Логотип Казан Утлары
Шигърият

Салкын кышның күге елый сулык-сулык...

Ак-караны күрми-белми йөгергәндә, Нәкъ каршыга килеп чыктың бураннардан.

Салкын кышның күге елый сулык-сулык
Яраларын ялый җирнең күлләвекләр.
Дөнья үзе, әллә язлар көткән күңел
Күчәреннән купкан кинәт бер тәүлеккә.
Күчәреннән купкан галәм. Ул хәтерли
Синең эзгә басып килгән кайнар язны.
Аһ, ул язны!.. Карашыңнан карлар эреп,
Минем дөньям су астында кала язды.
Шул язларны сагынуы әллә җирнең –
Кышларымда саташулы яңгыр ява.

Тик юатмый, кайнар яңак буйлап кинәт
Тәгәрәгән өметләр дә тоташ яра.
Яраларга дәва булмас, янмас кояш
Дип баш иеп атлаганда урамнардан,
Ак-караны күрми-белми йөгергәндә,
Нәкъ каршыга килеп чыктың бураннардан.
Очраштык та, камап алды карлы яңгыр:
Гасырга бер килгән кышның кайнар мәле.
Кабат язлар өмет итеп алдандыммы?
Керфегеңә кунган карлар эремәде…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев