Мәчет (хикәя)

...Кадрия икенче сыйныфта укый. Дәресләр беткәч, язгы саф һаваны сулап, сөйләшә-сөй­ләшә, әнисе белән мәктәптән кайтып киләләр. Шулвакыт, олы урамның уртасындарак, Чулман елгасы ярында ыгы-зыгы күреп, кызчык аптырап калды. Игътибар белән карагач күрделәр, нигез күтәрә башлаганнар. Өй нигезе дип булмый аны – бик зур! Шундый зур итеп нәрсә салырга җыендылар икән? Әнисе Кадриянең сораулы карашына: «Мәчет нигезе», – дип җавап биргәч, ни өчен икәнлеген үзе дә аңламыйча, ул шатланып куйды. Аңа кушылып, язгы кояш та куанды булса кирәк, төссез болытлар арасыннан ялтырап килеп чыкты да елмаеп җибәрде. Ә аяк астындагы күлдәвекләргә, эреп бетәргә өлгермәгән кар өем­нәренә, бөреләре бүрткән агачларга һәм яр буенда салына башлаган мәчет нигезенә кояш белән бергә карагач, Кадриянең әллә елап, әллә җырлап җибәрәсе килде. Сигез яшьлек бала акылына шулкадәр тәэсир итәрлек вакыйга! Әбиләренә кунакка кайтканда, Казанга циркка, зоопаркка барганда күргәне булса да, үз авылларында мәчет күргәне юк иде шул Кадриянең. Һәм менә аларда да мәчет салына башлаган!

– Мәчет ул – изге урын, анда намаз укыя­чаклар. Исеңдәме, теге вакытта газетадан укыган идем авылда мәчет салыначагы турында, – диде әнисе.

– Истә, – диде, матур итеп эшләнгән мәктәп стена газетасын күз алдына китереп, Кадрия.

– Без ул газетаны укучылар белән бергәләп әзерләгән идек бит, кызым. Шунда зур сыйныфларда укучы кызлар «Авылда мәчет булырмы?» дигән мәкалә яздылар. Бик олы әби, бабайлардан элеккеге мәчетнең нинди булганлыгы, кайсы урында урнашканлыгы турында сораштылар.

Кадриянең әнисе мәктәптә укытучы булып­ эшли. Өстәвенә ул – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Шуңа да мәктәп тормышында булган хәлләр Кадриягә аеру­ча якын һәм таныш. Мәктәптә әнисе җитәк­челегендә ай саен чыга торган стена газетасын да ул түземсезләнеп көтеп ала. Аннары әнисеннән һәрбер мәкаләнең эчтәлеген сөйләргә сорый. Менә бу юлы мәчет турындагы мәкалә хакында кабат сөйләшеп алдылар. Дөрес, аның өчен әнисенә җавап бирергә дә туры килде.

Яз башында мәктәпкә республикакүләм зур тикшерү килгән иде. Мәктәптә бәйрәм диярсең, бар дөнья ялтырап торды ул көннәр­дә. Кадрияләр сыйныфы да кошлар көненә багышланган матур ачык дәрес күрсәтте. Ә ыгы-зыгылы көн узып барганда, тикшерүчеләр инде кайтыр юлга әзерләнгәндә, районнан кил­гән бер абый кунаклар алдында Кадриянең әни­се Рәйханага кинәт кенә кискен кисәтү ясады. «Мәктәп белән мәчетнең бернинди дә бәй­лә­неше юк, зур хата ясагансыз бу мәкаләне әзерләп! Кем укучылардан шушы темага яздырта инде?» – дип тезеп китте ул. Рәйхана акла­нырга тиешлеген аңлады. «Мәчетнең ке­ше тәрбияләүгә турыдан-туры катнашы бар. Һәр авылда иман йорты булырга тиешлеген кү­бе­без аңлыйдыр дип беләм. Укучыларыбыз да бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Ата-аналар да бу мәсьәләгә битараф түгел. Мәктәп мәгърифәт учагы булса, мәчет – иман йорты. Икесе дә кешене кеше итү өчен хезмәт итәләр». Әмма Рәйхананы бүлдереп: «Кирәкмәс сүзләр сөйлисез», – дип бармак янады мәгариф бүле­геннән килгән тикшерүче. Коридорда киеренке тынлык урнашты. Берәү дә Рәйхананы як­лап бер сүз дә әйтмәде. «Ярар, сезнең белән бу хакта аерым сөйләшербез», – диде абзый кеше, тамак кырып, һәм, барысыннан да алгарак­ чыгып, тиз-тиз генә баскычтан төшеп китте.

