәтләп бикләгән идеңме? Ә бакчага чыга торган икенче ишек яхшы бикләнгәнме? Җитмәсә ике ишек бит әле.
– Келәсен төшердем инде.
– Карале, Гариф, тере килеш күмгәнгә, Сахап сиңа ачу тотып йөрмидер ич? – Уйлыйм-уйлыйм да уелыплар китәм, диярсең. Сахапны әйтәм. Пуля
маңгаена тиеп тә исән калырга мөмкинме? – Чынлап үлгән идеме соң ул?
– Без үлгән дип күмдек инде.
Ул исән булганмы?
– Үзен күрмәдек бит әле. Белмим, башым катты.
– Син беркайчан да югалып калмый торган идең бит, Гарифҗан. Бу Илдар- Гитлер сине дә аптырашта калдырды, ә?! Чын Гитлерны Берлинга барып туздырганны, монда конюхка сүз әйтә алмыйсың.
– Илдар-Гитлер дөрес сөйли бит. Нүжәли теге карт ишетеп-белеп алып кабердән казып чыгарган инде аны, ә?! Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Кабердән казып чыгарган тәкъдирдә дә кырык елдан артык хәбәр-хәтерсез йөрергә кирәк бит.
Өйдә кыңгырау тавышы яңгырады.
** *
Өйгә атылып-бәрелеп милиционер килеп керде. Кулында – пистолет. – Теге бандит кайда? – дип сорады ул Гарифҗаннан.
– Нишләп бандит булсын ул. Син сүзеңне үлчәп сөйләш.
– Белербез без аның кем икәнен.
– Тукта, без әле башта синең кем икәнне белик.
– Күкчәдән булам мин. Сезнең өр-яңа участковый. Менә кичә генә пушка бирделәр, – ул, башын югары чөеп, пистолетын үбеп алды.

– Шулайдыр шул. Синең кебек пистолет тотып йөргән кешене монда күргән юк иде әле.
– Тәк, кайда ул? Әйтәсеңме, юкмы? Әйтмәсәң – үзем табам.
Ул берара аркасы белән диварга ышкылып барган булды. Аннары идән буйлап тәгәрәп китте. Карават башына чүгәләп тыңлап торган булды, өй эчендә тавыш-мазар юкмы янәсе. Кульбит ясады... Кискен хәрәкәт белән кием шкафына ташланды. Аны ачып, актарып карады. Шулвакыт тәрәз шакыдылар. Участковый, пистолетын сузып, урамга ташланды.
** *
Артур да йоклый алмады... Аягына – бабасының киез катасын, өстенә бишмәтен киде дә тагын чоланга чиләккә пес итәргә чыкты. Бу хәйлә генә иде. Чоланга ике ишек чыга. Берсе – өйнеке, икенчесе – келәтнеке. Малайның исәбе – келәткә кереп, әбисенең берәр җимешен чәлдерү. Шуңа күрә әбисе белән бабасына берни сиздерми, шыпырт кына чыкты. Өрек, күрәгә ярата ул. Үскәч, эшли башлагач, бөтен акчасына җимеш кенә алып торачак. Артур келәткә керде. Утны кабызды. Җимешне тапты. Авызына капты. Үзе дә капты.
– Әһә, эләктеңме, җимеш карагы!
Өстенә шинель кигән бер солдат дәшә икән.
– Мин карак түгел.
– Ничек инде карак түгел. Җимеш урлап маташасың бит!
– Юк, карак түгел. Карак ул бөтен җимешеңне чәлдерә. Ә мин берне генә алам. Ә син нишләп йөрисең безнең келәттә? Син кем?
– Мин дә җимеш эзлим.
Йокы аралаш өйдәге төнге сөйләшүләргә колак салып яткан малай бу ят кешенең Сахап булырга тиешлеген чамалады.
– Син кичә станса юлында акча таларга чыккан абзый мәллә. Сатлыкҗан!
Эт тырнагы.
– Эт тырнагы. Каян чыккан сүз ул? Кем әйтте аны?
– Алам-сатам Гайшә әби әйтте.
– Кайда, кемгә әйтте?
– Кичә төнлә безнең өйдә сине көтеп утырганда ,Уф, үләмгә әйтте.
– Алар мине нигә көтте соң?
– Алам-сатам сиңа бүрек сатмакчы булган иде. Уф, үләмнең бакча башындагы кибәнен сүтеп, печәнен печәнлеккә кертәсе бар. Шуңа көттеләр. – Ул печәнне мин кертергә тиешмени?
– Кем кертсен инде аны тагын?! Безнең авылда сәнәк тотарлык мужик юк.
– Кая китте соң алар?
– Үлеп беттеләр.
– Тагын сугыш-мазар булмагандыр бит?!
– Саескан салган баштан таудан тракторы белән тәгәрәде, Әпчи салган баштан өшеп үлде, Тазторна салган баштан поезд астына эләкте, Донжуан салган баштан бер хатынның өендә начар аракы эчте. Бүре Мисбахы салган баштан түбәдән егылып төште, Берия салган баштан Казанда 7 нче катта яшәүче бер хатынның өендә балконнан егылып төште, Үтүк салган баштан электр тогына эләкте...
– Барысы да салган баштан. Ә салмаган баштан үлгән кеше бармы соң?

– Бар. Уф, үлдем бар. Ул гел «Уф, үлдем», – ди. Үзе исән. Мал асрый. Печән кертергә сине көтә.
– Әбиең көтмиме?
– Әби дә көтә. Бүген төнлә бизәнә-бизәнә көтте.
– Әбиең бизәнәмени? Бизәнмичә дә матур иде бит ул.
– Каян беләсең, абый?
– Без күршеләр идек. Синең әбиең авылның иң чибәр кызы иде. Әбиең белән бергә акбаш, какы җыеп, бергә су коенып үстек. Бар иде яшь чаклар. Җәйләрен капка төбендә кич утырулар, су буендагы кичке уеннар. Ул Сабантуйлары, печән өсләре. Әбиең белән бик дус идек без. Ул миңа, фронтка киткәндә үзе чиккән кулъяулык бүләк итте. Һай ул кулъяулык! Почмагына «Сахапка» дип язып куйган иде. Сугышта авыр вакытларда мин шул кулъяулыкны кулыма алып сагынуымны баса, күңелемне юата идем. Атакага күтәрелгәндә, бер кулымда – автомат, бер кулымда шул кулъяулык иде. Һай ул кулъяулык! Һай аның чигешләре! Синең әтиең-әниең дә шушы йортта яшиме?
– Әти – юк. Әни мине ташлап китте.
– Нигә ташлады?
– Ул кияүгә чыкты. Кияве мине алмады. Шуңа күрә мин әби белән бабайда яшим. Менә аның «подругасы» улын ташламады. Кияүгә улы белән чыкты. – Сездә хәзер хатыннар башта бала таба. Аннары кияүгә чыгамыни?
– Юк, абый! Нишләп алай дип әйтәсез? Минем әни кияүгә чыккач та бала тапты. Хәзер шуны карый. Әби сине ярата иде мәллә?
– Белмим шул, яратты микән? Мөгаен, яраткандыр. Яратмаса, кулъяулык бүләк итмәс иде. Безнең заманда кызлар кулъяулыкны сөйгән ярларына гына бирәләр иде. Яраткандыр, яраткандыр...
– Мине күрше кызы Ләйсән яратмый.
– Яратадыр. Синең кебек матур, кыю малайны ничек яратмасын?!
– Юк, яратмый!
– Син аны берәр җиргә чакыр. Йә чана, йә чаңгы шуарга.
– Әй, җәй көне бер чакырган идем. «Әйдә, урманга каен җиләге җыярга барыйк әле», дигән идем. Бармады, ачуланды. – Ни диде?
– «Пошёл ты, сексуальный маньяк», – диде. Сексуальный маньяк – ни дигән сүз ул?
– Маякмы?.. Маяк – ул юл күрсәтүче. Начар сүз әйтмәгән ул. Син аны тагын чакыр.
– Ачуланса...
– Ачулансын. Кызлар алар юри ялындыра. Ачуланган булалар. Белеп тор, барыбер яратачак ул сине.
– Сез, абый, чынлап әйтәсезме?
– Валлаһи.
– Абый, сезгә дә бер җимеш алып биримме?
– Рәхмәт! Мин җимеш ашамыйм.
– Мин яратам җимешне. Әби аны Казаннан алып кайткан саен миннән
яшерә. Яшермәгән җире калмады. Мин барыбер табам. Эт белән бер инде мин. Ә син, абый, җимеш ашамагач, ник кердең соң бу келәткә?
– Кил монда, үзеңә генә шыпырт кына әйтәм. – Сахап иелде дә Артурның колагына пышылдап кына ниләрдер әйтте-аңлатты...
– Аңладым мин сине, абый. Аңладым! Эзләрмен!

** *
Бүген бу өйдә йокы юк икән инде. Менә тагын Гайшәбикә белән Маһибану килеп керделәр. Берсе – бүрек, икенчесе башак таягын эзләп йөри. Гайшәбикә керүгә сорады:
– Сахап юкмы? Ың-шың да ишетелмиме? Вәйт сатлыкҗан, бүрекне алып качты бит?! Колхоз акчасын талый алмасам да, бүрек эләктердем, дип сөенәдер әле. Күр әле син аны, ә?! Төнге сәгать бердә Либәдән урманыннан акча таларга чыккан бит. Кесәсендә коралы да бар инде аның. Тәгаен генә. Андый кеше пистолетсыз йөрмәс. Алла сакласын!
– Сыегыбызны атып китә күмәсен тагын, – диде Маһибану, борчылып.
– Сыер, дисең син, – диде Гайшәбикә Уф, үлдемнең кысыр хәсрәт белән йөрүенә ачуы килеп. – Үзебезне атмаса, диген. Бөтен авылны кырып салырга мөмкин ул хәерсез.
Әминә, бүтән боларның сүзенә кысылмыйм, дип, үз-үзенә сүз бирсә дә, әйтергә мәҗбүр булды:
– Сез аның пистолетын күрдегезме? Бүрек урлаганын күрдегезме? Үзен дә күрмәдегез бит әле. Ничек телегез бара кешегә яла ягарга.
– Без яла якмыйбыз. Чынын сөйлибез. Гитлерны да үлгән дип чыгардылар. Бактың исә, бик җылы бер илдә, диңгездә су коенып ята, ди. Алма-хөрмә ашап... Шул Гитлер белән бергә ятмадылар микән әле алар?! Сугыш вакытында шимбә-якшәмбе шул Гитлерга кунакка йөргәндер әле. Тегесе мунча ягып, ит бәлеше салдырып, коймак, өчпочмак, бавырсак, кош теле, кыстыбый пешертеп көтеп торган инде. Башкалар окопта ачка интеккәндә, балда-майда йөзгән болар.
Бу сүзләрне ишеткәч, Гарифҗан укып утырган гәҗитен бер читкә куйды да, иңенә бишмәтен салып, өйдән чыгып китте. Озак йөрмәде тагын үзе. Тиз керде. – Күпме акча җилгә очкан, – диде ул, ишекне ачуга. – Шуны җыйган кеше череп баеп калачак!
Акча сүзен ишетүгә, Гайшәбикә дерт кабынды:
– Ни сөйлисең соң син? Нинди акча, кая очкан?
– Ник, сез ишетмәгән идегезмени әле?! Безнең колхоз вертолёт сатып алды бит. Колхозчыларга хезмәт хакына өләшәсе акчаны районнан шул вертолёт алып кайтасы дигәннәр иде. Бухгалтер Әсгать белән кассир Анжелика кичә поезд белән кайтмауларының хикмәте булган. Төнлә вертолёт белән кайтканнар.
– Акча алып кайтканнармы?
– Алып кайтып җиткерә алмаганнар.
– Ни булган?
– Авария! Кирәмәт тавын хәвеф-хәтәрсез генә менгәннәр. Тау менгәч – һәлакәт.
– Әстәгъфирулла. Харап икән эш. Тагын теге мөртәтнең кулы бу. Төнлә станса юлында талый алмагач, вертолётны атып төшереп таламакчы булгандыр колхоз акчасын. Вертолётның, дим, кешеләре үлмәгәнме соң?
– Әсгать – катапульта.
– Әсгать катып үлгән?!
– Анжелика – катапульта!
– Анжелика да катып үлгән?!
– Катып үлмәгән. Катапульта. Катапультироваться итеп исән калганнар. – Катып үлеп исән калганнар. Ә акча?!
– Капчыгының авызы ычкынып китеп, акча кырга сибелгән. Хәзер авылның эте дә, бете дә шунда акча җыярга чапты.
– Акча җыярга! Без нишләп монда утырабыз соң әле алайса?! Тиле саткан кеше кебек. Әйдә, Маһи, чаптык. Күбрәк җыйсаң, минем бүрекне алырсың.
** *
Кирәмәт – хәтәр тау. Текә. Җитмәсә кырт киселә. Гайшәбикә белән Маһибану упкынга очтылар. Ярый әле, кар бар. Шул коткарды. Имгәнмәделәр. Кесәләре, җиңнәре, бөтен җирләре тулды. Акча белән түгел, кар белән. «Ах, Кыяк безне тагын алдады», – дип кайтырга чыктылар. Каршыларына Чатан Шәйхи очрады. Тауга вертолёттан акча сибелгәнен Гарифҗан аңа да әйткән иде. Шәйхи Гайшәбикә белән Маһибануны әллә күрде, әллә күрмәде. Тауга, акча җыярга чапты...
** *
Тышта караңгы әле. Гарифҗан белән Әминә таң атканын көтеп тормадылар, мал карарга чыгып киттеләр. Гарифҗан абзарда сыңар кулы белән сыер астын җыештырып калды, Әминә өйгә суга кереп китте. Өстендә – мал янына кия торган иске-москы кием, кулында – яньчелеп-каралып беткән чиләк. Аның тыштан керүе булды – ишек янында басып торган Сахапны күреп алды. Ул нишләргә дә белмәде. Өй яңгыратып кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
– Сахап!
– Әминә!
– Сахап!
– Рөхсәтсез кергәнгә ачуланма инде. Тәрәзәне шакып карадым. Эндәшүче булмады. Күрәм – ишек ачык.
– Һай Аллам! Нишлим соң? Оятка калдым бит. Зинһар, миңа карамый тор. Өс-башымны алыштырыйм. Үземне рәткә китерим хет. И Аллам, иреннәремдәге иннекне дә әле генә мал карарга чыгар алдыннан гына сөртеп аттым бит.
Ул тиз-тиз генә өстен алмаштырды, чәчләрен рәтләде, калфагын, бәрхет күлмәген киде, битенә пудра сылады, иреннәренә иннек тартты. Кулларын җәеп, Сахап каршына килде:
– Күр әле, Сахап, син исән. Бер дә үзгәрмәгәнсең дип әйтимме соң? Әйдә, Сахап, кеше төсле күрешик инде. Яшьлекне искә төшереп кочаклашсак та, гөнаһысы булмас.
– Ярар, күрештек бит инде.
– Нишләп алай дисең. И-и-и, әллә ничек кенә булды әле бу. Үпкән-кочкан чакларыңны оныттыңмыни?
– Үпкән-кочкан җилгә очкан.
– Очмаган, бер дә очмаган, дип җырлыйлар бездә... Хәер, яшьлек хисләре суынгандыр шул инде. Күрешмәгәнгә ничә еллар? Туктале, Сахап, син исән- сау була торып та нишләп бер хәбәр дә бирмәдең. Кайларда йөрдең соң син? Гарифҗан сине үлде, диде бит. Үзем җирләдем, үзем гүргә иңдердем, үз кулларым белән, дип ант эчте. Алдаганмыни мине?!
– Юк, алдамаган. Гарифҗан – әйбәт кеше. Чын дус. Син аның кадерен бел. Андыйлар сирәк була. Фронтта аның белән бергә булуыма мин бик шат. Һәрвакыт бер-беребезгә терәк булдык, һәр тапканны бүлешеп ашадык. Бары 
– бергә, югы уртак иде. Ул беркайчан да зарланмады, кеше белән әчелешле булмады. Шуңа да аның белән миңа рәхәт иде.
– Ничек болай булды соң әле бу? Гарифҗан алдамаган. Син исән. Үлеп терелдеңме, тереләй үлдеңме? Һаман башыма сыймый. – Башын Сахапның күкрәгенә куймакчы булды.
Шулвакыт өйгә Гарифҗан килеп керде. Ул баярак Маһибануның өйгә үк алып кереп, онытып калдырган башак таягын эләктереп алды һәм аны бер- берсенә елышып торган парның баш очында болгый башлады. Аннары Сахапка берне тартты. Таяк шыртлап сынды.
– Мин, юләр, – диде ул, Әминәгә күзенең агы белән карап, – сыерны җылы абзарга кертмичә, синең өйдән су алып чыкканыңны көтеп торам. Ә ул монда гыйшык-мыйшык уены уйнарга җыена. Күр әле син аны, ни арада чишенгән, ни арада бизәнеп өлгергән. Гомер кимәгән бәрхет күлмәген киеп куйган бит.
– Әстәгъфирулла. Ни сөйлисең син, Гарифҗан. Нинди гыйшык-мыйшык уены ди ул. Сахап кайткан бит. Ник күрешмисең? Ник кочаклашмыйсыз?
– Без күрештек инде.
– Әйе, әйе, күрештек.
– Күрешкәнегезне нигә миңа әйтмәдең? Сахап, чыннан да, кайтты, дип әйтергә була бит. Югыйсә, әллә ниләр уйлап бетердек.
– Сахап алдында түшләреңне, арт саннарыңны күрсәтәсең килдемени? Хәер, күрсәткәнсең ич инде. Күлмәгеңне аның каршында алыштыргансыңдыр ич. – Авызыңнан җил алсын бу сүзләрне. Ничә ел торып ишетмәгәнемне ишеттем. Алла бар бит, Гарифҗан... Ул күреп тора. Юк, карап-карап торам да, бу арада бик сәер тотасың әле син үзеңне, Гарифҗан. Гайшәнең әйткән сүзләре дөрес, ахры. Юкка шикләнмидер ул. Ничәмә-ничә ел күрешмәгән, сугышта бергә булган ике фронтовик. Очрашуыгыз кешенеке төсле түгел. Кыңгыр эш
кырык елдан соң да беленә, диләр. Сугыш беткәнгә кырык ел.
** *
– Стоять. Коралыңны ташла! Кулыңны күтәр! – участковый пистолетын Сахапка төбәде.
– Мин коралны кырык икенче елда ук ташладым.
– Кесәңнең эчен чыгарып селкеп күрсәт.
Участковый каршына Гарифҗан килеп басты:
– Нигә бәйләнәсең син аңа? Нинди чебен булып тешләде ул сине?
– Молчать. Хәзер, абзый, сине дә арестовать итәм. Өеңдә кораллы бандит асрап ятасың. – Мент пистолетын Гарифҗанга төбәде.
– Син, энем, корал бирделәр, дигәч тә, алай бик масайма. Без күп күрдек инде андый коралларны.
– Үзең куркып калдың бит әле. Әнә кулларың, аякларың калтырый.
– Курыктым. Ых иттем. Култык астындагы өч бөртек җоным селкенеп куйды.
– Курка торган куян тиресен без кырык беренче елда ук салып аттык, энекәш. – Бу сүзләрне Сахап әйтте.
Участковый пистолетын Сахапка төбәде.
– Стоять. Атам хәзер.
– Безгә, энем, күп аттылар инде. Пистолеттан да аттылар, автоматтан да аттылар, пушкадан да аттылар, танктан да аттылар. Баш очында тимер козгыннар да очып йөрде. Куркыта алмадылар.– Хәзер бер пуляны йөрәгеңә утыртып куям.
– Тимер кыйпылчыклар, ядрәләр миндә күп утырды инде. Башта да, аякта да. Син, энем, ул тимер, кәкре бармагың белән өеңә кайтып уйна.
– Ах син шулай дип торасыңмы әле? Атам хәзер. – Ат!
– Атам!
– Ат, кабахәт!
Өйдә шартлау тавышы яңгырады. Әминә җан ачысы белән кычкырып җибәрде.
– Һай Ходаем! Сахап! Сахап!
Сахап йөзе белән өстәлгә капланды. Әминә аның янына йөгереп килде, аннары участковыйга ташланды. Мент, ике кулы белән битен каплап, идәнгә чүгәләде.
– Ай! Нишләдем мин, нишләдем мин, – диде ул, елый-елый. – Мин бит кеше үтердем! Ялгыш... Ялгыш аттым мин аңа. Кичерегез мине!
** *
Ишегалдында рупордан тавыш яңгырады. «Место встречи изменить нельзя» фильмыннан Высоцкий тавышына охшаган тавыш:
«...Граждане бандиты!
Внимание!
Ваша банда полностью блокирована. Оба выхода перекрыты. Так что предлагаю вам сдаться. В связи с особой опасностью вашей банды, я имею указания руководства живыми вас не брать.
Выходи по одному.
Перед дверью останавливаться.
Стволы и ножи выбрасывать. Дверь под прицелом... Так что без всяких фокусов. Шаг в право, шаг в лево, попытка бегству, стреляем без предупреждения. Пошли...»
– Һай, Ходаем, Гарифҗан, нишлибез инде? – Әминә елый башлады. – Чыгарга кушалар бит. Һай, Ходаем, бар икән күрәселәр. Картлык көнемдә шундый хәлләрне күрермен дип башыма да китермәгән идем. Сахапны харап иттеләр, хәзер сине дә харап итәләр бит.
Шулвакыт Сахап башын күтәрмәсенме?!. Гәүдәсен өстәлдән алды. Тураеп басты. Горур атлап, акрын гына ишеккә килде һәм чыгып китте.
– Өнемме бу, төшемме? Нинди могҗиза бу? Сахап исән бит! Үлмәгән бит! Күр әле! – Бу юлы Әминә шатлыгыннан елый иде.
Рупор тагын телгә килде:
«Теперь Горбатый! Выходи, Горбатый!»
– Горбатый дигәне синдер инде, Гарифҗан. – диде Әминә. – Нишләдегез
соң сез? Нинди ярамаган эш эшләдегез? Әйт инде. Алып китәләр бит сезне. Синсез нишләрмен мин, Гарифҗан?
Гарифҗан белән Сахап чыгып киттеләр. Аларга Сахапның исән булуына гаҗәпкә калган участковый да иярде. Аптырашта калган Әминә дога укый башлады: «Әгузе билләһи минәш-шайтани-раҗим...» Шактый озак укыды ул. Гарифҗан белән Сахап кереп бүлдерделәр. Әминә шатлыгыннан кычкырып җибәрде:
– Сез исән! Сезгә тимәделәрме?
– Тимиләр, карчык, тимиләр безгә. Безнең намус чиста!

 – Алар киттеләрме соң инде?
– Киттеләр. Участковыйны да алып киттеләр. Бер гаепсез кешегә аткан өчен. Үзе сөйләп бирде.
Ишек катында гаҗәпләнү белән тулы карашын Әминәгә төбәгән Сахап әйтеп куйды:
– Безнең заманда башта кешене кулга алалар, аннары төрмәгә утырталар, аннары аталар иде. Хәзер башта аталар, аннары кулга алалар икән.
– И-и-и, әйтмә дә инде, Сахап. Сорарга да онытып торам икән. Синең хәлең ничек соң, Сахап? Теге җүләр сиңа атты бит. Күкрәгеңә атты. Пуля шинелеңне тишеп керде. Нишләптер кан чыкмаган?!
– Борчылма, Әминә. Зыян юк.
– Уйлап-уйлап торам да гаҗәпкә калам мин, Сахап. Сине күмәләр, син кабердән чыгасың, сиңа аталар, син исән каласың?
Шулвакыт ишек ачылып китте. Өй тутырып Гайшәбикә белән Маһибану килеп керде. Гайшәбикә Гарифҗанга ташланды:
– Ах син, Кыяк, чукынчык, безне алдагансың ич. Күр әле нишли бит, акча сибелгән, дип, безне җәһәннәм тишегендәге Кирәмәт тавына җибәрә. Бардык. Анда вертолёт та юк, акча да юк. Чёрт та юк. Ну, Кыяк!
– Шулай итеп кенә котылмасаң сез гайбәтчеләрдән. Үземнең өемдә миңа, минем фронтташ дустыма яла ягып утырасыз бит. Алдап-йолдап кына котылып була сездән. Кусаң да китмисез бит сез.
– Шул Кыяктан алданмам дип үз-үземә күпме сүз биргәнем бар. Тәки алдый бит, нәгаләт. Бигрәк шома бәндә инде. Өстенә таракан җибәрсәң, таракан таеп егылачак, валлаһи.
– Ул сезгә әйтте бит, – диде бер читтә әле көлеп, әле елмаеп басып торган Әминә, – вертолёт тау менгәч һәлакәткә дучар булган, диде. «Вертолёт тауга ничек менсен инде?» дип сорарга икегездән берегезнең башына килмәде. Аннары колхоз вертолёт түгел, «уфалла» арбасы да сатып алалмый бит. Акча дигәндә, дөнья...
Ул сүзен әйтеп тә бетерә алмады, Маһибану сынган, идәндә аунап яткан башак таягын күреп алды һәм җәнҗал куптарды:
– Уф, үлдем! Таягым. Минем малларга башак бирә торган таягым. Кем сындырды? Үтерәм! Сыкы пгескус симетә кәсисен, гат. Кетеметенмату сафичаха симофакси хиномате сыбыхабысбыду, зараза.
Шулвакыт чаршау артыннан Сахап килеп чыкты. Маһибану, сынган таягының бер башын тотып, аның өстенә килә башлады. Гайшәбикә дә чәчрәп торды:
– Тәк, тәк, тәк... Син – Сахап! Бүрекне бир! Бир минем бүрекне! Бирмәсәң, белеп тор, башың – сары май.
– Нишләттең таякны? Миңа яңа таяк табып бирәсең! – Бир бүрекне!
– Таяк!
– Бүрек!
Сахап тагын аптырашта калды:
– Нинди таяк, нинди бүрек сорыйсыз сез миннән?!
Бераздан Маһибану тынычланды. Ул Сахапның ничә көнгә кайтуын
сорашты. Сыерының күшәмәвеннән зарланды. Кунакны, бакчадагы кибәнне аударып, печәнлеккә кертергә үгетләде. Сахап астан сәнәк белән биреп тора. Гитлер печәнлектә алып тора. Уф, үлдемнең планы шундый иде. Ахырзаман 
җиткәндә, кем телеңә килсә, шул күзеңә күренер, ди. Маһибануның Гитлер исемен әйтүе булды – ишектә Илдар күренде.
– Һайн, Гитлер! – диде ул, кулын алга сузып.
– Хәлләр ничек, Гитлер? – дип сорады Гайшәбикә.
– Ал да гөл, калганын үзең бел. Бу арада акмаса да тама. Менә әле генә стакан махнул.
– Табигатьтә һәр көчкә каршы көч бар, Илдар. Тычканга – мәче, куянга – бүре, хатын-кызга – сәрхуш ир, сәрхушкә – Горбачёв, – диде Әминә.
– Горбач сүгеп тора – без салып торабыз.
– Каа әле, ул Гобачёв үзе сала микән? – дип сорап куйды Маһибану.
– Сала. Әмма нормасын белә, – дип җавап бирде Гайшәбикә.
– Номасы күпме икән соң аның?
– Ике рюмка.
– Илданыкы күпме?
– Ике стакан.
– Кү әле безнең Илдаг да номасын белә икән. Уф, үлдем.
– Ике стаканын белә. Аннары күпме эчкәнен үтерсәң дә белми. – Гайшәбикә Илдарга борылды. – Карале, Гитлер, мин сиңа ике стакан түгел, өч стакан салып бирәм. Авылга үзең алып кайткан шушы муркыргырыдан минем бүрекне генә алып бир. Шул урлады бит, мөртәт. Әйдәле, башына йөгән киерт тә...
– Бер литр куясыңмы соң?
– Куям, Гитлер, куям!
– Һи-и-и. Хәзер аны, айн момент. – Илдар ике кулы белән йөгәнне өскә күтәрде дә, чайкала-чайкала, Сахапка таба килә башлады.
Ул башта Сахапны – өйнең түренә, аннары, борылып, ишеккә таба кыса башлады. Йөгәнне киертәм дигәндә генә, Сахап ике кулы белән шинеленең изүеннән тотты да, күкрәген киереп, кискен селтәнү белән ачып җибәрде. Илдар һушын югалтып егылды. Йөгәнне үз-үзенә киертеп куюын сизми дә калды. Ыгы-зыгы башланды. Илдарны селкетеп, чәбәкләп карадылар. Ул һушсыз ята бирде. «Нашатырный» спирт иснәткәч кенә аңына килде. «Гитлер Гитлер инде ул, үз башына котыра», – дип әйтеп куйды Гарифҗан. Ишек төбеннән «Милиция! Милиция чакырыгыз!» – дигән тавыш яңгырады. Кирәмәт тавыннан Шырт Шәйхи кайтып җиткән иде. Аңына килгәч, Илдарның беренче сүзе шул булды:
– Скелет! – аннары өстәп куйды. – Ул үтә күренмәле!
Кемдер: «Өрәк!» – дип кычкырып җибәрде. Карчыклар: «Абау!» – дип читкә тайпылдылар.
– Күр әле, Гарифҗан, ул Сахапның үзе түгел икән бит, – диде Әминә, ачыргаланып.
– Үзе түгел икәнен мин башта ук белдем.
– Белдең, нигә әйтмәдең?
– Сезне сынап карыйсым килде. Кемнең кем булуын, ни уйлавын беләсем килде. Әйдә, кылансыннар әле, дидем.
– Син аның өрәк икәнен белә торып та көнләштеңмени?
– Мәхәббәт шундый инде ул, өрәктән дә көнләштерә.
– Аңа Маһиның башак таягы белән кундырдың бит...
Шулвакыт Маһибану: «Ах, Кыяк, син сындырдыңмыни әле минем таякны?
Сыкы пгескус симетә кәсисен, гат! Кетеметенмату сафичаха симофакси 
хинаматы сыбыхабысбыду, заразы!» – дип акырмакчы булган иде – өрәктән курыкты. Өрәк үзе дә бу вакытта сүз алып өлгергән иде:
– Әйе, минем инде ясин укылган. Җаным күктә минем. Мин аны 1942 елда ук бирдем. Илебез өчен, СССР өчен, Ватан өчен бирдем. Газиз җиребезне гитлерчылардан саклап калу өчен, соңгы тамчы каныма кадәр сугышкан фронтовик мин. Акча таларга да, бүрек урларга да кайтмадым. Фани дөнья белән исәп-хисапны мин күптән өздем инде.
Гариф, яшьти, дустым!
Син мине гафу ит инде. Син – җилкәңне умырттыра-умырттыра, Берлинга кадәр барып җиткән татар егете, орден, медальләр алган кеше – минем аркада күпме нахак сүз ишеттең. Ике тапкыр сиңа пистолет төбәделәр. Түздең, сабыр иттең, өрәк ул, дип акланып маташмадың. Рәхмәт, яшьти. Фронтовикларча тоттың үзеңне. Син хәйләкәр идең. Әмма акыллы, зирәк идең. Ул сугышта нәкъ менә шундыйлар җиңде.
Сез мине үлгәнемә үкенеп йөри дип уйлый күрмәгез тагын. Ил өчен үлү, ирләрчә үлү үкенечле була аламы? Мин бәхетле! Тормышның ваклыкларыннан өстен булуым белән бәхетле. – Аннары ул, Шәйхи, Гайшәбикәгә, Маһибануга карап, тавышын күтәрә төште. – Сез уйлаганча, сатлыкҗан да, эт тырнагы да, хыянәтче дә түгел мин. Сез мал өчен җаныгызны бирергә әзерсез. Ә менә ил өчен, халкы өчен җанын биргәннәр турында уйлап та карамыйсыз. Хыянәтчеләр – сез ул. Сез – хәтергә хыянәт итүчеләр! Хәтергә хыянәт итүчеләр – хәтәр кешеләр!
Син, Әминә! Чиста күңелле, ак-пакь кеше. Син укыйсың бит. Мине дә догаңнан калдырма! Үтенечем шул сиңа. Безгә хәзер бүрек тә, печән дә түгел, дога кирәк. Йәгез, бер дога!
– Күр әле, ә?! Менә гәеш. Җанлы җеназа булып чыкты бит әле бу, – дип әйтеп куйды Гайшәбикә.
Шунда Әминә бер авылда булган хәлне сөйләп алды. Малайлары әниләрен моргтан алып чыга. Анда мәетнең киемнәрен бер пакетка салып бирәләр. Болар мәетне туры авылның зиратына алып кайта. Пакетны сарайга аталар да оныталар. Әниләре кайта да килә, кайта да килә ди. Аптырагач, күрәзәчегә баралар. Теге әйтә, әниегезнең җан биргәндә өстендә булган һәм өйдәге кием-салымнары юылмыйча калган, ди. Шуңа борчылып кайта ул, ди. Безнең татарда мәетнең бер генә чүпрәген дә юмыйча калдырырга ярамый, ди.
Сахап китәм дигәндә генә, Артур торып чыкты.
– Абый, абый! Сез әйткән әйберне таптым. Сез келәттән чыгып китүгә таптым. – Малай кесәсеннән кулъяулык чыгарды. Артур аны Сахапка бирмәкче иде, Әминә эләктереп алды:
– Кулъяулык! Бәй! Сахап, син сугышка киткәндә, мин чигеп биргән кулъяулык бит бу. Бәй... Кайда яткан соң ул? – диде ул, табылдыкны әйләндереп карый-карый.
– Аны мин алып кайттым, – диде Гарифҗан. – Син, яшьти, ул кулъяулыкны беркайчан да үзеңнән калдырмый торган идең. Атакага күтәрелгәндә, аны учыңа кысып тота идең. Үлемнән саклый ул мине, дип әйтә идең. Тик менә мәктәп сүтәргә барган көнне аны алмагансың. Хәер, үлемгә барабыз дип беребез дә уйламады бит башта. Монда гына, диделәр. Эшкә, диделәр. Син хәтта гимнастёркаңны да кимәгән идең. Ялангач тәнгә шинель генә элгән идең. Бүген дә син шулай басып торасың. Кулъяулык гимнастёркаң кесәсендә калган булган. Аны миңа соңыннан гына бирделәр. Мин ул кулъяулыкны сакладым. Ул да мине саклагандыр. Чыннан да, талисман иде ул. Монда кайткач, мин аны Әминәгә күрсәтеп тормадым инде. Ни әйтсәң дә ышанмас дип уйладым. Ул кызга минем дә күз төшеп йөри иде бит. Кулъяулыкны келәттәге матчага кыстырып куйдым. Син, иптәш сержант, мине ачуланма инде.
– Нишләп ачуланыйм. Кулъяулыкны югалтмадың, ташлап калдырмадың. – Сахап, син ул кулъяулыкны алып китәргә кайттыңмы?
– Юк, ул сездә калсын. Сезнең иминлегегезне саклап торсын. Һәм... Һәм мине дә искә төшереп торсын. Онытмагыз безне – әрвахларны!
– Менә бит бер чүпрәге юылмый яткан сездә. Шуңа кайткан ул, димәк, –
дип әйтеп куйды Гайшәбикә.
– Юарга кирәк! Срочно! – диде Шәйхи.
– Әйе, кулъяулыкны юасы бар. Сезне дә юасы, күңелләрегезне юасы, җаннарыгызны чайкыйсы бар. – Аннары Сахап Артур янына килеп басты. – Ә сиңа, энекәш, рәхмәт! Чын егет икәнсең. Белеп тор, күрше кызы Ләйсән ярата сине. – Соңгы җөмләне ул малайның колагына пышылдап кына әйтте.
– Абый, чынлап әйтәсезме?
– Чынлап әйтәм! – Сахап ишекне ачты. – Мин китәм. Сезнең өчен ят бавыр мин. Озата чыкмагыз. Бу дөньядан адәм баласын ике тапкыр озатмыйлар.
Сахап китте.
Ул киткәндә, егет белән беренче тапкыр күрешергә баручы кыз кебек көттереп-ялындырып кына, кышкы таң атып килә иде.
Ниһаять, башкалар да өйләренә җыена башлады.
– Карале, Гайшә, син киткәндә, безнең чоландагы ватык суыткычтан бүрегеңне алырга онытма! – диде Гарифҗан.
– Нинди бүрекне?
– Теге Сахап «урлаган» бүрекне.
– Ах, Гарифҗан тәре, Кыяк тәре, үзе яшереп куйган икән. Мин шул бүрек
дип төн буена чәчемне йолкыдым... Бер сүз әйтми бит, ә. Бу кадәр Кыяк булырсың икән!
– Сезне шулай акылга өйрәтмәсәң...
– Бөтен чоланыгызны капшап чыктым бит, югыйсә.
– Соң инде шунда... Суыткычны гына ачып карыйсы бит.
– Кайчан суыткычтан бүрек эзләгәннәре бар әле. Булмаганны... – Бу тормышта әллә ниләр булырга мөмкин. Белеп тор!

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: