Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, БАЛАМ (хикәя)

Шатлык яшенә күмелгән Асия апаның күңеленнән яшен тизлеге белән бар да үтеп китте: кыз кулын сорарга бару, никах мәҗлесе, дус- туганнар белән бергә зурлап туйлар уздыру. Шатлыкка төренгән яшьпар. Шул шатлык белән бергә табибларның «Сезнең балагыз булмый» дигән җанөшеткеч сүзләре. Күпме күз яше, күпме борчу. Катлы-катлы тикшеренүләр, дәваланулар.

– Сөенче, сөенче...
Айгөлнең шатланып кычкырган тавышын ишеткән Асия апа кухняда
савытлар юган җиреннән юеш кулын күлмәк чабуына сөртә-сөртә,
ишегалдына йөгереп чыкты.
– Сөенче, сөенче. Сөенчегә ни бирәсең?
– Хәбәрең изге булса, менә бу алтын алкаларым синеке.
– Чынмы, әнкәй?
– Әйе, балам.
– Айназ абый белән Гөлчәчәк җиңгинең кызлары туды. Минем нәни
сеңелкәшем бар хәзер!
Кулларын чәбәкләп, Айгөл биеп-биеп сикереп әйләнде. Асия апаның
күзләреннән яшьләре бәреп чыкты. Ни дияргә дә белмәде. Ишегалдындагы
болдырга утырды да елап җибәрде.
– Кем әйтте? Каян белдең, кызым?
– Айназ абый шалтыратып хәбәр итте. Сездән сөенче алырга кушты.
Шатлык яшенә күмелгән Асия апаның күңеленнән яшен тизлеге
белән бар да үтеп китте: кыз кулын сорарга бару, никах мәҗлесе, дус-
туганнар белән бергә зурлап туйлар уздыру. Шатлыкка төренгән яшь
пар. Шул шатлык белән бергә табибларның «Сезнең балагыз булмый»
дигән җанөшеткеч сүзләре. Күпме күз яше, күпме борчу. Катлы-катлы
тикшеренүләр, дәваланулар. Болар бар да куркыныч төш сыман артта
калды. Көтеп алган сабыйлары, кызлары бар! Айназ белән Гөлчәчәкнең генә
түгел, Шакир белән Асиянең дә түземсезлек белән көтеп алган оныклары.
Ә Айгөл бии дә бии. Аңа шундый рәхәт. Абыйлары сеңелкәш алып
кайту белән бергә алтын алкалы да булды. Чөнки сөенчегә бирелгән
бүләк бик кадерле була. Дус кызлары янында горурланып тагып йөриячәк.
Әнисенең янып торган ул алтын алкаларына бик кызыгып карый иде. Үскәч шундый алкалар алырга хыялланды. Ә әнисе оныкка шундый шат, хәтта
аңа алкалары да кызганыч түгел. Гадәт буенча сөенчегә иң кадерле бүләк
бирелә. Менә Айгөлгә дә шундый бүләк насыйп булды.
– Кызым, кил әле бирегә. Әйткән сүз – аткан ук диләр. Алкаларым – сиңа
бәби бүләгем. Сөенчегә.
Айгөлнең гади алкаларын салдырып, үзенең алтын алкаларын такты.
Шуны гына көткән сыман кызчык урамга чыгып юк та булды. Дусларына
бүләген күрсәтеп мактанасы килде аның. Асия апа да өйгә керде. Каян,
нигә тотынырга белми, бүлмә уртасында басып торды. Аннан чәй куеп
җибәрде, бәйрәм булгач бәйрәм булсын дип, коймак туглады. Шакир
төшке ашка кайтырга тиеш. Тәмләп чәйләрләр, сөенечле хәбәрне дә
җиткерер.
...Санаулы көннәр бик тиз узып китә. Менә бәбине чыгарыр көн дә җитеп
килә. Иртәгә нәни йомгакны өйгә алып кайталар. Айназның түбәсе күккә
тигән. Чормадан бишекне дә алып төште.
– Әнкәй, түр якка менә шул бишекне элик әле. Минем кызым да үзем
үскән бишектә үссен.
Асия апа моңа бик шат иде. Менә бит, үзебезнең гореф-гадәтләргә
таянып үсә балалары. Онытмыйлар иске гадәтләрне.
Бишеккә ал чәчкәләр төшкән матур чаршау тегеп кидерделәр. Яңа
каз мамыгыннан нәни мендәр, йон юрган нәнине көтеп тора хәзер.
Бәби кайтмыйча бишекне элмәделәр. Бары тик әзерләп кенә куйдылыр.
Гадәттә шулай эшлиләр. Бәби булмаганда, бишекне элмиләр, ул буш көенә
тирбәлергә тиеш түгел.
Ул көн килеп җитте. Түр якка бишек эленде. Ал бизәкле чаршау-
чыбылдыкны ябып куйдылар. Электән калган гадәт буенча шулай эшләнә.
Бишек буш чакта чаршауны ябып куярга, җен-пәриләр баласын салып
тирбәтмәсен, бала куркып уянмасын өчен эшләнә. Шунда ук мул табын
корыла. Табын түрендә иң татлы булган кортлы-май – «Бәби мае» куела.
Мулла да чакырыла, бәбигә исем кушыла.
Шаулап-гөрләп, бизәкле шарлар, чәчкә күтәреп, иң алдан капкадан Айгөл
йөгереп керде. Аның артыннан куанычлары җиде кат күккә күтәрелгән,
нарасыйларын күтәргән яшь әти белән әни килеп керделәр. Ишегалдында
шатлыкларын кая куярга белми әби белән бабай көтеп тора иде.
– Төкле аягың белән, кызым, төкле аягың белән! Исән-имин кайтып
җиттегезме, балалар? Юлда авыр булмадымы?
Шакир абый белән Асия апа яшьләрнең бер алдына, биш артына
төштеләр. Түр якка узган яшьләр, бәбине «бисмилла» әйтеп бишеккә
салдылар. Шуны гына көткән Айгөл очып килеп тә җитте.
– Матур апа, карыймчы, күримче нәни сеңелкәшне?
– Чү, кызым. Иң алдан тәпиен күр әле, тотып кара үзен, – дип, әнисе
биләүсәдән нәни тәпиләрне чыгарды.
– Ник инде, әнкәй, алдан тәпиен? Минем үзен күрәсем килә.
– Кызым, иң алдан тәпиен карыйлар. Бу нәнине әти-әнисеннән, башка
туганнардан көнләмәс өчен эшләнә. Шундый гадәт инде ул.
Өй эченә азан тавышы яңгырады. Мулла абзый азан әйтте. Камәт догасы
укып, нәни кызчыкка Айзирә дигән исем куштылар. Исем кушып, мул табындагы сый-хөрмәттән авыз итеп, бәби чәе эчкәч, яшь әни Айзирәне
имезде. Бишеккә салгач, алар янына ут бөрчәсе Айгөл килде.
– Матур апа, бирче, үзем тирбәтәм.
Тиктормас Айгөлгә бар да кызык иде. Аның барысын да беләсе килде.
Шуңа да сорау арты сорауны Гөлчәчәккә яудырып кына торды.
– Ә нигә бу чаршау корыла?
Әнисе дә читтә калмый. Кызының сорауларына җавап бирергә кирәк бит.
– Бу, кызым, бәбине чит-ят күзләрдән саклар өчен, күз тимәсен өчен
куела. Шулай ук чаршау эчендә һәрвакыт бертөрле генә җылылык. Нәни
өшемәсен өчен ул. Бишектән бәбине алуга ябып куярга кирәк. Шулай ук
буш бишекне тирбәтергә дә ярамый. Җен-зәхмәт утырып тирбәлмәсен,
балага чир салмасын өчен. Элек-электән калган гадәт шундый.
– Бишек читенә элгән бау нигә кирәк?
– Монысы, кызым, әни кешегә ял итәр өчен куела. Төнлә бәби уянып
көйсезләнә башласа, торып йөрми генә, яткан җирдән баудан тартып
бишекне тирбәтеп җибәрергә. Әйдә, кызым, Айзирәне бишек җырын
көйләп йоклатыйк. Әйдә, Гөлчәчәк кызым, син дә кушыл.
– Әнкәй, мин бит бишек җырын белмим. Син миңа аларны өйрәтерсең
инде. Айзирә-иркәмне тирбәткәндә җырлар өчен.
– Ярый, кызым, өйрәтәм мин сиңа. Әйдә әле, тыңла да кушыл, бергә
җырлыйбыз.
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның.
Елама, балам, дияргә
Үз әнкәсе бар аның...
Өй эченә моңлы бишек көе таралды. Анда гына сыеша алмаган көй,
якты нур булып, ачык тәрәзәдән урамга чыкты.
Тәүбә-тәүфыйклы, миһербан-шәфкатьле, әти-әниеңә, кешеләргә
мәрхәмәтле, иманлы, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы булып

үс, бала.

Энҗе Галиахметова

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Молодец