Рәйхана хәлнең җитдилеген шунда ук аң­лап алган иде. Борчылуы дөрес булып чыкты. Икенче көнне аны район мәгариф бүлегенә чакырып, мәчет турындагы мәкаләсе булган мәктәп стена газетасы өчен шелтә белдерделәр. Канатланып эшләп йөргән вакытында аның өчен зур тетрәнү булды бу. Ни өчен бит әле! Атеизм чәчәк аткан совет еллары да артта калган югыйсә. Авылларда да, калаларда да яңа мәчетләр ачылып, моңлы азан тавышы яңгырап, иман яңарган вакыт. Авыр адымнар белән көчкә ачып чыкты Рәйхана мәгариф бүлеге ишекләрен. Елыйсы килсә дә еламый калуы аркасында аеруча авыр булды. Күпме көч сарыф итеп тикшерү киләсен көтте бит. Барысы да уңышлы үтте дигәндә, нәрсә китереп чыгарды бу абзый. «Аның эш күрсәтәсе килә», – диде Рәйхананы тынычландырырга теләгән мәгариф бүлегендә эшләүче инспектор ханым. Рәйхананың гына өстенә кайнар су койган кебек. Гарьләнүе көчле булса да, күңел тынычлыгын саклап калырга тырышты. Арты хәерле булсын дип, кайтыр юлга кузгалды. Ә менә бүген, шул вакыйгадан соң бер ел үткәч, мәчет төзүгә тотынуларын күреп, кызы белән бергә куанды Рәйхана.

Кадрия исә шушы язгы көннән башлап мәчет төзелеп бетүен аеруча түземсезләнеп көтә башлады. Әлбәттә, көткән чакта вакыт озак үтә. Җәй дә көттереп кенә килде. Эх! Мәктәпкә йөрмәгәч, салынып килгән мәчет каршысыннан көн саен узып булмаячак. Урам­га гына чыгып карар идең, аларның ишег­алдыннан төп урамның наратлары гына күренеп тора. Шуңа да әнисе кибеткә барса, аңа ияреп бара башлады. Мин зур кыз инде дип, үзе генә дә барып килә.

Җәй ахырында мәчет манаралы булды. Шундый матур! Манара болытларга кадәр тия. Һич алдашусыз, күз җитмәслек биеклек. Бу хәлне күргән Кадрия өенә кош тоткандай кайтып керде. Манараны күтәргәннәр!

Көн арты көн үтте... Җәй бетеп, сентябрь килде. Тик аның уенда уку түгел. Мәктәпкә барамы, кайтамы – карашы мәчет манарасында. Ул нишләптер һаман айсыз. Мәчетне ачар өчен дә ай кайтканны көтәләр.

Ниһаять, ул көн дә килеп җитте. Мәчеттәге һәр ташны, һәр тәрәзәне үзе куешкан кебек, шуңа да ашкынып, кош тоткандай сөенеп барды сабый кыз ачылу тантанасына! Әтисе белән әнисен дә тизләтте әле. Авыл халкы гөр килә. Кеше читтән дә бик күп кайткан. Авылларында шулай итеп кеше күп җыелганны Сабантуйда гына күргәнгә күрә, бу чыннан да зур бәйрәм дип уйлады Кадрия.

Яшь булса да, бик төпле акыллы хәзрәт Айбулат мәчет төзелешенә аеруча зур көч куйган кешеләрнең берсе булды. Аның чыгышын шуңа да зур кызыксыну белән көтеп алдылар. Хәзрәт авыл кешеләрен зур вакыйга белән котлады, шуннан соң моңлы тавышы белән матур итеп азан әйтте. Бар халык дөньясын онытып йотлыгып тыңлады бу азанны. Җиде дистә елга якын авылның өйләре, урамнары, кырлары, болыннары, елга-күлләре, урманнары өстеннән яңгырамаган илаһи аһәң барлык җаннарга да үтеп керде. Кемдер елады, кемдер зур горурлык белән башын югарырак күтәрде. Кадрия дә әнисенең күзләрендә үтә-күренмәле яшь тамчыларын күреп аптырады. Бу аның өчен гомерендә дә онытылмаслык көн иде. Рәйхана кызын үзенә ныграк кысты да: «Менә, кызым, хәзер авылда мәчет бар. Сез дә монда йөреп дин сабаклары алырсыз. Киләчәк тормышыгызда иманлы, тәүфыйклы булырга кирәк. Бу – бик зур вакыйга бүген», – дип пышылдап кына эндәште.

Шулчак, Рәйхананы гаепләп, аңа шелтә яздырткан теге абзый да мәчет каршына чыгып басты. Башына ялтырап торган чигүле кәләпүш кигән, елмая. Әйтерсең, мәчет салынуны тәнкыйтьләп, бу хәлгә каршылык күр­сәтеп, мәктәптә бу хакта сөйләшергә дә ярамый дип лаф органнарын бөтенләй дә оныткан. Ул кайнар сүзләр белән авыл халкын котлады. Бар кеше дә гөр китереп кул чапты. Менә галәмәт! Дин һәм мәчет тирәсендә кыйблаларын тиз үзгәртә алган кешеләрнең булуы бер дә аңлашылмый иде Рәйханага. Кадрия, әнисенең борчылуын күреп: «Ни булды әни?» – дип сорап куйды. Әнисе «бар да яхшы» дигән ым белән елмаеп кына алды. Нишләтәсең?.. Ярар, мондый матур көнне ямьсезләргә ярамый, дип, күңелсез уйларны читкәрәк куды Рәйхана. Әнә бит балалары да, укучылары да, барлык авыл кешеләре дә ничек сөенгән. Мәктәп стена газетасында «Авылда мәчет булырмы?» дигән сорауга җавап бүген табылды. Бу – чыннан да зур шатлык. Аллаһның кодрәте белән мәчет ачыла.

Авылда мәчет булмаган елларны хәзер инде искә төшерүче дә юктыр... Чыннан да, мәчет авыл тормышына зур йогынты ясады. Айбулат хәзрәт, анда иман дәресләре укытып, күпме балаларны һәм өлкәннәрне тәрбияләде, иманлы итте. Ислам дине серләренә төшендереп, Коръ­ән укырга өйрәтте. Ул кешеләргә әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хәзинә өләште. Кад­рия дә үзенең сеңлесе һәм сыйныфташлары белән мәчет­тәге һәр сабакка барды. Бик күп гыйлем алды. Айбулат хәзрәтнең шулай дөрес итеп укытуына, бик белемле булуына зур ихтирам белән карады ул. Һәр дәрес саен күңеле үсеп, тагын да күбрәк беләсе, зуррак догаларны яттан өй­рәнәсе, аларның тәфсиренә төшенәсе килде.

...Еллар үтте. Кадрия дә үсте, шәһәргә чыгып китте. Аны язмыш илебезнең зур-зур калаларына, хәтта чит илләргә кадәр алып барды. Ул бик затлы бизәлгән, мәрмәр ташлары ялтырап торган заманча итеп төзелгән иман йортларын да, бик борынгы мәчетләрне дә күрү шатлыгына иреште. Аларда намаз да укый алды. Әмма ничек кенә булмасын, үзе күргән һәр мәчеткә ничек кенә сокланмасын, күңеле барыбер авылындагы шушы кечкенә генә мәчетне сагына иде. Сагына гына түгел, Кадрия өчен авыл мәчете – дөньядагы барлык мәчетләргә караганда да иң зурысы, иң затлысы иде. Белмим, нигә алайдыр, ләкин авыл мәчетенең бусагасын беренче атлап кер­гәндәге олы хисне, чиксез дулкынлануны ул башка бер иман йортына кергәндә дә тулысынча кичерә алмады. Авылында ачылган яңа мәчеттәге буяу, агач исләре, идәнгә түшәлгән һәм диварларга эленгән йомшак келәмнәре, зур тәрәзәләре, киштәләрдәге Коръәннәр, хәзрәтнең азан, вәгазь әйтә торган гади генә мөнбәре кыз күңелендә мәңгегә дип уелган иде шул. Әлбәттә, башка мәчетләрнең ишеген ачып кергәндә дә дулкынлану була, ләкин теге кояшлы, әнисе күзләрендә яшь тамчылары җемелдәгән көндәге хисне башка беркайчан да, бер мәчеттә дә тоя алмаячагын ул белә иде. Ни өчен шулай икән? Бәлки, бу мәчет­тә үз гомерендә беренче догасы ятлангангадыр, бәлки, беренче намазы анда укылгангадыр... Бәлки, нәкъ менә мәчет ачылган көнне әти-әнисе аңа бүләк итеп намазлык алып биргәнгәдер...

Фото: domvnegoroda.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: