Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шәхесләр чираты

"И-и сеңлем, минем хәлләр әйбәт түгел әле, Галия апаңны җирләдем бит..." - Ширияздан Сарымсаков

Язманың башы монда.

Ширияздан Сарымсаков. Хатынын ишек төбендәрәк, тәрәзә буенда калдырган да үзе чиратта тора. Аның хатыны Галия апа (артистка) авырый башлаган икән, басып торуы да, елмаюы да икенче төрлерәк иде. Көннәрнең берендә Ширияздан абыйны 4 нче трамвайда очраттым, ул мине таныды, исәнләштек.

«Ширияздан абый, нихәлләрегез бар?» – дим. Ул: «И-и сеңлем, минем хәлләр әйбәт түгел әле, Галия апаңны җирләдем бит», – диде.

Күпме вакыт үткәндер, Ширияздан абыйны тагын трамвайда очраттым. Хәлен сорадым. Ул: «Сеңлем, минем хәлләрем әйбәт, өйләндем бит әле, илле ел элеккеге танышымны алдым», – диде.

1996 елны Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова вафат булды, гәүдәсен Камал театры залына куйганнар, кеше күп иде һәм шунда янә Ширияздан абыйны очраттым. Тыштан керә торган ишек турысында барьер булгандырмы (урындык түгел) – шуңа утырган, алдында таягы, ике кулына таянып, башын игән. Теге вакыйгалардан соң ун-унике ел вакыт узган. Мин исәнләштем, әллә танымады, әллә сөйләшәсе килмәде...

Аннан соң, ул анда утырып торырга тиешле кеше түгел иде бит, аның урыны түрдә булырга тиеш иде. Чөнки ул шушы театрның элекке, данлыклы режиссёры иде бит...

"КУ" 12, 2019
 Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев