Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмышларым әкияттәге төсле

Кыш өстеннән язлар йөгереп узды, Кыңгыраулар гөлдә чыңлады... Язмышларым әкияттәге төсле, Әкиятләрнең азмы чыннары?!

Язмыш миңа ятимлеген биргән,

Хакимлеген биргән урманның.

Ылыс шавы, яфрак шыбырдавы –

Эшчәнлеге минем кулларның.

Язмыш миңа үги ана биргән,

Үгилекнең биргән баланын...

Үги: «Балам», – дисә, баланнарга

Таң тамчысы булып тамамын.

Язмыш миңа сөяр ярын биргән

Һәм сөюнең биргән бөеген:

Кыш аенда чыршы әйләнәли

Ай егете белән биедем.

Кыш өстеннән язлар йөгереп узды,

Кыңгыраулар гөлдә чыңлады...

Язмышларым әкияттәге төсле,

Әкиятләрнең азмы чыннары?!

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев