Әдәби берләшмәләрдә

28.11.2017

Ятимлек


Гади бер көн. Уен-көлке
Балалар бакчасында…
Бәхет урап алган сыман
Аларның барчасын да…

Әмма дөнья тигез түгел,
Һәркемнең үз өлеше.
Берәүгә булса бакыры,
Икенчегә — көмеше…

Уйный сабыйлар онытылып,
Тирә-як гөрләп тора…
«Син — әтисез», — диде берсе…
Бу сүзләр йөрәк яра.

«Минем әти бар, ул килә!
Син белмисең, син тиле!» —
Өзгәләнде бала җаны,
Канлы сүз уктай тиде…

Шул чагында нарасыйның
Сытылып чыкты яшьләре…
Әйтерсең лә аяз көнне
Күкрәде дә яшьнәде…

И сабыем, артык иртә
Сынауларың башланды…
Тигез, җылы пар кочактан
Ятимлеккә ташландың…

Нык бул, балам, тормыш авыр,
Бөек затны онытма…
Изгелек булсын юлдашың,
Бозыклыкка юлыкма…


«КУ» журналының 7 нче (июль, 2015) санында басылды.

фото: pixabay.com; Myriams-Fotos