Сары сумкалы сукбай (хикәя)

Казандагы безнең Имәнлек урамының бер ягы – урман, икенче ягы – кала. Уртада – юл. Ул Идел, Чулман, Ырынбур, Бәләбәйгә алып китә. Каршы полоса – Чаллы, Ижау, Пермьгә... Тәрәзәдән карап, торганда карашың әле йөзьяшәр имәннәрне барлый, әле таш диварларга килеп төртелә, ике арадагы юлдан тыз-быз чабучы машиналарны озатып кала: «Хәерле сәфәр!»
Бу юлы ни урманга, ни калага карап өлгерә алмадым, аркасы белән янәшәдәге кибет диварына терәлеп, кышкы саран кояшның ара-тирә күгелҗем- кучкыл болытлары арасыннын үткән тансык нурларында җылынгандай басып торган ир затын күреп алдым. Күзгә-башка чалынган кеше түгел. Күптәннән кайчы-мазар күрмәгән озын чәч, кадерсез көрәк сакал. Өс-башы да базда, бәрәңге өстендә кыш чыкканга охшаган. Бомж. Баш чүмеченнән, арка сөякләрен чымырдатып, шундый уй йөгереп узды.
Бераздан бер кулына – иске себерке, икенчесенә «савковой» көрәк тотып пәйда булды ул. Кибет тирәсен җыештырмакчы, күрәсең. Монда эшлим дигән кешегә эш бар. Чүп җыя торган бак бер генә. Кибетнең чүбе аңа сыймый. Бик тиз ташып чыга. Тирә-юнь буш шешә, төрле төстәге кәгазьләр, эреле-ваклы тартмалар, пластик стаканнар, ертык-мыртык чүпрәкләр белән тула. Безнең ишегалдын себерүче аларга тими. Кибет үзе җыештырырга тиеш, күрәсең.
Әүвәл Сакал азык-төлектән калган картон тартмаларны сытып, яссы картон кисәгенә калдырып, бер күчкә өйде. Аннары шуларны бакның кырыйларына тезеп чыкты. Бер-берсенә терәп, таслап тезде. Шулай итеп, бакны «үстерде» һәм җирдә аунап яткан чүпне сыйдырып та бетерде. Күренеп тора, эшнең җаен табып, рәтен белеп эшли. Аннары ул кибет тирәсен себерә башлады. Себеркесе дә кулында уйнап тора. Асфальтка сыланган кәнфит кәгазен дә ялап кына дигәндәй алды. Сакал чүпне бер төшкә җыйды. Себерке сабы, гүя тылсым иясе кулындагы таяк, бер селтәнеп алуы булды – кечкенә генә чүп күче күгәргән көрәккә керде дә утырды. Күр әле, тирә-юнь ялт итеп калды, дөнья яктырып китте.
Кибеткә сөт алырга төшкәч, Сукбайны якыннан күрдем. Су күрмәгән сакалы, чәчләре җиңелчә киезләнә башлаган, кара-чутыр йөзе шактый ысланган. Маңгаена бөдрәләнгән кебек төшеп торган, сизелер-сизелмәс кенә чалара башлаган чәчләре, калын кашлары астында зур булып ачылган зәп-зәңгәр, тирән күзләр. Аларга дөнья сыйган. Сагышлы-моңлы карашыннан күренгәнчә, кайгы- хәсрәтләре, фаҗигаләре, хәвефләре белән сыйган... Тузган, пычранган киеменә сукбайлыкның тагын бер мөһере сугылган – күпне күргән кара курткасының иңбашы берәр очлы әйбергәме, кадак-мазаргамы эләгеп ертылган.
– Урам себерергә яңа кеше алгансыз икән, – дигән булдым сатучы, теленә шайтан төкергән Ләйсәнгә.
– Алдык шул. Бомж алдык! Беләсең килсә... – Кыз гөлт итеп кабынды. – Волганың теге ягыннан, бер авылдан. Үзе генә яшәгән. Электр чыбыгыннан ут чыгып, өе янган, беләсең килсә. Документлары да янган. Казанга архивка шуларны юллап килгән булган. Базарда бер сатучы хатын белән танышкан. Теге хатынның өенә кайтканнар. Бергә тора башлаганнар, беләсең килсә. Яңа кияү үзе дә шул базарга ияләшеп киткән. Анда эш бетәмени?! Күтәрәсе, төшерәсе... Берчак шулай базарда якташын очраткан. Чибәр генә бер егет. Аны бергә тора торган хатыны белән дә таныштырган. Кичен өйләренә кайтканнар. Теге егетне дә алып кайтканнар. Эшләпә астын яхшы гына җылытканнар. Иртәнге якта кияү уянып китсә, мәгъшукасы янында юк. Икенче бүлмәгә кереп караса, җанашы белән теге егет – бер караватта, беләсең килсә. Кияү горур. Киенгән дә чыгып киткән. Теге хатынга бүтән күренмәгән. Авылга кайтыр иде – акчасы юк. Хәер, кайтып та кемгә керә? Туганнары да юк. Менә шуннан бомж булып киткән, беләсең килсә. Хәзер бездә эшли. Акчасын көннекен көнгә алып бара. Йөз сум..
Ул арада залда Луиза – шушы кибетне ачкан хуҗабикә күренде. Тәбәнәк буйлы, йомры хатын. Йөрү рәвеше штанга күтәрергә чыгып баручыныкы кебек. Кияүдә булмаган карт кыз. Бер карыйсың – шым гына йөри, икенче карыйсың – тайфун. Менә ул гаскәр каршында басып торган генерал кебек вәкарь белән прилавкаларга күз салып алды да урамга чыгып китте. Сөт алып өйгә кайтканда, шуны искәрдем: башын – әле бер, әле икенче якка бора-бора басып торган Луиза кибет тирәсен җыештыручының эшеннән мәмнүн иде.
Моңарчы да монда урам себерүчеләр булмады түгел – булды. Эш бүрттереп йөрделәр дә югалдылар. Сакал-Сукбайның китәргә исәбе юк. Әче таңнан килеп җитә. Күкрәге белән – күк, арты белән җир терәп эшли. Кибетчеләргә аның Зорге урамындагы бер йортның подвалында яшәп ятуы да мәгълүм.
Беркөнне безнең йорттан йөзенә килешле сакал җибәргән бер ят ир чыгып килә. Мин аңа игътибар да итмәгән булыр идем. Бер подъездлы, ундүрт катлы йорт ишегеннән кем кермәс, кем чыкмас?! Башына – кара бүрек, өстенә кара пәлтә кигән, муенына кара шарф ураган бу адәм затының иңенә балкып торган сары сумка асуы гаҗәпләндерде. Үзенең йөзе таныш та кебек. Күзләре дә... Тукта әле, минәйтәм, теге Сукбай ич бу. Хикмәти Хода, кеше ясаганнар үзеннән. Бер мәрхәмәтлесе, рәхмәт төшкере, сакалын рәтләгән, юындырган, өс-башын караган.
Сукбай имидж белән бергә үзе дә үзгәрде. Кеше арасына керә башлады.
– Миңа сары төс язган, – диде ул, сумкасына текәлеп карап торуымны искәреп, – хәтерлим әле, беренче сентябрьдә беренче класска сары букча тотып бардым. Кибеттә шундые гына калган иде. Алданрак алырга әнинең акчасы булмагандыр инде. Авыр яшәдек. Әти миңа өч яшь чагында ук безне ташлап киткән. Мәктәптә төртмә телләр: «Кызлар сумкасы белән йөри. Хатынша!» – дип көлделәр. Өйгә җылап кайттым. Икенче көнне укырга бармадым. Укытучы апа, хәзер мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын, каяндыр өр-яңа сумка алып кайтып бүләк итте. Малайлар сумкасы! Әйе, сары төс язган инде миңа. Сагыш төсе. – Сукбай сумкасына карап уйга калды. Беравык сүзсез торганнан соң, авыр сулап куйды. – Гомерем дә гел сагыштан тора. Мәхәббәттә дә җан атып йөргән кызлар белән борчак пешмәде. Өйләнә дә алмадым. Холостяк мин. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләрме әле, берәү белән тора башлаган идек, тагын булмады, китәргә туры килде.
Тора-бара Холостякның башка сәләтләре дә ачыла башлады бит. Урамда бер кат эшен бетергәч, кибеткә керү юлындагы ике ишек арасында басып торырга ияләнде бу. Юк, каккан казык кебек тормый. Теләнеп тә тормый. Ул беркемнән берни сорамый. Сукбай кергән-чыккан кешегә ишек ачып-ябып тора. Алай гынамы әле, һәркемне: «Рәхим итегез!» – дип каршы ала. «Сау булыгыз! Тагын килегез!» – дип озатып кала. «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!», «Хәерле кич!»ләрне дә яудырып кына тора. Кеше әйткәнне эт җыймаслык заманда... тәмле сүзләр, матур теләкләр!!!
23 февраль көнне халыкны бәйрәм белән котлап торды ул: – Рәхим итегез! Бүген бәйрәм. Котлыйм сезне!
Ирләрне генәме, хатын-кызларны да котлады:
– Рәхим итегез! Сезне безнең бәйрәм белән!
Бераздан болай «җиффәрә» башлады бу:
– Бүген – иң зур бәйрәм! Иң зур бәйрәм белән котлыйм сезне!
Аның сүзләрен Ләйсән дә ишетеп алган.
– Тузга язмаганны сүлисең бит син! – диде кыз, калын иреннәрен турсайта
төшеп. – Иң зур бәйрәм, имеш... Каян чыгып, шулай дисең. Элегрәк бу көнне кешегә ял да бирмәгәннәр, беләсең килсә...
Сукбайның үз туксаны туксан:
– Юк, юк, алай димә әле син, Ләйсән! – Котлаучы әйткән сүзләрен күңеленнән тагын бер кат барлап алды булса кирәк, уйланып торды һәм өстәп куйды. – Иң зур бәйрәм! Туган көннән кала. Иң зуры – туган көн, кәнишне.
Ярый хуш, 23 февраль имин генә үтеп китте. Канат җәеп, 8 Март килеп җитте. Сукбай – постта! Котлауларны дәвам иттерә. Бу юлы ул фәкать хатын- кызларны гына котлады:
– Рәхим итегез! Бәйрәм белән!
– Сезне дөньядагы иң зур бәйрәм – Хатын-кызлар көне белән!
– Тукта әле, син: «23 февраль – иң зур бәйрәм!» – дигән идең бит, – дим тегеңә. – Юк, бүген – иң зур бәйрәм! Шулай дигән булам инде. Шулай дисәң,
кешеләрнең күңелләре тагын да күтәрелеп китә. Иң зур бәйрәм – туган көн, кәнишне!
– Алай дисәң, ник туганына үкенеп йөрүчеләр дә җитәрлек.
– Туган көн – туган көн инде ул! Күпме бүләк!
– Котлаучың, бүләк бирүчең булмаса?..
– Сиңа бүләк бирелгән бит инде. Җир, күк, ай, кояш, йолдызлар... шуларга
сөенеп яшә дә яшә!.. Кешенең туган көне бер генә. Бу дөньяга килгән число. Менә минем туган көн – 17 апрель. Тиздән килеп җитә инде. Мин быелның 17 апрелендә яңадан тумаячакмын бит инде.
Безнең сөйләшү шунда өзелде. Кибеткә хатын-кызлар дәррәү керә башладылар. Аларның байтагы Холостякны үз итеп өлгергән. Араларында шаяртып, төрттереп алучылар да бар. «Сукбайның кулы җиңел булды, аңа кадәр бу кибеттә кеше болай ук күп булмый торган иде». «Выручка» да артты», – ди Ләйсән. Күр әле, Сукбай-Сакалбай кибетнең тере рекламасына әверелеп бара түгелме?! Бу ыгы-зыгылы, болгавыр заманда халык тәмле телгә сусаган, матур сүзне тансыклаган, күрәсең.
Шулай сайрый торгач, Сукбай үзе дә кибеттәгеләрнең аңа карата булган игътибарын тоя башлады. Ике ишек арасы аның өчен бердәнбер сыеныр җиргә әверелде. Каяндыр иске булса да утырып торырга яраклы кәнәфи табып бирделәр үзенә.
Бомж – кәнәфидә!
Кеше өзелеп торганда, рәхәтләнеп ял итә. Бирсәләр – ашый, бирмәсәләр – сорамый. Ләйсәнгә рәхмәт инде, мич ризыгы, камыр ашы пешереп алып килсә, кыты-мыты белән көн күргән Сукбайны өлешсез калдырмый. Бары – бергә, югы – уртак. Хуҗабикә дә ара-тирә чыгып хәлен белешә. О-о-о... Луиза «модный» киенгән, сакалын рәтләгәч йөзе ачылып киткән, сары сумкасын үзеннән калдырмаган Сукбайга елмая башлады бит әле. Чәч ясатты, джинси чалбарын буй-буй сызыклар төшерелгән итәккә алмаштырды. Ләйсәнгә генә кырын карый башлады. Юк-барга бәйләнә. «Эштән куам», – дип канына тоз сала. Кызның юмартлыгы, Сукбай белән ризык бүлешүе ошамый күрәсең. Әллә көнләшә инде...
Авыш кәнәфиендә кешеләргә матур теләк тели-тели утырган сабыр Сукбай соңгы вакытта әллә нишләде... Күңеле ике ишек арасын тарсына башладымы соң?! Көн кичкә авыштымы, бер урында басып та, утырып та тора алмый. Кыбырсый. Кибеткә кереп барган һәр ике кешенең берсеннән «Сәгать ничә?» – дип сорый. Бомжга ниемә икән соң ул сәгать?! Әллә сөйгән яры көтә микән? Алай дисәң, көн саен кичен килеп тора аңа бер хатын. Килә дә үзен урамга чакырып чыгара. Бомжның чүп җыя-җыя эшләп алган акчасын эләктерә дә югала. Күргәнем бар.
– Сәгать ничә? – Сукбай бүген миңа да бирде бу сорауны.
– Биш минуттан биш тула.
– Биш минуттан биш тула! – диде ул кабатлап, каядыр барып җитү өметен
җуйган кеше кебек борчылып-ярсып.
Ул кәнәфиеннән сикереп торды да урамга томырылды. Кибет тәрәзәсеннән
карап калдым, Сукбай мәтәлә-кадала чаба. Гәүдәсе алга сөрлеккән, аяклары арткарак калып титаклый.
Кич җиткәндә аның шулай ашыга-ашыга китеп баруын бер-ике көннән тагын күрергә туры килде. Нинди җилләр кая алып китә соң аны?
Имәнлек урамының Җиңү проспектына чыга торган чатыннан аз гына бире тагын бер шушыңа охшаган кибет бар. Анда бәяләр түбәнрәк. Шуңа күрә кеше күп йөри. Луизаныкы – байлар кибете, ә монысы – эшләп ашаучыларныкы. Беркөнне кич шунда керергә дип ишекне ачуым булды – колакка таныш тавыш килде:
– Хуш киләсез! Рәхим итегез! Бәй, Сукбай!
Кармакны монда да салган. Бомж – ике кәнәфидә!!!
– Син берьюлы ике җиргә «пес итәсең» икән?..
– Мин дә кеше бит. Һава белән генә яши алмыйм. Теге кибеттә рәхмәтен әйтәләр, шунда хет күңел өчен генә булса да, биш-ун тиен төртеп китә белмиләр. Бик сирәге генә бирә. Монда исә акмаса да тама. Кичен биштән соң рабочий эштән кайтканда әйбәт бирә. Шулай да теге кибетне ташламыйм мин, эшем шунда бит... Монда урамны үзләренеке себерә. Чүп җыюдан кергән акча үземә эләкми, кәнишне. Базарда сатучы бер хатын белән торган идем. Шул: «Син минекен ашап тордың. Шуның өчен йә акчаңны түлә, йә кире миңа кайт», – ди. Минем кайтасым килми.
Әмма Сукбайга ике кәнәфидә озак утырырга туры килмәде. Аның ике җирдә сайрап йөрүен ишетеп алган Луиза, сугым биясе кебек, савырын уйнатып килеп чыга да сафура буранын куптара. «Күземә күренәсе булма!» – ди. Боларны миңа Ләйсән сөйләде. Шулай итеп, болай да «кәҗә билеты» белән генә йөргән Сукбай кәнәфиеннән дә, себеркесеннән дә колак какты. Иртәгесен ул кибет тирәсендә күренмәде.
Кичен эштән кайтып, «Эфир» каналын ачсам, «Перехват» бара. Диктор Р.Зорге урамындагы бер йортның подвалында сантехникларның мәеткә тап булуын хәбәр итте. «Үлгән кешенең бомж булуы ихтимал. Тәнендә җәрәхәт юк», – диде. Димәк, йөрәк. Рәсемен дә күрсәттеләр. Чалкан яткан бер ир заты. Өстендә – кара пәлтә, муенында – озын кара шарф.
Янында – сап-сары сумка... Җиһанда 17 апрель иде...

 

 
"КУ" 8,  2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: