Логотип Казан Утлары
Хикәя

Мин Рейганны күрдем (хикәя)

Мәскәүдә эш белән йөрим. Калинин проспекты буйлап бара торгач, Кремльгә килеп чыктым. Монда халык, халык... Кремльгә керә торган юлны ике яктан камап алганнар бүген. Бүген Америка Президенты Рональд Рейганның Мәскәүгә сәфәре башлана бит!.. Аның аэропорттан Кремльгә килүен көтәләр. Эшем күп булса да, Рейган кадәр Рейганны күрмичә китеп буламы?!

Тормыш язган хикәяләр

Мәскәүдә эш белән йөрим. Калинин проспекты буйлап бара торгач, Кремльгә килеп чыктым. Монда халык, халык... Кремльгә керә торган юлны ике яктан камап алганнар бүген. Бүген Америка Президенты Рональд Рейганның Мәскәүгә сәфәре башлана бит!.. Аның аэропорттан Кремльгә килүен көтәләр. Эшем күп булса да, Рейган кадәр Рейганны күрмичә китеп буламы?! Америка Президентлары көн саен килеп тормый лабаса! Казанга кайткач та, авылга кайткач та: «Мин Рейганны күрдем!» – дип сөйләрмен.

Ул елны майның соңгы көннәре эссе булды. Карашын җәйгә төбәгән кояш астында халык Рейганны янып-пешеп көтте. Кунак та, ул утырган затлы машина да, аны озатып баручы кортеж да күренмәде. Тукта әле!.. Ни булды?.. Күземә күренәме соң?.. Халык ташкыны мәтәлә-кадала Кызыл Мәйданга таба чаба башлады. Рейган Кремльгә Спасс манарасы астыннан керәчәк икән. ГУМ тирәсендә мәхшәр купты. Этеш-төртеш китте. Һәркем алга чыгарга, Америка Президентын күреп калырга тырышты. Маңгайлардан тагын күпме тир аккандыр, хәбәр таралды: «Рейган Кремльдә икән бит инде!!!» Халык армиясе, Кызыл Мәйданны тутырып, дәррәү атакага күтәрелде. Спасс манарасына ябырылдылар. Бу һөҗүмнең ахыры ни белән беткән булыр иде, ярый әле, сакчылар, солдатлар, хәрбиләр манараның ике якка ачылып торган, фашистлар Мәскәүгә һөҗүм иткәндә дә ябылмаган алагаем авыр капкасын ябып өлгерделәр.

Булмады Америка Президентын күреп!..

Хәер, кич белән күрдем. Майның озын көне кичкә якынлашып, караңгы төшә башлаганда, Россияне «явызлык империясе» дип атаган Рональд Рейган Кызыл Мәйданда халык белән аралашып-сөйләшеп йөрде.

Күрдем!..

Кунакханәдә. Телевизордан...

 

"КУ" 4, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев